Дипломная работа

«Г.Тукайның мәхәббәт тарихыннан»

  • 59 страниц
Содержание

КЕРЕШ….…

ТӨП ӨЛЕШ

I бүлек. Г.Тукайның мәхәббәт тарихыннан….….….

II бүлек. «Кайдан алсын шигъре шагыйрь, булмаса илһамчысы…»

МЕТОДИК БҮЛЕК….

ЙОМГАК ….….….

КУЛЛАНЫЛГАН ӘДӘБИЯТ ИСЕМЛЕГЕ….….…

Введение

XIX йөз ахырында - XX йөз башында татар халкының сүз сәнгате дә үзенең алтын дәверенә аяк басты. Тарихи барышка тәнкыйди караш ташлаган, татар тормышының караңгы, җәрәхәтле якларын күрсәткән, гомумкешелек идеалларын алга сөргән, халыкка хезмәт итәргә чакырган Габдулла Тукай, Гаяз Исхакый, Фатих Әмирхан, Галимҗан Ибраһимов, Сәгыйть Рәмиев, Дәрдмәнд, Нәҗип Думави, Сәгыйть Сүнчәләй, Шәехзадә Бабич, Галиәсгар Камал, Шәриф Камал, Фатих Кәрими, Гафур Коләхмәтов һәм башка бик күп каләм ияләренең талантлы әсәрләре мәйданга чыкты.

Алар арасында татар халкының бөек шагыйре Г.Тукай үзенең поэтик мирасы белән генә түгел, ә үзенчәлекле һәм трагик язмышлы шәхес буларак та күпләрне тетрәндерерлек. Шагыйрьнең бик кыска вакыт эчендә генә «күренеп» өлгергән таланты татар әдәбиятына нигез ташы булып ятты. Ил язмышын, милләт киләчәген кайгыртып язган шигырьләре белән беррәттән Г.Тукайның мәхәббәт лирикасы да игътибарга лаек. Тик мәсьәләнең бер ягын искәртергә кирәк, шагыйрьнең шәхесенә генә түгел, аның иҗатына да турыдан-туры бәйле булган бу мәсьәләләр заманында төрле карашлар тудырды, төрле төстәге бәяләүләр алды. Әйтик, кайбер тәнкыйтьчеләр Тукайда мәхәббәт шигырьләренең аз булуын, гомумән, Ф.Әмирхан сүзләре белән әйтсәк, «лирикага фәкыйрьлеген» («лирика» дигәндә ул мәхәббәт лирикасын күздә тота) шагыйрь тормышында моның реаль чыганаклары булмау, аның реаль мәхәббәттән «дәрвишләрчә» качуы белән аңлаттылар. Чыннан да, Тукай матур бер кызны яратуы, әмма үзенең гыйшкын сөйгәненә белдермәве турында, «яшьрен сөю», «яшьрен-мәхәббәтенең ләззәте һәм газаплары», сөйгәне белән очрашу мөмкин түгеллеге турында еш яза. Әмма Тукайның мәхәббәт лирикасын, идея-тематик эчтәлеген аның шәхси тормышындагы фактлар белән, иҗтимагый мотивлар белән генә чикләү дөрес булмастыр. Шагыйрьнең язмыш, үзенчәлекле мәхәббәте белән бәйле кичерешләр, сөю-гыйшык турындагы фикерләре, шигырь тукымасына алынып, гомумкешелек эчтәлеккә ия булган образ-идея дәрәҗәсенә үстереп биреләләр. Дөрес, «саф» мәхәббәт шигырьләре, мәхәббәт лирикасы үрнәкләре, жанр үзенчәлегеннән чыгып караганда, сан ягыннан әллә ни күп түгел. Мәхәббәт шигырьләре, нигездә, 1906-1908 елларда языла. 1909-1910 елларда алар азая, ә 1911 елдан соң бөтенләй күренми башлый. Әмма булганнары «иң таләпчән зәвекъне дә канәгатьләндерерлек» [36; 156].

