Дипломная работа

«Идел һәм Урал буе төбәге борынгы төрки рун язма истәлекләрен фәнни нигездә өйрәнү һәм системага салу»

  • 60 страниц
Содержание

Идел һәм Урал буе төбәге борынгы төрки рун язма истәлекләрен фәнни нигездә өйрәнү һәм системага салу 4

2014 4

Кереш 7

Төп өлеш 9

Беренче бүлек 9

Борынгы төрки рун язма истәлекләренә күзәтү 9

§ 1 . Борынгы төрки рун язма истәлекләрен өйрәнүнең кыскача тарихы. 9

§ 2. Борынгы төрки рун язмаларының барлыкка килү мәсьәләсе. 10

§ 3. Борынгы төрки рун язма истәлекләренең тел-стиль үзенчәлекләре. 11

Сузык авазлар һәм аларны белдерүче хәреф-тамгалар 13

Консонантзм системасы 17

Икенче бүлек 19

Идел-Чулман буе рун язма истәлекләре 19

§ 1. Надь-Сент-Миклош хәзинәсе. 19

§ 3. Измир авылы жирендә табылган орчык башлары. 20

§ 4. Урманасты Шинтәлә авылында табылган ядкарьләр. 21

§ 6. Лаеш өязендә табылган кылычлар. 22

§ 7. Мурзиха язмасы. 23

§ 8. Юрино язмасы. 23

§ 9. Глазов язмасы. 24

§ 10. Бронзадан эшләнгән статуэтка. 24

§ 11. Курал язмасы. 25

Текст: 26

Транскрипция: 26

Мәгънә: 26

Текст: 26

Транскрипция: 26

Мәгънә: 26

“Исполъзуй! Пользуйся!” 26

Текст: 27

Транскрипция: 27

Мәгънә: 27

Кувшин (сосуд для воды). 28

Транскрипция: 28

Kag .: b(а)g: k(а)пси: g(i)папсu: k(а)lапс. 28

Мәгънә: 28

Сокровища бека – жемчуга и молодушки. 28

“Крдн”– аналологиясе: “Кардян” – белгеч, белә (умелый, опытный); 29

“Кяр” – “эш” һәм “дан” сүз ясагыч аффикс; 29

“Сакд “– “Сагитт” (антропоним) [7: 5]. 29

Өченче бүлек 32

Урта мәктәптә татар теле дәресләрендә БТРЯ истәлекләрен файдалану 32

§ 1. Урта мәктәптә татар теле лексикасын өйрәнү методикасы. 32

§ 2. Урта мәктәптә татар теле дәресләрендә БТРЯ истәлекләрен файдалану өчен күнегүләр. 36

Беренче күнегү. 36

Икенче күнегү. 36

Дүртенче күнегү. 37

Бишенче күнегү. 37

Алтынчы күнегү. 37

Җиденче күнегү. 37

Сигезенче күнегү. 37

Тугызынчы күнегү. 37

Унынчы күнегү. 38

Унберенче күнегү. 38

Уникенче күнегү. 38

Ундүртенче күнегү. 38

Унбишенче күнегү. 38

Уналтынчы күнегү. 38

Унҗиденче күнегү. 38

Унсигезенче күнегү. 39

Унтугызынчы күнегү. 39

Егерменче күнегү. 39

Егерме беренче күнегү. 39

Егерме икенче күнегү. 40

Егерме өченче күнегү. 40

Егерме дүртенче күнегү. 40

Йомгак 41

Библиография 43

Кыскартылмалар исемлеге 48

Кушымталар 49

Кушымта 1. 49

Төрки рун хәрефләренең җыйналма таблицасы. 49

Кушымта 2. 50

Борынгы төрки телдә сузыклар. 50

Кушымта 3. 51

Борынгы төрки телдәге тартык авазларны билгеләре буенча төркемләү. 51

Кушымта 4. 52

Кушымта 5. 56

Биләрдә табылган рун язулы тотка. 56

Кушымта 6. 57

Кушымта 7. 60

Юринода табылган рун язма. 60

Кушымта 8. 61

Охлебкино бизәкләре. 61

Кушымта 9. 62

Введение

Татар тел гыйлемендә мөһим урынны борынгы язма истәлекләр тәшкил итә. Алар арасында борынгы төрки рун язмалары (БТРЯ) аерым урын алып тора. Рун истәлекләренең язылган вакыты VI-X гасырларына карый дип фаразлана [30: 4].

