ВКР

«Поэтическая ономастика в произведениях мусы джалиля»

  • 71 страниц
Содержание

Кереш.3

Төп өлеш

Беренче бүлек

Ономастиканың теоретик нигезләре

1.1. Ономастика фәне турында төшенчә.7

1.2. Ономастиканың тармаклары.9

Икенче бүлек

Муса Җәлил әсәрләрендә поэтик антропонимия

2.1. Кеше исемнәре.15

2.2. Фамилияләр һәм отчестволар.22

2.3 Кушаматлар.27

Өченче бүлек

Муса Җәлил әсәрләрендә поэтик топонимия

3.1 Торак атамалары (ойконимнар).32

3.2. Сулыклар атамалары (гидронимнар).35

3.3. Ил, төбәк атамалары (хоронимнар).39

3.4. Күк җисемнәре атамалары (космонимнар).42

3.5. Башка төр географик объект атамалары (оронимнар һәм башка ландшафт атамалары).46

Дүртенче бүлек

Урта мәктәптә ялгызлык исемнәрен өйрәнү үзенчәлекләре

4.1. Уку процессында поэтик ономастиканы өйрәнү мәсьәләсе.49

4.2. Муса Җәлил әсәрләрендәге поэтик ономастик берәмлекләрне өйрәнү алымнары.50

4.3. Ялгызлык исемнәрен үзләштерү өчен күнегүләр һәм тестлар.53

Йомгак.57

Файдаланылган әдәбият исемлеге.56

Кушымта.65

Введение

Язучыларның иҗаты төрле аспектларда: поэтик, стиль үзенчәлекләре, лексик берәмлекләре, сурәтләү чаралары ягыннан тикшерелә, бу темаларга багышланган хезмәтләр язылып тора.

Советлар Союзы Герое, татар совет шагыйре Муса Җәлилнең иҗаты гаять үзенчәлекле. 1919 елда, Гражданнар сугышы чорында, унөч яшьлек Мусаның «Бәхет» исемле шигыре «Кечкенә Җәлил» имзасы белән фронт газетасында басылып чыга. Шуннан соң аның көрәш рухы белән сугарылган романтик шигырьләре матбугат битләрендә еш күренә башлый. М. Җәлилнең әдәби мирасы, бигрәк тә тоткынлыкта иҗат иткән шигырьләре бөтендөнья поэзиясенең үзенчәлекле бер казанышы булып тора. Аның әсәрләре кешеләрдә матур, гуманистик тойгылар уята, аларны яшәешнең матурлыгын күрергә, аны кадерли белергә һәм аның өчен көрәшергә чакыра.

Муса Җәлил шигырь һәм поэмаларында, либретто һәм балладаларында антропонимик һәм топонимик берәмлекләрне мул кулланыла, геройларга конкрет исемнәр бирә. Ләкин алар, лингвопоэтик юнәлештә тикшеренү объекты буларак, галимнәрнең күз уңыннан читтә кала килде. Шагыйрьнең поэтик ономастика берәмлекләрен куллануны тикшерү, аның тел һәм стиль үзенчәлекләрен барлауда әһәмияткә ия.

Теманың актуальлеге. Әдәби әсәр тукымасындагы ялгызлык исемнәрен халыкның, язучының дөньяга карашы, менталь сыйфатлары, психологиясенә бәйле өйрәнү актуаль һәм шул ук вакытта кызыклы мәсьәләләрнең берсе булып тора. Гомумән, бу юнәлештә хәл ителәсе проблемаларның күплеге татар ономастикасының поэтик ономастика тармагында фәнни эшне җитди, системалы рәвештә оештыруны таләп итә.

