ВКР

«Яңа федераль уку стандартлары нигезендә милли компонентын тормышка ашыру (татар теле дәресләре мисалында. (реализация национального компонента в условиях внедрения фгос)»

  • 46 страниц
Содержание

Кереш.4

1 Бүлек. Яңа федераль уку стандартлары нигезендә милли компонентны тормышка ашыру ( татар теле дәресләре мисалында).7

1.1. Яңа укыту шартларында татар телен укыту проблемалары. (мәгариф турында закон, милли телләргә караган статья).8

2 Бүлек. яңа федераль дәүләт стандартларында милли телләргә караш.22

2.2. Ничек тормышка ашырырга ( компитенция төп урында).28

Йомгак.40

Кулланылган әдәбият.42

Введение

Кереш

Туган телен кадерләгән халык кадерле булыр.

Татар халык мәкале.

Туган телебез – татар теле – бик борынгы һәм бай телләрнең берсе. Ул башка телләр арасында үзенең аһәңле аваз составы, искикеч зур сүзлек байлыгы, үзенчәлекле грамматик төзелеше белән аерылып тора. Телнең нечкәлекләрен белү өчен, аны һәрвакыт куллану кирәк. Күңел байлыгы җанга телебез аша туплана. Әгәр син үз телеңне белмисең икән, үз халкыңның мәдәниятен, аның рухи байлыгын үзләштерә алмыйсың.

Татар язучысы Г.Бәширов телебезне өзлексез үсә, үзгәрә торган күңел хәзинәсе белән тиңләсә, рус язучысы К.Г.Паустовский тел турында болай дигән: “Үз илеңә булган мәхәббәтне үз теленә булган мәхәббәттән башка күз алдына китереп булмый. Туган теленә битараф кеше кыргый. Ул үзенең табигате белән үк зыянлы. Чөнки аның телгә карата битарафлыгы үз халкының үткәненә, бүгенгесенә һәм киләчәгенә битараф булуы белән аңлатыла”. Матур итеп сөйләшә белгән кеше матур итеп уйлый белә, матур итеп уйлый белгән кеше матур эшләргә омтыла.

Милләтнең саклануы турыдан-туры телгә бәйле, чөнки гыйлем алу, аңны үстерү, дөньяны танып белү һәм аралашу туган тел аша тормышка ашырыла. Тел бетсә, милләт бетә, халык бетә. Милли компонент безнең тормышта зур урын алып тора. Без милләтебезгә битараф түгел. Милләткә, телгә, мәгариф системасына кагылган үзгәрешләрнең һәрберсе безнең өчен мөһим. Аеруча, бу соңгысына кагыла.

Базар икътисадының бүгенге таләпләре һәм мәгълүмати җәмгыятьнең тиз темплар белән формалашуы мәгариф системасы алдында яшь буынга белем бирү максатын һәм бурычларын, форма һәм эчтәлеген тамырыннан үзгәртү мәсьәләсен куйды. Руссия педагоглары, заман таләпләрен искә алып, беренче мәртәбә буларак, укучы шәхесе үсешен – белем бирүнең мәгънәсе һәм максаты дигән фикергә килделәр. Мәгариф системасындагы яңалыкларны тормышка ашыру өчен икенче буын дәүләт стандартлары (ФГОС) төзелде.

Яңа федераль дәүләт мәгариф стандартына (ФГОС) күчү РФ Президенты Д.Медведевның “Безнең яңа мәктәп” милли мәгариф инициативасы юнәлешләренең берсе булып тора. Яңа стандартның гамәлдәгесеннән аермасы бала шәхесенең игътибар үзәгенә куелуында. Ул белем бирүнең нәтиҗәлелегенә йөз тота – укучы конкрет дисциплиналар буенча белем алып кына калмый, ә аларны көндәлек тормышта, алга таба укуында файдаланырга да өйрәнә.

Диплом эше өчен сайланган «Яңа федераль уку стандартлары нигезендә милли компонентны тормышка ашыру» темасының актуаль булуын мин болай аңлатам. Элек тә мәктәп программаларында үзгәрешләр була иде, тик алар тыныч кына кабул ителеп, эшләп китә иделәр. Ә бу яңа стандарт Руссиядә яшәүче бер генә кешене дә битараф калдырмыйча, күпләрнең күңеленә борчу салды кебек. Радио, телевидение, башка массакүләм мәгълүмат чаралары бертуктаусыз шушы проблема турында сөйлиләр, язалар. Ник дисәгез, чөнки безнең беребез дә уз теленә, үз милләтенә, үз иленә битараф түгел. Укыту системасына үзгәрешләр кертеп тору кирәк. Ел саен элеккеге программаларга яңа фәннәр, дәресләр генә өстәп барсак, балаларыбыз мәктәптән чыкмыйча укырлар иде.

