ВКР

«Татар телендә балык атамалары лексикасы»

  • 57 страниц
Содержание

КЕРЕШ.3

ТӨП ӨЛЕШ

1Татар телендә балык атамалары лексикасы.

1.1. Тел гыйлемендә балык атамаларын өйрәнү тарихы.

1.2. Балык атамаларын рус һәм тел гыйлемендә чагыштырып өйрәнү тарихы. 12

1.3. Татар телендәге балык атамаларының лексик-семантик үзенчәлекләре.

2. Татар телендә балык атамаларының ясалыш-төзелеш структурасы.

2.1. Исем структурасы.

2.2. Балык атамалары лексикасында кушма сүзләр ысулы.

2.3. Атамаларның кушымча ярдәмендә барлыкка килүе.

2.4. Атамаларның кушма сүзләр ярдәмендә барлыкка килүе.

2.5. Лексик-семантик ысулы.

2.6. Конверсия.

2.7.Күп компонентлы атама.

3. Урта гомум белем бирү мәктәпләрендә балык атамалары лексикасы буенча сүзлек байлыгын үстерү эшен оештыру.

3.1. Урта гомум белем бирү мәктәпләрендә «лексика» бүлеген өйрәнүнең методик нигезләре.

3.2. Татар теле укыту программаларында һәм дәреслекләрдә теманың бирелеше.

3.3. Татар халык авыз иҗатында балык атамалары лексикасы кулланылышы.

3.4. Балык атамалары лексикасының туган тел һәм әдәбият дәресләрендә файдалану өчен күнегү үрнәкләре.

ЙОМГАК.51

БИБЛИОГРАФИЯ ИСЕМЛЕГЕ.54

Введение

Соңгы елларда рус һәм төрки тел белемендә лексиканың төрле тематик төркемнәрен өйрәнү зур игътибар үзәгендә. Лексиканы бу метод белән карау хәзерге лексикологиядә иң дөресе һәм киң танылганнардан. Аерым тематик төркемне систематик тикшерү теге яки бу сүзнең территориаль таралуын, аның әдәби телдә кулланылышын, семантик үсешен, хәзерге көндә сүз мәгънәсенең тараюын яки киңәюен тикшерергә мөмкинлек бирә.

Лексик төркемнәр арасында зур гына урынны балыкчылык атамалары алып тора. Һәрбер телнең лексик составы бер генә катламнан тормый. Аның стратификациясе төрле нәтиҗәләрдә барлыкка килә. Шул рәттән һәрбер телнең лексикасы бар. Аның кулланылуы чикләнгән. XX гасырның 90нчы елларыннан лексиканың кулланылышы һәм килеп чыгышында, кайбер терминологик системаларга зур урын бирелә. Сүзлекләр чыга, мәкаләләр бастырыла, шулай ук фәнни эшләр басылып чыга, монда төрле терминнар турында өйрәнелә.

Мәсьәләне тикшерү тарихыннан. Балыкчылык лексикасы галимнарнең игьтибарын җәлеп итә.Ләкин, шуңа карамастан, балык атамалары аз өйрәнелгән.Балык тоту – кешенең элек-электән килгән борынгы шөгыле. Ул төрки халыкларда зур урын алып торган, чөнки малчылык белән сатучылык кына халыкны азык белән тәэмин итә алмаган. Бүген дә балыкчылык читкә китмәгән. Бу шөгыль белән дистәләрчәмиллион кеше кызыга, шуңа ул хәзерге көндә булган тормышның мәсьәләрен тагын да актуальләштерә. Балыкчылык лексикасы татар телендә аерым монография булып моңарчы тикшерелмәгән. Шулай да, без күрүебезчә, кайбер терминнар этимологик анализга дучар булдылар, бигерәк тә фонетикада һәм татар теленең лексикасын өйрәнүдә. Мәсәлән: Г.Г. Саберова «Татар телендә үселемлекләрнең исемнәре» 1996; З.Р. Садыйкова «Татар теленең зоономик лексикасы»1994; А.Р. Рахимова «Себер татарларының авыл хуҗалык лексикасы» 1992.