Интим-мәхәббәт лирикасының матур үрнәкләре булган «Сөеклемнең кабер ташында», «Исемдә», «Мәхәббәт», «Булмаса», «Утырышу», «Алдандым», «Хур кызына», «Бер рәсемгә» кебек шигырьләрдә сөю шатлыгын, ләззәтен татыган лирик геройның кичерешләре үзәккә алына, «яшьрен сөю»дән, сөйгәнең белән мәңгегә аерылудан туган газаплы кичерешләре, йөрәк белән генә сизелә торган тирән сагыш һәм зар сулышлары гәүдәләндерелә.

Ниһаять, туксанынчы еллар башында илдә барган үзгәрешләр Тукай иҗатына да яңача мөнәсәбәтне таләп итте. Билгеле, кайбер очракта совет чоры өчен көтелмәгән якка борылулар да булды: Тукайны 70 ел буе атеист дип килгәннән соң, шагыйрь иҗатында дини мотивлар өйрәнелә башлады. Хәзерге әдәбият гыйлеме Тукай иҗатын теге яки бу чор өчен нәрсә алып килгән дип кенә түгел, ә «аңларга, төшенергә» тырышып тикшерүләр башлады. Шул яссылыктан чыгып шагыйрьнең күңел дөньясына, хис-кичерешләренең интим ягына да игътибар ителә башлады. Безнеңчә, аерым шигырьләргә генә тукталу шагыйрьне аңлауда кыенлыклар тудыра. Мәсәлән, әдәбият галимнәре нигездә «Мәхәббәт» шигырен анализлыйлар, аның да бәхәсле урыннарын «калдырып» китәләр. «Кайда Фәрхад белән Ширин, мин аларның «таңчысы» - дип әйтүе, ягъни халык бәхете өчен көрәшеп, самодержавиегә каршы чыгышларда суллыклары - радикаллыклары белән аерылып торган танчы-эсерлар кебек, гашыйклар мәнфәгатен кайнар яклыйм дип раславы һич тә очраклы хәл түгел иде. Менә шул күзлектән караганда бу мәсьәләне махсус өйрәнгән, «Мәхәббәт» шигырен дә шушы яссылыкта анализлаган М.Мәһдиев, И.Нуруллин, Р.Нәфыйков, Н.Хисамов, Р.Ганиева хезмәтләре тарихи-фәнни яктан үзләрен аклый.

Габдулла Тукай – XX йөз башы татар әдәбиятында тәнкыйди реализм ысулы белән иҗат иткән шагыйрь. Я.Агишев, Р.Башкуров, М.Гайнуллин, И.Нуруллин, Г.Халит, Й.Нигьмәтуллина кебек әдәбиятчылар хезмәтләрендә бу мәсьәлә төпле яктыртылды. Шагыйрьнең иҗат методын өйрәнүдә күренекле тукайчылар Ибраһим Нуруллин белән Гали Халит аеруча уңышлы гына адымнар ясадылар.

Шулай ук Г.Тукайның Л.Толстой, М.Лермонтовка ияреп язылган шигырьләренә әллә ни игътибар юк. Шуны да аерым билгеләп китәргә кирәк, Г.Тукай шигырьләреннән шул күренә, ул үзенең остазлары санаган шәхесләргә ияреп, назирә рухында язса да, сурәтләнгән күренеш яки вакыйгага үз карашын, үз тасвир-сурәт чараларын салган. Шуңа да Г.Тукайның мәхәббәт лирикасын тулысы белән хронологик аспектта тикшерү хәзерге көндә дә актуаль булып кала.

Чыгарылыш эшенең максаты булып Г.Тукайның мәхәббәт лирикасын өйрәнү тора.

Максатка ярашлы рәвештә түбәндәге бурычларны хәл итү күз уңында тотыла:

- Тукайның мәхәббәт лирикасының адресатын ачыклау;

- мәхәббәт шигырьләренә салынган төп фикер, хис-кичерешләр палитрасын карау;

- шагыйрьнең мәхәббәт лирикасында «толстойчылык» фикерләренең чагылышын тикшерү;

- лирик геройның кичерешләрен тасвирлауда кулланылган уңышлы сурәт-тасвир чараларын барлау.

Чыгарылыш эшенең структурасы куелган максатка һәм материалны өйрәнү буенча ачыкланган бурычларга нигезләнеп билгеләнде. Хезмәт керештән, ике бүлектән, методик бүлектән, йомгак һәм кулланылган әдәбият исемлегеннән тора.