Мәсьәләнең өйрәнелү тарихы. Татар тел белемендә ономастика, аның тармагы булган поэтик ономастика юнәлеше профессор Г.Ф. Саттаров исеме белән бәйле. Хәзерге вакытта бу фәнни юнәлешләр аның укучылары тарафыннан үстерелә. Шунысын искәртү мөһим: татар тел белемендә поэтик ономастика мәсьәләләре билгеле күләмдә монографик планда да өйрәнелә башлады. Бу темага караган махсус тикшеренүләрдән А.Р. Биктимирова [2002], Р.Х. Гаррапова [2000], В.М. Гарипова-Хасаншина [2004], С.С. Арсланова [2004], Г.Х. Зиннатуллина [2004], Ф.Ф. Нуруллина [2011] хезмәтләрен атарга мөмкин.

Чыгарылыш квалификацион эшнең максаты булып Муса Җәлил әсәрләрендә чагылыш тапкан ялгызлык исемнәрнең әсәр тукымасын төзүдәге лингвопоэтик вазыйфаларын өйрәнү тора.

Максаттан чыгып, түбәндәге бурычлар билгеләнде:

- тел белемендә ономастика, аның тармаклары, поэтик ономастика төшенчәләре турында мәгълүмат бирү;

- тикшерелгән әсәрләрдә кулланылган ялгызлык исемнәрен барлап, аларны әсәрдәге сәнгати кулланылышы яссылыгында анализлау һәм системалаштыру;

- чыганак буларак алынган әсәрләрдә кулланылыш тапкан ономастик берәмлекләрне лексик-семантик һәм тематик яктан классификацияләү.

- урта мәктәптә ялгызлык исемнәрен өйрәнү үзенчәлекләрен тасвирлау.

Чыгарылыш квалификация эшенең теоретик әһәмияте. Тормыш-чынбарлыктан килеп кергән тарихи шәхес исемнәре, географик объект атамалары һәм автор тарафыннан уйлап табылган онимнарның әсәр ономастиконында тоткан урыны һәм үзара мөнәсәбәте проблемасы – махсус тикшеренүне таләп итә торган өлкә. Бу бәйләнеш-мөнәсәбәт онимнарның поэтик һәм стилистик табигатен билгеләүдә зур роль уйный. Матур әдәбият әсәрендәге ономастик берәмлекләрнең стилистикасындагы закончалыкларны билгеләү язучының индивидуаль стиле турында, әдип иҗатының мәдәният-сәнгать дөньясында тоткан урыны хакында фикер йөртергә мөмкинлек бирә.

Чыгарылыш квалификацион эшенең гамәли әһәмияте. Эш барышында тупланган фактик материал ономастика буенча семинар дәресләрдә, укыту кулланмасы төзегәндә, гомумән, укыту практикасында кулланыла ала. Географик атамаларны өйрәнүнең тел тарихын тикшерү өчен мөһим чыганак булу белән беррәттән, мәктәптә укыту практикасы өчен дә әһәмияте зур. Атамаларны туплау, тикшерү, ономастик берәмлекләрнең Муса Җәлил телендә кулланылыш үзенчәлекләрен өйрәнү, тел һәм әдәбият дәресләрендә, дәрестән тыш чараларда аңлату укучыларның кызыксынуларын арттыра, туган якны өйрәнү түгәрәгенең эшенә ярдәм итә.

Чыгарылыш квалификацион эшен язганда, фәнни-методологик нигез буларак, рус галимнәре В.В. Виноградов, А.В. Суперанская, Н.В. Подольская, С.И. Зинин, А.И. Ефимов, татар галимнәре Д.Г. Тумашева, Г.Ф. Саттаров, В.Х. Хаков, Ф.С. Сафиуллина Ф.Г. Гарипова, И.Б. Бәширова, Ф.М. Хисамова һ.б. хезмәтләренә мөрәҗәгать иттелде. Эш барышында сүзлекләр дә кулланылды.

Чыганак буларак күренекле герой шагыйрь Муса Җәлилнең 4 томлы әсәрләр җыентыгы алынды.