Яңа стандартларны эшләп чыгарганда укучыларыбызга заманча белем бирү өчен беренче чиратта нәрсә кирәклеге ачыкланды. Узган уку елында илебез башлангыч мәктәпләрендә ул стандартлар эксперимент узды. Эксперимент барышында стандартларның кимчелекләре дә ачыкланды һәм әле тагын ачыкланачак. Аларны булдырмау өстендә даими эш алып барыла. Шулай да җитешсезлекләргә караганда уңай яклары күбрәк дигән нәтиҗәгә киленде. Тестлар балаларның белем дәрәҗәсе бермә-бер үсүен, логик фикер йөртергә өйрәнүләре, максатка ирешергә омтылышлары барлыкка килүен күрсәтте.

Яңа стандартларның төп максаты – шәхес тәрбияләү, бәләкәйдән үк баланы шәхес итеп күрү, аның сәләтен күрә белү, аны үстерүгә ярдәм итү, иҗади баскычка күтәрү.

Балалар – илебез киләчәге. Безнең төп бурыч – укучылар, ата-аналар, җәмгыять мәнфәгатьләрен, тәлапләрен искә алып төзелгән белем бирү структурасының сыйфатлы булуын тәэмин итү. Мәктәпләребездә югары культуралы, зыялы, белемен даими күтәрүче педагогик кадрлар белән тәэмин ителгән, заман таләпләренә туры килгән, инновацион юнәлешкә корылган укыту системасы булганда, районыбыз оешмалары җитәкчеләре белән берлектә, без мәгариф системасы алдына куелган бу бурычларны уңышлы үтәрбез дип уйлыйбыз.

Эшнең максаты: Яңа федераль уку стандартлары нигезендә татар теле дәресләре мисалында милли компонентны тормышка ашыру мөмкинлекләрен өйрәнү.

Бу максатка ирешү өчен түбәндәге мәсьәләләрне чишәргә кирәк булачак:

1. Мәгариф турында кабул ителгән барлык кануннарны да өйрәнеп, милли телләргә караган статьялар белән танышып яңа укыту шартларында татар телен укыту проблемаларын ачыкларга, һәм бу проблемаларны чишү юлларын эзләргә.

2. Яңа федераль дәүләт стандартларында милли телләргә карата булган карашны өрәнергә.

3. Милли компонентны ничек тормышка ашырыру юлларын табарга.

Эшнең объекты булып милли компонент тора, ә предметы — яңа федераль дәүләт стандартлары.

Фрагмент работы

1 бүлек. Яңа федераль уку стандартлары нигезендә милли компонентны тормышка ашыру ( татар теле дәресләре мисалында)

«Халыкның теле - аның бөтен рухи тормышының иң яхшы,

беркайчан да шиңми, мәңге яшәреп тора торган иң матур чәчәге.

Телдә бөтен халык һәм аның Ватаны җанлы рәвештә гәүдәләнә,

телдә халыкның бөтен рухи тормышының тарихы чагыла».

К.Д. Ушинский

Татар теле… Тугач та иң газиз кешеңнән ишетә башлаган, күп гасырлык тарихы булган, дөньядагы иң дәрәҗәле 14 тел исәбенә кергән, чит илләрдә дә өйрәнелә торган, җитлеккән, камилләшкән горур татар теле.

Һәр халыкның буыннан-буынга күчеп милләтне милләт итеп яшәткән гореф-гадәтләр, әхлак кагыйдәләре булган, һәр буын шуларны сакларга, камилләштерергә тиеш.

