Курсовая работа

«Русские заимствования в «этимологическом словаре татарского языка» р.г. ахметьянова»

  • 34 страниц
Содержание

Кереш…

1. Татар телендә рус алынмаларның кыскача өйрәнү тарихы

2. Р.Г. Әхмәтьяновның “ Татар теленең этимологик сүзлеге ” турында белешмә….

3. Р.Г. Әхмәтьяновның “ Татар теленең этимологик сүзлеге ”ндә алынма сүзләрнең бирелеше….

4. Р.Г. Әхмәтьяновның “ Татар теленең этимологик сүзлеге ”ндә

рус алынмалары һәм аларның үзенчәлекләре….

5. Р.Г. Әхмәтьяновның “ Татар теленең этимологик сүзлеге ”ндә рус алынмалары һәм аларның тематик төркемнәре….

6. Р.Г. Әхмәтьяновның “ Татар теленең этимологик сүзлеге ”ндә рус алынмаларның тарихи-этимологик үзәнчелекләре…

Йомгак….

Файдаланылган әдәбият исемлеге….

Кушымта….….

Введение

Теманың актуальлеге. Тел кешеләрнең иң мөһим аралашу чарасы. Укырга-язырга өйрәнү, белем һәм тәрбия алу, дөньяны танып белү барысы да тел ярдәмендә генә тормышка ашырыла. Һәрбер телнең сүзлек байлыгын өйрәнү бик кирәкле гамәл һәм аның нәтиҗәләре зур фәнни-мәдәни әһәмияткә ия. Сүз – телнең иң мөһим структур берәмлеге. Ул предметның, әйбернең сыйфатын, тасвирламасын, аларның үзара бәйләнешен, абстракт һәм уйланма төшенчәләрне кешенең күзаллаулары аша билгели. Һәрбер телнең үз сүз байлыгы бар һәм аны өйрәнү бик әһәмиятле.

Телнең сүзлек составы күптөрле, һәм аны төрле яктан фәнни тикшерәләр. Беренче чиратта, сүзләрне килеп чыгышы буенча тасвирлыйлар. Бу яктан карганда, аның сүзләре арасында телнең үз сүзләрен һәм алынма сүзләрне аерып карыйлар. Татар телнең дә төп сүзлек фондын төрки-татар сүзләре тәшкил итә. Ләкин аның зур өлешен алынма сүзләр били, чөнки татарлар элек-электән башка туган һәм туган булмаган халыклар белән аралашып яшәгән. Күп очракта бу халыклар күрше яшәгән һәм аралашу турыдан-туры булган. Кайчак рухи-мәдәни һәм матди аралашу турыдан-туры булмыйча, башка формаларда багланышлар аша булган. Бигрәк тә язма әдәбият, дини тәгълимәт аша бик күп алынма сүзләр татар теленә үтеп кергән, үзләштерелгән һәм аралашуга хезмәт иткән.

Татар телендә урыс теленнән төрле чорда кергән алынма сүзләр бигрәк тә күп. Чөнки татарлар руслар белән элек-электән аралашып, күреше булып яшәгән. Бу сүзләр телчеләрнең игътибарын күптәннән җәлеп иткән. Аларны югары дәрәҗәдә фәнни тикшергәннәр, җентекләп тасвирлаганнар. Бу яктан бик күп чыганаклар бар. Ләкин Р.Г. Әхмәтьяновның “Татар теленең этимологик сүзлеге”ндә (2 томда, Казан, 2015 ) урын алган урыс алынмалары һәм аларның бу сүзлектә бирелү үзәнчелеге бүгенге көнгә чаклы тел белемендә бөтенләй тикшерелмәгән. Бу курс эшенең яңалыгын билгели һәм теманың актуальлеген күрсәтеп тора.

Курс эшенең тикшерү объекты Р.Г.Әхмәтьяновның “Татар теленең этимологик сүзлеге”ндә урын алган рус алынмалары. Бу сүзлектә урын алган рус алынмаларның үзенчәлекләре безнең курс эшенең предметы санала.

