ВКР

ЭТНОНИМЫ В ПАМЯТНИКАХ ДРЕВНЕТЮРКСКОЙ РУНИЧЕСКОЙ ПИСЬМЕННОСТИ

  • 63 страниц
  • 9 просмотров
  • 0 покупок
Содержание

Кереш.

Төп өлеш

Беренче бүлек.

Лексикологиянең бер тармагы буларак этнонимия.

§ 1. Этнонимия турында гомум мәгълүмат.

§ 2. Төп төрки этнонимнарга характеристика.

Икенче бүлек.

Орхон-енисей язмаларында кулланылган этнонимнар.

Өченче бүлек.

Борынгы төрки язма истәлекләрне урта мәктәптә

туган тел укытуда файдалану мөмкинлеге һәм

татар теле дәресләрендә куллану өчен күнегү үрнәкләре.

§ 1. Борынгы төрки язма истәлекләрне урта мәктәптә

туган тел укытуда файдалану мөмкинлеге.

§ 2. Борынгы төрки язма истәлекләр буенча материалны

мәктәптә татар теле дәресләрендә куллану өчен

күнегү үрнәкләре.

Йомгак.

Кулланылган әдәбият исемлеге.

Введение (выдержка)

Халыкның этник тамырларын ачу өчен, аның борынгы чордан калган төрле эзләрен җыеп өйрәнәләр. Бу эзләр һәм аларны өйрәнүче фәннәр халыкның этник тамырларын ачыклаучы чыганаклар хезмәтен үтиләр.

Этногенез фәнен тудыру өчен чыганаклар шактый күп, алар арасында тел чыганаклары – иң ышанычлысы. Аларга борынгы чордан килә торган онимнар, нигездә, антропонимнар (кеше исемнәре), топонимнар (географик объект исемннәре) карый. Тел материаллары арасында этногенезга турыдан-туры караганы – этнонимнар. Ә тюркологиядә, төп төрки этнонимнарны бергә туплап аларны лингвистик (формасын һәм семантикасын ачу ягыннан) өйрәнү хәзергә юк әле. Анализланган этнонимнарның күплеге ягыннан хәзергә бары Даулен Айтмуратовның “Тюркские этнонимы” дигән китабын (Нукус, 1986) гына күрсәтә алабыз. Бу хезмәттә шулай ук В.А. Никонов, У.З. Байрамуков хезмәтләрендә төрки этнонимнары турындагы чыганаклар шактый урын алганнар [Зәкиев, 1998, 221].

Этнонимия (яки этнонимика) – беренчедән, этнонимнар җыелмасы. Икенчедән, этнонимнар турындагы фән. Этноним – ул ыру, кабилә, халык, милләт һәм аларның аерым өлешләренең исеме. Мәсәлән, татар, типтәр, мишәр, керәшен, болгар, хазар, рус һ.б.

Кешеләр, табигатьтә, кешелек дөньясында яшәүне җиңеләйтү өчен, башта ыруларга берләшә торган булганнар. Һәр ыруның үзенең атамасы (исеме, этнонимы) булган. Башта ул үз ыруын үз телендә “безнекеләр” дип, башка ыруларны “кешеләр” яисә “ят кешеләр”, “безнеке түгелләр” кебегрәк мәгънә белдерүче сүзләр белән атаган. Шулай итеп этнонимнар башта ук үзатама (яки этноним) һәм читатама (чит этноним) буларак барлыкка килә торган булганнар. Мәсәлән, татар атамасы “безнекеләр түгел, чит кешеләр” мәгънәсен бирә торган сүзләрдән ясалган: тат- борынгы телдә ят [йат] мәгънәсен белдергән һәм [йат] сүзе белән бер үк тамырга кайтып кала, чөнки төрки телләрдә й ~ д ~ т авазларының тарихи алмашынулары – гадәти күренеш.

Мәсәлән, хәзерге ия “хуҗа” тамыры да борынгы Орхон-енисей язмаларында иди ~ иди ~ ити рәвешендә яңгыраган һәм ул “зур, хуҗа, Тәңре” мәгънәләрендә йөргән. Без моны Идел сүзендә дә күрәбез: Идел ~ Итил сүзендәге иди “зур, бөек, иэге”, йыл ~ йул “елга” һәм “юл” мәгънәләрен биргән. Димәк, Идел – “зур елга” дигән сүз.

