Дипломная работа

Татар теленең сүзлек составында алынмалар һәм аларны төркемләү

  • 59 страниц
  • 8 просмотров
  • 0 покупок
Содержание

Кереш 3

1. Татар теленең сүзлек составында алынмалар һәм аларны төркемләү

1.1. Татар теленең сүзлек составында алынмалар

һәм аларның роле 7

1.2. Тел белемендә алынма сүзләрне төркемләү мәсьәләсе 13

2. Татар теле дәресләрендә алынма сүзләрне өйрәнү

2.1. Татар теле дәресләрендә алынмаларны өйрәнү

үзенчәлекләре 21

2.2. Татар теле дәресләрендә алынма сүзләрне өйрәнү

алымнары һәм күнегүләр системасы 22

Йомгак 44

Файдаланылган әдәбият исемлеге . 47

Кушымта. Кушымта 1. “Алынма сүзләр” темасына дәрес

эшкәртмәсе үрнәге (V сыйныф).

Введение (выдержка)

Сайланган теманың актуальлеге. Җәмгыятьтәге, мәгариф системасындагы үзгәреш-реформалар урта мәктәп шартларында татар телен укыту өлкәсендәге проблемаларга да җитди игътибар бирелә башлауга этәргеч бирә. Мәктәптә татар телен туган тел буларак өйрәнү белем бирүнең гомуми проблемаларын чишүнең аерылгысыз компоненты булып тора: укучыларда туган телләре турындагы белемнәрне системалаштыра, тел берәмлекләренең функциональ мөмкинлекләре белән таныштыра, хәзерге заман лингвистикасы казанышлары турында хәбәр итә. Телебезнең лексик составы турында ныклы белемнәр бирү, алынмалар ягыннан анализлау күнекмәләрен булдыру – катлаулы да, шул ук вакытта мөһим дә бурыч. Аның әһәмиятен ассызыклап, галимнәр: “Тел контактларының интенсив киңәю, төрле лингвомәдәниятләрнең үзара тәэсир итешүе шартларында, укучыларның лексик алынмаларны өйрәнү проблемасы методик тикшеренүләр рәтендә әһәмиятлеләрдән санала” [Воронина, 2010: 4]. Моннан кала, лексикологияне өйрәнү балаларның логик һәм грамматик фикерләве үсешенә дә шартлар тудыра: укучылар тел күренешләрен гомумиләштерергә, чагыштырырга өйрәнәләр. Татар теленең лексик составы турында беренчел мәгълүмат башлангыч сыйныфларда бирелә, урта мәктәпнең урта звеносында әлеге белемнәр тулыландырыла бара. Лексикологияне өйрәнүгә бирелгән темалар арасында алынмаларны өйрәнү аерым урын алып тора. Шулай да дәреслек, методик әсбапларда, методик кулланмаларда алынма сүзләрне өйрәнүгә игътибар аз бирелә. Ә бит чит телләрдән сүзләр үзләштерү хәзерге вакытта да актив бара торган процесс. Әнә шундый каршылык чыгарылыш квалификация эшебез өчен “Татар теле дәресләрендә алынма сүзләрне өйрәнү” темасы сайланышын аклый һәм аның актуаль яңгырашын тәэмин итә.

Бу хезмәтнең тикшерү объекты – татар теле дәресләрендә алынма сүзләр. Аның тикшерү предметы булып татар телендә алынма сүзләрнең һәм аларны татар теле дәресләрендә өйрәнү үзенчәлекләре санала.

Тикшерүнең төп максаты – татар телендә алынма сүзләрне өйрәнүнең теоретик нигезләрен барлау һәм әлеге лексемаларны татар теле дәресендә өйрәтү методикасын булдыру. Куелган максатка ирешү өчен түбәндәге бурычларны чишү зарур:

1) Татар теленең сүзлек составында алынмаларның урынын билгеләү һәм ролен ачыклау;

2) Тел белемендә, шул исәптән татар тел белемендә, алынма сүзләрне төркемләү мәсьәләсенә ачыклык кертү;

3) Татар теле дәресләрендә алынмаларны өйрәнү үзенчәлекләрен билгеләү;

4) Татар теле дәресләрендә алынма сүзләрне өйрәнү өчен күнегүләр системасын тәкъдим итү.