Курс эшенең төп максаты – Р.Г. Әхмәтьяновның “Татар теленең этимологик сүзлеге”ндә урын алган рус алынмаларын тикшерү, аларны тасвирлау һәм аларның сүзлектә бирелеш үзенчәлекләрен ачыклау. Максатка ярашлы рәвештә курс эшендә түбәндәге бурычлар куелды:

1. Фәнни һәм методик хезмәтләрдә татар телендә урыс алынмаларын өйрәнүгә багышланган әдәбият-чыганыкларны барлау һәм аларны өйрәнү;

2. Р.Г. Әхмәтьяновның “Татар теленең этимологик сүзлеге”н өйрәнү һәм аның үзенчәлекләрен ачыклау;

3. Р.Г. Әхмәтьяновның “Татар теленең этимологик сүзлеге”ннән рәттән сайлап алу юлы белән рус алынмаларын бүлеп чыгару һәм аларны тикшереп, тасвирлау;

4. Р.Г. Әхмәтьяновның “Татар теленең этимологик сүзлеге”ндә рус алынмаларының үзенчәлекләрен билгеләү.

Материал туплау өчен төп чыганак булуып Р.Г. Әхмәтьяновның “Татар теленең этимологик сүзлеге” хезмәт итте.

Максат һәм бурычларга ярашлы рәвештә курс эшендә сайлап алынган тема буенча материал туплау өчен комплекслы лингвистик тикшеренү методлары һәм алымнары кулланылды. Шулар арасыннан контекстуаль анализ һәм лексикографик тасвирлау, чагыштырма-тиңләштермә, чагыштырма-тарихи һәм тасвирлама методларны билегләргә мөмкин. Материал туплауда без төп чыганаклардан рәттән сайлап алу методыннан файдаландык. Тупланган матералны тикшергәндә татар һәм рус телләрендәге сүзләрне чагыштыру, янәшә куеп карау һәм анализ кебек алымнардан файдаландык.

Хезмәтнең теоретик һәм методологик нигезен аплынмаларны тикшерүгә багышланган үз галимнәребезнең һәм чит ил тикшеренүчеләренең хезмәтләре тәшкил итә (В.И. Абаев, Б.А. Аврорин, И.К. Белодед, Т.А. Бертагаев, С.К. Булич, И.Е. Гальченко, Б.В. Горнунг, А.А. Дарбеева, Ю.Д. Дешериев, Л.П. Ефремов, Ю.О. Жлуктенко, В.К. Журавлев, В.А. Звегинцев, Т.П. Ильяшенько, А.Б. Карлинский, Дж.Г. Киекбаев, Л.П. Крысин, П.Н. Лизанец, Г. Пауль, И.Ф. Протченко, В.И. Рассадин, Ю.В. Розенцвейг, А.М. Рот, Б.А. Серебренников, Ф.П. Филин, Э. Хауген, Л.В. Щерба и др.). Без бигрәк тә татар телендә рус алынмаларын тикшерүгә багышланган Ә.М. Ахунҗанов, И.М. Махмудов, Д.Б. Рамазанов, Т.Х. Хәйретдинов, Р.Г. Галиуллин, Р.Г. Әмәтҗанов, А.Г. Шәйхулов, И.С. Насипов һ.б. теоретик һәм гамәли тикшеренүләргә таынп эш иттек.

Бу хезмәттә методологик планда без анализлана торган материалга системалы якын килүне хуп күрдек, һәрхәлдә, татар теленә рус теленнән алынган лексик берәмлекләр эчке һәм тышкы семантик бәйләнештә максатчан тикшерелде, шулай ук рус лексемалары кардәш булмаган тел мохитында лингвоструктур һәм семантик үсеш-үзгәрешенә игътибар ителде

Фрагмент работы

1. ТАТАР ТЕЛЕНДӘ РУС АЛЫНМАЛАРНЫҢ КЫСКАЧА

ӨЙРӘНҮ ТАРИХЫ

Рус алынмалары бик борынгы заманнарда барлыкка килеп, нигездә, төрки телләрнең күбесендә, шул исәптән татар телендә сакланып калганнар. Алар телнең төп сүзлек фондын тәшкил иткәннәр, шуларга нигезләнеп, телнең сүзлек составы үсә, үзгәрә, камилләшә, байый барган.

