ВКР

«Лингвомәдәни туган як һәм аны мәктәптә өйрәнү (бүздәк районы сабай авылы материалында)»

  • 98 страниц
Содержание

Кереш 3

1. Лингвокультурологиянең асылы һәм теоретик нигезләре

1.1. Фән буларак лингвокультурология һәм аның төп төшенчәләре 9

1.2. Татар лингвокультурологиясе һәм аның казанышлары 19

2. Бүздәк районы Сабай авылы лингвомәдәнияте

2.1. Сабай авылы: тарихы, социаль-икътисади торышы һәм лингвомәдәни халәте 26

2.2. Бүздәк районы Сабай авылы топонимикасы 28

2.3. Сабай авылы халык авыз иҗаты (яисә фольклоры) үрнәкләре 46

3. Бүздәк районы Сабай авылы лингвомәдәнияте үрнәкләрен урта мәктәптә туган тел укытуда файдалану

3.1. Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә җирле материалны файдалану методикасы нигезләре 62

3.2. Сабай авылының лингвомәдәниятен татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә файдалану өчен күнегү үрнәкләре 70

Йомгак 89

Файдаланылган әдәбият исемлеге 91

Кыскартылмалар исемлеге 98

Введение

XXI гасырда лингвистика телне аралашу һәм танып белү коралы буларак кына түгел, ә телне милләтнең мәдәни коды итеп тә карый. Шуңа күрә бу махсус юнәлеш буларак хәзерге тел белемендә зур үсеш алды. Бу юнәлешнең фундаменталь нигезләре В. Гумбольдта, А.А. Потебня һ.б. галимнәрнең хезмәтләрендә салына. Мәсәлән, В. Гумбольдт: «Минем милләтемнең теле чикләре минем фикерләремнең чикләрен белдерә / Границы языка моей нации означают границы моего мировоззрения», дип әйткән.

Тел чынбарлыкны чагылдырып кына калмый, ә кеше яшәгән махсус чынбарлыкны булдырып, аны аңлатып та бирә. Шуңа күрә гасырлар чиге чорында фәлсәфә телне файдалану аша үсеш ала. Безнең чорның танылган фикер иясе А.М. Хайдеггер телне «чынбарлык йорты / дом бытия», дип әйткән. Шуңа күрә лингвистика, тел турындагы фән, теләсә кайсы гуманитар белем системасында алдынгы методологик урыннарны алып тора һәм аның ярдәменнән башка мәдәниятне өйрәнү мөмкин түгел.

Тел милләтнең хәзерге ментальлегенә алып керүче юл гына түгел, ә борынгы кешеләрнең дөньяга, җәмгыятькә һәм үз-үзләренә карашларын да чагылдыручы. Бүгенге ономастик берәмлекләр, мифлар, легендалар, риваятьләр, гореф-гадәтләр, ышанулар, ырымнар, мәкальлләр, әйтемнәр, табышмаклар, фразеологизмнар, метафоралар, мәдәни символлар һ.б. гасырлар аша узып, бик күптән узган елларның кайтавызы буларак хезмәт итә.

Шунысы билгеле, кеше балачактан ук үз халкының туган телен һәм аның ярдәмендә мәдәниятен үзләштергәннән соң гына кеше була. Халык мәдәниятенең бар нечкәлекләре аның телендә чагыла, чөнки туган тел генә үзенчәлекле һәм уникаль, ул гына дөньяны һәм кешенең үзен төрлечә беркетеп куя ала.

Кешегә чынбарлык турында күпчелек мәгълүмат лингвистик канал аша килә, шуңа күрә кеше күбрәк концептлар дөньясында яши. Бу концептлар дөньясы, предметлар һәм әйберләр дөньясына караганда, аның үзе тарафыннанан интеллектуаль, рухи , социаль ихтыяҗларын кәнәгатьләндерү өчен булдырылган эчке дөньясын тәшкил итә. Мәгълүматның зур өлеше аңа сүз аша керә, һәм кешенең җәмгыятьттә уңышы һәм урыны аның сүз сәнгатенә ия булу дәрәҗәсенә бәйле була. Бу аның сөйләм культурасына гына түгел, ә аның тел серләренә үтеп керә алу сәләтенә ия булуына күбрәк бәйле була. Философлар хәтта болай диләр: теге яисә бу предметны, күренешне белдерүче сүзне җетекле аңлап, чынбарлыкны аңлау җиңелрәк!