Чыгарылыш квалификация эшнең теоретик-методологик нигезе. Эш башкару барышында без, темага караган бик күп теоретик материал белән танышып, төрле гомумиләштерүләр ясадык, күренекле галимнәрнең, тел белгечләренең, педагогларның хезмәтләрен өйрәндек, аларның кыйммәтле фикерләренә таяндык. Атап әйткәндә, хезмәтнең теоретик нигезен В.И. Абаев, Б.А. Аврорин, Л.П. Ефремов, Ю.А. Жлуктенко, А.Б. Карлинский, Л.П. Крысин, П.Н. Лизанец, Ф.С. Сафиуллина, М.З. Зәкиев һәм башка галимнәрнең алынма сүзләр турында язылган хезмәтләре; шулай ук татар телен укыту методикасы буенча хезмәтләр, татар телен укыту проблемасын яктырткан гамәли юнәлештәге кулланмалардагы фикер сөземтәләре тәшкил итә. Теманы өйрәнү өчен материалы булып хезмәт иткән фәнни әдәбият, аерым алганда, алардан китерелгән өзекләр, күрсәтелгән чыганаклардагы вариантлары, орфография һәм пунктуация үзенчәлекләре мөмкин булган кадәр сакланган килеш тәкъдим ителде.

Хезмәтнең төп методологик нигезе булып танып-белү теориясе алынды, телләрнең бер-берсе белән багланышлары нәтиҗәсе булган алынмаларны өйрәнү, татар телен укытуның методикасы һәм теориясе өлкәсендәге гыйльми фикерләргә таянып эш ителде.

Эшне башкару дәвамында түбәндәге методлар файдаланылды: тасвирлама-аналитик (фәнни-методик хезмәтләрнең потенциалын ачыклау өчен тикшерү проблемасы буенча теоретик чыганакларны анализлау, тел укыту методикасы һәм педагогика белгечләренең фәнни-теоретик концепцияләрен өйрәнү); иҗтимагый-педагогик (дәреслекләрне һәм укыту әсбапларын анализлау).

Чыгарылыш квалификация эшебезнең практик һәм теоретик әһәмияте шунда: эш дәвамында ирешелгән нәтиҗәләр укытучылар тарафыннан һөнәри эшчәнлекләрендә кулланылырга мөмкин. Шулай ук, бу эштә урын алган гамәли материалларны югары уку йортында татар телен укыту методикасы курсларында, методистларның һәм тел укытучыларының квалификациясен үстерү курсларында файдалану мөмкинлеге бар. Моннан тыш, хезмәттәге материаллар, тел укытучысы һөнәренә бәйләнешле гуманитар сыйныфларда анализ предметы булып тора ала. Тикшеренү барышында җыелган кайбер материаллар укытучылар өчен методик кулланма язганда, укыту әсбаплары төзегәндә ярдәм итәргә мөмкин.

Эштә урын алган кайбер теоретик фикерләр һәм алар нигезендәге нәтиҗәләр 2017 елда М. Акмулла исемендәге БДПУда оештырылган «Өзлексез белем бирү системасы: мәктәп – педколледж – вуз» XVII Региональ фәнни-гамәли конференциядә (XVII Региональная научно-практическая конференция «Система непрерывного образования: школа – педколледж – вуз») гыйльми докладта урын алды. Чыгышның төп өлеше мәкәлә рәвешендә конференциянең фәнни җыентыгында басылып чыкты. Шулай ук хезмәтнең аерым өлешләре хәзерге татар әдәби теле курсының гамәли дәресләрендә апробацияләнде.

Основная часть (выдержка)

1. ТАТАР ТЕЛЕНЕҢ СҮЗЛЕК СОСТАВЫНДА

АЛЫНМАЛАР ҺӘМ АЛАРНЫ ТӨРКЕМЛӘҮ

1.1. Татар теленең сүзлек составында алынмалар

һәм аларның роле

Дөньядагы һәрбер телнең сүзлек составы – зур тарихи үсеш нәтиҗәсе. Халык, милләт тарихы үсә барган саен, теленең тарихы да тирәнәя. Иҗтимагый үзгәрешләр – тарихи вакыйгалар, аралашу даирәсе киңәю һәм башкалар – тел үсешенә дә йогынты ясыйлар.

Мәгълүм булганча, тел дигән хәзинәнең берничә төрле баю ысулы бар. Иң киң таралганы – телнең үз хәзинәсендәге сүзләрнең тамырларына төрле кушымчалар ялгау. Бу ысул белән тел байлыгының иң зур өлеше ясала. Мисал өчен матур дигән гүзәллекне, күркәмлекне белдерүче сыйфатка –лык кушымчасы өстәп, абстракт төшенчәгә ия булган сүз – матурлык сүзен ясыйбыз. Бер дигән санга –дәм кушымчасы өстәсәк, тату, дус дигән мәгънәгә якын торган бердәм сыйфаты барлыкка килә, үз чиратында –лек кушымчасы әлегә сыйфатларга ия булуны белдерүче исем ясый.