Тел гыйлемендә борынгы төрки рун язма истәлекләрен өйрәнүчеләр күп (Ф.И. Стралинберг, Д. Миссершмидт, Г.И. Спасский, Н.М. Ядринцев, В. Томсен, В.В. Радлов, С.Е. Малов, А. Щербак, Г. Рамстедт, В.Л. Котлович, А.М. Самойлович, В. Вамбери, В. Банг, В.М. Насилов, С.Я. Байчоров, Л. Кызласов, И. Кызласов, И.А. Батманов, И.В. Стеблева, А.М. Бернштам, С.Г. Кляшторный, Л.Н. Гумилев, Д.Д. Васильев, Дж. Клосон, А. Фон Габен, Г. Айдаров, В. Кондратьев, А. Курышҗанов, М. Томанов, А. Әхмәтов һ.б.).

Татар һәм башкорт галимнәре арасыннан Х.Г. Курбатов, Һ.В. Юсупов, А.Х. Халиков, Г.М. Дәүләтшин, Н. Мәҗитов, К. Әхмәров, И.Б. Зианбердин һ.б. рун язмаларын тикшерүгә багышланган хезмәтләре бар.

Тик аларда Идел һәм Урал буе төбәгендәге рун язма истәлекләренә мөнәсәбәтле хезмәтләр Э.Р. Тенишевның “Памятники рунического и древнеуйгурского письма”, Х.Р. Курбатовның “Идел-Чулман буйларында табылган рун язулары”, А. Кочкинаның “Идел буе болгарларында рун язуы” һ.б. чыганакларны күрсәтергә мөмкин. Ә мондый эзләнүләр бу төбәктә яшәгән татар, башкорт халыкларының тарихы, теле өчен бик әһәмиятле мәсьәләләргә ачыклык кертергә ярдәм итәр иде. Диплом эшенең актуальлеге шуның белән аңлатыла.

Хезмәтне башкару өчен төп чыганаклар буларак С.Е. Малов, В.М. Насилов, И.А. Батманов, С.Я. Байчоров, С.Г. Кляшторный, Л.Н. Гумилев, И.В. Стеблева, Х. Курбатов, И.Б. Зианбердин, Э.Р. Тенишев, А.А. Трофимов, М.А. Хабичев һ.б. галимнәрнең темага ярашлы теоретик һәм практик хезмәтләре файдаланды.

Диплом эшенең төп максаты – Идел һәм Урал буе төбәге борынгы төрки рун язма истәлекләрен фәнни нигездә өйрәнү һәм системага салу.

Максатка ярашлы түбәндәге бурычар куелды:

1) рун язмаларына кагылышлы кирәкле чыганакларны барлау һәм өйрәнү;

2) шул чыганаклар нигезендә борынгы төрки рун язмаларына бәя бирү;

3) Идел-Чулман буенда таралган рун язма истәлекләрен барлау, өйрәнү һәм системага салу;

4) Идел-Чулман буе рун язма истәлекләренең рун язма ядкярләренә мөнәсәбәтен билгеләү;

5) барлык туплаган материалларны практик эшчәнлектә куллану мөмкинлекләрен ачыклау.

Хезмәтнең теоретик әһәмияте Идел-Урал төбәгендә борынгы рун язма истәлекләрен системага салу белән билгеләнә.

Хезмәтнең практик әһәмияте тупланган, системага салынган матреиалның һәм ирешелгән нәтиҗәләрнең югары, урта махсус, гомуми урта белем бирү йортларында татар телен, аның тарихын өйрәнү процессында кулланыла алу мөмкинлегендә.

Диплом эшебезнең төп нәтиҗәләре З. Биишева исемендәге Стәрлетамак дәүләт педагогия академиясе талипләренең ел саен үткәрелә торган “Молодежь. Прогресс. Наука.” (2008, 2011 елларда), Төмән дәүләт университетында үткәрелгән “Сөләймән укулары” (18-19 май, 2010 ел), Стәрлетамак шәһәренең 5 гимназиясендә “Ибраһим укулары” (2011 ел), Стәрлетамак шәһәреннең 32 мәктәбендә “Иванов укулары” (2011 ел) фәнни-гамәли конференцияләрендә апробацияләнде.