Ни өчен ономастик берәмлекләр, мифлар, легендалар, риваятьләр, гореф-гадәтләр, ышанулар, ырымнар, мәкальлләр, әйтемнәр, табышмаклар, фразеологизмнар, метафоралар, мәдәни символлар һ.б. өйрәнү мөһим соң? Чөнки алар халыкның мәдәнияте һәм менталитеты турында иң кыйммәтле чыганак, аларда халыкның асыл сыйфатларын чагылдыручы мәгълүмат үзенә күрә теркәлеп калган.

Күренекле рус телчесе Б.А. Ларин болай язган: «Фразеологизмы всегда косвенно отражают воззрения народа, общественный строй, идеологию своей эпохи. Отражают как свет утра отражается в капле росы». ономастик берәмлекләр, мифлар, легендалар, риваятьләр, гореф-гадәтләр, ышанулар, ырымнар, мәкальлләр, әйтемнәр, табышмаклар, метафоралар, мәдәни символлар һ.б. турында да шуны ук әйтеп була.

Шуйла итеп, линговкультурология ул телнең һәм мәдәниятнең үзара бәйләнешен тикшерә торган фән. Аның төп максаты – халыкның менталитетын һәм мәдәниятен тел аша ачу. Тел серләре – кешелекнең иң төп серләреннән: әгәр аны ачсак, гасырлар төпкеленә яшерелгән яисә кешелек тарихында югалып калган белемнәр ачыла ала. Бу үз чиратында тел берәмлекләре һәм телнең өске структур үзенчәлекләрен аның эчке – тирәнтен яшеренгән асылы белән чагыштырып карау аша халыкның мәдәни фонын ачыклый ала.

Безнең төп материал – билгеле бер төбәкнең үзенчәлекле чагылыштагы татар мәдәнияте һәм татар теле. Аерым бер телнең лингвокультурологиясе казанышларын билгеле бер төбәктә яшәүче халык төркеменең лингвомәдәни үзенчәлекләрен ачыклау өчен файдалану – бу фәнни яктан да, туган халык лингвомәдәнияте аша туган телне үзләштерер өчен дә, туган якка мәхәббәт тәрбияләү аша Туган илгә карата патриотик рух тәрбияләү чарасы буларак та мөһим. Болар сайлап алынган теманың актуальлеген билгели.

Чыгарылыш квалификация эшенең төп максаты – Башкортстан Республикасы Бүздәк районы Сабай авылы лингвомәдәниятен тасвирлау.

Чыгарылыш квалификация эшендә максатка ярашлы түбәндәге бурычлар куелды:

1) лингвистиканың мөстәкыйль тармагы буларак лингвокультурологиянең асылы һәм теоретик нигезләрен максатын, бурычларын, предметын, тикшерү юнәлешләрен, мәктәпләрен, методологиясен, метод һәм алымнарын, төп төшенчәләрен ачыклау;

2) татар лингвокультурологиясенең төп казанышларын күрсәтү;

3) Сабай авылы лингвомәдәниятен тасвирлау аша аның төп үзенчәлекләрен билгеләү;

4) Сабай авылы лингвомәдәнияте үрнәкләрен урта мәктәптә туган тел укытуда файдалану мөмкинлекләрен ачыклау һәм дәресләрдә файдалану өчен күнегү үрнәкләре тәкъдим итү.

