ВКР

Татар фольклоры жанрлары буларак риваятьләр һәм легендалар

  • 67 страниц
  • 11 просмотров
  • 0 покупок
Содержание

Кереш.4

1. Татар фольклоры жанрлары буларак риваятьләр һәм легендалар.7

1.1. Татар фольклоры жанры буларак риваятьләр һәм аларның төрләре.7

1.2. Татар фольклоры жанры буларак легенда һәм аның төрләре.10

2. Башкортостан татарлары риваятьләрен һәм легендаларын өйрәнүче буларак Ильдус Фазлетдинов.14

2.1. Ильдус Фазлетдиновның әдәби эшчәнлеге.14

2.1.1. Ильдус Фазлетдинов – журналист.14

2.1.2. Ильдус Фазлетдинов – шагыйрь.16

2.1.3. Ильдус Фазлетдинов – әдәбият галиме.24

2.2. Ильдус Фазлетдинов – фольклорчы.26

3. Урта мәктәптә риваять һәм легендаларны туган теле дәресләрендә файдалану методикасы.31

3.1. Әдәбият дәресләрендә риваять һәм легендаларны өйрәнү үзенчәлекләре.31

3.1.1. Мәктәп программасында һәм дәреслекләрдә риваять һәм легендаларны өйрәнү үзенчәлекләре.31

3.1.2. Укучыларны риваять һәм легендаларны анализларга өйрәтү.35

3.1.3 Риваять һәм легендаларны өйрәнгәндә укучыларны иҗади фикер йөртергә өйрәтү.39

3.2. Татар теле дәресләрендә риваять һәм легендалардан файдалану.42

3.2.1. Туган тел дәресләрендә риваять һәм легендалардан файдалану өчен күнегү үрнәкләре.42

3.2.2. Татар теле дәресләрендә файдалану өчен текст буларак риваять һәм легендаларне сайлап алу һәм күнегү үрнәкләре төзү.52

Йомгак.60

Файдаланылган әдәбият исемлеге.63

Введение (выдержка)

Теманың актуальлеге. Әлеге квалификацион чыгарылыш эше әдәбият, татар теле дәресләрендә риваять һәм легендаларны өйрәнү үзенчәлекләренә һәм аларны татар – әдәбият дәресләрендә куллануга багышлана. Теманың актуальлеге берничә аспектта аңлатыла ала. Беренчедән, халык авыз иҗаты борынгы тарихыбызны, этнографиябезне, әби-бабайларыбызының әхлакый кодексын үз эченә ала. Шуңа күрә бу ядкярләрне өйрәнүнең нәтиҗәле алымнарын барлау һәм уку-укыту барышында куллануның әһәмияте бик зур. Икенчедән, эшебездә нәтиҗәле алымнар буларак ижади һәм индивидуаль биремнәр өстендә эшләргә игътибар ителә. Мондый биремнәрне без ковергент, ягъни стереотипик, шаблон буенча фикерләү һәм эшләүне күзаллаган урта мәктәп шартларында дивергент, ягъни иҗади фикер йөртүләре өстенлек иткән сәләтле балаларның талантлары үсеше тәэмин итүнең бер юлы буларак бәялибез. Бүген, Федераль дәүләт белем бирү стандартларына ярашлы рәвештә, уку-укытуның нәтиҗәлелек критерие булып укучыларның иҗади фикер йөртергә, белемнәрне гамәлдә кулланырга әзерлеге һәм сәләте саналганда, мондый биремнәр белән эшләүнең методик үзенчәлекләрен ачыклауның әһәмияте шик уятмый.

Квалификацион чыгарылыш эшенең максаты Башкортостан татарлары риваять һәм легендаларының үзенчәлекләрен, заманча мәктәп шартларында татар теле һәм әдәбият дәресләрендә аларны файдаплану мөмкинлекләрен ачыклау.

Максатка ярашлы түбәндәге бурычлар алынды:

1) риваять һәм легендаларны халык авыз иҗаты жанры буларак тасвирлау;

2) галим Илдус Фазлетдиновның Башкортостан татарлары риваять һәм легендаларын өйрәнүгә керткән өлешен билгеләү;

3) Башкортостан татарлары риваять һәм легендаларның иң күркәм үрнәкләрен сайлап алу һәм өйрәнү;

4) мәктәп программасында һәм дәреслекләрдә риваять һәм легендаларны өйрәнү үзенчәлекләрен ачыклау;

5) укучыларны, дәреслектә бирелгән ижади һәм индивидуаль биремнәрне башкарганда, риваять һәм легендаларны анализларга өйрәтү үзенчәлекләрен күрсәтү;

6) татар теле дәресләрендә файдалану өчен текст буларак риваять һәм легендаларны сайлап алу һәм алар ярдәмендә күнегү үрнәкләрен төзү.