Безнең хезмәт теманы яктыртуда соңгы дәрәҗәдә фәннилеккә дәгъва итми. Диплом эшендә билгеле чыганаклар нигезендә Идел-Урал төбәгендә рун язма истәлекләре системага салына һәм алар бу төбәк татар, башкорт телләрендә мөнәсәбәттә күзаллана.

Фрагмент работы

Төп өлеш

Беренче бүлек

Борынгы төрки рун язма истәлекләренә күзәтү

§ 1 . Борынгы төрки рун язма истәлекләрен өйрәнүнең кыскача тарихы.

Борынгы төрки рун язма истәлекләренең лексикасын һәм фонетик-грамматик төзелешен өйрәнүдә беренче чиратта В.В. Радлов, В. Томсен, Г. Вамбери, П.П. Мелиоранский, В. Ганг кебек галимнәрне атап үтергә кирәк.

XIX гасырда билгеле булган Орхон-Енисей язмаларының знакларын аңлатуда, шуның белән бәйле төрки рун язма истәлекләрен тикшерүдә иң беренче үрнәкләрдән В. Томсенның үзенең “Inskription de I’Orkhon dechiffrees” (Memories de la Sosiete Finno-Ougrienne. Helsingfors-helsinki. 5, 1896) атарга мөмкин. Аның ике хезмәтендә – “Turcica” һәм “Altturkische Inschriften aus der Mongdei” язмаларының фонетика һәм грамматикасы буенча аерым сораулар карала.

Төрки рун язмаларының фонетикасы һәм грамматикасы беренче тапкыр В.В. Радлов “Diе аitturkischen Inschriften der Hongoley” хезмәтендә систематик тикшерелә.

Төрки рун язмаларын өйрәнүгә С.Е. Малов зур өлеш кертә: “Памятники древнетюркской письменности”, “Енисейская письменнность тюрков”, “Памятники древнетюркской письменности Монголии и Киргизии” дигән хезмәтләрендә бу ачык күренә.

В.М. Насилов та төрки рун ядкарьләренең фонетикасы һәм грамматикасын өйрәнүдән читтә калмый. Үзенең “Язык орхоно-енисейских памятников” дигән брошюрасы язма истәлекләрне өйрәнүдә әһәмиятле урын били.

Яңа язма истәлекләрне ачу һәм өйрәнүгә билгеле өлешен И.А. Батманов, аның укучылары, хезмәттәшләре кертә. Аеруча Енисей буе төрки рун истәлекләрен тикшерүдә ал арның өлеше зур.

И.В. Стеблева “Поэзия тюрков VI-VIII веков” һәм “Поэтика древнетюркской литературы и ее трансформация в раннеклассический период” дигән китапларында төрки рун истәлекләрен әдәби ядкарьләр буларак тикшерә.

А.Н. Бернштамның “Социально-экономический строй орхоно-енисейских тюрок VI-VIII веков. Восточно-тюркский каганат и киргизы” атамалы хезмәте аерым игътибарны җәлеп итеп тора.

С.Г. Кляшторныйның “Древнетюркские рунические памятники как источник по истории Средней Азии” дигән эше борынгы төркиләрнең историографиясендә зур казаныш булып санала.

Борынгы төрки чорны киң тарихи киңлектә күз алдына китерүче хезмәт булпрак Л.Н. Гумилевның “Древние тюрки” эшен күрсәтеп була.

Чит илләрдә дә борынгы төрки рун язма истәлекләрен өйрәнүче галимнәр бар. Мәсәлән, Францияда Рэнэ Жиро: ул Тоньюкук язмасын нәшер итә һәм аңлатып бирә [5: 5].

БТРЯ тикшерү эше бүгенге тюркологиянең актуаль мәсьәләләре булып кала бирә. Бу юнәлештә тикшеренүләр дәвам итә, киләчәктә яңадан-яңа ачышлар булачагы шиксез.

§ 2. Борынгы төрки рун язмаларының барлыкка килү мәсьәләсе.