Чыгарылыш квалификацион эшенең төзелеше кереш, дүрт бүлектән торган төп өлеш, йомгак, кулланылган әдәбият һәм чыганаклар исемлеге, кушымтадан гыйбарәт.

Кереш өлештә эшнең максат-бурычлары билгеләнде, теманың актуальлелеге ассызыкланды, гамәли һәм теоретик әһәмияте бәян ителде, хезмәтнең төзелеше күрсәтелде.

Беренче бүлек теоретик характерда, биредә ономастика, аның тармаклары, шуларның берсе буларак поэтик ономастика төшенчәләре турында гомуми мәгълүмат бирелде.

Икенче бүлектә Муса .Җәлил әсәрләрендәге антропонимик категорияләр, ономастик берәмлекләрнең (исемнәр, фамилияләр, кушаматларның), лесик-семантик һәм ясалыш үзенчәлекләре тикшерелде.

Өченче бүлектә Муса .Җәлил әсәрләрендәге топонимик категорияләр, ономастик берәмлекләрнең (ойконим, гидроним, ил, төбәк атамаларының), лексик-семантик һәм ясалыш үзенчәлекләре тикшерелде.

Дүртенче бүлектә мәктәптә Муса Җәлил әсәрләрен өйрәнгәндә ул кулланган ономастик берәмлекләрнең әсәрләрдәге стилистик вазыйфалары, шагыйрьнең тел-стилен билгеләүдә роле билгеләнде.

Йомгакта эш буенча төп нәтиҗәләр гомумиләштереп бирелде.

Файдаланылган әдәбият исемлеге эш барышында файдаланган фәнни-теоретик әдәбиятны һәм чыганакларны тәшкил итә.

Кушымтада “Ялгызлык һәм уртаклык исемнәр” темасын өйрәнү буенча дәрес эшкәртмәсе урнаштырылды.

Фрагмент работы

ТӨП ӨЛЕШ

БЕРЕНЧЕ БҮЛЕК

ОНОМАСТИКАНЫҢ ТЕОРЕТИК НИГЕЗЛӘРЕ

Тел белеменең барлык төр ялгызлык исемнәрен өйрәнә торган ономастика дигән бер өлкәсе бар. Ул күп тармаклы. Шулардан берсе – шагыйранә (поэтик) ономастика. Ул матур әдәбият әсәрләрендә барлык төр ялгызлык исемнәрен атау вазыйфасыннан тыш, характерлау, стилистик һәм идеологик функцияләрне өйрәнү белән дә шөгыльләнә. Шагыйранә ономастиканы, икенче төрле, матур әдәбият әсәрләренә һәм әдәби каһарманнарга исем бирү сәнгате дип тә саныйла.

1.1. Ономастика фәне турында төшенчә

Мәгълүм булганча, җир йөзендәге һәр предметның исеме (атамасы) була. Кешеләр һәм кош-кортларның, шәһәр һәм авылларның, елга һәм күлләрнең, диңгез һәм океаннарның, чокыр һәм тауларның, юл һәм сукмакларның, урам һәм тыкрыкларның, кинотеатр һәм завод-фабрикаларның. газета-журналларның, гомумән, безне чолгап алган барлык нәрсәләрнең исеме (атамасы) бар.

Телдәге исемнәр гомумилекне яки аермалыкны белдерүләре ягыннан бер-берсенә капма-каршы куела торган ике зур төркемгә аерылалар. Бер төрдән булган әйберләрнең барысы өчен уртак, гомуми атамасы – аларның күмәклек (уртаклык) исемен, шулар арасыннан бары тик берсен генә белдергәне – шәхси (ялгызлык) исемне барлыкка китерә. Бу бүленеш, башлыча, исем сүз төркеменә генә хас, ә башка сүз төркемнәре барысы да күмәклек сүзләр буларак каралалар. Исем сүз төркеме өлкәсендә булган элеге бүленеш исемнең аралашу процессында гаять әһәмиятле роль уйнавын исбатлый [49, 54].