Квалификацион чыгарылыш эшенең методологик нигезен түбәндәгеләр тәшкил итә:

татар халык авыз иҗатын, төгәлрәк әйткәндә, риваять һәм легендаларны фәнни өйрәнгән галимнәр М.Х. Бакиров, Ф.И. Урманче хезмәтләре;

укучыларга индивидуаль якын килү, иҗади сәләтләрне үстерү проблемалары белән шөгыльләнгән галимнәр А.А. Кирсанов, О.С. Парц, А.В. Хуторский хезмәтләре;

татар телен һәм татар әдәбиятын укыту методикасына кагылышлы хезмәтләрдән Валиева, Саттаров, Д.Ф. Заһидуллина, Р.Б. Камаева һ.б. эшләре;

Ильдус Фазлетдиновның Башкортстан татарлары татар халык авыз иҗатын фәнни өйрнүгә багышланган хезмәтләре.

Эш барышында тасвирлама, чагыштырма методлар, шулай ук әдәби-теоретик материалны анализлау методларыннан, әдәбияттан программа һәм дәреслекләрне күзәтү һәм чагыштыру алымнарын файдаландык. Шулай ук гамәли материал турында риваять һәм легендалар текстларыннан эзмә-эзлекле сайлап алу методы кулланды. Гомүмән, хезмәттә лингвистик, методик тикшеренү методлары тел алымнары комплексы кулланылды.

Төп чыганаклар булып ФББСка (ФГОСка) ярашлы гамәлдәге программа һәм дәреслекләр хезмәт иттеләр. Риваять һәм легендалар текстларын сайлап алу өчен Илдус Фазлетдиновның “Башкортостан татарлары фольклоры: риваятьләр, легендалар, мифологик хикәятләр, сөйләкләр” – (Уфа: Китап, 2018), С.М. Гыйләҗетдиновның “Татар халык иҗаты: Риваятьләр һәм легендалар” (Казан: Татар. кит. нәшр., 2017) китаплары һәм башка чыганаклар буларак хезмәт итте.

Квалификацион чыгарылыш эшенең гамәли әһәмияте аның югары уку йорты студентлары, татар теле укытучылары өчен кулланма әсбап буларак һәм тулысынча татар фольклористика тарихын өйрәнгәндә кулланылырга мөмкинлегендә. Хезмәттә китерелгән аерым фикерләр, гомумиләштерүләр студентларга, шулай ук фәнни-гамәли конференцияләрдә чыгыш ясарга әзерләнүчеләргә, проект эшләрен башкаручыларга чыганак булып тора ала.

Галим Илдус Фазлетдиноның татар фольклорына керткән өлешен бәяләү, Башкортостан татарлары риваять һәм легендаларын татар теле дәресләрендә файдалану мөмкинлеген ачыклау квалификацион чыгарылыш эшенең яңалыгын тәшкил итә.

Хезмәтнең төп нәтиҗәләре М. Акмулла ис. БДПУның татар бүлегенең читтән торып уку бүлегендә татар теле буенча төрле предметларның гамәли дәресләрендә апробацияләнде. Шулай ук аның эчтәлегенә таянып “Телләргә өйрәтү методикасын камилләштерү: алдынгы тәҗрибә белән уртаклашу мәйданчыгы” VI Халыкара фәнни-методик онлайн семинарында (Уфа-Казан-Алматы-Измир, 20 февраль 2020 ел), “Өзлексез филологик белем бирү системасы: школа – колледж – вуз. Полилингваль белем бирү шартларында филологик цикл дисциплиналарын укытуда заманча алымнар” ХХ Бөтенрусия (халыкара катнашлык белән) фәнни-гамәли конференция (Уфа, М. Акмулла ис. БДПУ, 16-18 апрель 2020 ел) катнашырга чыгышлар, бастырып чыгару өчен мәкаләләр әзерләнде.