Бер генә халык та аерым, изоляцияләнеп яши алмаган. Элегрәк башка кабиләләр белән аралашу, соңга таба төрле халыклар, дәүләтләр белән аралашу нәтиҗәсендә татар теленә теге яки бу телдән алынмалар килеп кергән. Алынмалар (лингв.), халыкларның аралашуы нәтиҗәсендә бер телдән икенчесенә күчкән башка тел элементлары (сүз, морфема, синтаксик конструкция һ. б.), шул исәптән бер тел элементларының икенчесенә күчү процессы. Рус алынмалары дигәннән, рус теле аша Европа телләреннән кергән сүзләр дә күз алдында тотыла.Уналтынчы гасырдан башлап рус теле татар теле белән тыгыз элемтә урнаштыра башлый. “ Игорь полкы турында җыр” да ук иде төрки сүзләрне күрергә мөмкин.Төркиләр славяннардан күп кенә сүзләрне кабул иткәннәр: арыш, мүк, буразна, уҗым, эскерт, әвен, мич, сохарый, чиркәү һ.б. Славян халыкларына да төрки сүзләр күпләп кергән: айран, аманат, амбар, арка, балык, аул, барс, богатырь, деньга, джигит,камыш, карандаш, кетмень, кирпич, лошадь, утюг, ямщик , ясак һ.б. Рус алынмалары Казан ханлыгы яулап алынганнан соң күпләп кабул ителә. Рус телендә булган сүзләр татар теленә билгеле бер җәмгыяви – икътисадый шартлар аркасында керә. Сәүдә – икътисади һәм башка бәйләнешләр татарлар һәм русларда борынгы дәвердән үк башлана. Руслар һәм татарлар бер территориядә яшиләр, аларны уртак борчылулар, мәшәкатьләр, проблемалар берләштерә. Шундый гомуми үсеш процессы аркасында яшәүнең төрле өлкәләргә караган сүзләр: хакимият өлкәсеннән, хөкем, хәрби эш татар теленә алынма лексика булып кергәннәр. Беренчеләрдән булып татар телендә рус административ терминнарны кулланганнар. Рус алынмаларның урыны татар телендә шул кадәр тотрыклы булганга, шул сүзләр үз урыннарын ике телле сүзлектә табалар. Ике телле сүлекләр – ике этносных үзара бәйләнеше һәм үзара йогынтысы күрсәтүе. Теләсә кайсы ике телле сүзлек, кагыйдә буларак, ике халыкның тормышын чагылдыра һәм сүзләр,әйтемнәр булуын фаразлый.

Алынмалар күчә торган тел системасына шулкадәр җайлашалар, аларның алынма сүз икәнен күп очракта бары этимологик анализ ярдәмендә генә билгеләргә мөмкин була.

Казан ханлыгы яулап алынганнан соң, рус сүзләренең татар теленә үтеп керүе бик нык арта. Бу процесс Октябрь революциясеннән соң тагын да көчәя.Татар телендә рус алынмаларын махсус тикшергән профессор Ә.М. Ахунҗанов рус алынмаларының татар теленә керү вакытын мондый этапларга бүлеп карый:

IX-XVI йөзләр;

XVIII йөз азагына хәтле чор;

XVIII гасыр ахырыннан беренче рус революциясенә кадәр чор;

Беренче рус революциясе чоры;

Октябрь революциясеннән соңгы чор [URL: http://belem.ru/tatar-tele/vuz-tat/5.html. Дата обращения 18.02.2018)]