Милләтебез бүген дә горур итеп, ныклы адымнар белән алга атлый. Үткән белән бүгенгене тоташтыру, милләтебезнең бөтен хәзинәсен саклап, киләчәккә тапшыру өчен яшь буын җаваплы. Бүгенге көндә күңелне борчыган мәсьәләләрнең берсе - туган телебез -татар теленең киләчәге, үсеше. Бу турыда телевидение, радио, матбугатта да бәхәсләр бик күп бара. «Үткәне юкның киләчәге дә юк» дигән гыйбарә бүген һәркемгә яхшы таныш. Тел — халкыбызның гасыр лар буе туплаган тәҗрибәсен чагылдыручы тиңсез хәзинә, халыкның акылы, рухы, милли үзенчәлеге, ата-бабаларыбыз мирасы. Безнең үз телебезне бозарга, кимсетергә, югалтырга хакыбыз юк. Ана телебезне сакламасак, без нинди генә кыенлыкларга карамастан, телебезне саклаган, камилләштергән һәм буыннан-буынга тапшырып калдыр ган ата-бабаларыбыз каршында гөнаһлы булып, зур гаеп кылабыз дигән сүз. Татар теленең бүгенгесе һәм киләчәге мине нык борчый. Беренче карашка, бернинди куркыныч та юк кебек: без һәркөн үз телебездә иркен аралашабыз, туган телебездә чыгучы теле-радиотапшырулар, газета-журналлар аша үзебезгә рухи азык алабыз. Тик бу беренче карашка гына шулай. Туган телгә мәхәббәт гаиләдә һәм, әлбәттә, мәктәпләрдә тәрбияләнә. Югары сыйныф укучыларының татар теле һәм әдәбияты дәресләре укыту сәгатьләренең саны кыскартылды. Моңа юл куймаска, телне саклап калу өчен бар тырышлыкны куярга кирәк.Тел һәм моң – күңелебезнең көзгесе ул. Үз телеңне белмәү, аны санламау – зур кимчелек дип уйлыйм мин. Күз алдына китерик: үзеңнең туган татар телен белмәгән кеше бөек Тукай, герой–шагыйрь Муса Җәлил әсәрләрен уку бәхетеннән мәхрүм. Әгәр татар телен бетерүгә юл куйсак, тора-бара туган телебез бөтенләй юкка чыгачак. Ә тел белән бергә тарих та, мәдәният та һәм татар теле белән бәйле булган башка нәрсәләр дә юк булачак. Соңгы елларда мәгариф өлкәсендә башкарган эшләр, үзгәрешләр, әлбәттә, шактый. Шатланырлык эшләр күп, әмма проблемалар һәрвакыт туып тора.

Заключение

Йомгак

Татар теленнән гомуми белем бирүнең дәүләт стандарты – барлык төр белем бирү оешмалары өчен мәҗбүри саналган кагыйдә һәм таләпләрне үз эченә алган һәм укыту программаларының нигезен тәшкил иткән төп норматив-хокукый акт. Әлеге стандарт белем бирү процессының эчтәлеген яңарту, аның нәтиҗәләрен югары сыйфатлы итү максатын күздә тотып төзелде. Стандарт кысаларында татар теленнән гомуми белем бирү программаларының структурасына куелган таләпләр укыту процессында исәпкә алынырга тиешле төп моментларны берләштерә. Стандарт проекты белем бирү күләмен һәм дәрәҗәсен, татар теле буенча төзелгән программаларда татар теленең фундаменталь нигезен тәшкил иткән мәҗбүри белем бирү минимумында системалылыкка һәм бертөрлелеккә ирешү юлларын билгели. Татар теленнән белем бирүнең дәүләт стандарты Татарстан Республикасындагы дәүләт аккредитациясенә ия булган барлык дәүләти, муниципаль һәм дәүләти булмаган гомуми белем бирү учреждениеләре өчен мәҗбүри. Ул төзеләчәк программалар өчен җирлек булып тора.

Татар телен укыту, укучыларның әзерлек дәрәҗәсен исәпкә алып, өч юнәлештә бара: татар мәктәпләрендә татар телен укыту, рус мәктәбендәге татар балаларына татар телен укыту һәм рус мәктәпләрендәге рус телле балаларга татар телен укыту. Дәүләт стандарты нигезендә татар теленнән гомуми белем бирү программалары өч баскычка бүленә, һәрбер баскыч билгеле бер максатта төзелә, белем бирүнең мәҗбүри минимумына нигезләнә.

Минем уйлавымча, дәүләт стандартлары беренче чиратта баланы иҗади фикер йөртергә, уйланырга өйрәтергә, аларның сәләтләрен ачуга юнәлтелгән булырга тиеш. Әгәр укучыларны мәктәптә үз фикерләрен әйтә белергә өйрәтмәсәк, алар тормышта гел кеше фикере белән яшәүчеләр булып әверелергә мөмкиннәр.

Яңа стандартлар башлангыч сыйныфлар өчен 2011 елда керде, урта сыйныфларда укучыларны — 2015 елда, өлкән сыйныфларны 2020 елда күчерү көтелә. Бүгенге мәктәп заман белән бергә атларга тиеш. Димәк, заман укытучысы- үз эшендә төрле информацион технологияләр кулланучы, югары белемгә ия профессиональ педагог. Безнең төп максат- уйлый белергә сәләтле, һәр эшкә җаваплы караучы, куйган максатына ирешүче, алган белемен тиешле дәрәҗәдә куллана белүче шәхес тәрбияләү. Әмма, проблемалар бихисап. Шулай да мин бу яңа уку стандартын әзерләүче авторларның хезмәтен уңай бәяләр идем. Кыска вакыт аралыгында мондый хезмәт башкару күп вакыт, үз-үзеңә таләпчәнлек, түземлек, эзләнү сорый. Ирешелгәннәр генә әле чик түгел.

