ВКР

«Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә укучыларның мөстәкыйль эшчәнлеген үстерү алымнары»

  • 76 страниц
Содержание

КЕРЕШ 3

ТӨП ӨЛЕШ

Беренче булек. Бүгенге мәктәп шартларында туган телләрне укыту мәсьәләсенең куелышы

1.1. Мәктәптә туган телләрне өйрәнүнең максат һәм бурычлары 6

1.2. Яңа укыту шартларында туган телләрне өйрәнүдә туган киртәләр 15

1.3. Яңа стандартлар нигезендә укытуны оештыру 21

Икенче бүлек. Мәктәп системасында ФДББС шартлары нигезендә укучыларның мөстәкыйль эшчәнлеген оештыру 25

2.1. Укучыларның мөстәкыйль эшчәнлеге төшенчәсенә аңлатма 27

2.2. Укучыларның мөстәкыйль эшчәнлеген оештыручы традицион метод һәм алымнар 28

2.3. Укучыларның мөстәкыйль эшчәнлеген оештыруда инновацион

методлар 38

ЙОМГАК 58

КУЛЛАНЫЛГАН ӘДӘБИЯТ ИСЕМЛЕГЕ 60

КУШЫМТА 64

Введение

Базар икътисадында булган хәзерге таләпләр һәм мәгълүмати җәмгыятьнең тиз рәвештә формалашуы мәгариф системасы алдында яшь буын өчен белем бирү максатын һәм бурычларын, форма һәм эчтәлеген тамырыннан үзгәртү мәсьәләсен куйды. Мәгариф системасының яңалыкларын тормышка ашыру өчен икенче буын дәүләт стандартлары төзелде (ФДББС).

Яңa cтaндapтның гамәлдәгедән aepмacы – укучы шәхeсeнeң игътибар үзәгенә куелуында. Ул кoнкpeт дисциплинaлap буeнчa гынa белем алып кaлмый, ә aлapны көндәлeк тopмыштa, aлгa тaбa yкy процессында файдаланырга да өйрәнә.

Яшүсмepнeң, yкyчының, шәхес булaрaк фopмaлaшуында укытучының укыту процессында кулланган метод һәм алымнар дәрәҗәсе зур әһәмияткә ия. Яңа стандартлар буенча бүгенге туган телләрне yкытучылaрының алдында торган мөһим бурычларның берсе – милләтен таныган, хөрмәт иткән, рухи яктан сәламәт, мөстәкыйль фикер йөреткән бaлa тәpбияләү. Моңа ирешү өчен заман белән бергә атлау, yкyчылaрны кызыксындырырлык яңа технологияләр, метод һәм алымнар кулланып эшләү мөһим. Яңа укыту ысулларының нигезен тәшкил итә торган эшлекле һәм рольле, традицион метод һәм алымнар укучыларның оештыру сәләтен, икътисади фикерләү дәрәҗәсен, мөстәкыйль эшчәнлекләрен үстерергә ярдәм итә. Алар мөстәкыйль эзләнү эше нәтиҗәсе булып торалар.

Бүгенге көндә укыту процессында укучыларны мөстәкыйль эшләргә өйрәтү мәсьәләсенә зур игътибар бирелә. Алар яӊа уку материалын үзләштерү барышында төрле язма чыганаклардан (дәреслекләрдән, фәнни- теоретик әдәбияттан, вакытлы матбугаттан, архив материалларыннан, Интернет чаралардан, ресурслардан һ.б.) файдаланырга мөмкин.

Икенче буын дәүләт стандартлары буенча уку-укыту процессыныӊ катлаулылыгы укучы алдына заманча таләпләр куя. Шуларның берсе – укучыны мөстәкыйль эшләргә өйрәтү. Туган телләрне укыту процессында укытучы төрле метод һәм алымнар кулланып эш итә. Һәр методныӊ үз бурычы, үзенеӊ куллану сферасы, тикшерүчегә карата аерым таләпләре бар. Ул укучыдан фактларны җыю, төркемләү, аӊлату, анализ эшен төп фәнни максатка юнәлтүен таләп итә. Бүгенге заман укучылар алдында катлаулы таләпләр барлыкка килә: үзенең уй-фикерен төгәл итеп әйтергә; әңгәмә корып, актив сөйләшү алып барырга тиеш. Бу педагог өчен дә бик авыр мәсьәлә, чөнки аз вакыт эчендә күп мәгълүмат биреп, укучыларның мөстәкыйль эшчәнлеген үстерү кирәк [13: 19].

