ВКР

«Особенности порядка слов в татарском языке»

  • 82 страниц
Содержание

Кереш.3

Беренче бүлек. Җөмләдә сүз тәртибен билгеләүче факторлар.10

1.1. Сүз тәртибен билгеләүче факторлар һәм стиль төрләре.10

1.2. Гадәти тыныч сөйләмне чагылдырган прозада сүз тәртибе.22

1.3. Эмоциональ прозада сүз тәртибе.24

1.4. Шигъри сөйләмдә сүз тәртибе.24

Икенче бүлек. Гадәти тыныч сөйләмдә сүз тәртибе.28

2.1. Җөмләнең актуаль кисәкләргә бүленеше.28

2.1.1. Сөйләм предметының белдерелүе.32

2.1.2. Сөйләм яңалыгының белдерелүе.33

2.1.3. Бары сөйләм яңалыгын гына белдерүче җөмләләр.34

2.2. Җөмләдәге грамматик кисәкләрнең урнашу тәртибе.36

2.2.1. Җөмләдә аергычларның урнашу тәртибе.36

2.2.2. Урын һәм вакыт хәлләренең урыны.39

2.2.3. Башка хәлләрнең урыны.41

2.2.4. Тәмамлыкларның урыны.42

2.2.5. Ия белән хәбәрнең җөмләдәге урыны.45

2.2.6. Аныклагычларның урыны.48

Өченче бүлек. Сүз тәртибенең функцияләре.49

3.1. Төрле телләрдә сүз тәртибенең характеры.49

3.2. Инверсия (сүзләрнең кире тәртибе).53

3.3. Сөйләм телендә сүз тәртибе.56

Дүртенче бүлек. Мәктәптә сүз тәртибен өйрәнү буенча тел дәресләрен оештыру һәм үткәрү методикасы.59

4.1. Тел дәресләрендә сүз тәртибен өйрәнү буенча эш алымнары.59

4.2. Ана теле дәресләрендә сүз тәртибен өйрәнүнең эш төрләре.63

Йомгак.70

Кулланылган әдәбият исемлеге.74

Кушымта.80

Введение

Җөмләдә сүзләрнең урнашу тәртибен һәм аңа бәйле күренешләрне өйрәнү грамматиканың иң әһәмиятле проблемаларыннан исәпләнә. Татар тел белемендә бу мәсьәлә, күп галимнәрнең кызыксыну объекты булып саналса да тирән һәм һәрьяклап тикшерелгән дип әйтеп булмый әле.

Сүз тәртибен өйрәнүнең актуальлеген түбәндәге фикерләр дәлилли. Беренчедән, җөмләдә сүз тәртибе – аның иң төп атрибутларыннан берсе һәм, структур яктан формалашмый торып, без җөмләне җөмлә дип әйтә алмыйбыз. Академик В.В. Виноградов җөмләгә билгеләмә биргәндә нәкъ менә шул якны да истә тоткан [18:389]. Икенчедән, җөмләдә сүз тәртибе закончалыкларын өйрәнү практик стилистика өчен дә зарури. Татар теле стилистикасында бу мәсьәлә бөтенләй диярлек өйрәнелмәгән, теге яки бу сүз тәртибенә нигезләнгән стилистик чаралар барланмаган. Өченчедән, соңгы елларда тел белемендә җөмләнең актуаль кисәкләргә бүленеше турындагы өйрәтмә бик зур урын алды. Ә ул өйрәтмә җөмләдә сүз тәртибе мәсьәләләренә турыдан-туры бәйләнгән. Дүртенчедән, сүз тәртибен бөтен тирәнлеге белән өйрәнү тәрҗемәчеләргә дә ярдәмгә килер иде: ике телдәге җөмлә типларын һәм төзелешен, аларның бер-берсенә мәгънәви тәңгәллеген билгеләү тәрҗемәдә истә тотылырга тиеш [32:43-50]. Машина тәрҗемәсендә җөмләнең формаль ягы булган сүз тәртибенә дә игътибар итәргә кирәк. Бишенчедән, хәзерге вакытка кадәр татар теленең сүз тәртибен билгеләүче факторлар тулысынча ачыкланмаган.

Квалификацион чыгарылыш эшенең максаты булып татар телендә сүз тәртибен өйрәнү тора.

Шушы максатка ирешү өчен түбәндәге бурычлар билгеләнде:

1. Җөмләдә сүз тәртибен билгеләүче факторларны ачыклау;

2. Гадәти тыныч сөйләмдә сүз тәртибен тикшерү;

4. Сүз тәртибенең сөйләмдәге функцияләрен ачыклау.