Исемнәрне алда аталган ике төркемгә бүлүдә төп критерий булып аларның лексик мәгънә бердерү-белдермәүләре һәм чынбарлыктагы предмет, күренешләрне атау юллары санала. Тел билгеләрнең барысына да мәгънә белдерү хас, әмма белдерү юллары төрле.

Билгеле булганча, лексик мәгънә дип, сүзнең эчке формасын, эчтәлеген атыйлар. Күмәклек сүзләр – төшенчә белән логик бәйләнеше, реаль чынбарлыкны төрле яклап гомумиләштереп атый торган тулы семантик структурага ия берәмлекләр. Ә ялгызлык исемнәре исә бары тик әйбер, күренешләрне атау өчен генә хезмәт итәләр, аларның төшенчә белән бәйләнешләре күзгә ташланмый, төшенчә атамасы буларак та кулланылмыйлар, ягъни, күп галимнәр фикеренчә, алар семантик яктан бик ярлы, символ вазифасын гына башкарырга сәләтле. Ялгызлык исемнәре, нигездә, билге буларак кына яшиләр, субъект яки объектны төрле яклап характерламыйлар. Әмма аларның күмәклек сүзләреннән өстенлеге булып мәгълүмат чыганагы булулары тора [11, 124].

Ялгызлык исемнәре, нигездә, күмәклек исемнәреннән килеп чыкканнар. Шул ук вакытта ялгызлык исемнәреннән күмәклек исемнәре дә ясалырга мөмкин. Күмәклек сүзләре мәгънәләре ягыннан ялгызлык исемнәренә караганда киңрәк кулланылышта йөри, ягъни күмәклек исемнәр һәрвакыт беренчел. Бу сүзләр ярдәмендә без дөньяны танып беләбез. Ялгызлык исемнәре һәрвакыт икенчел була. Алар бер генә предметка атама булалар. Төшенчә белән бәйләнешләре юк дәрәҗәсендә. Мәсәлән, Сания яки Гали исеме бездә гомуми күзаллау уятмый. Аның башка предмет белән уртак һәм аермалы якларын билгеләп булмый. Ялгызлык исемнәренең эчтәлеккә ия булмауларын әйтү зарур.

Заключение

Чыгарылыш квалификацион эштә Муса Җәлилнең шигъри әсәрләрендә чагылыш тапкан поэтик ономастика берәмлекләрен лингвопоэтик яктан тикшереп, түбәндәге нәтиҗәләргә килергә мөмкин.

1. М. Җәлилнең әдәби мирасы, бигрәк тә тоткынлыкта иҗат иткән шигырьләре бөтендөнья поэзиясенең үзенчәлекле бер казанышы булып тора. Аның әсәрләре кешеләрдә матур, гуманистик тойгылар уята, аларны яшәешнең матурлыгын күрергә, аны кадерли белергә һәм аның өчен көрәшергә чакыра.

Атаклы сүз остасы Муса Җәлил татар әдәбиятының шагыйранә ономастикасын тудыру, үстерү-камилләштерүдә дә матур үрнәкләр барлыкка китерде, күп кенә каләмдәшләренә бу өлкәдә дә остаз була алды. Аның әдәби әсәрләренең исемнәре җисеменә туры килә, эчтәлекне дөрес һәм тулы итеп ача.

2. Һәр төбәкнең, шәһәр һәм авылның, елга яки тау, чокырның үзенең катлаулы тарихы, үткәне, шуңа мөнәсәбәтле атамасы бар. Ялгызлык исеме, беренче чиратта, халыкның тарихи үткәнен, мәдәниятен чагылдыра торган берәмлек буларак карала. Исем-атамада сакланган мәгълүмат халыкның рухи һәм матди кыйммәтләрен, аерым чорда барган үсеш закончалыкларын, башка халыклар белән багланышларын ачыклауда зур чыганак булып тора.