Төп материал.О.Н. Бятикованың «Татар телендә балыкчылык лексикасы» исемле монографиясенең I, II бүлеге балыкчылык атамаларын яктыртуга багышланган. Татарча балыкчылыкка кагылышлы кулланмалар,тарихи-географик материаллар барысы файдаланылган. Бу хезмәт татар балыкчылык атамаларын тулысынча диахроник һәм синхроник күзалларга мөмкинлек бирә. Шулай да анда практик яктан файдалану өчен бер кимчелеге бар – хезмәт рус телендә язылган.

Безнеңтөп максат – күрсәтелгән О.Н. Бятикова монографиясе нигезендә халыкның тел үсешен, рухи культурасын, социаль һәм тарихи тормышын яктыртуда ярдәм итә торган балыкчылыкка кагылышлы лексиканы җыю, анализлау һәм иҗади тасвирлау.

Тикшеренүләр тасвирлама һәм чагыштырма-тарихи методлар нигезендә алып барылды. Лингвистик анализ вакытында түбәндәге бурычлар куелды:

1) балык атамаларының телдә кулланылышын ачыклау;

2) сүзнең таралыш ареалын һәм аның сематик үсешен, фонетиквариантларын,балык атамаларының барлыкка килү үзенчелекләрен билгеләү;

3) бу эш ярдәмендә татар терминологик системасын яңарту.

Хезмәтнең теоретик һәм методологик нигезе булып татар лексикасын лексик тематик яктан өйрәнүгә багышланган Ф.С. Баязитова,Д.Б. Рамазанова,.З.Р. Садыйкова, А.Р. Рахимова, О.Н. Бятикова, Э.И. Сафина һ.б. бик күп галимнәрнең хезмәтләре тәшкил итә. Без, мөмкин булган кадәр, рус һәм төрки телләрне өйрәнүче галимнәрнең дә теоретик фикерләренә таянып эш итәргә тырыштык.

Тикшеренүләр тасвирлама һәм чагыштырма-тарихи методлар нигезендә алып барылды. Хезмәттә синхроник һәм диахроник күренешләр чагыла. Мөмкинлекләрдән чыгып, диплом эшендә тарихи һәм этимологик экскурслар бирелә. Чагыштырма материал иске төрки, шулай ук язма истәлекләрдән һәм башка тугандаш һәм тугандаш булмаган телләрдән алынган.

Эшнең теоретик әһәмияте гыйльми нәтиҗәләрдән тора. Чөнки алар балык атамалары турында бай мәгълүмат бирәләр, татар әдәби теленең формалашуы, үсеше процессын өйрәнү өчен чыганакларның берсе булып торалар.

Хезмәтебезнең практик әһәмияте – тупланган материалны мәктәпләрдә татар теленең лексик хәзинәсен үзләштерүдә, аларга таянып сүзлекләр төзү мөмкинлегендә.

Хезмәтнең төп нәтиҗәләре студентларның еллык фәнни конференцияләрендәапробацияләнде.

Диплом эше керештән, өч бүлектән, йомгактан, әдәбият һәм кыскартылмалар исемлегеннән тора.

Фрагмент работы

1. Татар телендә балык атамалары

1.1 Тел гыйлемендә балык атамаларын өйрәнү тарихы

Электән үк төркиләр малчылык белән шөгыльләнгәннәр. Тик малчылык кына халыкны азык белән тәэмин итә алмаган, чөнки төрле чирләр чыгып күпләп мал кырылган. Шул уңайдан, яшәү урыны сайлаганда аның көтүлеге һәм суы булуы да зур роль уйнаган .

Төркиләр электән үк балыкчылык белән шөгыльләнгәннәр һәм аны ашамлык итеп кулланганнар. Моны Страбон язмаларыннан күрергә була: сазлыкта яшәгән кешеләр балык ашый һәм тюлень тиресеннән кием кия, җирдә яшәгән кешеләр балык һәм сарык ите ашаганнар.

Каспий диңгезе халыкны балык белән туйдырган. Диңгездә балык күп булган, кыйммәтле балыклар белән беррәттән, кырпы,чөгә, җәен, акбалык, сөләйман балыгы һәм шулай ук вак балык, кәлчәк, бәртәс, чабак, алабуга, сазан һ.б .