Хезмәт матур әдәбияттан, фәнни һәм иҗтимагый-сәяси әдәбияттан, сөйләм теленнән алынган күп санлы мисалларга нигезләнеп язылды.

Татар һәм рус тел белемендә, төркологиядә сүз тәртибен өйрәнү буенча шактый күп санлы әдәбият тупланган.

Иң беренче татар грамматикаларына күз салыйк. Аларда китерелгән мәгълүматлар бик аз һәм кыска. Мәсәлән, И. Гиганов сыйфатлар фигыль алдында рәвешкә әйләнәләр дигән кечкенә генә бер искәрмә ясап китә [24:177]. И. Хәлфин сыйфат һәм саннарның исем алдында урнашуларын әйтеп уза; ул шулай ук татар телендәге бәйлекләрнең, рус теленнән аермалы буларак, сүздән соң урнашуларын күрсәтә. Әмма болар – сүз төркемнәре турында сөйләгәндә әйтелгән искәрмәләр генә.

Грамматикада сүз тәртибенә багышланган махсус бүлек А. Троянский тарафыннан ачыла. Ул татар телендә хәбәрнең җөмлә азагы позициясендә килүен, сөйләм телендә бу тәртипнең үзгәрү мөмкинлеген күрсәтә, җөмләдә сүз төркемнәренең урнашу таблицасын төзи.

Сүз тәртибе турында шактый тулы мәгълүматларны без А. Казембек грамматикасында табабыз [43:466]. А. Казембек ия-хәбәр тәртибен билгеләп, җөмлә кисәкләренең үз урыннарыннан күчү сәбәпләрен ачыкларга омтылыш ясый. А. Казембек фикеренчә, телдә сүзләр беренчел һәм икенчел идеяләрне белдерүчеләргә бүленә. Икенчел идеяләрне белдерүче сүзләр беренчел идеяләрне белдерүчеләр алдына урнашалар, ягъни иярүче сүз ияртүче сүз алдыннан килә. А. Казембек моны төрки телләрнең беренче аксиомасы дип атый. Икенче аксиома фигыльнең җөмләне тәмамлап куюыннан гыйбарәт. Вакыт һәм урын рәвешләренең гадәти урынын А. Казембек җөмлә башында дип билгели һәм, җөмләдә әһәмиятле роль уйнасалар да, хәбәр алдына куела алуларын әйтә. Шулай итеп, А. Казембек хәбәр алды позициясенең сүзнең мәгънәви эчтәлеген көчәйтүдә әһәмиятле роль уйнавын билгели, әмма бу кагыйдә бөтен җөмлә кисәкләренә дә карамый.

Җөмлә кисәкләренең урнашуында А. Казембек логик һәм грамматик моментларга зур әһәмият бирә, тиңдәш булмаган аергычларның тәртибе мәгънәви фактор белән билгеләнүен әйтә [43:466].

А. Казембекның бу фикерләре аннан соңгы грамматикалар өчен нигез булгандыр, билгеле. М. Иванов [38:341] грамматикаларында да сүз тәртибенә караган шактый кызыклы күзәтүләр бар. Мәсәлән, тиңдәш булмаган аергычларның тәртибен, теркәгечләрнең, вакыт-урын хәлләренең, тәмамлыкларның җөмләдәге урынын, теркәгечләрнең, вакыт-урын хәлләренең, тәмамлыкларның җөмләдәге урынын тагын да төгәлрәк күрсәтә.

Алтай теле грамматикасында да сүз тәртибенә зур игътибар бирелә [68:154].

Н. Ильминский китабында да сүз тәртибе алдагы грамматикалардагыча билгеләнә: иярүче сүз ияртүче сүз алдыннан килә. А. Казембек кебек үк Н. Ильминский да сөйләм телендә бу кагыйдәдән чыгармалар булуы турында әйтә [40:24].

А. Архангельский грамматикасында «Татар сөйләменең төзелеше» дигән махсус бүлектә һәр җөмлә кисәгенең урыны тасвир ителә [68:154].

Татарча чыккан грамматикалардан М. Өметбаев, Ш. Иманаев [41:102] хезмәтләрендә сүз тәртибенең синтаксистагы әһәмиятенә аеруча басым ясап әйтелә. М. Өметбаев, мәсәлән, сүз тәртибен өйрәнүне синтасисның иң төп бурычларыннан берсе дип саный. Автор һинд-европа телләренең татар телендәге сүз тәртибенә тәэсире турында беренче булып сүз кузгата; проза һәм поэзиядә сүз тәртибенең аермалары турында сүз алып бара. Ш. Иманаев сүз тәртибенең мәгънәви факторлар тәэсирендә үзгәрә алуын төрле җөмлә вариантларында күрсәтеп үтә, һәр җөмлә кисәгенең гадәти урынын билгели [41:102].