Основная часть (выдержка)

1. ТАТАР ФОЛЬКЛОРЫ ЖАНРЛАРЫ БУЛАРАК РИВАЯТЬЛӘР ҺӘМ ЛЕГЕНДАЛАР

1.1. Татар фольклоры жанры буларак риваятьләр

һәм аларның төрләре

Халык авыз иҗаты – халык тарафыннан телдән иҗат ителеп, халык хәтерендә сакланып килгән чәчмә яисә тезмә әсәрләр җыелмасы. Төп эчтәлеге, сюжет-композициясе, образлар системасы һәм иҗат ителү үзенчәлекләре ягыннан фольклор әсәрләре арасында эпик, лирик характердагылары бар. Халык авыз иҗатында эпик әсәрләр рәтендә борынгы миф һәм мифологик хикәят, әкият, чәчмә дастан, риваять һәм легенда, мәзәк, мәкаль-әйтем, табышмак кебек жанрлар карала [Заһидуллина, 2006: 93]. Шулар арасыннан диплом эшебез темасына бәйле рәвештә безне риваять һәм легендалар кызыксындыра.

Фольклорның аерым жанрлары, бигрәк тә риваять һәм легендалар, аеруча кыйммәтле чыганак булып исәпләнәләр, чөнки алар гасырлар тирәнлегеннән килә торган бай мәгълүматлар белән сугарылган. Һәм бу табигый да. Риваятьләр алар – халыкның буыннан-буынга тапшырыла килгән тел-авыз иҗаты елъязмасы. Аларның төп вазыйфасы – борынгы мөһим вакыйгалар һәм шәхесләр турында халыкныңхәтерен-истәлекләрен саклау һәм җиткерү, аларга тарихи-эстетик бәя бирү.

Риваять – фольклор әсәрләренең зур күпчелеген тәшкил иткән эпик жанр. Гарәпчәдән алынган “риваять” атамасы әдәбият белемендә ике мәгънәдә кулланылышта йөри. “Борынгылардан, буыннан-буынга сөйләнелеп килгән хикәя, тарих” мәгънәсендә ул Каюм Насыйри, Шиһабетдин Мәрҗани, Риза Фәхретдинов, Гали Рәхим хезмәтләрендә урын ала. Моннан тыш, Галимҗан Ибраһимов тарафыннан, язма әдәбиятның эпик жанрлары – хикәя, повесть, роман һ.б.ларны да аңлатучы кебек тә шәрехләнә. Риваять күп очракта тарих түгел, бәлки тарихи вакыйгаларга, тарихи шәхесләр эшчәнлегенә халыкның мөнәсәбәте буларак формалаша. Аларда уйдырмалылык билгеле урын ала, ләкин, әкият, легенда, мифологик хикәятләрдән аермалы буларак, уйдырма, нигездә, реальлеккә якын тора. Әкият, җыр, бәетләрдәге кебек үк, риваятьләрдә дә халык кичергән вакыйгалар турында сөйләнелә, аларга мөнәсәбәт белдерелә, бу юлда фольклор мотивлары һәм образлары файдаланыла.

Күпчелек галимнәр риваятьләрне, чыгышы белән истәлекләргә барып тоташа дип исәплиләр. Вакыт узу белән риваять телдән-телгә күчеп үзгәрә, соңрак хәтта бөтенләй онытылырга да мөмкин. Аларның халык хәтерендә саклану чорын тикшеренүчеләр 200-500 ел белән чиклиләр. Шуңа күрә төрле риваятьләрнең чынбарлыкка мөнәсәбәте дә төрлечә, кайберләрендә анахронизм, ягъни, бер чордагы вакыйгаларны икенче чорга күчереп сөйләү дә күзәтелә. Димәк, мондый әсәрләрне без төгәл беркетмә яисә тарихи елъязма сыйфатында кабул итә алмыйбыз. Хәер, риваять ул – күп очракта тарих түгел, бәлки тарихи вакыйгаларга, тарихи шәхесләрнең эшчәнлегенә халыкның мөнәсәбәте. Бары тик башка материаллар җитәрлек булмаган очракта гына риваятьләр тарихи чыганак буларак та файдаланылырга мөмкин.

Кайбер риваятьләрнең сюжетлары хәтта тулысынча уйдырмага корылган булырга мөмкин. Ләкин әкият, легенда, мифологик хикәятләрдән аермалы буларак, риваятьләрдәге уйдырма, гадәттә, реаль характерда була. Әкият, җыр, бәетләрдәге кебек үк, риваятьләрдә дә халык үзе кичергән вакыйгаларны сәнгатьчә гомумиләштереп бирә, моның өчен традицион фольклор мотивларыннан һәм образларыннан файдалана.