Борынгы төрки рун язулары төрки язма әдәби телнең иң борынгы үрнәкләре. Тюркологлар фикеренчә, борынгы төрки рун язма истәлекләренең югары дәрәҗәдә шома һәм камил язу төре булуы аларның озак гасырларга сузылган үсеш тарихы үтүен күрсәтеп тора; бу борынгырак чорга караган язмаларның да булуын дәлилли. Кызганычка каршы, алар я юкка чыккан, я билгеле түгелләр (әлегә табылмаганнар).

Бу язмаларны В. Томсен укыганнан соң рун язмаларының килеп чыгышы турында күп төрле теорияләр барлыкка килә. В. Томсен үзе рун алфавитын арамей язуы белән генетик яктан бәйли һәм пехлеви (урта фарсы), согд язуының варианты дип карый. Бу фикер О. Доннер, Р. Готье тарафыннан хуплана.

В. Лившиц фикеренчә, төрки руника согд алфавитын махсус шомарту нигезендә барлыкка килгән.

Н.А. Аристов төрки руналары төрки тамгалары нигезендә барлыкка килгән дип саный. Бу фикергә Г. Айдаров, А.С. Аманжолов та кушыла. Бу галимнәр рун язмаларын башка язу системасына бәйле булу мөмкинлеген инкарь итмәсә дә, төрки тамгаларының йогынтысы булуын да күрсәтә. Ләкин мондый фикерләргә башка милләт һәм чит ил галимнәре “милли чикләнү” дип баһа бирә.

Е. Поливанов төрки руналарны идиограммаларга бәйли. Ул төрки алфавитының төркиләр тарафыннан эшләнелгәнен инкарь итмичә, аңа арамей, согд, пәхләви һәм кытай язу системаларының йогынты ясавын күрсәтә.

А. Аманжолов рун алфавиты безнең эрага кадәр беренче меңьеллыкта формалашкан һәм борынгы грек, төньяк семит, финикия, көньяк семит алфавитларына якын тора ди.

Шулай да, төрки рунистикасында бу алфавитның арамей нигезле булуы турында фикер өстенлек итә.

Согд теориясе тарафдарлары В. Лившиц һәм С. Кляшторный үз гипотезаларын Монголиядә Орхон елгалары буенда табылган каберлек өстенә куелган Бугут каган эпитафиясе системасы нигезендә дәлилләргә тырыша. Бу язма 570 елда язылган дип билгеләнә. Бу галимнәр фикеренчә, әгәр төркиләр бу чорда үз язуларына ия булсалар, Бугут ташы да төрки телдә язылган булыр иде.

Шулай итеп, төрки-рун алфавиты арамей нигезле алфавитка карый; төркиләр тарафыннан фарсы телле Урта Азия халыкларыннан кабул ителгән, пәхләви, хәрәзми, согд алфавитлары йогынтысында формалашкан язу дип карала.

Шулай да борынгы төрки рун язмаларының килеп чыгышы турында бер төрле генә фикер юк. Бер үк вакытта төрки рун язуының кайда һәм кайчан барлыкка килү мәсьәләсе дә зур бәхәсләр уята.

Заключение

Билгеле булганча, теге яки бу халыкның килеп чыгышы, сәяси тарихы, этник составы һәм теле проблемалары язма истәлекләр белән тыгыз бәйләнештә өйрәнелә. Идел һәм Урал төбәгендә яшәгән болгарларның төп өлеше читтән килгән төрле этник төркемнәрдән оешуын искә алсак, әлеге проблемаларның тагы катлаулырак икәнлеге ачыклана.

Мәгълүм булганча, болгарларда гарәп язуының таралуы аларның Урта Азия белән тыгыз сәүдә мөнәсәбәтләрендә булулары һәм ислам динен кабул итүләре белән тыгыз бәйләнгән. Ә аңа кадәр Идел һәм Урал төбәгендә нинди язу кулланылышта йөргән? Галимнәрдә бу сорау һәрвакыт кызыксыну уята. Х.Г. Курбатов 1950 елларда ук, болгар шәһәрендә табылган ядкарьләрдәге билге һәм язуларны, Саркелда, Маяцк шәһәрлегендә, Сент-Миклош хәзинәсендә табылган аз санлы төрки орхон-енисей язмалары белән чагыштырып, Идел-Урал болгарлары да рун язуы белән таныш булганнар һәм аны кулланганнар дигән фикергә килә. Соңыннан бу фикер Һ.В. Юсупов, А.Х. Халиков, Г.М. Дәүләтшин хезмәтләрендә яклау таба һәм өстәмә дәлилләр белән куәтләнә. Мари Элдагы Юрино авылында рун язулы таш табылу күренекле тюрколог Ә.Р. Тенишев өчен Урта Идел буенда рун язуының таралыш ареалына кертергә нигез булып тора.