Һ. Максуди грамматикасыннан авторның телне бик сизгер тоючы кеше икәнлеге күренеп тора. Бик күп мисаллар җирлегендә ул тиңдәш булмаган аергычларның тәртибе мәгънәви факторлардан чыгып билгеләнә, дигән нәтиҗә ясый. Бер генә мисал: автор «түрә Гали – Гали түрә» тезмәләре арасындагы аерманы матур итеп күрсәтә: түрә Гали тезмәсеннән түрә булмаган икенче Галинең барлыгы аңлашыла, «Гали түрә» тезмәсеннән Гали булмаган икенче түрә барлыгы ачыклана. Автор кына-кенә кисәкчәләренең вазифасын сүз тәртибенә бәйләп аңлата. Шунысы игътибарга лаеклы: Һ. Максуди татар теленең аерым сүзтезмәләрендәге сүз тәртибен гарәп, рус, француз телләре белән чагыштырып, аларның капма-каршы булуын теркәп китә. Теге яки бу телнең законнарын бозып җөмлә төзү зур хата булыр иде. Мәсәлән, «Бүген безгә килгән кеше бай кеше иде» дигән җөмләне «Кайсы кеше ки бүген безгә килгән бай кеше иде» дип әйтергә ярамый, - ди автор. – Бу гарәпчә, русча төзелеш булыр иде. Һ. Максуди сүз тәртибенең бик күп нечкәлекләрен яхшы тоя, күп мисалларга вариация ясап, мәгънәви төсмерләрне бик төгәл билгеләүгә ирешә [55:32-33].

Октябрь революциясеннән соң чыккан хезмәтләрдә дә җөмлә структурасына караган мәсьәләләр зур урын алып тора. Җ. Вәлиди грамматикасында [16:145] бу мәсьәләгә аеруча игътибар бирелә. Баш һәм иярчен кисәкләрнең урыны билгеләнә, сүз тәртибе үзгәрүдә мәгънәви фактор исәпкә алына, җөмләдә хәбәр алды позициясенең мәгънәви роле ассызыклап әйтелә [18:389]. Шунысы әһәмиятле: Җ. Вәлиди хәбәр алды позициясенең логик басым белән бәйләнеше турында беренче булып бик төпле фикерләр әйтә. Хәбәр алдында торган сүзнең мәгънәсе интонацион яктан да көчәйтелә, ди ул. Бу кагыйдә үзгәргәндә, ягъни иң беренче чиратта хәбәрнең үзенә логик басым төшкәндә, ул җөмләнең алдына да чыгарга мөмкин. Мондый хәбәрдә логик басымның көче дә зуррак була. Җ. Вәлиди фикерләреннән түбәндәге нәтиҗә килеп чыга: логик басымның көче сүзнең җөмләдәге урынына бәйле икән. Хәзерге көнгәчә бу мәсьәлә хәл ителмәгән, эксперименталь фонетика өлкәсендә эшләүчеләр аны хәл итәрләр дип ышанырга кирәк.

Җөмләдә сүз тәртибен махсус өйрәнүгә багышланган беренче мәкалә. Х. Вәли тарафыннан языла [14:44]. Х. Вәли фикеренчә, сүз тәртибе мәсьәләләре татар тел белемендә бөтенләй куелмаган. Алда карап үтелгән хезмәтләр бу фикернең ялгышлыгын раслый булса кирәк. Х. Вәли Җ. Вәлидине генә телгә ала һәм аны да сүз тәртибен җитәрлек тикшермәүдә һәм сүз тәртибен логик басым белән бәйләп карауда гаепли. Х. Вәли һәр җөмлә кисәгенең урынын бик ныклы дип билгели: беренче, икенче, өченче һәм башка урыннарда кайсы җөмлә кисәге килүен күрсәтә. Мондый тәртип «аң-белем әдәбиятында» саклана. Әмма без алда мондый әдәбиятта башка төрле тәртипнең дә булуын күрербез.

Х. Вәли инверсияне проза телендә кулланырга ярамый дигән фикер әйтә. Поэзиядә мондый ныклы тәртипнең ритм, рифма тәэсирендә бозылырга мөмкинлеген күрсәтеп үтә.