Кешелек дөньясына яңалык һәрвакыт каршылыклар аша кулланышка кергән, еллар дәвамында сыналганнар, камилләшкәннәр. Икенче буын федераль дәүләт стандартларына нигезләнеп эшләнгән әлеге дәреслекләр дә камилләшер, киләчәктә ана телебезне, әдәбиятыбызны катлаулы итеп түгел, балаларда кызыксыну һәм ярату хисләре уята алырлык итеп, җиңел дә, җайлы да эшләнер. Һәрвакыт эзләнүдә булган, заман белән бергә атларга омтылучы, югары тел зәвыгына ия булган укытучылар да алдынгы педагогик технологияләрне иярләр. Шул чагында рухи яктан камил, гомумкешелек кыйммәтләренә уңай карашлы, тормышта очрый торган кыенлыклардан чыгу юлларын мөстәкыйль рәвештә таба алырлык, иҗади һәм фәнни фикерләү сәләтенә ия булган шәхес тәрбияли алырбыз.

Илебездә кабул ителгән яңа федераль уку стандтлары милли компонентларны кырый каксалар да, туган тел һәм әдәбият әз сәгатьтә булса да, барыбер укытылачак. Татар теле буенча гомуми белем бирү максатларына ирешү коммуникатив, лингвистик, этнокультура өлкәсенә караган компетенцияләр булдыру аша бара. Шул кыска вакыт эчендә без балаларда туган телгә карата булган барлык уңай хисләрне дә уятып элгерергә тиешбез, аларны кызыксындыра белергә тиешбез. Аннары уку стандартлары, безнең гаилә эчендә булган менәсәбәтләргә тәэсир итәргә тиеш түгел, шуңа да балаларны яшь чактан милләтне хөрмәт итәргә, туган телне белергә, шул телдә сөйләшергә, шул ук вакытта, башка милләтләрне дә ихтирам итәргә өйрәтергә тиешбез. Менә бу, миңа калса, милли компонентны тормышка ашыруда төп адым булачак.

Список литературы

Кулланылган әдәбият

1. Әлифба. Методик кулланма/ И.Х.Мияссарова, Ф.Ш.Гарифуллина, Р.Р.Шәмсетдинова. Казан: Мәгариф-Вакыт нәшрияты, 2011

2. 3агидуллина Д.Ф. Из истории преподавания татарской литературы в дооктябрьской школе / Народное просвещение у татар в дооктябрьский период. – Казань, 1992. – С.118.

3. 3отов Ю.Б. Организация современного урока: Книга для учителя / Под ред. П.И.Пидкасистого. – М.: Просвещение, 1984. – 144 с.

4. Биктагиров К.Л. Наглядность на уроках языка. – Казань: Изд-во КГУ, 1980. – 48 с.

5. Биктагиров К.Л. Фонетика укытуда техник чаралардан файдалану. -Казан: Казан ун-ты нәшр., 1971. – 14-17 б.

+ еще 53 источника

Покупка готовой работы
Тема: «Яңа федераль уку стандартлары нигезендә милли компонентын тормышка ашыру (татар теле дәресләре мисалында. (реализация национального компонента в условиях внедрения фгос)»
Раздел: Разное
Тип: ВКР
Страниц: 46
Цена: 2400 руб.
Нужна похожая работа?
Закажите авторскую работу по вашему заданию.
  • Цены ниже рыночных
  • Удобный личный кабинет
  • Необходимый уровень антиплагиата
  • Прямое общение с исполнителем вашей работы
  • Бесплатные доработки и консультации
  • Минимальные сроки выполнения

Мы уже помогли 24535 студентам

Средний балл наших работ

  • 4.89 из 5
Узнайте стоимость
написания вашей работы
Популярные услуги
Дипломная на заказ

Дипломная работа

от 8000 руб.

срок: от 6 дней

Курсовая на заказ

Курсовая работа

от 1500 руб.

срок: от 3 дней

Отчет по практике на заказ

Отчет по практике

от 1500 руб.

срок: от 2 дней

Контрольная работа на заказ

Контрольная работа

от 100 руб.

срок: от 1 дня

Реферат на заказ

Реферат

от 700 руб.

срок: от 1 дня

682 автора

помогают студентам

23 задания

за последние сутки

10 минут

среднее время отклика