Курсовая работа

«Татар халык дастаннарында антропонимнар»

  • 41 страниц
Содержание

ЭЧТӘЛЕК

Кереш. 3

Төп өлеш

Бүлек I.Ономастика һәм поэтик ономастика турында кыскача белешмә

1.1. Фән буларак ономастика һәм аның бүлекләре. 6

1.2. Поэтик

номастика. 8

Бүлек II. Татар халык дастаннары һәм аларда антропонимнар. 11

Йомгак. 38

Библиография. 40

Введение

Татар исемнәре, татар халкының теле, тарихы һәм культурасының аерылгысыз бер өлеше буларак , тарихи-лингвистик яссылыкта өйрәнү өчен гаять актуаль бер өлкә, ифрат мөһим һәм әһәмиятле проблема булып тора.

Татар кеше исемнәре һәм җирле географик атамаларының килеп чыгышын, этнолингвистик катламнарын, төзелеш-ясалыш һәм үсеш-үзгәреш үзенчәлекләрен җентекләп өйрәнү исә халкыбызның тарихи үткәннәрен һәм хәзергесен тагын да тулырак итеп танып-белергә, телебезнең тарихи эволюциясен тикшерергә, андагы үсеш-үзгәреш закончалыкларын ачыкларга ярдәм итә. Болар исә совет тюркологиясе һәм шул исәптән татар тел белеме алдында торган иң актуаль һәм җитди мәсьәләләрнең берсе булып тора.

Татар исемнәрен (тулаем антропонимиясен) өйрәнүнең тел тарихын, башка ономастик берәмлекләрнең килеп чыгышын, генезисын, Урта Идел һәм Урал җирлегендә яшәүче фин-угыр халыклары һәм, аерата, татар һәм башка төрки халыкларның этногенезын ачыклау, татар һәм фин-угыр, татар һәм рус телләренең антропонимия тармагындагы багланышларын, бер-берсенә тәэсирен, үзара йогынтысын һ.б. аныклау өчен гаять зур фәнни кыйммәте бар.

Гадәттә кешегә атау эндәшү өчен төп антропонимик номинатив категория исем кулланыла. Атау-эндәшүдә, кешенең исемен әйтү белән генә чиклинмичә, аның янында билгеле бер калыпта (модельдә), теге яки бу өстәмә антропонимик номинатив категориянең берсен яки икесен, өчесен берьюлы куллану югарыда әйтелгән һәм башка шартлар белән билгеләнә.

Исем белән кушамат бик борынгы төр атау-эндәшү категориясен тәшкил итәләр. Отечество белән фамилия, чагыштырмача, соң барлыкка килгәннәр.

Соңгы елларда рус, украин, белорус, башкорт, казах, үзбәк, бурят, бессермән, удмурт, мари, латыш, таҗик, калмык һ.б. телләрдәге исем, кушамат, отчество һәм фамилияләрне өйрәнүгә багышланган фәнни хезмәтләр барлыкка килделәр.

Дөньяда дастан дигән гаҗәеп бер могҗиза бар. Заманында дастаннар халык арасында актив сөйләнә иде. Кайчандыр халык теленнән язып алынган дастаннар, китап булып басылып, яңадан халык теленә күчәләр, яисә китаби рәвештә яшәвен дәвам итәләр. Дастаннар халык арасында аз сөйләнү сәбәпле, яңа әкиятчеләр барлыкка килми, ә булганнары исә камилләшә алмый.

Әмма халыкта пассивлаша төшсә дә, дастан бөтенләе белән дә юкка чыга алмый – аның икенче гомере китапта дәвам итә, Ш.Мәрҗани, Кол Гали, традицияләрен дәвам итеп, автор әкиятләре язылып, басылып тора. Егерменче гасыр башында, башка халыклар әдәби проөессындагы кебек үк, фольклор җыю һәм аны эшкәртеп, әдәби әсәрләр язу тенденөиясе көчәйде. (Ф. Бурнаш-“Коркот”, К.Юлдаш-“Чура батыр”, М.Фәйзи-“Җик Мәргән” һ.б.) Әдәби әсәр кебек үк, дастаннарда үзенә генә хас поэтик законнары, тел-сурәтләүчаралары бар. Буүзенчәлекләр, үзчиратында, дастаннардагы кеше, персонаж исемнәре кулланылуында күзәтелә.