Әлeге яңa стaндapт тaләпләpен үтәү өчен, дәреснең нәтиҗәлелеген күтәрү ысулларының берсе – укытучының метод-алымнарны оста чиратлаштыра, төрләндерә белүе. Ә бу исә өйрәтеләсе материалның эчтәлеген өлешләргә дөрес бүлүгә һәм укытудагы кирәкле алымнарны, ысулларны сайлый белүгә бәйле. Укыту методлары системасының укытучының һәм укучылар эшчәнлегенең барлык төрләрен дә үз эченә ала; дәрестә дискуссияләр, уеннар, укучыларның лаборатор һәм практик эшләрен, тәҗрибә һәм эксперименталь эшләрне оештыру да җитди роль уйный.

Туган тел дәресләрендә укучыларның мөстәкыйль эшчәнлеген үстерү алымнары бихисап. Методиканың алдынгы укытучылары, методистлары бу җәһәттән бик күп төрле эш алымнары тәкъдим итәләр. Академик Л.В.Щерба һәм кайбер башка методистлар 1903 елда телне күзәтү методын гамәлгә куйдылар. Бу методны алар зарарлы булган ятлау методы урынына тәкъдим иттеләр; ул метод укучыларның мөстәкыйльлеген һәм активлыгын булдырырга омтылучыларда зур кызыксыну тудырды һәм яклау тапты. Татар теле һәм укыту методикасы өлкәсендә күп хезмәт иткән телче методист М.Корбангалиев та бу методны раслап чыга. Күзәтү һәм укытучының аңлатуы ысуллары белән эшләгәндә, ул фикерләү юлларыннан индукциягә (тикшереп, кагыйдәгә, нәтиҗәгә бару) һәм дедукциягә (гомуми кагыйдәдән тикшерүгә бару) мөрәҗәгать итәргә кирәклеген күрсәтә. Методист М.Ш.Галләмова үзенең “Ике яки бер комплектлы мәктәпләрдә ана теленнән укучыларның мөстәкыйль эшләрен оештыру алымнары” исемле мәкаләсендә мөстәкыйль эшләрне укучыларның яшь һәм индивидуаль үзенчәлекләренә карап классификацияли.

Яңа стандартлар буенча татар теле дәресләрендә укучыларның мөстәкыйль эшчәнлеген үстерү алымнарын тикшерүне хезмәтебезнең максаты итеп куйдык. Билгеләнгән максатка ярашлы рәвештә түбәндәге бурычлар билгеләнде:

• традицион укыту метод һәм алымнарын өйрәнү;

• укучыларның мөстәкыйль эшчәнлекләрен үстерүгә булышлык иткән ысулларны эзләү, тикшерү;

• дәрес эшкәртмәләре төзү.

Тикшеренүнең методологик нигезе булып Вәлива Ф.С., Саттаров Г.Ф.-ларның “Урта мәктәп һәм гимназияләрдә татар телен укыту методикасы”, Д.Ф. Заһидуллинаның “Мәктәптә татар әдәбиятын укыту методикасы. Яңадан эшләнгән һәм тулыландырылган икенче басма” хезмәтләре тора.

Диплом эше кереш, төп өлеш, йомгак һәм кушымтадан тора. Төп өлеш ике бүлектән тора. Беренче бүлектә мәктәптә туган телләрне өйрәнүнең максат һәм бурычлары, яңа укыту шартларында туган телләрне өйрәнүдә туган киртәләр турында белешмә бирелде. Икенче бүлектә укучыларның мөстәкыйль эшчәнлеген үстерү алымнары һәм методлары ачыкланды.

Кушымтада мәктәп яшенә кадәр булган балалар өчен уен-шөгыль төрләре һәм 7нче сыйныф укучылары өчен дәрес эшкәртмәләре тәкъдим ителде. Йомгакта төп нәтиҗәләр китерелде.

Фрагмент работы

ТӨП ӨЛЕШ

Беренче бүлек. Бүгенге мәктәп шартларында туган телләрне укыту мәсьәләсенең куелышы

1.1. Мәктәптә туган телләрне өйрәнүнең максат һәм бурычлары.

Телләр өйрәнүнең хокукый нигезләре Россия Федерациясенең һәм Башкортстан Республикасының югары норматив документлары белән раслана.

Россия Федерациясе Конституциясенең 26 нчы маддәсе 2 нче пункты нигезендә һәркем “үз туган телен куллану хокукына; аралашу, тәрбия алу, уку һәм иҗат итү өчен телне ирекле сайлау хокукына ия”.

Россия Федерациясе Конституциясенең 68 нче маддәсе 2 нче пункты Россия Федерациясе составындагы республикаларга, Россия Федерациясенең дәүләт теле белән беррәттән, үз дәүләт телләрен гамәлгә кую хокукын бирә. Шул ук вакытта мили телләрне дә саклау, өйрәнү гамәлгә куелган. “Россия Федерациясе халыклары телләре турында”гы РФ законының 3 нче маддәсе 3 нче пункты нигезендә, “Россия Федерациясе субъектлары гражданнарның аралашу, тәрбия, белем алу һәм иҗат итү телен сайлау ирегенә хокукын саклауга кагылышлы законнар һәм башка документлар кабул итәргә хокуклы”.