Балыкның халык өчен зур роль уйнаганын археологик казылмалар күрсәтеп тора. Мәсәлән, соңгы Мезолит чорының һәм Казан Кремлендәге казылмаларга караганда, бу җирләрдә беренче балыкчыларның һәм аучыларның төпләнгән урыны булган дип әйтергә мөмкин. Соңгы неолитта аучылык белән бергә хуҗалык өлкәсендә балыкчылык зур урын ала. Балыкчылык өчен агачтан күп әйберләр кирәк була: сал, көймә, төрле тоткычлар, тозак. Үрү уйлап чыгару белән балыкчылар җәтмә үрә башлыйлар. Корылык елгаларның ярларын үзгәртүгә китерә, ярлар кырында ком ярлары килеп чыга, алар балыкчылар өчен бик уңайлы була. Халыкның яшәү урыны булып зур кырлары тора. Татарларга бәйле күпчелек тукталышлар урыннары Идел һәм Кама елгаларының кушылган урыннарында урнашкан .

Кылчык, батыргыч, таш табылулары бу өлкәдә балыкчылык белән шөгыльләнүнең күрсәткече булып тора. Бөек Болгар вакытында балыкчылык зур урын биләп тора. Кама елгасы койган җирләрдә, олы күлләрдә балык күп була. Бу турыда гарәп сәяхәтчесе Әбү Хәмид-Гарнатиның язылмаларында да табарга була. Ул Иделдә балык тотуны сүрәтли: “Балыкчылар җәтмә куеп балык тоталар. Балык шулкадәр күп – тотып бетерерлек түгел”. Әбү Хәмидне балыкның күплеге генә түгел, ә аның төрләре һәм сыйфатлы Идел балыклары хәйран калдыра .

Сәяхәтче әйтүенчә, кайбер балыкларны көчле ир генә күтәрә ала, ә кайбер балыкларны дөягә генә салып алып кайтып була. Монда арттырулар юк, мәсәлән, кырпы авырлыгы белән 1 тоннага җитә ала, ә кайбер чакта 1 тонна ярым. 1921нче елда Тәтештә кырпы балыгы тоталар, аның авырлыгы 960 килограмм була. Бу балыкның фотосүрәте Татарстанның дәүләт музеенда саклана.

Болгарларда балыкчылык белән шөгыльләнү турында Ибн Фадлан да язып калдыра. Ул язуынча: “Болгарларда балык маеннан башка май юк, - ди, – аны эретелгән май, сало һәм ашый торган май урынына да кулланалар”.

1.2. Балык атамаларын рус һәм тел гыйлемендә чагыштырып

өйрәнү тарихы

Гомумән балык атамаларын өйрәнү тарихын өч юнәлештә күзәтергә мөмкин:

1) Рус тел гыйлемендә балык атамаларын өйрәнү тарихы.

2) Тюркологиядә балык атамаларын тикшерү.

3) Татар тел гыйлемендә балык атамаларының өйрәнелүенең кыскача тарихы.

Заключение

Соңгы елларда рус һәм төрки тел белемендә лексиканың төрле тематик төркемнәрен өйрәнүгә зур игътибар бирәләр. Лексик төркемнәр арасында зур гына урынны балыкчылык атамалары алып тора. Билгеле булуынча, балыкчылык халыкның материаль культурасының иң борынгы элементы. Анда халыкның гасырлар буена салынган традиңисе ачык чагыла. Шуңа күрә балыкчылык лексикасы халык тарихы белән аерылгысыз бәйләнештә каралырга тиеш. Һәрбер халыкның балыкчылык төрен анализлаганда һәм шулай ук аның белән бәйләнгән терминологияне халыкның тормыш- көнкүреше белән бәйләнештә караганнар. Балыкчылык атамаларында халыкның социаль-экономик мөмкинлекләре, шөгыле дә чагыла. Шуңа күрә балыкчылык лексикасын тарихи-этнографик кына түгел, лингвистик лексик буларак та чагылыш таба. Балыкчылык лексикасын тикшерү халыкның барлыкка килүен билгеләүдә бик кызыклы мәгълүмат та бирә.

Татар теленең балыкчылык атамаларын систематик тикшерү диалекталь матерал һәм әдәби тел белән берлектә үткәрелә, сүзнең үсешен, аның семантикасының киңәюен һәм тараюын күз алдына китерергә мөмкинлек бирә. Мондый юл белән балыкчылык лексикасын өйрәнү телнең сүзлек фондын баетырга һәм күләмен арттырырга мөмкинлек бирә.