Татар дастаннары фольклористлар тарафыннан фәнни тикшерелгәннәр, ә дастаннардагы антропонимнарны тикшерүче юк. Моңа кадәр татар телендә Ф.В. Әхматова төзегән “Татар халык иҗаты. Дастаннар” китабы буенча кеше исемнәрен һәм кушаматларын курс эше дәрәҗәсендә махсус, системалы өйрәнелмәгән. Бу курс эшенең яңалыгы булып тора.

Курс эшенең төп максаты Ф.В. Әхматова төзегән “Татар халык иҗаты. Дастаннар” китабында кеше фамилияләрен, исемнәрен, ата исемнәрен һәм кушаматларны тикшерү. Бу хезмәттә татар халык дастаннарындагы фамилияләргә, исемнәргә, ата исемнәренә һәм кушаматларга хас булган лингвистик үзенчәлекләрне билгеле бер эзлеклелектә, бай фактик материалга нигезләнеп яктырту күздә тотыла.

Төп максатка ярашлы түбәндәге бурычларны хәл итү күз уңында тотылды:

Төрле чыганаклар буенча фән буларак ономастикаһәм аның бүлекләренә күзәтү ясау, поэтик ономастика төшенчәсенә аңлатма бирү;

Татар фольклорчысы Ф.В. Әхматова төзегән “Татар халык иҗаты. Дастаннар” китабындагы кеше фамилияләрен, исемнәрен һәм кушаматларны аерып чыгару;

Фәнни чыганакларга таянып кеше фамилияләрен, исемнәрен һәм кушаматларга аңлатма бирү, аларның татар антропонимикасындагы урынын билгеләү.

Курс эшенең Ф.В. Әхматова төзегән “Татар халык иҗаты. Дастаннар” китабында урын алган татар халык дастаннары. Хезмәтнең өйрәнү предметы – Ф.В. Әхматова төзегән “Татар халык иҗаты. Дастаннар” китабындагы кеше фамилияләре, исемнәре һәм кушаматлары.

Хезмәтнең методологик һәм теоретик нигезе. Курс эшен башкару өчен кеше фамилияләрен, исемнәрен һәм кушаматларын өйрәнүгә кагылышлы фәнни тикшеренүләр, теоретик кулланмалар, мәкаләләр, сүзлекләр, җыентыклар, шулай ук лингвофольклористика өләкәсенә кыгылышлы, татар халык дастаннарының тел үзенчәлекләрен өйрәнүгә багышланган аерым хезмәтләр файдаланылды.

Эшенең теоретик һәм практик әһәмияте тикшеренүнең яңалыгы белән билгеләнә. Хезмәттә урын алган теоретик фикерләр һәм тупланган фактик материал кеше исемнәрен һәм кушаматаларын өйрәнү буенча киләчәктә үткәреләчәк тикшеренүләрдә кулланыла ала.

Хезмәтнең метод һәм чыганаклары. Хезмәтне язу барышында куелган максатларга ярашлы рәвештә фактик материалларны туплауда күзәтү, тикшерү, чагыштыру, анализлау кебек метод һәм алымнар кулланылды.

Хезмәт кереш, ике бүлекне үз эченә алган төп өлештән, йомгак һәм файдаланылган әдәбият исемлегеннән тора. Курс эшенең композицион-структур үзенчәлеге куелган максат һәм бурычларга ярашлы итеп төзелде.

Фрагмент работы

ТӨП ӨЛЕШ

Беренче бүлек

ОНОМАСТИКА ҺӘМ ПОЭТИК-ОНОМАСТИКА ТУРЫНДА ГОМУМИ БЕЛЕШМӘ

1.1. Фән буларак ономастика һәманың бүлекләре.

Антропони́мика(грек. Ánthrōpos - кеше, ónyma - исем), ономастика фәненең антропонимнарны (кеше исемнәре, атасы исеме, фамилия, кушамат, псевдоним), аларның килеп чыгышын, төзелеш-ясалышын, үсеш-үзгәрешен, куллану закончалыкларын һәм географик таралышын өйрәнә торган тармагы. Теоретик антропонимикада ономастиканың башка тармакларында да тасвирлау, тарихи, чагыштырма, стилистик, статистик һ.б. ысуллар кулланыла; гамәли антропонимика тел нормалары (антропонимнарның орфографиясе һәм орфоэпиясе), исемнәрнең тәрҗемәсе һәм транслитерациясе мәсьәләләре, антропонимик сүзлекләр һәм белешмәләр төзү белән шөгыльләнә. Антропонимика мәсьәләләре М.Я.Морошкин, Н.М.Тупиков, С.Б.Веселовский, А.М.Селищев, В.К.Чичагов, В.А.Никонов, Н.А.Баскаков һ.б. хезмәтләрендә чагылыш таба. Татар теле белеме өлкәсендә кеше исемнәрен фәнни яктан өйрәнү 19 йөзнең 2 нче яртысында башлана. Ш.Мәрҗани, К.Насыйри, Г.Әхмәров, В.В.Радлов, Һ.В.Йосыпов һ.б.ның антропонимика проблемаларына кагылышлы хезмәтләре мәгълүм. Татар антропонимикасы, мөстәкыйль фәнни тармак буларак, 1960-70 елларда Г.Ф.Саттаров хезмәтләре белән аерылып чыкты.