Шундый ук мөмкинлек “Россия Федерациясендә мәгариф турында”гы РФ законының 14 нче маддәсендә расланган: “Россия Федерациясе законнары нигезендә, Россия Федерациясе территориясендәге республикаларның дәүләт һәм муниципаль белем бирү оешмаларында Россия Федерациясе дәүләт телләрен өйрәнү һәм укыту гамәлгә куелырга мөмкин”.

2011 елның 1 сентябреннән Федераль дәүләт башлангыч белем стандарты гамәлгә керде. Россия Федерациясенең милли һәм мәдәни күптөрлелеген искә алып, Стандарт нигезендә Россия Федерациясе белем бирү оешмалары өчен төп (базис) уку-укыту планының өч варианты эшләнде. Өченче вариант – ике дәүләт теле законлы рәвештә гамәлдә булган субъектларга карый. “Россия Федерациясендә мәгариф турында” РФ законының 28 нче маддәсе 3 нче пункты нигезендә, белем бирү оешмалары уку-укыту программаларын төзү һәм раслау хокукына ия. Шул рәвешле, һәр белем бирү оешмасы уку-укыту планын мөстәкыйль рәвештә төзи һәм, әлеге план, федераль һәм аерым төбәкнең тел турындагы законнары кысаларында, белем бирү оешмасы җитәкчесе тарафыннан раслана.

V–XI сыйныфларда фәннәрне Россия Федерациясе Мәгариф һәм фән министрлыгының 2004 елда расланган уку-укыту (базис) планнары нигезендә укыту дәвам иттерелә.

Төп (базис) уку-укыту планында татар телен укытуга бүлеп бирелгән сәгатьләр саны милли-төбәк компоненты һәм, өлешчә, белем бирү оешмасы компоненты хисабына башкарыла, һәм бу – Россия Федерациясе субъектының белем бирү оешмаларында уку-укыту планын төзүнең гамәлдәге нормаларына каршы килми. Белем бирү оешмасы компонентының калган сәгатьләре (атнага өч сәгатькә кадәр),укучыларның белем алудагы ихтыяҗларын искә алып, белем бирү оешмасы карары нигезендә, федераль компонентка караган уку фәннәрен, шул исәптән рус телен, тирәнтен өйрәнү максатларында файдаланыла.

Башкортстан Республикасы белем бирү оешмаларының V–XI сыйныфларында федераль төп (базис) уку-укыту планнары гамәлгә ашырыла. Анда уку-укыту сәгатьләре түбәндәгечә бүленә:

– Россия Федерациясенең барлык территорияләре өчен бердәм булган федераль компонентка кергән уку фәннәренә – гомуми норматив вакытның 75 % ы;

– Россия Федерациясе субъектлары тарафыннан мөстәкыйль билгеләнгән милли-төбәк компонентына кергән уку фәннәренә – 15 % ы;

– белем бирү оешмасы компонентына кергән фәннәрне өйрәнүгә гомуми норматив вакытның 10 % ы бүлеп бирелә.

Заключение

Укучылар активлыгын һәм мөстәкыйльлеген үстерү, аларны үз-үзе белән идарә итәргә һәм тормышта үз урынын табарга өйрәтү укытучы хезмәтенең асылын тәшкил итә.

Һәрбер укучы – табигать тудырган зат. Үсә барган саен баланың эш-хәрәкәтендә аерым бер теләк-омтылышлар, мавыгулар, кызыксынулар ачыклана башлый. Бу вакытта педагоглар ярдәмгә килергә тиеш. Бала ниндидер әзер формадагы савыт түгел. Ул – табигатьтән үк хәрәкәтчәнлек алган, эчке бер көчләргә ия булган, башлангыч сәләт-чалымнары, үзлегеннән үсү-формалашу кебек мөмкинлекләре булган зат.

Хәзерге заман укытучысы шәхес үсеше өчен шартлар тудырырга һәм бу процесс белән идарә итә дә белергә тиеш. Шул очракта гына мәктәп тәмамлаучылар фикер йөртергә сәләтле, төрле хәлләрдә югалып калмый торган кешеләр булып мөстәкыйль тормышка юл алалар.