Тикшерү өчен төп чыганаклар итеп Башкортстан Республикасы Бүздәк районы Сабай авылы лингвомәдәни үрнәкләре алынды. Тупланган материалны анализлауда һәм тасвирлауда лингвокультурологиянең төп метод һәм алымнары файдаланылды: кыр методы, тасвирлау, чагыштыру, төркемләү методлары һәм алымнары һ.б. Шулай ук иң мөһим чыганак булган тел ияләреннән (информантлардан) сораштыру юлы белән күпчелек материал тупланды. Хезмәтнең методологик нигезен гомуми лингвокультурология һәм татар лингвокультурологиясе казанышлары булган теоретик һәм гамәли хезмәтләр тәшкил итте.

Хезмәтнең төп нәтиҗәләре М. Акмулла ис. БДПУның филологик белем бирү һәм мәдәниятара багланышлар институты татар бүлегенең татар авыз иҗаты, татар диалектологиясе, хәзерге татар әдәби теле буенча предметларның гамәли дәресләрендә апробацияләнде. Шулай ук автор тема буенча методик бүлекнең нәтиҗәләрен һәм гамәли материалларны, күнегү үрнәкләрен Сабай авылы урта гомуми белем бирү мәктәбендә (2017 ел) һәм «Уфа шәһәренең 84 нче санлы Татар гимназиясе»ндә укыту-педагогик практика вакытында татар теле һәм әдәбияты буенча әзерлек-сынау һәм контроль дәресләрдә файдаланылды. Хезмәтнең төп нәтиҗәләре Уфа, Казан, Алабуга һ.б. шәһәрләрдә узган фәнни-гамәли конференцияләрдә, семинарларда, түгәрәк өстәлләрдә, чыгышларда һәм докладларда урын алды, фәнни мәкаләләр буларак басылды.

Авторның тема буенча катнашкан фәнни-гамәли чаралар исемлеге:

1) Международный лингвофестиваль «Презентация тюркских языков» (Уфа, БашГУ, 15 ноября 2014);

2) «Тaтap теле, әдәбияты һәм тapихы: үткәне, бүгенгеcе, киләчәге» V Бөтенpоccия фәнни-гaмәли конфеpенцияcе (Aлaбугa, КФУның Алабуга институты, 21 ноябpь 2014);

3) Региональная научно-практическая конференция «Роль родных языков в развитии национальных культур Республики Башкортостан» (Бирск, Бирский филиал БашГУ, 5 декабря, 2014);

4) Всероссийская научно-практическая конференция «Язык и литература: взгляд молодых ученых» (г. Стерлитамак, 7 октября 2015);

5) Всероссийский конкурс выразительного чтения стихотворений татарского поэта Мариуса Максютова (Уфа, БГПУ им. М. Акмуллы, 20 марта 2015);

6) «Өзлексез белем бирү проблемалары: мәктәп – педaгогия көллияте – югapы уку йоpты» XVIII Региoнaль фәнни-гaмәли конфеpенция (Уфa, М. Aкмуллa иc. БДПУ, 23 aпpель 2015);

7) Региональная научно-практическая конференция «Ибрагимовские чтения» (Стерлитамак, МАОУ гимназия №5, 18 марта, 2015);

8) XVIII всероссийская научно-практическая конференция с международным участием «Булат Сулейманов – основоположник литературы сибирских народов» (г. Тюмень, Тюменский государственный университет, 29 - 30 мая 2015);

9) «Өзлексез белем бирү проблемалары: мәктәп – педaгогия көллияте – югapы уку йоpты» XVIII Региoнaль фәнни-гaмәли конфеpенция (Уфa, М. Aкмуллa иc. БДПУ, 20 aпpель 2016);

10) Республиканская научно-практическая конференция студентов, магистрантов, докторантов и молодых ученых «Молодежь и глобальные проблемы современности» ( Болашак, 29 апрель 2016 ел);

11)Всероссийская научно-практическая конференция с международным участием «Тюркская филология XXI века: пpоблемы и пеpcпективы» (БашГУ, Стерлитамакский филиал, Cтеpлитaмaк, 2017);