Фрагмент работы

I БҮЛЕК. ТУКАЙНЫҢ МӘХӘББӘТ ТАРИХЫННАН

Халык шагыйре Г.Тукайның мәхәббәт тарихы – шактый өйрәнелгән шагыйрь тормышының иң кызыклы, четерекле һәм бәхәсле якларынан. Һәркемнең тормышында җанын җылытырлык, дөньясын яктыртып, авыр чакларда көч бирерлек саф, изге хыялы – мәхәббәте була. Кеше гомере буе шул сөюгә табынып, сыенып-сыгынып яши. Тукай тормышын да бизәгәнме андый садә мизгел? Шагыйрь йөрәгендә очкынлы хис уяткан, иҗатына илһам биргән туташ кем булган? Күпләрне кызыксындырган бу сорауга җавапны без шагыйрьне якыннан белгән, аралашып яшәгән чордашларының истәлекләреннән таба алабыз. Тукай турында үзе исән чагында ук һәм бигрәк тә үлгәннән соң бик күп язмалар басылып чыга. Үлеменә бер ел тулу уңае белән аның шәхесенә, иҗатына игътибар тагын да арта. Газета-журналларның да аерым саннары аңа багышлап чыгарыла. Бу уңайдан Г.Исхакый нәширлегендәге «Ил» (Петербург) газетасының 1915 ел, 2 апрель саны бик кызыклы, материалга бик бай.

Тукайның мәхәббәт тарихын яктырткан кызыклы һәм мәгълүматлы язмалар шагыйрь үлгәч кенә басыла башлый. Бу аңлашыла да, чөнки Тукай үзенең хисләре турында иң якын кешеләренә генә сөйләгән, шунлыктан шагыйрьнең рухи-интим тормышы бүген дә күп кенә сорауларга урын калдыра.

Вакытлы матбугатны күзәтеп барган, Тукайны түбән төшерә торган язмаларны укыган Г.Исхакый, ниһаять, 1914 елда түземлеге бетеп, «Тукай мәхәббәте» дигән мәкаләсен мәйданга куя («Ил», 1914, 2 сентябрь). Монда ул, Тукай безнең олы милли шагыйребез, киләчәктә дә шулай булып калырга тиеш һәм калачак, дигән нәтиҗә чыгара. Г.Исхакый, шагыйрь үлгәч, Җамалетдин Юмаевның «Сөембикә»дә бер мәкалә бастыруы, аның соңында Тукайның сөйгән туташы хакында язуын охшатып бетерми. «Бу туташның кем икәнлеге телдән-телгә сөйләнеп йөрелсә дә, …баш хәрефе берлән йөретүдән узылган юк иде» ди [25; 83]. Г.Исхакый шулай ук Кәбир Бәкернең дә матбугат битләрендә Тукайның сәламәтлеге хакында шөбһә уята торган мәкалә бастыруына кире мөнәсәбәт белдерә һәм «Петроградның мөселман хатын-кыз даирәсендә зур шау-шуга сәбәп булган вә Тукайның шәхси тормышын былчыратуга каршы протест хәрәкәте дә башланган иде» ди [25; 83].

Тукайның хатын-кызга мөнәсәбәтен тулырак күзаллауда безгә, беренче чиратта, Ф.Әмирханның истәлекләре ярдәм итә. «Тукайның шәхесе белән таныш даирәләрдә йөргән кешеләрнең ишеткәннәре бардыр, ул хатын-кыздан кача, хатын-кыз булган мәҗлесләрдә булмаска тырыша иде. Гомумән дә күбрәк кешеле мәҗлесләрне сөйми торган, әүвәл танышкан кешеләрдән ятсына торган вә ятсынган кешеләреннән кача торган Тукайның табигатендә бу хатын-кыздан качу вә алардан гомумән ятсыну вакыт-вакыт тәмам бер авыру дәрәҗәсенә килеп җитә иде» [54; 90], - дип башлый үзенең истәлеген Ф.Әмирхан. Тукай табигатендәге бу сыйфатның ни дәрәҗәдә чагылышын язучы хәтерендә калган бер-ике вакыйгада безгә ирештерә.