1927 нче елда Г. Алпаровның грамматикасы дөнья күрә [2:287, 3:329]. Анда автор сүз тәртибен агглютинативлык, кабатлау, сингармонизм, басым, интонация кебек формаль факторлар рәтеннән санап, моның татар җөмлә төзелешендә иң әһәмиятле мәсьәлә булуын, шуңа күрә җентекләп өйрәнелергә тиешлеген билгели. Төрки телләрдәге сүз тәртибен Г. Алпаров һәрвакыт бертөрле дип таба һәм булган аерманы чит телләр тәэсиреннән күрә. Г. Алпаров сүз тәртибен түбәндәгечә билгели: иң кирәкле сүз иң ахырга куела. Автор фикеренчә, хәбәр – иң кирәкле сүз, шуңа күрә ул җөмлә ахырына куела; иң кирәкле сүз хәбәр алдыннан куела; исем белән сыйфат тезмәсендә исем икенче урында килә, чөнки ул кирәгрәк, әһәмиятлерәк; тиңдәш булмаган аергычлардан иң кирәге исем янында килә.

Шулай итеп, Г. Алпаров, сүз тәртибен җөмләдә бик әһәмиятле чара дип исәпләп, аны кирәклек принцибыннан чыгып билгели. Ныклы тәртип турындагы фикерләре белән бергә, Г. Алпаров «сөйләүченең теләге» дигән факторны да китереп кертә, ягъни тел һәм сөйләм закончалыклары аерылып бетми.

Сүзләрнең урнашу закончалыклары Н.И.А шмаринның махсус мәкаләсендә яктыртыла. Автор телне сөйләм теленә һәм язма телгә бүлеп, һәр икесендәге сүз тәртибенең гомуми характерын ачыклый: сөйләм телендә сүз тәртибе ирекле, язма телдә исә билгеле бер нормалар бар. Н.И. Ашмаринның төп принцибы Г. Алпаровныкына бик якын: ияртүче сүз иярүчедән соң куела.

Җөмләдә сүз тәртибенең үзгәрүендә Н.И. Ашмарин психологик факторның әһәмияте аеруча зур булуын күрсәтә: сөйләүче сөйләгән күренешләрнең кайберләре гадәти сүз тәртибе буенча гына тезелмәскә мөмкин. Сөйләүченең кәефе, эмоциясе тәэсирендә сүзләр, аеруча басым ясалып, җөмләдә беренче урынга чыгарыла ала. Сөйләм телендәге сүз тәртибен автор бик капризлы һәм буталчык дип атый.

Н.И. Ашмарин җөмлә башы позициясенең мәгънәви функцияләрен билгеләргә омтылыш ясый, фигыльнең төрки телләрдә җөмләне тәмамлап кую үзенчәлеген басым ясап әйтә, төрле грамматик формаларның җөмләдәге урыннарын анализлый. Сүз тәртибенә караган аерым кагыйдәләрен бергә җыеп бирелүе, сүз тәртибен билгеләүче факторга игътибар итү Н.И. Ашмарин мәкаләсенең бәясен тагын да күтәрә.

Тикшерелә торган мәсьәләнең тарихына караган тагын бер хезмәткә тукталып китик. Бу – Ф. Хәмидулланың «Җөмләдә сүз тәртибе һәм инверсия» мәкаләсе.

Ф. Хәмидулла иҗтимагый тормыш, җәмгыять үсү белән бергә синтаксис та, сүз тәртибе дә үзгәрә дигән нәтиҗә ясый. Ләкин сүз тәртибе белән җәмгыять арасында турыдан-туры бәйләнеш мөмкин түгел. Монда тел үсешендәге эчке закончалыклар да исәпкә алынырга тиеш.

Соңгы елларда сүз тәртибен өйрәнүгә үзеннән зур өлеш керткән галимнәрдән М.З. Зәкиевне аеруча күрсәтеп китәргә кирәк. Синтаксисының һәр яңа басмасында автор сүз тәртибенә караган мәгълүматларны өсти бара [33:464, 34:158, 35:399]. М.З. Зәкиев А. Казембекның әле гомумән генә искәргән «грамматик» һәм «логик» факторларның сүз тәртибен билгеләүдәге ролен күрсәтә, сүз тәртибенең функцияләре турында беренче булып фикер әйтә, һәрбер җөмлә кисәгенең туры тәртиптә һәм инверсияләнеп килү очракларын тикшерә.

В. Хангилдин да үзенең грамматикасында сүз тәртибе мәсьәләләренә аерым бүлек багышлый. Автор Г. Алпаров, Җ. Вәлиди фикерләрен анализлауга зур урын бирә. Гомумхалык телендә гомуми кулланылышта йөргән, тарихи формалашкан даими сүз тәртибен традицион, ә аннан тайпылышларны инверсия дип атый. Икенче бер хезмәтендә дә В. Хангилдин сүз тәртибен аерымлануның төп шарты итеп күрсәтә [79:35].