12) Всероссийская научно-практическая конференция с международным участием «Тюркская филология XXI века: пpоблемы и пеpcпективы» (БашГУ, Стерлитамакский филиал, Cтеpлитaмaк, 6 декaбpя 2018);

13) «Өзлексез белем бирү проблемалары: мәктәп – педaгогия көллияте – югapы уку йоpты» XIX pегиoнaль фәнни-гaмәли конфеpенция (Уфа, М. Aкмуллa иc. БДПУ, 16 aпpель 2019);

14) «Телләргә өйрәнү методикасын камилләштерү: алдынгы тәҗрибә белән уртаклашу мәйданчыгы» III халыкара фәнни-методик онлайн семинар, (Казан, 2019).

Авторның фәнни-гамәли мәкаләләре исемлеге:

1) Сәитова И.Ф. Көньяк Урал буенда таралган татар сөйләшләре турында // Тaтap теле, әдәбияты һәм тapихы: үткәне, бүгенгеcе, киләчәге IX Бөтенpоccия фәнни-гaмәли конфеpенция, Aлaбугa: КФУның Алабуга ин-ты нәшр., 2014. – 181-183 б.

2) Сәитова И.Ф.Яшь буынны тәрбияләүдә халык педагогикасының роле // Туган телләрнең Башкортстан Республикасындагы милли мәдәният үсешенең роле Региoнaль фәнни-гaмәли конфеpенция Бөре: БДУның Бөре филиалы нәшр., 2014. – 38-42 б.

3) Сәитова И.Ф. Н.У. Халиуллинаның Урал-Идел буендагы төрки телләренең бер иҗекле тамыр нигезле семантик һәм идеографик сыйфатлануына багышланган эшчәнлеге // Тел һәм әдәбият: яшь галимнәрнең карашы Бөтенрәсәй фәнни-гамәли конференция Стәрлетамак: БДУның Сәрлетамак филиалы нәшр., 2015. – 171-176 б.

4) Әдәбият дәресләрендә яңа технология буларак проект методын куллану // Фестиваль-конкурс «Буыннар сабагы» («Уроки поколений») посвященного 50-летию БГПУ им. М. Акмуллы – Уфа: Изд-во БГПУ, 2017. – 91-94 с.

5) Сәитова И.Ф. Авыл лингвомәдәниятен мәктәптә өйрәнү // Бәхет эзләгәндә: Шәриф Камал һәм татар әдәбияты яңарышы. Татар әдәбияты классигы Шәриф Камалның тууына 135 ел тулу уңаеннан үткәрелгән Бөтенрәсәй фәнни-гамәли конференция – Алабуга: Казан ун-ты нәшр., 2019. – 203-206 б.

Фрагмент работы

1. ЛИНГВОКУЛЬТУРОЛОГИЯНЕҢ АСЫЛЫ ҺӘМ ТЕОРЕТИК НИГЕЗЛӘРЕ

1.1. Фән буларак лингвокультурология һәм аның төп төшенчәләре

Тел – ул халыкның мәңге тере тарихы. Тел аша олы буын яшь буынга үзенең тормыш тәҗрибәсен, үгет-нәсихәтләрен, рухи байлыгын тапшыра килгән. Фәкать тел генә ата-бабаларның үткәнен, бүгенгесен, киләчәккә өмет-хыялларын, тормышын аңларга ярдәм итә. Милли мәдәниятның формалашуында һәм үсешендә дә туган тел иң көчле чараларның берсе дип санала. Туган тел – милли мәдәниятның нигезе һәм тәшкил итүчесе. Һәр халыкның тарихи үсеше, яшәеше телдән башлана. Тел халыкның бөтен эшмәкәрлегенең нигезендә ята. Кешене кеше иткән, шәхес иткән – ул туган тел. Шуңа күрә халык тормышын, мәдәниятен һәм телен лингвокультурология фәне һәръяклап җентекле өйрәнә.