Билгеле булганча, телнең яшәеш-үсеше экономия принцибына нигезләнгән. Иске сүзләргә яңа мәгънә өстәп лексиканы баету ысулышушы принципка тугрылыклы рәвештә эшли. Халкыбыз тарихында кайбер сүзләр, конкрет төшенчәләр юкка чыгу сәбәпле, әйләнештән төшеп калганнар. Мәсәлән, ханнар, вәзирләр, тарханнар, урядниклар кебек администрация, хакимият башлыклары безнең республикада инде күптәннән юк. Димәк, әлеге сүзләрнең телдә кирәге дә калмый. Әмма хаклык өчен әйтергә кирәк, халык әкиятләрендә, фразеологик әйтелмәләрдә, мәкаль-әйтемнәрдә, тарихи хезмәтләрдә бу сүзләр очрарга мөмкин. Кайбер очракларда исә, ниндидер төшенчә юкка чыкса да, аны атаган сүз хәзер икенче бер төшенчә, икенче мәгънә белдерә башлый. Хәзерге вакытта, мәсәлән, шәкерт дигәндә без мәктәп яки вуз укучысын күзаллыйбыз. Элеккерәк чорларда исә шәкерт дип муллада укыган баланы атаганнар.

Лексика баюның чираттагы ысулы – яңа сүз уйлап табу. Гадәттә неологизмнар, тарихи үсеш нәтиҗәсе буларак, яңа төшенчәләр, яңа күренешләр, яңа һөнәрләр һ.б. атау өчен барлыкка киләләр, еллар узу белән яки сөйләмнән төшеп калалар, яки киресенчә, нормага кереп, неологизм булудан туктыйлар. Кайчандыр глобаль, оптималь, слайд, инвестор, бизнес кебек сүзләр неологизм саналсалар, хәзер аларны башкалар алыштыралар: лизинг, бренд, картридж, дубликат, инновация, интеграция һ.б.

Телебез составында яшәүче сүзләрнең бер төркеме исә башка телләрдән алынган, берникадәр үзгәрешләр кертелеп яисә бернинди үзгәрешләрсез алар татар кешесенең норматив сүзлек составында яшәп киләләр.

Заключение (выдержка)

Безнең тарафтан әлеге чыгарылыш квалификация эшебез кысаларында татар телендә алынма сүзләрне өйрәнүнең кайбер теоретик фикерләре һәм методик үзенчәлекләре ачыкланды. Хезмәтнең нәтиҗәләрен гомумиләштереп түбәндәге фикерләрне ассызыклап үтү зарур:

Алынмалар – халыклар арасында барган иҗтимагый-сәяси һәм мәдәни багланышлар нәтиҗәсендә бер телдән икенче телгә үтеп кергән сүзләр алар. Татар телендәге алынма сүзләрне файдаланылу активлыгына карап төп ике төркемгә бүлергә мөмкин: актив алынма сүзләргә һәм пассив алынма сүзләргә. Күләме ягыннан татар телендә зур өлешене гарәп, фарсы, рус, европа алынмалары тәшкил итә, алар телебезгә шактый күптәннән килеп кереп, хәзерге вакытта тотрыклы рәвештә сакланалар, телебезнең тарихи үсеш нәтиҗәсе булып торалар. Телебездә гарәп һәм фарсы алынма сүзләренең кулланылуы чор, тарих белән бәйле. Борын-борыннан Якын Көнчыгыш белән сәүдә һәм культура мөнәсәбәтләренең үсүе татар әдәби теленә гарәп һәм фарсы сүзләренең керүенә киң юл ачкан. X гасыр башында ук Болгар дәүләтендә рәсми рәвештә ислам дине кабул ителү бу юнәлештә гаять уңай роль уйнаган. Татар әдәби теленең язма формасындагы барлык функциональ стильләре өчен дә гарәп һәм фарсы алынмаларыннан файдалану хас. Рус һәм рус теле аша Европа телләреннән кергән алынмаларга килгәндә, төрки-татар халкының борынгы бабалары славян кабиләләре белән тыгыз бәйләнештә яшәгәннәр. Рус язма ядкарьләрендә үк инде шактый төрки сүзләрне күрергә мөмкин. Үз чиратында төрки халыклар руслардан да күп сүзләр алганнар. Казан ханлыгы яулап алынганнан сон, рус сүзләренең татар теленә үтеп керүе бик нык активлаша. Хәзерге вакытта рус (аның аша Европа, дөнья телләреннән) алынмалары кулланмаган бер генә өлкә яки тармакны да күрсәтү кыен.