Әмма бу тарих үз эченә шактый күп әдәбиятны алган булса да, сүз тәртибе мәсьәләләре инде тулысынча өйрәнелгән дип әйтеп булмый.

Тикшерелә торган проблема төрки тел белемендә дә кызыксыну уята һәм һәр төрки тел грамматикасында урын ала. Моннан тыш аерым төрки телләрдә бу мәсьәлә буенча хезмәтләр язылган [6:23, 27:171].

Рус тел белемендә сүз тәртибе күптәннән инде бик ныклап тикшерелә башлауга карамастан, әле һаман да бу мәсьәлә игътибар үзәгендә тора [4:566].

Соңгы елларда сүз тәртибен җөмләнең актуаль кисәкләргә бүленешенә бәйләп өйрәнә башладылар.

Күреп киткәнебезчә, сүз тәртибе синтаксисның төп мәсьәләләреннән берсе булганга күрә, аның турында фикерләр дә күбрәк туа, эзләнүләр дә мулрак була бара.

Чыгарылыш эше кереш, дүрт бүлектән, йомгак һәм кулланылган әдәбияттан тора. Беренче бүлектә җөмләдә сүз тәртибен билгеләүче факторлар күрсәтелә. Икенче бүлектә гадәти тыныч сөйләмдә сүз тәртибе, өченче бүлектә сүз тәртибенең функцияләре ачыклана. Дүртенче бүлектә методик өлеш бирелә

Фрагмент работы

БЕРЕНЧЕ БҮЛЕК. ҖӨМЛӘДӘ СҮЗ ТӘРТИБЕН БИЛГЕЛӘҮЧЕ ФАКТОРЛАР

1.1. Сүз тәртибен билгеләүче факторлар һәм стиль төрләре

Сүз тәртибе турында шактый күп санлы әдәбият булуга карамастан, татар телендә аны билгеләүче факторлар ачыкланып җитмәгән. Басылып чыккан кайбер хезмәтләрдә ритм, рифманың сүз тәртибенә тәэсире күрсәтелә, кайберләрендә җөмләнең мәгънәсе сүз тәртибен үзгәртүгә сәбәпче булуы әйтелә [43:466, 79:35, 41:102, 16:145]. М.З. Зәкиев хезмәтендә исә җөмлә кисәгенең коммуникатив эчтәлеге мәгънәви фактор буларак билгеләнә [33:464]. Әмма аның фикеренчә дә җөмләдә сүз тәртибен билгеләүче факторлар әле һаман да ачыкланып бетмәгән.

Бу мәсьәләне тикшергәндә, җөмлә кисәкләренең урнашу тәртибен билгеләүче факторларның төрле стиль төрләрендә төрлечә булу мөмкинлеген һәрвакыт истә тотарга кирәк.

Рус тел белемендә дә сүз тәртибенә тәэсир итүче факторлар әлегә махсус өйрәнелмәгән. Әмма сүз тәртибен тикшерүгә багышланган хезмәтләрдә бу мәсьәләгә караган фикерләр бар. Мәсәлән, М.М. Никитина сүз тәртибенә түбәндәге шартларның тәэсир итүен әйтә: 1) ия һәм хәбәрнең нинди сүз төркеме белән белдерелүе; 2) ия белән хәбәргә караган сүзләрнең урыны; 3) логик басымның урыны; 4) сөйләмнең жанры һәм характеры; 5) интонация; 6) традиция [62:100]. Бу факторлар арасында дүртенчесе үзенә игътибарны җәлеп итә. Сөйләмнең җанры һәм характеры башка факторлар белән бер яссылыкта ята алмый, ул җөмләдә гомуми тәртипне – сүзләрнең кире яки туры тәртиптә урнашуларын гына билгели ала кебек. Төрле жанрдагы, төрле характердагы сөйләмдә сүзләр башка төр факторлар тәэсирендә билгеле бер тәртиптә урнаша, һәм аларга бу факторларның тәэсире төрлечә булырга мөмкин. Мәсәлән, фәнни стильдә (ә аңа логик эзлелек хас) гадәттә сүзләрнең туры тәртибе күзәтелә. Ләкин бу туры тәртип һәр җөмлә кисәгендә ничек чагыла – фәнни стиль, сөйләмнең билгеле бер жанры һәм характеры буларак, бу закончалыкларның сәбәбен аңлата алмый. Монда сүз тәртибен билгеләүче башка факторларның: җөмлә кисәгенең мәгънәви эчтәлеге, грамматик фактор һ. б. тәэсире беренче планга калкып чыга. Яисә икенче бер жанрны – шигырьне алып карыйк. Шигъри сөйләм теге яки бу сүзнең ни өчен тегеләй яки болай урнашу сәбәпләрен үзеннән-үзе аңлатып бирә алмый әле. Монда ритм, рифма, мәгънәви фактор һәм башкалар әйдәүче булып тора. Шулай итеп, сөйләмнең жанры һәм характеры җөмлә кисәкләренең конкрет тәртибен билгели алмый икән.