Лингвокультурология махсус фән өлкәсе буларак ХХ гасырның 90 нчы елларында формалаша. XX гасыр азагы XXI гасыр башы тел белемендә россия һәм чит ил галимнәре казанышлары нигезендә түбәндәге постулат кабул ителгән була: тел мәдәният белән бәйле генә түгел, ул аңа таянып үсә һәм аны белдерә. Тел бер үк вакытта мәдәниятне булдыручы, үстерүче һәм (текстларда) саклаучы корал, аның бер өлеше, чөнки тел ярдәмендә реаль, объектив була торган материаль һәм рухи мәдәният булдырыла. Менә шушы идея нигезендә ике гасыр чигендә яңа фән – лингвоультурология барлыкка килә [Маслова, 2001: 28].

Лингвокультурология телне аралашу коралы итеп кенә түгел, ә милләтнең мәдәният күрсәткәче итеп карый. Мәдәниятнең нечкәлекләре телдә чагылыш таба, тел, үз чиратында, милләтнең үсешендә мөһим роль уйный, халыкның тарихи үткәнен, эчке дөньясын, менталитетын чагылдыра. Лингвокультурология, Маслова фикеренчә, лингвистика һәм культурология фәннәренең чигендә барлыкка килгән һәм телдә чагылыш тапкан, ныгып калган халык мәдәниятының күренешләрен тикшергән фән [Маслова, 2001:29].

Соңгы елларда җәмгыятьтә тел белән мәдәниятның үз-ара бәйләнешенә игътибар артканнан-арта бара. Милли мәдәният – катлаулы күренеш. Тел белән мәдәният кешенең аңын, образлы фикерләү сәләтен үстерә, дөньяга карашын формалаштыра, дөньяны танып белүгә ярдәм итә. Һәр халыкның телендә халыкның үткәне, бүгенгесе, гөреф-гадәтләре, рухи һәм милли мәдәнияты чагылыш таба. Тел ярдәмендә без милләтнең менталитетын, ата-бабаларның дөньяга, җәмгыяткә карашын, фикерен күрә алабыз.

Лингвокультурология – лингвистика һәм культурология бәйләнеше нигезендә барлыкка килгән фән, һәм ул телдә урын алган һәм ныгыган халыкның мәдәнияте чагылышы булып тора. Шул ук вакытта яңа фәннең ике өлкә кушылуыннан барлыкка килүенә игътибар юнәлтергән ярамый, чөнки бу ике фән өлкәсенең гади кушылу мөмкинлеге генә түгел, ә фактларны өйрәнүдә аерым өлкәләрнең чикләнгәнлекләрен узып, аларны яңача күзаллауга һәм аңлатуга нигезләнгән яңа юнәлеш. Шуңа күрә лингвокультурология – ул лингвистика һәм культурологиянең вакытлыча бәйләнеше генә түгел, ә максаты, бурычлары, методлары һәм объекты белән мөстәкыйль булган интердисциплинар фән өлкәсе [Маслова, 2001: 28].

Бүгенге көндә лингвокультурологиядә берничә юнәлеш формалашкан.

1. Аерым социаль төркемнең, этносның мәдәния яктан ниндидер югары үсешкә ия булган чорындагы лингвокультурологиясе, яисә конкрет лингвомәдәни ситуацияне тикшерү [28].

2. Диахроник лингвокультурология (диахроническая лингвокультурология), яисә этносның билгеле бер вакыт аралыгындагы лингвокультурологик хәле үзгәрешен өйрәнү.

3. Чагыштырма лингвокультурология (сравнительная лингвокультурология) төрле, ләкин үзара бәйле этносларның лингвомәдәни үзенчәлекләрен өйрәнә.

4. Тиңләштермә лингвокультурология (сопоставительная лингвокультурология). Ул әле яралып кына бара. Бүген ул берничә хезмәттә генә урын алган. М.К. Голованивскаяның «Французский менталитет с точки зрения носителя русского языка» эше иң кызыклы хезмәт санала. Анда француз менталитеты рус теле һәм мәдәнияте иясе булган индивид карашыннан чыгыш тикшерелә. Анализ өчен материал булып рус һәм француз телләрендәге судьба, опасность, удача, душа, ум, совесть, мысль, идея һ.б. абстракт исемннәр алынган.