«1912 нче елның җәе иде. Иптәшләребездән берсе Тукайны вә мине үзенең Казаннан 15-18 чакрым ераклыктагы дачасына берничә көннәр торырга кунакка чакырды. Җәй эссесендә шәһәрдә торып бик туйган Тукай бу чакырудан мәмнүн иде. Иптәшебезгә барырга вәгъдә иттек. Ләкин вәгъдәдән бер сәгать үтмәде, Тукай, башына бер зур вакыйга төшкән кеше кыяфәте белән, минем бүлмәмә килде:

– Аның (чакырган иптәшебезнең. – Ф.Ә.) хатыны да дачаларындадыр бит? – ди.

– Билгеле, дачаларында,– дидем.

– Һе, анысы уңайсыз икән шул.

– Билгакес , анысы бик уңай; аның хатыны бик кунакчыл хатын, әдәбият белән күп шөгыльләнгән хатын, ул синең белән танышудан мәмнүн булачак.

– Юк, хатын-кыз булган җирдә минем өчен уңайлык булмый инде. Син үзең генә бар инде, анда мин бармам» [54; 91].

Ф.Әмирхан шулай ук чит шәһәрдән Тукайны күреп калырга дип килгән (чөнки, беренчедән, кызлар Тукайның хатын-кыздан читсенүен ишеткәннәр, икенчедән, шагыйрьнең бик чирле икәнлегеннән хәбәрдар булып кайгырып килгән булганнар) берничә курсистка кыз белән булган вакыйганы да сөйләп үтә: «Ул вакытта Тукай да мин тора торган ук мөсафирханәдә тора иде. Мин Тукайны үз бүлмәмә чакырттым. Туташларны да бүлмәмнең ишектән кергәч тә күренә алмый, уртага килеп җиткәч кенә күренә торган бер җиренә утырттым. Берничә минуттан сон, инде Тукай да, килеп җитеп, ишегемне ачты һәм, гадәтенчә, кулларын чалбар кесәләренә тыккан хәлдә, нәрсәдер җырлана-җырлана килеп керде вә шул хәлдә бүлмәнең уртасына кадәр килеп җитте, әмма. шуннан соң кинәт борылып, шундый бер җәһәтлек белән бүлмәдән чыгып китте ки, мин аның ни арада ул туташларны күреп өлгереп, ни арада алардан качарга «кирәклекне» хәтеренә китереп җиткерүенә гаҗәпләнеп калдым; мин аның артыннан:

– Тукай, минем сиңа кирәкле йомышым бар! – дип кычкыруым, билгеле инде, бер нәтиҗә дә бирмәде. Мин аны яңадан чакырып бактым, ләкин ул минем илчемә:

– Әгәр дә хәзер үк кирәк йомыш булса, үзе миңа килсен, әгәр ашыгыч булмаса, мин аңар кунаклары киткәч барырмын, - җавабын биреп җибәрде. Минем кунакларым бу муаффәкыятьсезлектән бер дә риза түгелләр иде. Шунлыктан мин аңар:

– Мин хәзер үзем аңар барам, ләкин кунакларымны да бергә алып барам, чөнки йомыш аларныкы, – дип әйттердем. Без һәм чынлап та аның бүлмәсенә барырга дип барыбыз бергә юлга да чыктык, вә шул вакытта без аның инде бүлмәсеннән чыгып коридорның икенче башына барып җиткән икәнен күрдек: ул ашыгып-ашыгып урамга чыга торган ишекнең баскычыннан төшеп ките».

– Печать проклятия! – диде. Шул вакытта мин аның карашында, тавышының аһәңендә авыр бер фаҗигави өмитсезлек сиздем. Шуннан соң ул үзенең сул күзенең ничек итеп болай ак төшерелеп калдырылган икәнен сөйләп китте» [54; 92]