Татар теленең сүзлек составында күләме ягыннан азрак санда булган, аерым очракта пассив лексик составка караган башка телләрдән кергән сүзләр дә байтак. Әйтик, фин-угор телләреннән булган мари, мордва, удмурт сүзләре шундыйлар рәтендә. Шулай ук борынгырак чорда тунгус-манчьжур, монгол, кытай, һинд һәм башка көнчыгыш телләреннән дә сүзләр бар. Аларның күбесенең алынма булуын этимологик анализ аша гына билгеләп була.

Шулай итеп, алынма сүзләрне традицион рәвештә дәреслекләрдә кайсы телдән үтеп кергәнлекләре һәм активлыгы-пассивлыгы ягыннан тасвирлыйлар. Ләкин теле белемендә башка төркемләүләр дә бар. Чөнки алынмалар – катлаулы күренеш, һәм тел багланышларына (контактларына) бәйле. Бу яктан төркемләүдә ике критерий кулланыла: алар интерлингвистик һәм экстралингвистик критерияләр. Моңа бәйле рәвештә аларның (тел багланышларының – контактларының) түбәндәге төрләрен күрсәтәләр: 1) бер телнең икенчесе белән багланышка керү ысулы буенча – туры (прямой, проксимальный) һәм туры түгел (опосредственный, дистантный); 2) багланышларның озайлы һәм тотрыклы булуы ягыннан: вакытлыча (временный, казуаль) һәм тотрыклы (устойчивый, перманентный); 3) багланышка кергән телләрнең территориаль урнашуы ягыннан – тышкы (внешний, маргиналь) һәм эчке (внутренний, внутрирегиональный); 4) багланышка кергән телләрнең генетик якынлыгы яисә туганлыгына карап – туган-кардәш (родственный) һәм туган-кардәш булмаган (неродственный); 5) багланышларның йогынтысы нәтиҗәлегенә карап – беръяклы (односторонний) һәм икеъяклы (двусторонний); 6) тел системасы дәрәҗәләренең (ярусларының) катнашлыгына карап – лексик, семантик, фонетик, морфологик, синтаксик; 7) тел багланышлары йогынтысының үзара керешүенә карап – керешү (скрещевание) һәм кушылу (слияние); 8) багланышта булган тел формаларының функциональ статусына карап – диалектара бәйләнешләр, әдәби телләр бәйләнеше, әдәби телләрнең диалектлар белән бәйләнеше; 9) багланышка керүче тел коллективлары арасындагы икетеллелекнең төре һәм характерына карап – тигез (равноправный) һәм төрле (разнопрестижный) һ.б.

Күрсәтелгән төркемләүләргә таянып, татар теленең сүзлек составында урын алган күпчелек алынмаларны төркемнәргә аерырга мөмкин. Бу үз чиратында татар теленең алынма сүзләргә бай булуын күрсәтеп тора, һәм алар үз туган сүзләр кебек үк кулланылу ягыннан тулы хокукка ия.

Җәмгыятьнең алга барышында милләтара мөнәсәбәтләр, телара бәйләнешләр күпмедер дәрәҗәдә үзгәрешләргә дучар ителә. Тел үсешендә яңа билгеләр күренә башлый: сүз байлыгы яңа сүзләр хисабына байый, ишәя, камилләшә төшә. Татар теле лексикасының баюы берничә төрле юл белән бара. Тел хәзинәсенең шактый зур катламын алынма сүзләр алып тора. Димәк, гомуми белем бирү оешмаларында әлеге сүзләрне өйрәнү ихтыяҗы зур. Татар телен укыту методикасында алынма сүзләрне өйрәнү буенча беркадәр тәҗрибә тупланган булса да, мәгариф өлкәсендәге үзгәрешләр, яңа программа, яңа дәреслекләр эшләнү нәтиҗәсендә яңа метод һәм алымнарга мохтаҗлык сиземләнә.