5. Лингвомәдәни лексикография (лингвокультурная лексикография) лингвомәдәни ил сүзлекләре (лингвострановедческие словари) төзү белән шөгыльләнә. Мәсәлән, кара: Amerikana. Англо-русский лингвострановедческий словарь / Под ред. Н.В. Чернова. Смоленск, 1996; РумА.Р.У. Великобритания: Лингвострановедческий словарь. М., 1999; Мальцева Д. Г. Германия: страна и язык: Лингвострановедческий словарь. М., 1998; Муравлева Н.В. Австрия: Лингвострановедческий словарь. М., 1997; Николау Н.Г. Греция: Лингвострановедческий словарь. М., 1995; Страны Соединенного Королевства: Лингвострановедческий справочник / Сост. Г.Д. Томахин. М., 1999; Томахин Т.Д. США: Лингвострановедческий словарь. М., 1999; Франция: Лингвострановедческий словарь / Под ред. Л.Г. Ведениной. М., 1997 һ.б.) [Маслова, 2001: 28-29].

Заключение

Линговкультурология ул телнең һәм мәдәниятнең үзара бәйләнешен тикшерә торган фән. Аның төп максаты – халыкның менталитетын һәм мәдәниятен тел аша ачу. Тел серләре – кешелекнең иң төп серләреннән: әгәр аны ачсак, гасырлар төпкеленә яшерелгән яисә кешелек тарихында югалып калган белемнәр ачыла ала. Бу үз чиратында тел берәмлекләре һәм телнең өске структур үзенчәлекләрен аның эчке – тирәнтен яшеренгән асылы белән чагыштырып карау аша халыкның мәдәни фонын ачыклый ала.

Лингвокультурология махсус фән өлкәсе буларак ХХ гасырның 90 нчы елларында формалаша. XX гасыр азагы XXI гасыр башы тел белемендә россия һәм чит ил галимнәре казанышлары нигезендә түбәндәге постулат кабул ителгән була: тел мәдәният белән бәйле генә түгел, ул аңа таянып үсә һәм аны белдерә. Тел бер үк вакытта мәдәниятне булдыручы, үстерүче һәм (текстларда) саклаучы корал, аның бер өлеше, чөнки тел ярдәмендә реаль, объектив була торган материаль һәм рухи мәдәният булдырыла.

Гомум лингвокультурология казанышлары нигезендә татар лингвокультурологиясе үсеш алды. Бүген ул татар теле белеменең иң алдынгы өлкәләренең берсе санала. Татар лингвокультурологиясенә системалы фән буларак нигез салучы булып Р.Р. Җамалетдинов тора. Ул Казан линговкулҗтурологиясе мәктәбенә дә нигез салучы. Аның күп санлы укучылары хәзерге чорда бик актив эшчәнлек күрәсәтләр. Шулай ук аерым төбәкләрдә дә лингвокультурология өлкәсендә актив эшләүче татар галимнәре бар (мәсәлән, Башкортстанда – Л.Р. Сагыйдуллина, Н.А. Мөкимова, И.С. Насипов, Р.Х. Хәйруллина, Тубылда – Г.Ч. Фәйзуллина, Төмәндә – Х.Ч. Алишина һ.б.).

Бүздәк районы Сабай авылының ономастиконнар системасы шактый кызыклы тарихи вакыйгалар нәтиҗәсендә формалашкан. Аларны өйрәнү – халык хәтерен яңартудан гыйбарәт. Ономастик берәмлекләрнең һәркайсысы диярлек аерым бер вакыйга нәтиҗәсендә барлыкка килгән. Авылның лингофольклористика системасында генезислары белән борынгы болгар-татар теленә караган җирле географик атамалар күпчелекне тәшкил итә. Этимологияләрен ачу өчен башка тел материалларына да мөрәҗәгать итүне сорый торган микротопонимнар артык күп түгел дип әйтә алабыз.