Шулай итеп, балык тоту чаралары атамаларын лингвистик тасвирлау балыкчылык лексикасы бай һәм төрле икәнне күрсәтә. Балыкчылык атамаларының төп өлеше телнең борынгы лексик катламын тәшкил итә һәм башка төрки телләрдә дә күзәтелә. Сүзләрнең күп өлеше күрше телләрдә дә кулланыла, ә бу инде балыкчылык белән бәйле традициләренә башка Идел буе халыкларының тәэсир итүе турында сөйли.

Үз чиратында балыкчылыкка бәйле традицияләре дә башка халыкларныкына йогынты ясаган. Моны безгә балыкчылык атамаларының бер өлеше алынма сүзләр белән йөртелүе исбатлый [14:66].

Нинди генә дәрес булмасын, ул фәнни дә, шул ук вакытта тәрбияви дә,миллилек тә булырга, белемне эзлекле үстерүне максат итеп куерга тиеш.

Дәресне ничек итеп оештыру укытучының үз осталыгыннан, иҗади эзләнүеннән тора. Һәркем дәресне үзенчә оештыра, үзенчә бирә, ләкин әтиҗә белемдә чагылырга тиеш. Максатчан иҗади эзләнүләр алып барганда ына, укучы күңеленә үтеп керергә, телебезгә, һәм милли тарихыбызга ызыксыну уятырга мөмкин. Укытучы укучыларның яшь үзенчәлекләрен, программаны истә тотып иремнәрне җиңеләйтә яки катлауландыра ала. Сүз күп очракта җөмлә эчендә, бәйләнешле сөйләмдә кулланыла, һәрберсенең үз мәгънәсе (лексик) һәм грамматик (өстәмә мәгънәсе) нәкъ менә җөмләдә, бәйләнешле сөйләмдә ачыклана. Шуңа күрә тематик лексиканы һәрчак диалогта, җөмләдә бирү яхшы.

Тел дәресләре һәм дәрестән тыш эшләр укучыларның сөйләү һәм язу теле культурасын үстерергә ярдәм итәрлек итеп оештырылырга тиеш.

Диалект җирлегендә, гадәти шартлардагыча, гамәлдәге дәреслекләрдәге орфографик күнегүләр, диктант һәм изложение җыентыкларындагы материаллар, биремнәр ярдәмендә генә диалекталь хаталарны тиешле дәрәҗәдә бетерүгә ирешеп булмый, ә махсус юнәлдерелгән төрле күнегүләр системасы булдыру кирәк.

Список литературы

1. Адеев В.Н., Рахимов Р.Х. Тюрко-угорские параллели в традиционных промыслах // Тюркские народы. – Тобольск-Омск, 2002. – 248-250 с.

2. Азбука природы: Русско-татарский, татарско-русский словарь биологических терминов, - Книга 2: Насекомые / Сост. А.Б. Халидов./ Казань: Магариф, 1997.

3. Айтазин К. Профессиональная лексика рыбного хозяйства Казахстана: Автореф. дис. . канд. филол. Наук. – Алма-Ата, 1973. – 46 с.

4. Антонов Н.К. Лекции по тюркологии. – Якутск, 1976. – 63 с.

5. Арсланов Л.Ш. О калмыцких заимствованиях в языке алабугатских татар // Советская тюркология. – 1979. – №6. – 9–14 с.

+ еще 54 источника

Покупка готовой работы
Тема: «Татар телендә балык атамалары лексикасы»
Раздел: Литература и лингвистика
Тип: ВКР
Страниц: 57
Цена: 2500 руб.
Нужна похожая работа?
Закажите авторскую работу по вашему заданию.
  • Цены ниже рыночных
  • Удобный личный кабинет
  • Необходимый уровень антиплагиата
  • Прямое общение с исполнителем вашей работы
  • Бесплатные доработки и консультации
  • Минимальные сроки выполнения

Мы уже помогли 24535 студентам

Средний балл наших работ

  • 4.89 из 5
Узнайте стоимость
написания вашей работы
Популярные услуги
Дипломная на заказ

Дипломная работа

от 8000 руб.

срок: от 6 дней

Курсовая на заказ

Курсовая работа

от 1500 руб.

срок: от 3 дней

Отчет по практике на заказ

Отчет по практике

от 1500 руб.

срок: от 2 дней

Контрольная работа на заказ

Контрольная работа

от 100 руб.

срок: от 1 дня

Реферат на заказ

Реферат

от 700 руб.

срок: от 1 дня

682 автора

помогают студентам

23 задания

за последние сутки

10 минут

среднее время отклика