Соңгы елларда борынгы төрки рун хәрефләренә охшаш билгеләр төшерелгән әйберләр Болгарда, Биләрдә, Хулашта, шулай ук элекке болгар авыллары урынында һәм Танкеевка каберлегендә табыла.

Рун билгеләрен башка максатларда файдалану – мәгълүм күренеш. Күпсанлы күзәтүләрдән күренгәнчә, кайбер халыклар, шул исәптән төркиләр дә, язу билгеләрен һәртөрле тамга нигезе итеп файдаланалар. Мондый күренеш болгарларда, өлешчә чүлмәк келәймәләрендә чагылыш тапкан дип әйтергә мөмкин. Көнкүреш әйберләреннән тыга рун язуы билгеләре төшерелгән ритуал әйберләр дә очрый. Барлык археологик материаллар Идел һәм Урал буенда яшәгән халыкларның рун алфавиты белән таныш кына түгел, ә бәлки аны киң кулланганнар да дигән фикергә ышанычлы дәлил булып тора.

Диплом эшенең максаты булып Идел буе һәм Урал төбәгендәге борынгы төрки рун язма истәлекләрен фәнни нигездә өйрәнү һәм системага салу тора. Эш барышында темага туры килгән махсус әдәбият барланды һәм өйрәнелде.

Диплом эше керештән, өч бүлектән, йомгактан, әдәбият һәм кыскартылматар исемлегеннән, кушымталардан тора. Беренче бүлектә борынгы төрки рун язма истәлекләре килеп чыгышы, гомуми тел-стиль үзенчәлекләре барлана. Икенче бүлектә Идел-Чулман буенда табылган язма истәлекләр аерым карап кителә. Өченче бүлектә урта мәктәптә татар теле дәресләрендә борынгы төрки рун язма истәлекләрен файдалану алымнары китерелә.

Бүгенге көндә борынгы төрки рун язма истәлекләре белән кызыксыну берникадәр сүрелде, чөнки фәнгә яңалык бирердәй иң зур ачышлар ясалган инде.

Шулай да, төрки рун язма истәлекләрен тикшерү эше дәвам итә, чөнки кечкенә, хәтта аерым предметларга төшерелгән фрагментлар, язулар һәм аерым сүзләр дә борынгы төрки халыкларның мәдәниятенең югары дәрәҗәдә булуына ап-ачык дәлил булып килә. БТРЯ истәлекләре кебек язма мәдәнияте булган халыклар җир шарында аз очрый.

Список литературы

1. Абдуллин И.А. Памятная запись Киркора на кыпчакском языке // Исследования по диалектологик и истории татарского языка. – Казань, 1986. – С. 67-72.

2. Ахатов Г.Х. Некоторые следы орхоно-енисейских памятников в диалекте западно-сибирских татар // Совещание по общим вопросам диалектологии и истории языка. – М., 1977. – С. 35-36.

3. Әхмәтҗанов М. Ташларның яңа серләре // Татарстан яшьләре. – 1986. – 20 дек.

4. Әхмәтҗанов М. Үткәнне таш сөйли // Татарстан хәбәрләре. – 1992. – 23 апр.

5. Беговатов К.А. Руническая надпись на пряслице с булгарского селища // Истоки татарского литеретурного языка. – Казань, 1988. – С. 17-19.

6. Булатов А.Б. К вопросу о булгарском языке по данным эпиграфических памятников и другим материалам (Махмуд Кашгарый и др.) // Труды 25-го международного конгресса востоковедов. – М., 1960. – т. III. Заседания секций X, XI, XIII. – М.: Изд-во вост. лит., 1963. – С. 311-314.

7. Васильев Д.В. Графический фонд памятников тюркской рунической письменности азиатского ареала. – М.: Наука, 1993. – 158 с.

8. Зианбердин И.Б. Древние награды башкир села Урген // Зианчуринские зори. – 2001. – № 22. – С. 55.