З.Д. Попова рус телендә сүзләрнең дүрт төрле урнашу принцибы булуын әйтә: 1) грамматик принцип; 2) билгеле бер җөмлә кисәген ассызыклап әйтү принцибы; 3) билгеле бер җөмлә кисәген алдагы җөмлә белән бәйләү өчен куллану принцибы; 4) җөмлә кисәкләренең нейтраль урнашу принцибы. Икенче һәм өченче принциплар үзара бик нык бәйләнгән һәм җөмләнең актуаль кисәкләргә бүленешенең нәтиҗәсе булып тора.

Ю. Денисенко һәм Г. Дьяченко теге яки бу сүз тәртибен сайлау сөйләү максатына бәйле булуын күрсәтәләр [28:137]. Бу фактор, безнең карашыбызча, мәгънәви факторга барып тоташа.

Н.С. Дмитриева бәйле тексттагы сүз тәртибен янәшә җөмләләр арасындагы мәгънәви мөнәсәбәтләр билгели дип күрсәтә [29:166] Бу фактор, ягъни контекст, шулай ук мәгънәви факторга аерылгысыз бәйләнгән, чөнки контекст үзе актуаль кисәкләргә бүленешкә нигезләнеп туа.

А.И. Домашнев немец теле өчен контекст, җөмлә структурасы, җөмлә кисәгенең белдерелүе һәм синтаксик бәйләнешләрне җөмлә кисәкләренең урнашуында төп факторлар дип саный [30:15]. Инглиз телендә сөйләү тибы – фикернең гомуми агышы, теге яки бу җөмлә кисәгенең мәгънәсен арттыру өчен логик басым ясап әйтү кебек факторлар әһәмиятле дип исәпләнә.

Нигездә шушы ук факторлар удмурт теле өчен дә күрсәтелә: 1) сөйләүченең субъектив теләге; 2) үлчәм, ритм, рифма; 3) башка җөмләләр белән бәйләнеш; 4) рус телендәге сүз тәртибе; 5) логик басымның роле [64:20]. Бу факторлар арасында дүртенчесе бик кызыклы.

Заключение

Синтаксисны телнең иң тотрыклы өлкәләреннән саныйлар. Телнең нигезе, мөстәкыйльлеге, үзенчәлеге аның грамматик төзелешенә, аеруча синтаксиска бәйле. Телнең лексикасына, фонетикасына башка телләрнең тәэсире көчле булганга да, синтаксиста бу тәэсир күзгә бәрелеп тормый. Әмма, борынгы язма әдәбият үрнәкләрен хәзерге көн әдәби теле белән чагыштырып караганда, без синтаксиста да, аерым алганда, җөмләдә сүзләр урнашуда кайбер үзгәрешләрне терки алабыз.

Татар тел белемендә Ф. Хәмидулла сүз тәртибенең үзгәрү сәбәпләрен аңлатырга омтылыш ясый. Ф. Хәмидулла телне өскорма дип карап, җөмләдәге сүз тәртибенә җәмгыятьтәге материаль җитештерү дәрәҗәсе турыдан-туры тәэсир итә дип саный. Автор XX йөз башы әдәби телдә сүзләрнең ныклы тәртибе күзәтелми дигән нәтиҗәгә килә. Мисаллар поэзиядән дә, җанлы сөйләм теленнән дә, эмоциональ прозадан да алынганнар, мәкалә үзе тел экспедициясе материаллары буенча язылган. Әлбәттә, төрле чыганаклар буенча нәтиҗә ясау урынлы булмас иде, чөнки аларда сүз тәртибен билгеләүче факторлар төрле икәнен без югарыда күреп киткән идек инде.