Ф.Әмирхан үзенең истәлекләрендә язганча, Тукай үзенең тышкы кыяфәтеннән бик кыенсынган һәм хәтта әлеге сәбәпне «- Печать проклятия!» – дип тә атый [54; 92]. Шагыйрь, Ф.Әмирхан сүзләренә караганда: «–Хатын-кызның бөтен тәэсорате кешенең тышкы күренешеннән була. Тышкы күренеше кыяфәтсез булган ир кеше хатын-кызда әүвәлге күренүе белән үк бер җирәнү вә тәхкыйрь тойгысы тудыра, иң яхшысында инде кызгану тойгысы гына тудыра ала. Үзеңә шулай караганлыгы мәгълүм булган бер мәҗлестә утыра алу өчен иң азында бер дә самолюбиең булмаска кирәк бит.» [54; 92-93] - дип уйлаган. Әлеге вакыйгага үз мөнәсәбәтен белдереп Ф.Әмирхан түбәндәгеләрне дә өстәп куя: «Тукай үзенең шәхси тойгыларын башкалар белән уртаклашырга бер дә яратмый торган кеше иде, ләкин инде уртаклашса, ул мотлак самими була иде. Мин шөбһә итмим, аның менә бу сүзләре дә тирән бер тойгыларның хикәясе буларак әйтелгән сүзләр иде.

Бу вакыйгалар вә бу сүзләрдән мин мондый нәтиҗә чыгарам: Тукай үзенең тышкы күренешен гаять килешсез дип ышана; бөтен хатын-кыз таифәсен исә тышкы күренеше ямьсез булган бөтен ирләр таифәсенә каршы я тәхкыйрь вә җирәнү тойгысы, я кызгану тойгысы гына саклый алалар, дип игътикат итә дә шул ышанычтан үз табигате өчен мөнасип тапкан нәтиҗәсен чыгара, ягъни «үзен тәхкыйрь итәргә я кызганырга гына тиеш булган» бер таифәдән кача иде. Бу аның үзен бер мөдафәга ысулы вә шул ук вакытта бу аның фаҗигасе дә иде.

Без аңар бик күп мәртәбәләр аның игътикатларының һәр икесенең төпсез икәнен сөйләп карадык, ләкин нәтиҗә чыкмады; аны үзе ышанып өлгергән бер нәрсәсеннән дүндерү бик вә бик аз вакытта гына мөяссәр була иде» [54; 96], - ди Ф.Әмирхан.

Кыскасы, язмыш белән кыерсытылган, ана назыннан мәхрүм булган шагыйрь хатын-кыз алдында уңайсызлана, шунлыктан да алар белән аралашудан ерак тора. Г.Тукайның хатын-кыз белән аралашу үзенчәлекләрен ачыклаганнан соң, хәзер инде шагыйрьнең мәхәббәт лирикасының адресатын ачыклауга күчик.

Заключение

1905 елгы революция татар әдәбиятын моңарчы күрелмәгән тизлек белән үстереп җибәрде һәм Тукай иҗатының идея-эстетик табигатен дә билгеләде, аны татар халкының милли шагыйре итеп тә формалаштырды. Тукай иҗатында дөньяга карашларның төрле идеологик төсмерләрдә гәүдәләнүе XX йөз башыңдагы Россия һәм татар тормышының катлаулылыгы белән бәйле иде. Иҗатының беренче чорында шагыйрь конституцион иллюзияләр тәэсиренә дә бирелде, мәгърифәтчелек идеалларына да зур өметләр баглады, шул ук вакытта инкыйлаби, социалистик идеяләрнең дә көчле тәэсирен кабул итте. Бу хәл аның әсәрләрендә әдәби традицияләрнең гаҗәп чуарлыгына һәм укмашып яшәвенә китерде. Кыска гына вакыт эчендә Тукай татар әдәбиятының борынгы дәвердән башлап, яңа замангача булган үсеш баскычларын кабатлагандай булды. Әмма бер вакытта да Тукайның шәхси тормышына, хис-кичерешләренең интим ягына артык игътибар ителмәде.

Халык шагыйре Г.Тукайның мәхәббәт тарихы – шактый өйрәнелгән шагыйрь тормышының иң кызыклы, четерекле һәм бәхәсле якларынан.

Г.Тукайның мәхәббәт лирикасы да татар поэзиясендә аерым урын биләргә хаклы. Шагыйрь шәхесне үстерә, рухи баета, яшәвенә мәгънә бөрки торган олы хис турында саклык һәм нәзакатьлек белән яза. «Кулың» шикелле йөрәктән чыккан парчаларны кат-кат укыйсы, аерым юлларын кабатлыйсы килә. Шуны аерым билгеләргә кирәк, шагыйрьнең мәхәббәт шигырьләре үзара тыгыз бәйләнгән, бер-берсен дәвам иттергән мәхәббәт романын хәтерләтә. Кешенең эчке кичерешләрен, күңел серләрен гаҗәеп бер осталык, сокланып туймаслык нәфислек белән сурәтләгән бу шигырьләр Тукайны мәхәббәт лирикасында да югары күтәрәләр.