Заключение

Бистәбездә күп кенә татарлар, туган телләрендә аралашканда, еш кына рус алынмаларын кулланалар. Ә бит үзебезнең туган телебез бик бай, булган фикерләре безне аңлатырга барлык мөмкинлекләр бар. Кызганычка каршы, моңа татар балалары өчен балалар бакчалары, мәктәпләр аз булу сәбәп булып торордыр. Һәр телнең үзенә генә хас үзенчәлекләре була. Шуңа күрә алынмалар, кабул ителгәндә, мәгънә ягыннан да, фонетик һәм грамматик яктан да үзгәреш кичерәләр. Мәсәлән, рус һәм татар телләрендәге авазлар арасында шактый зур аерма булганлыктан, рус сүзләре, татарчага кабул ителгәндә, иң беренче чиратта аваз ягыннан үзгәреш кичергәннәр. Алынмаларның үзгәрү дәрәҗәсе кайсы чорда һәм нинди юл белән кабул ителүгә бәйле. Борынгырак алынмалар фонетик яктан күбрәк үзгәрсәләр, соңрак кабул ителгән алынмалар нигездә үзгәрмәгән. Сөйләм теле аша кергән алынмалар зуррак узгәрешләргә дучар булганнар. Язма тел аша кергәннәре кимрәк дәрәҗәдә үзгәргәннәр яисә бөтенләй үзгәрмәгәннәр.

Авылларда күп татарлар үз туган телләрендә сөйләшкән вакытта, рус сүзләрен кулланалар, гәрчә татар теле сүзгә бик бай, фикерне рус алынмалары белән кулланмыйчы да белдереп була. Кызганычка каршы, бу безнең республикабыздагы мәктәпләрдә күп очракларда укыту рус телендә алып бару нәтиҗәсендә барлыкка килә. Бик аз кешеләр үз сөйләмендә татар сүзләрен генә кулланып сөйләшәләр. Кирәкме соң безгә алынма сүзләр? Һичшиксез! Әммә ләкин телне сакчыл карарга кирәк, аны чүпләндермәскә . Безнең сөйләмнең дөреслеге, телдә төгәллек,терминнарны оста куллану, уңышлы изобразительные и выразительные средства языка куллану нәтиҗәле аралашуны күтәрәләр, сөйләм телнең көче .гары дәрәҗәгә ия.

Шулай итеп без үзебезнең курс эшендә Р. Г. Әхмәтьяновның “ Татар теленең этимологик сүзлеге ”ндәге рус алынмаларын тикшердек. Бу эшне мәкалә, диплом эшен язганда, мәктәп практикасында, төрки әдәбият дәресләрендә куллынырга мөмкин.

Список литературы

1. Әхмәтьянов Р.Г. Татар теленең кыскача тарихи-этимологик сүзлеге. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2001. – 272 б.

2. Сафиуллина Ф.С. Хәзерге татар әдәби теле. Лексикология. – Казан: Хәтер, 1999. – 288 б.

3. Сафиуллина Ф.С. Татар теленең лексикологиясе. Казан: Хәтер, 1999. – 266 б.

4. Нурмөхәммәтова Р.С. ХХ гасырның беренче яртысында татар әдәби теле лексикасының үсеш тенденцияләре (татарча-русча сүзлекләр буенча): Филол. фән. канд. . дис. – Казан, 2005. – 233 б.

5. Сафиуллина Ф.С. Тел дигән дәрья бар. – Казан, 1979. – 136 б.

+ еще 23 источника

Покупка готовой работы
Тема: «Русские заимствования в «этимологическом словаре татарского языка» р.г. ахметьянова»
Раздел: Литература и лингвистика
Тип: Курсовая работа
Страниц: 34
Цена: 1500 руб.
Нужна похожая работа?
Закажите авторскую работу по вашему заданию.
  • Цены ниже рыночных
  • Удобный личный кабинет
  • Необходимый уровень антиплагиата
  • Прямое общение с исполнителем вашей работы
  • Бесплатные доработки и консультации
  • Минимальные сроки выполнения

Мы уже помогли 24535 студентам

Средний балл наших работ

  • 4.89 из 5
Узнайте стоимость
написания вашей работы
Популярные услуги
Дипломная на заказ

Дипломная работа

от 8000 руб.

срок: от 6 дней

Курсовая на заказ

Курсовая работа

от 1500 руб.

срок: от 3 дней

Отчет по практике на заказ

Отчет по практике

от 1500 руб.

срок: от 2 дней

Контрольная работа на заказ

Контрольная работа

от 100 руб.

срок: от 1 дня

Реферат на заказ

Реферат

от 700 руб.

срок: от 1 дня

682 автора

помогают студентам

23 задания

за последние сутки

10 минут

среднее время отклика