Сабай авылы халык авыз иҗатында бүгенге көн тенденцияләре чагылыш таба. Бик күп кенә жанрлар пассивлашкан, я бөтенләй юкка чыккан. Чөнки фольклор яшәсен өчен аны файдаланучылар кирәк. Ә алар көннән-көн азая: олы яшьтәге авыл кешеләре белән күп фольклор үрнәкләре дә гамәлдән китә. Яшьләр фольклор үрнәкләре белән кызыксынмый. Актив кулланылышта булган жанрлардан автор җырлары вариантлары, бәетләр, мөнәҗәтләр, автор шигырьләре, риваятьләр һәм легендалар, әкият, нәсер, мәзәкләр кулланылышта. Бу жанрларның да төрле дәрәҗәдә активлыкта булуын билгеләргә кирәк. Риваятьләр һәм легендалардан топонимик булганнары актив, ә башка төрләре очрамый диярлек. Диплом эшендә безнең тарафтан тупланган кайбер халык авыз иҗаты үрнәкләре тәкъдим ителде.

Туган як лингвомәдәнияте – җирле фольклор әсәрләре, җирле ономастик материал, җирле сөйләм үзенчәлекләре, авыл яисә туган төбәк тарихына бәйле материаллар, туган якның күренекле шәхесләре һәм аларга бәйле хәтирәләр һ.б. – барсы да туган телне мәктәптә өйрәнүдә уңышлы файдаланыла ала. Моның өчен тел укыту методикасының барлык традицион һәм инновацион ысулларын һәм алымнарын осталык белән кулланып була. Тәҗрибәле укытучылар боларны үз эшчәнлегендә тиешле игътибар үзәгендә тоталар да инде.

Список литературы

Aхмaновa О.C. Cловaрь лингвиcтичеcких терминов. – Моcквa: Cовременнaя энциклопедия, 1966. 608 c.

Административно-территориальное устройство Республики Башкортостан: Справочник. – Уфа: ГУП РБ «Изд-во «Белая река», 2007. – 351 с.

Асфандияров А.З. История сел и деревень Башкортостана. – Уфа: Китап, 1997. – 345 с.

Әсфәндиәров Ә.З. Авыл тарихы. – Уфа: Китап, 2009. – 744 б.

Әхмәтьянов Р.Г. Татар теленең этимологик сүзлеге: Ике томда. – Т. I (А-Л). – Казан: Мәгариф-Вакыт, 2015. – 543.

+ еще 40 источников

Покупка готовой работы
Тема: «Лингвомәдәни туган як һәм аны мәктәптә өйрәнү (бүздәк районы сабай авылы материалында)»
Раздел: Литература и лингвистика
Тип: ВКР
Страниц: 98
Цена: 2900 руб.
Нужна похожая работа?
Закажите авторскую работу по вашему заданию.
  • Цены ниже рыночных
  • Удобный личный кабинет
  • Необходимый уровень антиплагиата
  • Прямое общение с исполнителем вашей работы
  • Бесплатные доработки и консультации
  • Минимальные сроки выполнения

Мы уже помогли 24535 студентам

Средний балл наших работ

  • 4.89 из 5
Узнайте стоимость
написания вашей работы
Популярные услуги
Дипломная на заказ

Дипломная работа

от 8000 руб.

срок: от 6 дней

Курсовая на заказ

Курсовая работа

от 1500 руб.

срок: от 3 дней

Отчет по практике на заказ

Отчет по практике

от 1500 руб.

срок: от 2 дней

Контрольная работа на заказ

Контрольная работа

от 100 руб.

срок: от 1 дня

Реферат на заказ

Реферат

от 700 руб.

срок: от 1 дня

682 автора

помогают студентам

23 задания

за последние сутки

10 минут

среднее время отклика