Укучының мөстәкыйль эшчәнлеген үстерү – гомуми интеллектуаль үсешенең бер өлеше. Дәресләрдә укучының мөстәкыйль эшчәнлеген үстерү өчен мөмкинлекләр бихисап һәм күптөрле. Әмма бу алымнарны укытучы укучыларның яшь һәм индивидуаль үзенчәлекләреннән чыгып, билгеләргә, укыту процессында дөрес кулланырга тиеш. Укытучы һәр балага шәхси якын килеп эшләгәндә генә, бала белемне аңлап үзләштерә, мөстәкыйль эшчәнлеге арта. Укучы каршына нинди дә булса мәсьәлә куелган икән, ул аны ни өчен чишәргә икәнен аңларга, бу мәсьәләне чишкәннән соң, эшнең соңгы нәтиҗәсен күрә белергә тиеш. Укучының мөстәкыйль эшчәнлеге артсын өчен, укытучы төрле юнәлештә эш алып бара. Мөстәкыйль эшләрне оештырганда, укытучы укучыларның игътибарлылыгы, кабул итү мөмкинлекләре, хәтер үсеше, фикерләү сәләте кебек психологик үзенчәлекләрен дә күздә тотарга тиеш.

Укучылар активлыгын һәм мөстәкыйльлеген үстерү, аларны үз-үзе белән идарә итәргә һәм тормышта үз урынын табарга өйрәтү укытучы хезмәтенең асылын тәшкил итә. Дәресләрендә презентацияләр, таблицалар, карточкалар, тестлар, картиналар, дисклар, техник чаралар куллану укучыларны үзаллы эшкә өнди.

Укучыларның мөстәкыйль эшчәнлеген үстерү алымнарын һәрбер укытучы үзенчә башкара һәм яхшы нәтиҗәләргә ирешергә омтыла. Бу – һәрбер укытучының укыту процессында куелган бер бурычы. Билгеле методистлар, укытучылар бу алымнарны үзләренчә классификациялиләр. Әмма укыту процессында иң уңышлысы дип И.И.Малкин (башкару, ярым иҗади, иҗади һәм башка шундый характердагы мөстәкыйль эшләр) һәм П.И.Пидкасистый классификацияләре тора. Укучыларның мөстәкыйль эш төрләре булып: дәреслек белән эшләү, лаборатор эшләр, күнегү эшләү, тест чишү, эвристик әңгәмә, сочинение, реферат язу һәм башка алымнар тора. Кайбер укытучыларның эш тәҗрибәсендә рольле уеннар, викторина, тестлар алымы да әлеге эшчәнлекне үстерү буенча урын тапкан.

Иҗади эшләүче укытучы беркайчан да дәреслектәге күнегүләр белән генә чикләнми, ул үз укучыларының сәләтенә һәм мөмкинлекләренә туры килә торган биремнәрне, методик алымнарны башка дәреслек һәм кулланмалардан да сайлап ала. Шуның өчен, безнең уйлавыбызча, укыту эш тәҗрибәсендә бу алымнарны һәр укытучы үзенчә яңарта.

Әлеге хезмәттә бу алымнарның иң уңышлылары дип табылганнары мисал итеп китерелде. Алда китерелгән дәрес эшкәртмәләре дә шушы ысулларны күз алдында тотып төзелде.

Список литературы

1. Акимова М.К. Индивидуальность учащегося и индивидуальный подход - М.: Знание, 2002.

2. Альтшуллер Г.С. Развитие творческого воображения – 1997. – № 1.

3. Антропова М.В. Дифференцированное обучение: педагогическая и физиологическая оценка. Педагогика. – 1999.

4. Асадуллин А.Ш., Юсупов Р.А. Рус телендә сөйләшүче балаларга татар теле укыту методикасы нигезләре. – Казан: Татар.кит.нәшр., 1998.

5. Әхияретдинова Р. Шәһәрдә туган телне укыту. // Башкортстан укытучысы. – 2001. – №6.

+ еще 45 источников

Покупка готовой работы
Тема: «Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә укучыларның мөстәкыйль эшчәнлеген үстерү алымнары»
Раздел: Литература и лингвистика
Тип: ВКР
Страниц: 76
Цена: 2700 руб.
Нужна похожая работа?
Закажите авторскую работу по вашему заданию.
  • Цены ниже рыночных
  • Удобный личный кабинет
  • Необходимый уровень антиплагиата
  • Прямое общение с исполнителем вашей работы
  • Бесплатные доработки и консультации
  • Минимальные сроки выполнения

Мы уже помогли 24535 студентам

Средний балл наших работ

  • 4.89 из 5
Узнайте стоимость
написания вашей работы
Популярные услуги
Дипломная на заказ

Дипломная работа

от 8000 руб.

срок: от 6 дней

Курсовая на заказ

Курсовая работа

от 1500 руб.

срок: от 3 дней

Отчет по практике на заказ

Отчет по практике

от 1500 руб.

срок: от 2 дней

Контрольная работа на заказ

Контрольная работа

от 100 руб.

срок: от 1 дня

Реферат на заказ

Реферат

от 700 руб.

срок: от 1 дня

682 автора

помогают студентам

23 задания

за последние сутки

10 минут

среднее время отклика