Антропонимның үз формуласы бар. Татарларда борынгы антропонимик өлге кешенең шәхси атамасыннан ясалган: Күкбүре, Көнтуган. Соңрак ул кардәшлекне, титулны, социаль һәм дини терминнарны (ата, углан, баласы, бик, би, тархан, тылмач, солтан, шәех, (да)мелла, мулла һ.б.) белдерүче сүзләр белән алышына: Чура (әсир кол), Айкилде морза. Гарәп-фарсы алынмалары телгә күпләп үтеп керү нәтиҗәсендә (10 йөз), төрле титуллы гарәп исемнәре формулалары да кулланыла башлый (әбү, бине, бинт; нәселе, туган һәм яшәгән җире, кушаматы, титулы һ.б. атамаларга бәйле рәвештә): Мәхмүт бине Гали бине Шәех бине Гомәр әл-Болгари әс-Сараи. Татар исемнәренең хәзерге рәвеше 19 йөз ахыры - 20 йөз башында формалаша, ул исемнән, атасы исеменнән, фамилиядән тора. Шуның белән бергә татар телендә борынгыдан килгән ихтирам-хөрмәт белән эндәшү формасы да яшәп килә: Габдулла улы (малае, баласы) Сабир; Хәбиб Мораты; Шакир абый (ага, бабай, әфәнде); Банат ханым (апа, туташ). Функцияләре һәм кулланылышлары ягыннан А.ның номинатив категорияләре ике төркемгә бүленә: 1) төп төркем (кешенең үз исеме); 2) өстәмә төркем (атасы исеме, фамилия, кушамат). Антропонимика мәдәният, дин, тарих, этнография, география, генеалогия белән тыгыз бәйләнгән.

Һәрбер телдә кешегә эндәшү, мөрәҗәгать итү өчен хезмәт итә торган билгеле бер антропонимик категорияләр бар. Антропоним термины (грекча Anthropos - «кеше») кешеләрне атау өчен хезмәт итә торган исем, отчество, фамилия, кушамат һәм псевдоним төшенчәләрен аңлата һәм билгеле бер телдә кешеләрне тулаем атау системасының теге яки бу категориясенә караган конкрет атау берәмлекләрен (мәсәлән: Харис - исем, Куштан - кушамат, Шакирович – отчество, Закиров - фамилия, Тиктормас - псевдоним һ.б. - болар барысыда антропонимнар) белдерү өчен хезмәт итә. Татар телендә кешегә эндәшү, атап мөрәҗәгать итү категорияләренә исем, кушамат, атасы исеме (отчество) һәм фамилия керә, ягъни боларның һәрберсе кешене атауның аерым номинатив категорияләре булып санала. Әлеге номинатив категорияләрнең (антропонимнарның) килеп чыгышы, ягъни генезисларын һәм этимологияләрен, төзелеш - ясалыш һәм кулланылыш үзенчәлекләрен, үсеш - үзгәреш закончалыкларын ономастиканың антропонимика дигән бүлеге өйрәнә дә инде. Топонимика белән антропонимика ономастиканың ике иң мөһим бүлекләрен тәшкил итәләр. Антропонимия белән топонимиянең чал тарих дәвамында, тыгыз бәйләнеше җирлегендә ономастиканың арадаш тармагы антропотопонимия барлыкка килгән һәм аны өйрәнүче фән антропотопонимика дип атала.