Заключение (выдержка)

Татар әдәбиятының меңъеллык тарихы бар. Аның чишмә башын, иң борынгы дәверен халык авыз иҗаты исеме белән йөртәләр. Әлеге курс эше кысаларында татар халык авыз иҗатының аерым жанрлары булган риваять һәм легендаларны әдәбият дәресләрендә өйрәнү үзенчәлекләре игътибар үзәгенә алынды. Эшебезнең төп максатызаманча мәктәп шартларында әдәбият дәресләрендә риваять һәм легендаларны өйрәнү белән эшләүнең методик үзенчәлекләрен ачыклау буларак билгеләнеп, программа һәм дәреслекләргә күзәтү ясалды, эшебезгә гомуми нәтиҗә ясап түбәндәгеләрне искәртергә мөмкин:

1. Риваять һәм легендалар аша балалар әби-бабаларыбызның дөньяның барлыкка килүе, тарихи вакыйгаларга карата карашы белән таныша. Әлеге ике жанр бер-берсенә якын торса да, легендалар беренчеләрдән уйдырманың күп урын алуы белән аерылып тора. Риваять исә, халыкта киң таралган эпик хикәя; ул тарихта булган конкрет вакыйгалар, тормыш хәлләре, фактлар, тарихи шәхесләр, шәһәр, авыл һәм башка урыннар белән бәйле мәгълүматларны һәркем ышанырдай итеп тасвирлауга нигезләнә.

2. Галим Илдус Фазлетдиновның Башкортостан татарлары риваять һәм легендаларын өйрәнүгә керткән өлешен билгеләдек. 2003 елны “Риваяттә халык тарихы”, 2007 елны – “Тарих кайтавазы – риваять”уку кулланмаларын бастырып чыгара. Моңа кадәр Башкортстан татар фольклоры турындагы андый хезмәтләр Казанда Татарстан галимнәре төзегән җыентыкларда гына басыла иде.2018 елда Уфада “Башкортстан татарлары фольклоры” сериясенең беренче томы – “Риваятьләр, легендалар, мифологик хикәятләр, сөйләкләр” китабы дөнья күрә. Әлеге китап Башкортстан татарларының 702 фольклор әсәрен үз эченә ала. Шуларның 600дән артыгы гыйльми әйләнешкә беренче тапкыр кертелә. Беренче тапкыр риваять һәм легендаларның тематик классификациясен эшли – мәсәлән, авыллар тарихы, топонимик, тарихи риваятьләр. Беренче тапкыр 1921-1922 елларда Урал һәм Идел буе территориясендә ачлык турында сөйләүче язмалар басыла. Хезмәт җитәкчесе Казан татарлары һәм Башкортостан татарлары фольклоры арасында аерма күплеген билгеләп үтә. Казан татарларының Кырым-барымта кабиләләре арасындагы сугышлары (урта гасырларда башкорт һәм казах кабиләләре арасында сугышлар) турында риваятьләр циклы юк. Тагын бер үзенчәлеге-1773-1775 елларда крестьян сугышы турындагы материалның күп булуы.

3. Татар телендә гомуми белем бирү оешмаларында риваять һәм легендаларны бишенче сыйныфта өйрәнү күздә тотыла. Программа буенча моның өчен барлыгы алты сәгать вакыт карала. Эшебездә “Татар телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәпләре (бишенче – тугызынчы сыйныфлар) өчен татар әдәбиятыннан авторлык (эш) программасы” (бишенче сыйныф өчен язылган өлешен төзүчеләр – Ф.Ә. Ганиева һәм Л.Г. Сабитова) һәм “Татар телендә гомуми белем бирү оешмалары өчен “Татар әдәбияты” уку-укыту предметыннан якынча эш программасы (төзүчеләре Д.Ф. Заһидуллина, Н.М. Юсупова, Ф.Ф. Хәсәнова), шулай ук, бишенче сыйныф укучыларына атап төзелгән дәреслек тикшерелде (авторлары – Ф.Ә. Ганиева һәм Л.Г. Сабитова). Беренче программаның тәртибе дәреслектәге материалның бирелеш тәртибе белән тәңгәл килүе, икенчесендә аермалыклар булуы ачыкланды. Дәреслекне күзәтү исә, түбәндәге кызыклы нәтиҗәләргә китерде: риваять һәм легендаларны өйрәнү традицион тәртиптә бирелә: теория, текстларны уку, биремнәр башкару. Биремнәрдә тарих фәне белән бәйләнеш тудыруга игътибарлылык та күзәтелде.