Борынгы төрки телдә сүз тәртибе хәзергегә караганда капма-каршы булган дигән караш та бар. Әмма төрки телләрдә сүзләр арасындагы бәйләнеш закончалыклары мондый карашка урын калдырмый: хәбәрлекле мөнәсәбәттә ияртүче сүз алда килгән. Иярүчесе аннан соң урнашкан; ачыклаучы мөнәсәбәттә ияртүче сүз алда килеп, ияртүчесе аннан соң урнашкан. Бу тәртип гади җөмләдә дә, кушма җөмлә компонентларында да саклана һәм төрки телләрнең иң әһәмиятле структур үзенчәлекләреннән исәпләнә.

Россия телләренә хәзерге чорда бөек рус теленең тәэсире аеруча зур. Рус теле күп телләрнең лексикасына, фонетикасына, морфологиясенә генә түгел, синтаксисына да уңай тәэсир ясый. Язуы Октябрь революциясеннән соң гына туган телләргә бу тәэсирнең көче аеруча зур. Күп кенә галимнәр тел фактларын рус теленең тәэсире белән аңлаталар. Мәсәлән, Б.А. Серебренников рус теленең коми-зырян теленең синтаксисына тәэсире турында яза, якут телендә ия-хәбәр инверсиясен Е.И. Убрятова рус теле тәэсире дип саный, З.Х. Байрамукова да карачай-балкар телендә мондый очракларны терки, удмурт җөмләсендә сүз тәртибенең үзгәреше рус теле тәэсирендә булуы турында М.Н. Булычев һәм П.Н. Перевощиков язалар. Казах галимнәреннән бер төркем бу телнең синтаксисына, аерым алганда сүз тәртибенә, рус теленең тәэсире зур булуы турында әйтәләр. Башкорт телендә инверсияләрнең күбәюен К.З. Әхмәров та рус теленең тәэсире белән бәйли. М.У. Умаров һәм башкалар гагауз теленә славян сүз тәртибенең тәэсире аеруча зур дип билгелиләр һәм төрки телләр арасында гагауз теленең нәкъ менә шуның белән аерылып торуын теркиләр.

Татар теленең синтаксисына да рус теле тәэсир итми калмый, әлбәттә. Әмма синтаксик нормаларны тамырдан үзгәртү мөмкин түгел. Телнең тотрыклылыгы аның каркасында – грамматикасында бик ачык сизелә. Меңәр еллык язу традициясе булган татар теле, төп грамматик, синтаксик тотрыклылыгын саклаган хәлдә, үзенең эчке үсеш закончалыклары нигезендә һаман үсә, камилләшә бара. Әгәр телнең үзенең потенциаль мөмкинлекләре булмаса, ул үсә, үзгәрә алмас иде бит. Нәкъ менә шушы мөмкинлекләрне тормышка ашыруда билгеле бер күләмдә рус теленең уңай тәэсирен күрсәтеп китәргә кирәк. Татар телендә сүз тәртибе тагын да сыгылмалырак була бара, фикернең төрле нюансларын мөмкин кадәр тулырак бирүгә юл ачыла.

Теге яки бу телдәге сүз тәртибе телнең озакка сузылган тарихи үсеш нәтиҗәсе булып тора. Калыплашкан сүз тезмәләренең формалары, җөмлә төзү алымнары «тел структурасының иң тотрыклы элементларын тәшкил итәләр. Алар күп зпохалар дәвамында сакланалар» [70:384]

Квалификацион чыгарылыш эшен язу барышында түбәндәге нәтиҗәләр ясалды:

1. Татар телендә сүз тәртибе зур әһәмияткә ия. Ул сүзтезмә һәм җөмләләрдә мәгънәви мөнәсәбәтләр урнаштыруда катнаша. Сүз тәртибе сүзләр, җөмләләр бәйләнешендә кушымчалар кебек үк грамматик роль уйный.

2. Сүз тәртибе стилистик әһәмияткә дә ия. Ул тойгылы җөмләләр төзүдә актив катнаша.

3. Татар теленең төрле стильләрендә сүз тәртибе төрлечәрәк була. Әйтмә сөйләмдә сүзләр тәртибе шактый ирекле булырга мөмкин, чөнки бу очракта интонация ярдәмгә килә һәм әйтергә теләгән фикер тыңлаучыга аңлашыла. Әдәби сөйләмдәге сүз тәртибенә язма сөйләмдәге сүз тәртибе йогынты ясый һәм сүзләр тәртибе артык ирекле булмый.

4. Сүз тәртибенең ике төре бар: сүзләрнең уңай тәртибе һәм кире тәртибе. Уңай тәртип булганда хикәяләү тыныч була, ия хәбәрдән алда куела, аергыч аерылмыштан, тәмамлык һәм хәл ияртүче кисәктән алда тора, аныклагыч аныкланмыштан соң куела. Бу шартлар сакланган очракта сүзләрнең урынын үзгәртү уңай тәртипне бозмый. Сүзләрнең уңай тәртибе күбрәк язма сөйләмдә күзәтелә.