Күпчелек мәхәббәт шигырьләренең үзәгендә - моңсу хис, юксыну, сөйгәненең матурлыгына соклану, тәэсирләнү ята. Сөешеп тә, кавыша алмау, бер-береңә омтылып та, төрле сәбәпләр нәтиҗәсендә аерылышу, читләшү үкенечле элегик моңлы юлларга салына:

«Мәхәббәт», «Утырышу», «Алдандым», «Сөеклемнең кабер ташында» кебек шигырьләрнең герое илаһи мәхәббәт тарафдары буларак күз алдына баса. Мәгъшукасен, мәхәббәт газаплары сурәтләгәндә шагыйрь фарсы һәм төрки халыклар поэзиясе өчен традицион булган Мәҗнүн, дивана, аерылышу пәрдәсе, гыйшык күбәләге һәм кошы, мәхәббәттән канлы күз яше кою, утта яну, туфракка әйләнү кебек традицион образлар, чагыштырулар, метафоралар куллана. Кайчак бу газәлләрдә мәхәббәтне пантеистик суфичылык поэзиясендәгечә аңлату да үзен сиздертеп куя.

Икенчедән, шагыйрьнең әсәрдә беренче карашка әллә ни күзгә ташланмаган, эчкәрәк яшеренгән Л.Н.Толстой фәлсәфи-этик карашларын да алга сөргәнлеге сизелеп тора. Мәгълүм булганча, рус язучысы мәхәббәт шәхеснең, аеруча ир-егетләрнең халык файдасына булган иҗтимагый эшчәнлегенә аяк чала дип исәпләде. Күп кенә шигырьләрендә Толстойның бу фикерен Тукай да уртаклашты. Шагыйрьнең сөю хисләреннән бигрәк Акыл белән Хезмәтне өстен күрүе милләт хадиме булу идеалын яклавы рус әдәбиятының йогынтысы белән дә аңлатыла.

Аерылышу темасы Тукайның 1905-1906 елларда язылган газәлләрендә дә, иҗатының соңгы көненә кадәр дә билгеле бер урын алып торды. Ләкин аларда бу тема башлыча илаһи мәхәббәткә нисбәттә абстрактрак гәүдәләнде, урта гасырлардагы суфичылык романтизмы традицияләренә өстенлек бирелде.

Тукайның мәхәббәт шигырьләрендә мәгънә катламнары елдан-ел киңәя бара. Шагыйрь иҗатында мәгъшука образы да гомумиләштерелә. Тукай поэзиясенең соңында исә мәхәббәттән дә олы көч юк дигән идея, шигъри калыпка салынып, дөньяның матурлыгын сөюгә бәйләп аңлатыла башлый. Яратуның шатлыкны бүлешерлек һәм кайгыны җиңеләйтерлек көч булуы искәртелә.

Список литературы

1. Абрамович Г.Л. Введение в литературоведение. Учебник для студ. филол. спец. пед. ин-тов. Изд. 6-е, испр. и доп. – М.: Просвещение, 1975. –352 с.

2. Әдәби әсәргә анализ ясау: Урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары, укытучылар, педагогика колледжлары һәм югары уку йортлары студентлары өчен кулланма / Д.Ф.Заһидуллина, М.И.Ибраһимов, В.Р. Әминева. – Казан: Мәгариф, 2005. – 111 б.

3. Әдәбият белеме сүзлеге / Төз.-ред. А.Г.Әхмәдуллин. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1990. – 238 б.

4. Әмирхан Ф. Әсәрләр. – Казан: Мәгариф, 2002.

5. Бахтин М.М. Эстетика словесного творчества. – М.: Искусство, 1979. – 424 с.

6. Белинский В.Г. Собрание сочинений. В 9-ти т. – М.: Художественная литература, 1976. – 370 с.

7. Бәшир Ф. Сөйлә, каләм! Әдәби уйланулар, тәнкыйть мәкаләләре, рецензияләр. – Казан: Тат.кит.нәшр., 2001.