3. Ялгызлык исемнәре иң гомуми һәм шул ук вакытта иң индивидуаль, иң халыкара һәм милли сүзләр булып саналалар. Матур әдәбият әсәрләрендә һәр ялгызлык исеме ниндидер мәгънә генә белдереп калмыйча, укучы күңелендә образлы сурәт тудырырга ярдәм итеп, кеше фантазиясен эшкә дә җигәргә тиеш. Муса Җәлилнең шигъри әсәрләрендә кулланылыш тапкан ономастик берәмлекләр чын дәрәҗәсендә сүз белән сурәт тудыралар, әсәрнең тукымасына аһәңлек өстиләр, укучының хисси һәм фикри дөньясына көчле тәэсир итә.

4. Әдәби әсәр эчендә хәрәкәт итүче геройларына исем сайлаганда, авторлар берничә принципка таянып эш итәләр: герой нинди чор кешесе, социаль чыгышы, милләте, яше, характеры, әсәр эчендәге функциясе (төп герой, ярдәмче персонаж һ.б.). Без тикшергән шигъри әсәрләрдә автор үзәк герой исемнәрен, семантикасына игътибар итеп, үзәк образны мөмкин кадәр тулы характерлау сәләтенә ия булганын, яңгырашы үтемлесен сайлыйлар. Әдипләр, геройларын төрле ситуацияләргә куйганда, аларның исемнәре җисемнәре туры китереп сайлаганлыгын әйтә, шуңа ишарә ясый һәм исем белән портрет сурәтләнешен бергә тәкъдим итәргә тырыша (Фәйрүзә, Сылу, Нәгыймә, Дилбәр, Тимербулат һ.б.).

5. Муса Җәлил үзенең әсәрләрендә тарихи исемнәргә бик иркен һәм теләп мөрәҗәгать итеп, бу категория антропонимнарның да поэтик мөмкинлекләре киң булуын раслый. Бер төркем антропонимнар үзенең төп номинатив функциясендә килә. Тарихи исемнәр төрле сурәтләү чаралары составында еш очрый, алар автор әйтергә теләгән фикерне, әсәрнең эмоциональ-хисси мөмкинлеген көчәйтү максатында кулланылганнар. Тикшеренү нәтиҗәләреннән күренгәнчә, әсәрләрдә фамилия ешрак кулланыла, ләкин отчество белән билгеләнгән геройлар очрамый.

6. Без тикшергән шигъри әсәрләрдә гидронимнар башка төр ялгызлык исемнәргә караганда чагыштырмача бик еш кулланыла. Тикшеренү нәтиҗәләре күрсәткәнчә, әдипнең әсәрләрендә Дим, Двина, Днепр, Байкал, Идел,Каспий, Дунай һ.б. сулык атамалары урын ала. Алар табигать күренешен генә тасвирлап калмыйча, укучыга геройларның эчке дөньясын, уй-кичерешләрен тулырак җиткерү максатыннан да файдаланылган.

Шагыйрьнең иҗатында Татарстан республикасының ике өлешкә бүлеп алучы, татар халкы өчен аеруча ихтирамга һәм мактауга лаек булган Идел елгасы аерым урын били. Муса Җәлил Идел гидронимын шигырьләрендә берничә тапкыр һәм теләк белән куллана.

7. Муса Җәлилнең иҗатында шулай ук ойконимнар да кулланылыш тапканнар, ләкин алар азрак. Һәр дәүләтнең баш каласы була. Шул илнең халкы өчен игътибарга лаеклы, яшәешне оештыручы үзәк буларак Мәскәү шәһәре башкалардан аерылып тора. Шагыйрь советлар иленең баш каласында – Мәскәүдә укып белем ала, анда калып татар телендәге газета-журналларда эшли. Гомеренең бер өлешен шунда үткәрә. Бу шәһәр аның әсәрләрендә иң лаеклы урынны били һәм аерым җылылык һәм тантаналы рәвештә тасвирлана.