Сүзләрнең кире тәртибе (инверсия) көчле тойгы белән әйтелгән җөмләләрдә чагылыш таба. Кире тәртип булганда хәбәр иядән алда, аергыч, тәмамлык һәм хәл ияртүче кисәкләреннән соң киләләр. Аныклагыч һәм аныкланмышларда, модаль кисәкләрдә инверсия булмый. Җөмләдә сүзләрнең кире тәртибе матур әдәбиятта җанлы сөйләмне табигый итеп күрсәтү өчен кирәк, аның ярдәмендә персонажның сөйләм телен чагылдырып була.

5. Җөмләдә сүзләрнең урнашу тәртибенә логик басым да тәэсир итә. Сүз тәртибенә нигезләнеп, җөмләдә мәгънәсе ягыннан иң әһәмиятле сүз билгеләнә. Бу сүз логик басым төшкән сүз була.

Гадәти сөйләмдә логик басым хәбәр алдындагы сүзгә төшә, чөнки ул сөйләмнең яңалыгы булып тора. Логик басым башка кисәккә төшсә. Ул кисәк хәбәр алдыннан куела һәм көчлерәк тавыш белән әйтелә. Тойгылы җөмләдә логик басым төшкән сүз, ягъни яңалык алга да чыгарга, шулай ук җөмләнең теләсә кайсы урынында да килергә мөмкин.

Шулай итеп, җөмлә структурасы һаман да камилләшү процессын кичерә. Бу процесста экстралингвистик факторларның һәм телнең үз үсеш законнарының роле бик зур. Телнең потенциаль мөмкинлекләре шушы процесста ачыла бара. Борынгы төрки телдә сүз тәртибенең төрле варияцияләре булган. Әмма алар чагыштырмача сирәк очраган. Хәзерге сөйләм формаларының үсүе, сөйләм өлкәсенең киңәюе, язма әдәбиятының халыкка моңарчы беркайчан күрелмәгән дәрәҗәдә булуы, әдәби телнең гомумхалык теленә якынлыгы – болар барысы да телдәге потенциаль мөмкинлекләрне эшкә җигүнең зарурилыгын китереп чыгарган һәм шуның нәтиҗәсендә замананың киеренкелеген, катлаулылыгын, тормыштагы зур үзгәрешләрне чагылдыра алырдай тел сөйләм формалары туу дәвам итә.

Список литературы

1. Абдуллина P.C. Стилистика һәм сөйләм культурасы мәсьәләләре. – Яр. Чаллы, 1997. – 128 б.

2. Алпаров Г.Х. Сайланма хезмәтләр. – Казан: Мәгариф, 2008. – 287 б.

3. Алпаров Г.Х. Сайланма хезмәтләр. Татар грамматикасы һәм гомуми тел белеме мәсьәләләре. – Казан: К. Якуп исем. кит. фабр., 1945. – 329 б.

4. Андронова Р.П. Порядок слов в простом предложении (на материале памятников русской письменности XVII в.) – АКД, Херсон, 1958. – 566 с.

5. Ашмарин Н.И. К вопросу о расположении частей предложения в татарском языке // ЕНОТ. – 1927. – №7. – С.103-106.

+ еще 82 источника

Покупка готовой работы
Тема: «Особенности порядка слов в татарском языке»
Раздел: Литература и лингвистика
Тип: ВКР
Страниц: 82
Цена: 2800 руб.
Нужна похожая работа?
Закажите авторскую работу по вашему заданию.
  • Цены ниже рыночных
  • Удобный личный кабинет
  • Необходимый уровень антиплагиата
  • Прямое общение с исполнителем вашей работы
  • Бесплатные доработки и консультации
  • Минимальные сроки выполнения

Мы уже помогли 24535 студентам

Средний балл наших работ

  • 4.89 из 5
Узнайте стоимость
написания вашей работы
Популярные услуги
Дипломная на заказ

Дипломная работа

от 8000 руб.

срок: от 6 дней

Курсовая на заказ

Курсовая работа

от 1500 руб.

срок: от 3 дней

Отчет по практике на заказ

Отчет по практике

от 1500 руб.

срок: от 2 дней

Контрольная работа на заказ

Контрольная работа

от 100 руб.

срок: от 1 дня

Реферат на заказ

Реферат

от 700 руб.

срок: от 1 дня

682 автора

помогают студентам

23 задания

за последние сутки

10 минут

среднее время отклика