9. Зианбердин И.Б. Идентификация письменности “Калмашской плиты”. Исследования грамматических и морфологических особенностей языка и датировка. – Исянгулово, 2006. – 107 с.

10. Исмагилов Н.Ф. Надпись на бронзовой статуэтке // Язык утилитарных и поэтических жанров памятников татарской письменности. –Казань, 1990. – С. 20.

11. Историко-лингвистический анализ старописьменных памятников / Отв. ред. Ф.С. Хакимзянов. – Казань, 1983. – 163 с.

12. Йәнбирзин И.Б. Кара Абыз археологик культурасы // Агизел. – 2002. – № 12. – 173-176 б.

13. Йәнбирзин И.Б. Юлдарымда еллар сагыла // Йәшлек. – 2005. – № 29. – С. 67.

14. Йәнбирзин И.Б. Моракка нигез касан һалынган? // Хезмәткә дан. –1999. – № 50. – С. 44.

15. Курбатов X. Идел буе болгарларында гарәп язуына кадәр булган алфавит . – Совет әдәбияты. – 1957. – № 10. – 112-127 б.

16. Казаков Е.П. Йөзек кашына ни язылган? // Казан утлары. – 1983. – № 6. – 159-161 б.

17. Казаков Е.П. Знаки и письмо ранней Волжской Булгарии по археологическим данным // Советская археология. – 1985. – № 4. – С. 178-185.

18. Кочкина А.Ф. Идел буе болгарларында рун язуы // Казан утлары. 1986. – №11. – 176-178 б.

19. Кочкина А.Ф. Рунические знаки на керамике Биляра // Советская тюркология. – 1985. – № 4. – С. 75-80.

20. Курбатов X. Археолог А. Кочкинаның “Идел буе болгарларында рун язуы” исемле мәкаләсенә карата // Казан утлары. – 1986. – № 11. – 179 б.

21. Курбатов X. Идел-Чулман буйларында табылган рун язулары // Мәдәни җомга. – 1997. – 27 июнь.

22. Малов С.Е. Булгарские и татарские эпиграфические памятники // Эпиграфика Востока. – Т. 1. – М. – Л.: Изд-во АН СССР, 1947. – С. 38-45.

23. Мухаметдинов Р.Ф. Булгарские эпитафии // Язык утилитарных и поэтических жанров памятников татарской письменности. – Казань, 1990. – С. 117-127.

24. Мухаметшин Д.Г., Хакимзянов Ф.С. Эпиграфические памятники города Булгара. – Казань: ТКИ, 1987. – 128 с.

25. Мухаметшин Д.Г., Хакимзянов Ф.С. Эпиграфические памятники Болгара // Город Болгар: Очерки истории и культуры / Отв. ред. Федоров-Давыдов Г.А. – М.: Наука, 1987. – С. 143-157.

26. Мухаметшин Д.Г., Хакимзянов Ф.С. Надписи на металлических изделиях // Город Болгар: Ремесло металлургов, Кузнецов, литейщиков. –Казань, 1996. – С. 193-305.

27. Насипов И.С., Ваһапов Н.Х. Татар теле: 9 нчы сыйныф. Башкортстан татар урта гомуми белем мәктәбе өчен дәреслек. – 2 нче басма, төзәтелгән. – Уфа: Китап, 2009. – 200 б.

28. Рахимов А. Булгаро-татарские эпиграфические памятники в Вятском крае // Материалы по охране, ремонту и реставрация памятников в ТАССР, IV. – Казань,1930. – С. 49-57.

29. Старостин П.Н. Новые находки у Подлесной Шентаны // Формы взаимодействия татарского и русского языков на современном этапе. – Казань, 1992. – С. 95-101.

30. Старостин П.Н. Надпись на глиняном сосуде // Язык утилитарных и поэтических жанров памятников татарской письменности. – Казань, 1990. – С. 19.

31. Старостин П.Н. Сабля с рунической надписью из села Именьково Казанской губернии // Истоки татарского литературного языка. – Казань, 1988. – С. 14-16.

32. Стеблева И.В. Поэтика древнетюркской литературы и ее трансформация в ранне-классической период. – М.: Наука, 1976. – 212 с.