Татар дөньясының рухи һәм мәдәни үзәге булган Казан шәһәре дә шагыйрь тормышында гаять зур роль уйнаган.

8. М.Җәлилнең шигъри әсәрләрендә топонимнар да мул кулланылган. Исемнәргә килгәндә, нигездә гарәп-фарсы чыгышлы исемнәр күпчелекне тәшкил итә, шул ук вакытта рус-европа һәм башка төр алынма исемнәр дә кулланылыш тапкан. Әдипнең шигъри әсәрләрендә гидронимнар табигать күренешен тасвирлау максатыннан гына түгел, ә геройларның эчке хис-кичерешләрен укучыга тулырак җиткерү, әсәрнең тел тукымасын матуррак, аһәңлерәк итү өчен дә кулланылалар. Топонимнар, асылда, вакыйга барган урынны атау өчен кулланылган: Кавказ, Украина, Литва һ.б. Автор тарафыннан иң еш кулланылган атамалардан Кытай хоронимын билгеләргә кирәк.

9. Йомгаклап әйткәндә, ономастик берәмлекләрне системалы рәвештә җентекләп тикшерүнең, беренчедән. халык тарихы һәм телен, этногенез мәсьәләләрен, тарихи географиясен өйрәнүдә зур ярдәме һәм файдасы булса, икенчедән, әдипнең шигъри әсәрләрендәге ономастик берәмлекләрне өйрәнү автор иҗатындагы аерым фактларны тулырак күзалларга мөмкинлек бирә.

Список литературы

1. Абдуллин И.А. Список географических названий Татарской АССР. Прилож. к «Татарско-русскому словарю». – М.: Изд-во «Сов. энциклопедия», 1966 – С. 785 – 804.

2. Амиров Г.С. Ономастика в произведениях Габдуллы Тукая // Ономастика Поволжья – 1. – Ульяновск, 1969. – С. 68 – 74.

3. Ахметьянов Р.Г. Этноним и этнос (на материале этнических групп чувашей и татар) // Матер. конференции – 50-летию СССР. – Казань, 1972, – С. 63 – 66.

4. Ахунҗанов Г. Исем-фамилиягезне дөрес язасызмы? // Совет мәктәбе. – 1966. – № 11. – Б. 29 – 30.

5. Бактиков М. Халыкара сүзләрне грамматика нигезенә салу мәсьәләсе (зат исемнәре) // Мәгариф. – 1931 – № 2-3 – 105 – 106 б.

+ еще 57 источников

Покупка готовой работы
Тема: «Поэтическая ономастика в произведениях мусы джалиля»
Раздел: Литература и лингвистика
Тип: ВКР
Страниц: 71
Цена: 2600 руб.
Нужна похожая работа?
Закажите авторскую работу по вашему заданию.
  • Цены ниже рыночных
  • Удобный личный кабинет
  • Необходимый уровень антиплагиата
  • Прямое общение с исполнителем вашей работы
  • Бесплатные доработки и консультации
  • Минимальные сроки выполнения

Мы уже помогли 24535 студентам

Средний балл наших работ

  • 4.89 из 5
Узнайте стоимость
написания вашей работы
Популярные услуги
Дипломная на заказ

Дипломная работа

от 8000 руб.

срок: от 6 дней

Курсовая на заказ

Курсовая работа

от 1500 руб.

срок: от 3 дней

Отчет по практике на заказ

Отчет по практике

от 1500 руб.

срок: от 2 дней

Контрольная работа на заказ

Контрольная работа

от 100 руб.

срок: от 1 дня

Реферат на заказ

Реферат

от 700 руб.

срок: от 1 дня

682 автора

помогают студентам

23 задания

за последние сутки

10 минут

среднее время отклика