4. Иҗади һәм индивидуаль биремнәр төркемендә анализ ясарга юнәлдерелгән бирем булуы ачыкланды. Моның өчен укучы өстәмә чыганакка мөрәҗәгать итәргә, ошаган әсәрне сайларга һәм анализларга тиеш була. Әйтергә кирәк, бишенче сыйныф укучысында анализ ясау күнекмәләре югары үсештә була алмый. Шуңа күрә әлеге биремне башкаручылар белән индивидуаль консультацияләр оештыру максатка ярашлы. Укучы сайлаган әсәргә нисбәтле рәвештә, укытучы вакыйгалар бирелешенә яисә образларга игътибар юнәтергә киңәш итә. Мәсәлән, “Кунак бабай җыруы” риваятендә Аксак Тимер һәм Кунак бабай капма-каршы куеп сурәтләнәләр, “Белемле кеше” риваятендә ислам диненең кодрәтен ассызыклаучы вакыйгалар тезмәсе әһәмияткә ия.

5. Тәкъдим ителгән биремнәр укучыларның иҗади үсешенә уңай йогынты ясый алалар. Билгеле бер төбәктә туган тел укытуда узебезнең якташыбызның иҗатын исәпкә алып, әдәбият дәресләрендә Илдус Фазлетдинов тупланмасында бирелгән риваят һәм легендаларны кулланып, татар теле дәресләрендә дә файдаланып дәрес оештыру бик зур әһәмияткә ия.

Бу максатта татар теле дәресләрендә файдалану өчен текст буларак риваять һәм легендаларне сайлап алу һәм күнегү үрнәкләре төзү мөһим булуын ассызыклый.

Нәтиҗә ясап, шуны әйтергә кирәк: риваять һәм легендаларда тарих белән хыял, фантазия бергә кушыла. Бу дәресләрдә укучыларның иҗади фикер йөртергә өйрәтү мөмкинлекләре арта.

Сүзебезне йомгаклап, шуны ассызыкларга кирәк: Федераль дәүләт белем бирү стандартлары иҗади шәхес тәрбиясен алгы планга чыгара. Шуңа күрә өйрәнелә торган тема әлеге эш белән чикләнмәскә, үстерелергә тиеш, дип уйлыйбыз. Халык авыз иҗатының бай мирасы башка жанрларны өйрәнгәндә дә иҗадилыкка юл ача. Алга таба әлеге аспектлар да фәнни өйрәнелер.

Список литературы

1. Абдуллина Л. Ижад уты менән янғанда: З. Биишева исемендәге “Китап” нәшриәтенең “Йәштәр тауышы” серияһында 2008 йылда баҫылған башҡорт, татар телдәрендәге шиғыр китаптарына бер ҡараш // Башҡортостан. – 2009. – 20 май.

2. Абдуллина Л. “Шиғриәт – күңелдең һуңғы ҡылында уйнау ул.”: шағир Илдус Фазлетдинов менән әңгәмә // Башҡортостан. – 2010. – 5 май;

3. Авдеев А. Дума сердца // Советская Татария. – 1979.– 26 август.

4. Әдәбият белеме: Терминнар һәм төшенчәләр сүзлеге. – Казан: Мәгариф, 2007. – 231 б.

5. Бакиров М. Х. Татар фольклоры: Югары уку йортлары өчен д.-лек. – Казан: Мәгариф, 2008. – 359 б.

+ еще 58 источников

2600 руб.
Купить эту работу

Не подошла эта работа?

Закажите новую работу, выполненную по вашим требованиям с нужным уровнем оригинальности.

Не нашли нужную работу?

Разместите задание, а мы подберём эксперта

Заботимся о вас и вашем времени

У нас есть все, чтобы сделать вашу жизнь более приятной и беззаботной

Не бросаем после выполнения работы

Бесплатно выполним все доработки в рамках задания

Средний бал наших работ

  • 4.9

Узнай стоимость

Это быстро и бесплатно :)

Отзывы довольных студентов

Мы помогли более 10К+ студентам

Петр
Тема работы: производственная практика. Всероссийский таможенный представитель ООО ВЛК

Спасибо

Коваляускене Татьяна Петровна
Тема работы: задачи

Спасибо огромное! Очень внимательный автор, отнёсся с пониманием)Всё сделал как просила.

Алена
Тема работы: Особенности регулирования и практика применения таможенной процедуры экспорт

Спасибо за помощь.

Сергей
Тема работы: Социальное сопровождение лиц достигших пенсионного возраста

Все отлично, спасибо!

Никита
Тема работы: Проблема менеджмента или УП

Все супер! Работу приняли. Автору огромное спасибо!

Матвей
Тема работы: Эволюция средств защиты информации

Спасибо!Все заказы выполняются качественно,без лишних хлопот.