Заключение

Татар исемнәре, татар халкының теле, тарихы һәм культурасының аерылгысыз бер өлеше буларак , тарихи-лингвистик яссылыкта өйрәнү өчен гаять актуаль проблема булып тора. Без курс эшендә “Татар халык иҗаты дастаннар” китабында кеше фамилияләрен, исемнәрен, ата исемнәрен һәм кушаматларны тикшердек. Гадәттә кешегә атау эндәшү өчен төп антропонимик номинатив категория исем кулланыла. Атау-эндәшүдә, кешенең исемен әйтү белән генә чиклинмичә, аның янында билгеле бер калыпта (модельдә), теге яки бу өстәмә антропонимик номинатив категориянең берсен яки икесен, өчесен берьюлы куллану югарыда әйтелгән һәм башка шартлар белән билгеләнә.

Исем белән кушамат бик борынгы төр атау-эндәшү категориясен тәшкил итәләр. Отечество белән фамилия, чагыштырмача, соң барлыкка килеүен ачыкладык. Курс эшенең төп максаты татар халык тарихи җырларда кеше фамилияләрен, исемнәрен, ата исемнәрен һәм кушаматларны тикшерү. Татар халык дастаннарда фамилияләргә, исемнәргә, ата исемнәренә һәм кушаматларга хас булган лингвистик үзенчәлекләрне билгеле бер эзлеклелектә, бай фактик материалга нигезләнеп анализладык.

Төп максатка ярашлы түбәндәге бурычларны хәл итү күз уңында тоттык:

Төрле чыганаклар буенча фән буларак ономастика һәм аның бүлекләренә күзәтү ясадык, поэтик ономастика төшенчәсенә аңлатма бирдек;

“ Татар халык дастаннар” китабындагы кеше фамилияләрен, исемнәрен һәм кушаматларны аерып чыгардык;

Фәнни чыганакларга таянып кеше фамилияләрен, исемнәрен һәм кушаматларга аңлатма бирдек, аларның татар антропонимикасындагы урынын билгеләдек

“Татар халык иҗаты дастаннар” китабында 27 без дастан өйрәндек һәм 16 дастанга анализ ясадык. Шул дастанда без 40 исем һәм 5кушамат таптык. Алар арасында 32 ир-ат исеме , 13 хатын-кыз исеме.

Бу анализ ярдәмендә без исем белән кушамат бик борынгы төр атау-эндәшү категориясенә тәшкил итеүен ачыкладык. Отечество белән фамилия, чагыштырмача, соң барлыкка килгәннәр. Татарларда фамилия XIX йөзнең икенче яртысы – XX йөз башларында тәмам формалашкан һәм актив кулланышка алынган.

Список литературы

1. Ак Күбәк // Татар халык иҗаты. Дастаннар / Төзүче Ф.В. Әхматова. Казан: Татар. кит. нәшр., 1984. 81-89 б.

2. Җик Мәргән // Татар халык иҗаты. Дастаннар / Төзүче Ф.В. Әхматова. Казан: Татар. кит. нәшр., 1984. 94-98 б.

3. Идегәй: Татар халык дастаны/ Төзүче Галимҗан Гыйлҗманов. Казан: Татар. кит. нәшр., 1994. 255 б.

4. Йиртөшлек // Татар халык иҗаты. Дастаннар / Төзүче Ф.В. Әхматова. Казан: Татар. кит. нәшр., 1984. 69-81 б.

5. Йосыф китабы // Татар халык иҗаты. Дастаннар / Төзүче Ф.В. Әхматова. Казан: Татар. кит. нәшр., 1984. 163-174 б.

+ еще 17 источников

Покупка готовой работы
Тема: «Татар халык дастаннарында антропонимнар»
Раздел: Литература и лингвистика
Тип: Курсовая работа
Страниц: 41
Цена: 1700 руб.
Нужна похожая работа?
Закажите авторскую работу по вашему заданию.
  • Цены ниже рыночных
  • Удобный личный кабинет
  • Необходимый уровень антиплагиата
  • Прямое общение с исполнителем вашей работы
  • Бесплатные доработки и консультации
  • Минимальные сроки выполнения

Мы уже помогли 24535 студентам

Средний балл наших работ

  • 4.89 из 5
Узнайте стоимость
написания вашей работы
Популярные услуги
Дипломная на заказ

Дипломная работа

от 8000 руб.

срок: от 6 дней

Курсовая на заказ

Курсовая работа

от 1500 руб.

срок: от 3 дней

Отчет по практике на заказ

Отчет по практике

от 1500 руб.

срок: от 2 дней

Контрольная работа на заказ

Контрольная работа

от 100 руб.

срок: от 1 дня

Реферат на заказ

Реферат

от 700 руб.

срок: от 1 дня

682 автора

помогают студентам

23 задания

за последние сутки

10 минут

среднее время отклика