33. Татар әдәбияты тарихы: Алты томда. – Казан, Татар. кит. нәшр., 1984. – Т. I. – 55 б.

34. Татар урта мәктәпләре өчен татар теленнән программа. 5-11 сыйныфлар. – Казан: Мәгариф, 1996. – 51 б.

35. Тенишев Э.Р. Избранные труды: В 2 кн. – Кн. 1. – Уфа: Гилем, 2006. – 304 с.

36. Трофимов А.А. Древнечувашская руническая письменность (памятники, алфавит, дешифровка). – Чебоксары, 1993. – С. 52.

37. Хабичев М.А. Некоторые итоги дешифровки западнотюркских рунических надписей // Анализы текстов по истории татарского литературного языка. – Казань, 1987. – С. 21-44.

38. Хакимзянов Ф.С. С.Е. Малов и исследование булгарских эпиграфических памятников // Лексика и морфология тюркских языков. – Новосибирск, 1982. – С. 101-108.

39. Хаков В.Х. К вопросу сравнительного освещения некоторых языковых особенностей древнетюркских письменных памятников и современного татарского литературного языка // Вопросы методологии лингвистических исследований. – Уфа, 1966. – С. 216-223.

40. Хаков В.Х. Тел – тарих көзгесе (Татар әдәби теленең үсеш тарихыннан). – Казан: Татар.кит.нәшр., 2003. – 295 б.

31. Хәкимҗанов Ф.С. Изге ташлар сере // Казан утлары. – 1990. – № 4. –192 б.

42. Хәкимҗанов Ф.С., Хәлиуллин И. Ташъязмалар ниләр сөйли // Социаль Татарстан. – 1989. – № 140.

43. Хаков В.Х. Камень с рунической надписью из деревни Сарабиккулово Лениногорского района Татарии // Истоки татарского литературного языка. – Казань, 1988. – С. 12-13.

44. Шамил Ю. Болгар теле кая киткән? // Идел. – 1994. – № 4. – 46–48 б.

45. Юсупов Г.В., Хисамутдинов Г.М. Булгарские эпиграфические памятники, найденные летом 1949 г. // Эпиграфика Востока. IV. – М. –Л., 1951. – С. 68-75.

46. Юсупов Г.В. Татарские эпиграфические памятники XV века. К вопросу о происхождении казанских татар // Эпиграфика Востока. V. – М. –Л.: Изд-во АН СССР, 1951. – С. 78-94.

47. Юсупов Г.В. О некоторых булгарских памятниках // Эпиграфика Востока. – VII. – М. –Л.: Изд-во АН СССР, 1953. – С. 26-29.

48. Юсупов Г.В. К вопросу об истории и классификации булгаро-татарской эпиграфики // Эпиграфика Востока. – XI. – М.-Л.: Изд-во АН СССР, 1956. – С. 44-53.

49. Юсупов Г.В. Введение в булгаро-татарскую эпиграфику. – М.-Л.: Изд-во АН СССР, 1960. – 322 с.

Покупка готовой работы
Тема: «Идел һәм Урал буе төбәге борынгы төрки рун язма истәлекләрен фәнни нигездә өйрәнү һәм системага салу»
Раздел: Разное
Тип: Дипломная работа
Страниц: 60
Цена: 1900 руб.
Нужна похожая работа?
Закажите авторскую работу по вашему заданию.
  • Цены ниже рыночных
  • Удобный личный кабинет
  • Необходимый уровень антиплагиата
  • Прямое общение с исполнителем вашей работы
  • Бесплатные доработки и консультации
  • Минимальные сроки выполнения

Мы уже помогли 24535 студентам

Средний балл наших работ

  • 4.89 из 5
Узнайте стоимость
написания вашей работы
Популярные услуги
Дипломная на заказ

Дипломная работа

от 8000 руб.

срок: от 6 дней

Курсовая на заказ

Курсовая работа

от 1500 руб.

срок: от 3 дней

Отчет по практике на заказ

Отчет по практике

от 1500 руб.

срок: от 2 дней

Контрольная работа на заказ

Контрольная работа

от 100 руб.

срок: от 1 дня

Реферат на заказ

Реферат

от 700 руб.

срок: от 1 дня

682 автора

помогают студентам

23 задания

за последние сутки

10 минут

среднее время отклика