8. Бәширова И. Б. Сүз белән сурәт ясау. – Казан: Тат.кит.нәшр., 1974.

9. Введение в литературоведение / Под ред. Л.В.Чернец. – М., 1999.

10. Виноградов В.В. О языке художественной литературы. – М.: Мысль, 1959.

11. Волков И.Ф. Теория литературы. Учебное пособие для студентов и преподавателей. – М.: Просвещение: Владос, – 1995. – 256 с.

12. Габдулла Тукай: Тормыш һәм иҗат елъязмасы. – Казан: Тат.кит.нәшр., 2003.

13. Ганиева Р. Шагыйрьнең рухи дөньясы. – Казан: Тат.кит.нәшр., 2002.

14. Ганиева Р., Рәмиев 3. Төрек илендә - Тукай // Ватаным Татарстан. -1996. - 6 сентябрь.

15. Гариф М. Мәңгелек мәхәббәт: Тукай белән Зәйтүнә хикәяте. – Казан: Тат.кит.нәшр., 2008. -94 б.

16. Гафиятуллина Н. Тукай мәхәббәте // Сөембикә. – 2002. - №4.

17. Голайденко Л.Н. Средства художественной выразительности: тропы и фигуры. – Уфа, 2001.

18. Голайденко Л.Н., Прокофьева И.О. Средства художественной выразительности: тропы и фигуры. Учебно-методическое пособие. – Уфа: Изд-во БГПУ, 2001. – 44 с.

19. Гыймадиев Ү. Диплом эшен ничек язарга? – Уфа: БДУ, 1976.

20. Җәләлиева М., Хөснетдинов З. Сүз һәм образ // Татар совет әдәбиятында образлар һәм характерлар. – Казан: КДПИ нәшр-ты, 1981.

21. Җәләлиева М.Ш. Әдәбиятыбызның җырлы чишмәләре. – Казан: Мәгариф. – 2001. – 128 б.

22. Заһидуллина Д. Мәктәптә татар әдәбиятын укыту методикасы. – Казан: Мәгариф, 2004.

23. Заһидуллина Д.Ф. Дөнья сурәте үзгәрү. – Казан: Тат.кит.нәшр., 2006.

24. Ибраһимов Г. Әсәрләр: Сигез томда. Т.5 - Казан: Тат.кит.нәшр., 1978. - 133 б.

25. Исхакый Г. Тукай мәхәббәте // Мирас. - 1992. - №4.

26. Көпрелезадә Фуад. Габдулла Тукаев // Тукай һәм XX гасыр татар мәдәнияте. - Казан, 1997. - 175 б.

27. Курбатов Х. Татар теленең лингвистик стилистикасы һәм поэтикасы. – Казан: Мәгариф, 2002. – 199 б.

28. Курбатов Х. Хәзерге татар әдәби теленең стилистик системасы. –Казан: Тат.кит.нәшр., 1971, б.

29. Лаисов Н.Х. Г.Тукай (1886-1913): Тормышы һәм иҗат юлы турында кыскача очерк. – Казан: Тат.кит.нәшр., 1985. – 86 б.

30. Лермонтов М.Ю. Собр. соч. В 4 х т. Т. 1. – М., 1975.

31. Литературный энциклопедический словарь / Под общ. ред. В.М.Кожевникова, П.А.Николаева. Ред. кол.: Л.Г.Андреева, Н.И.Балашов, А.Г.Бочаров и др. – М.: Советская энциклопедия, – 1987. – 752 с.

32. Магдеев М. Тукай и Толстой // Научный Татарстан. - 1992. - №4. - С.64-66.

33. Мәхмүтов X. Тукайны укыганда // Социалистик Татарстан. – 1989. - 26 апрель;

34. Мусин Ф. Тукай белән яңа гасырга // Ватаным Татарстан. -2001. - 20 апрель.

35. Новиков Л.А. Лингвистическое толкование стиха. – М., 1979.

36. Нуруллин И. Габдулла Тукай. – К.: Тат.кит,нәшр., 1979.

37. Нуруллин И. Тукай. Серия ЖЗЛ. – М., 1977.

38. Поварисов С. Сүз һәм сәнгатьле сөйләм. – Уфа: Китап, 1997.