Әлеге чыгарылыш квалификация эшенең икенче бүлегендә без гамәлдәге дәреслекләрдә алынма сүзләр темасы буенча мәгълүматның бирелеш үзенчәлеген өйрәндек. Аеруча, урта сыйныфларга атап язылган, ФГОС таләпләренә җавап биргән дәреслек һәм методик әсбапларга зур игътибар бирелде. Дәреслектәге күнегүләрнең төрле эш алымнарын тәкъдим итүләре ачыкланды. Тикшеренү нәтиҗәләре күрсәткәнчә, алынма сүзләр аерым тема буларак бишенче сыйныфта өйрәнеләләр. Шулай ук, тугызынчы сыйныфта теманы ныгытуга урын бирелә. Югары звенода алынма сүзләр яисә укытучы инициативасы белән, яисә башка темаларга бәйләнешле рәвештә кабатлана, белемнәр баетыла ала. Кызганыч, татар теле дәресләрендә алынма лексикага кагылышлы мәгълүматны системалы, даими рәвештә бирү буенча методик киңәшләр, эшкәртмәләр эшләнмәгән диярлек. Шуны күз уңында тотып, чыгарылыш квалификация эшебездә мөгаллимнәргә эш процессында кулланырга мөмкин булган төрле-төрле биремле күнегүләр, дидактик уеннар, ребуслар һ.б. тәкъдим ителде. Болардан кала, укучыларның алынмалар буенча проект эшләре яклау, эзләнү-тикшеренү эшләре башкару мөмкинлеге дә искәртелде. Әлбәттә, алынма сүзләрне дәрес процессына кертү безнең тарафтан тәкъдим ителгән күнегүләр системасы белән генә чикләнми, татар теле укытучысының иҗадилыгы, сәләте, тәҗрибәсе һәм, әлбәттә, теләгенә карап, сыйныфтагы балаларның өлгерешенә, дәрестә хезмәттәшлек атмосферасы хөкем сөрү-сөрмәүгә бәйле төстә, альтернатив программа һәм дәреслекләргә өстәмә рәвештә, үзе дә күнегүләр тәкъдим итә ала.

Хәзерге заман укытучысы яңа методлар, программалар, дәреслекләр, кулланмалар арасында үзенең күзаллауларына, эш алымына туры килә торганын сайлау мөмкинлегенә ия. Материалның күплеге дәресләргә иҗади якын килеп, заман таләпләренә ярашлы рәвештә, җентекләп әзерләнеп үткәрергә шартлар тудыра.

Список литературы

1. Айдарова С.Х. К знаниям через игру. – Казань: Изд-во. ТГПИ, 1998. – 116 с.

2. Арсланов Л.Ш., Исанбаев Н.И. К вопросу о марийских заимствованиях в татарском языке // Советское финно-угроведение. – 1984. – № 2. – С. 104-114.

3. Ахметьянов Р.Г., Насипов И.С. К вопросу взаимодействия татарского и чувашского языков // Актуальные проблемы чувашского языка и литературы. Сборник материалов Всероссийской научно-практической конференции. Стерлитамак: СГПА, 2004. – С. 32-44.

4. Ахунов Г. Әсәрләр. Хәзинә. Хуҗалар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1981. – 495 б.

5. Әхмәтьянов Р.Г. Татар теленең этимологик сүзлеге: Ике томда. – Т. I (А-Л). – Казан: Мәгариф-Вакыт, 2015. – 543.

+ еще 72 источника

2500 руб.
Купить эту работу

Не подошла эта работа?

Закажите новую работу, выполненную по вашим требованиям с нужным уровнем оригинальности.

Не нашли нужную работу?

Разместите задание, а мы подберём эксперта

Заботимся о вас и вашем времени

У нас есть все, чтобы сделать вашу жизнь более приятной и беззаботной

Не бросаем после выполнения работы

Бесплатно выполним все доработки в рамках задания

Средний бал наших работ

  • 4.9

Узнай стоимость

Это быстро и бесплатно :)

Отзывы довольных студентов

Мы помогли более 10К+ студентам

Вадим
Тема работы: На основе Бюджетного кодекса Республики Беларусь составьте схему бюджетной системы данного государства.

Все хорошо, сделали работу в указанные сроки.

Сергей
Тема работы: Основы консультирования в соц работе (Билеты)

Все хорошо

Алексей Владимирович Золотуев
Тема работы: бухгалтерский учет

Работа выполнена, большое спасибо!

Елена
Тема работы: Эстетическое воспитание младших школьников во внеурочных занятиях по декоративно - прикладному искусству

Работа выполнена раньше срока. Качественно, автор работы учла все необходимые данные. По внутреннему наполнению работа полностью соответствует заявленным данным. Все необходимые сведения полностью отражены, литература подобрана в соответствии с современными стандартами. Рекомендую всем! Не пожалеете!

Анастасия
Тема работы: Подходы и методы управления банковскими валютными рисками на примере Дорожно-строительной компании-82 (ООО...

Спасибо за работу!

Наталья
Тема работы: Государственное и муниципальное управление

Работу выполнили быстро,преподаватель оценил на 70 баллов из ста Спасибо огромное !