39. Поварисов С.Ш. Әдәби әсәрләр теле. – Уфа, 1991.

40. Потебня А.А. Теоритическая поэтика. – М.: Высшая школа, 1990.

41. Расих А. Ишан оныгы. – Казан: Тат. кит. нәшр., 1996.

42. Рәсүлова З. Тукай эзләреннән. – Казан: Тат.кит.нәшр., 1985.

43. Сафиуллина Ф.С. Сүз иясе белән йөри. – Казан: Тат.кит.нәшр., 1985.

44. Сәхапов Ә. Тукай иҗатында милли идеянең чагылышы // Мирас. - 1997. - № 5. - 30 б.

45. Таби Р. Гыйлем – үзеңне белмәктә // Ватаным Татарстан. -1992. - 15 май.

46. Творчество Тукая в контексте Евразийской культуры. – Казань: Фикер, 2002.

47. Томашевский Б.В. Теория литературы. Поэтика. – М.: Аспект Пресс, 1999. – 334 с.

48. Тукаевские чтения. Материалы выступлений. Выпуск №1. – Казань, 1999.

49. Тукай Г. Әсәрләр: Биш томда. Т.I. - Казан: Тат.кит. нәшр.,

50. Тукай Г. Әсәрләр: Ике томда. Т. I. – Казан: Тат.кит. нәшр., 2006.

51. Тукай Г. Энциклопедик сүзлек-белешмә. – Казан, 1998.

52. Тукай һәм XX гасыр татар мәдәнияте. - Казан, 1997. - 178 б.

53. Тукай турында замандашлары. - Казан: Тат.кит.нәшр., 1960. - 77 б.

54. Тукай турында хатирәләр. – Казан: Тат.кит.нәшр.,1976.

55. Фәйзрахманов М. Тукай мәхәббәте // Ватаным Татарстан. – 2001. – 13 июль.

56. Хантемирова Г. Малоизвестные страницы жизни Тукая (о любовной лирике) // Татарские новости. – 1997. - №4. –с.7.

57. Хантемирова Г. Муза поэта: о ранее неизвестных страницах жизни великого татарского поэта Г.Тукая // Республика Татарстан. – 1996. – 24 апрель.

58. Хатипов Ф.М. Әдәбият теориясе: Югары уку йортлары, педагогия училищелары, колледж студентлары өчен кулланма. Икенче басма. – Казан: Раннур, 2002. – 353 б.

59. Хисамов Н. Тукайның шигъри фикерләвендә шәркый сурәтләр // Ватаным Татарстан. - 1996. - 20 сентябрь.

60. Хөсни Ф. Уйланулар: (Әдәби осталык мәсьәләләре). – Казан: Татар. кит. нәшр., 1961. – 222 б.

61. Храпченко М.Б. Творческая индивидуальность писателя. Изд-е 4-е. – М.: Худ. лит., 1977. – 446 с.

62. Юзеев Н. Хәзерге татар поэтикасы. – Казан: Тат.кит.нәшр., 1973. – 352 б.

Покупка готовой работы
Тема: «Г.Тукайның мәхәббәт тарихыннан»
Раздел: Разное
Тип: Дипломная работа
Страниц: 59
Цена: 2100 руб.
Нужна похожая работа?
Закажите авторскую работу по вашему заданию.
  • Цены ниже рыночных
  • Удобный личный кабинет
  • Необходимый уровень антиплагиата
  • Прямое общение с исполнителем вашей работы
  • Бесплатные доработки и консультации
  • Минимальные сроки выполнения

Мы уже помогли 24535 студентам

Средний балл наших работ

  • 4.89 из 5
Узнайте стоимость
написания вашей работы
Популярные услуги
Дипломная на заказ

Дипломная работа

от 8000 руб.

срок: от 6 дней

Курсовая на заказ

Курсовая работа

от 1500 руб.

срок: от 3 дней

Отчет по практике на заказ

Отчет по практике

от 1500 руб.

срок: от 2 дней

Контрольная работа на заказ

Контрольная работа

от 100 руб.

срок: от 1 дня

Реферат на заказ

Реферат

от 700 руб.

срок: от 1 дня

682 автора

помогают студентам

23 задания

за последние сутки

10 минут

среднее время отклика