Үзәк һәм Урта Азия күптәннән Көнчыгыш белән Көнбатышның мәдәни үзәкләрен бәйләп торган, төрки кабиләләрнең күчеп утырган урыны булган һәм бик борынгы заманнарга караган язма истәлекләрне саклаган [Айдаров, 1971, 7].

Орхон-енисей истәлекләре – иң борынгы язма әдәби төрки теленең үрнәген тәшкил итәләр. Язылу вакыты буенча алар VI-VIII гасырларга карыйлар. Орхон-енисей язма истәлекләренең тел үзенчәлекләрен төрле яклап тикшерү, лексик составын өйрәнү төрки кабиләләрнең бүгенге көнгә кадәр үсеш юлларын тикшерергә һәм ата-бабаларыбызның бөтендөнья тарихына керткән өлешен бәяләргә ярдәм итә.

Орхон-енисей язмалары текстларда күпсанлы этнонимнарның кулланылышы ягыннан бай чыганак булып торалар.

Орхон-енисей язмалары, ягъни рун язулы истәлекләр, борынгы угыз теленең нигезенә уйгур һәм кыпчак берәмлекләре өстәлү нәтиҗәсендә оешалар [Языки мира, 1997, 53]. Рун койнесының таралыш ареалы бик киң: ул Монголия, Байкал буе, Көньяк Себер (Енисей, Лена елгалары), Урта Азия, Казахстан, Идел буе, Төньяк Кавказ, Көнчыгыш Европа территорияләрен үз эченә ала. Эчтәлеге һәм стилистик бизәлеше буенча да Орхон-енисей язмалары аерыла. Монда тарихи-биографик язмалар, истәлекләр, таш кыялардагы фикерләр, магик, юридик, дини, фәлсәфи текстлар очрый.

Орхон-енисей язмаларын фәнни яктан өйрәнә башлау XVII гасыр ахырларына туры килә. Иң беренче эзләнүләр Себерне тикшерү белән бәйле документларда, экспедицияләр нәтиҗәләрендә теркәлгән. Язмаларның серле килеп чыгышы, кайсы телгә каравы турындагы күпсанлы һәм каршылыклы фаразлар арасында аларның скиф-славян, алман, Скандинавия халыкларыныкы булуы турындагы гипотезалар билгеле.

1893 елның 25 ноябрендә Дания Фәннәр Академиясенең утырышында Вильгельм Томсен Енисей һәм Орхон елгалары буендагы ташъязмаларга дешифровка ясавы турында игълан итә һәм аларның борынгы төрки халыкларныкы булуы әйтелә. Бу, әлбәттә, тел белемендә, бигрәк тә тюркологиядә, чагыштыргысыз ачышларның берсе була. Танылган рус галиме В.В. Радлов бу язмаларны рус теленә тәрҗемә итә.

Борынгы төрки кабиләләр катлаулы тарихи үсеш юлы үткәннәр, ә аларның телләренең тарихи тамырлары бик тирәнгә китә. Борынгы төрки теленең фонетикасы, грамматик төзелеше һәм лексик байлыгы – күпгасырлык үсеш нәтиҗәсе. Төрки каганатта яшәгән кабиләләрнең теле бер-берсенә якын булган. Шуңа карамастан, төрки кабиләләрнең теле уртаклыклар белән бергә, көнкүреш һәм иҗтимагый сәбәпләр аркасында төрле үзенчәлекләргә дә ия булган.

Орхон-Енисей язмаларындагы этник берәмлекләрнең бүгенге көнгә кадәр махсус системалы рәвештә чыгарылыш квалификацион эше дәрәҗәсендә тикшерелмәгән булуы аның актуальлеген билгели. Бер үк вакытта бу хезмәтнең яңалыгы да булып тора.

Чыгарылыш эшенең объекты булып Орхон-енисей язма истәлекләренә караган Күл Тегин истәлегенә Зур һәм Кече язмалар, Могилян хан, Моян Чура, Тоникук истәлегенә язылган текстлар хезмәт итсә, өйрәнү предметы – текстларда очраган ялгызлык исемнәре һәм этник атамалар.

Курс эшенең максаты – Орхон-енисей язмаларында кулланылган этнонимнарны системалаштыру аларны татар теле белән чагыштырма яссылыкта тикшерү.

Куелган максатка яраклы рәвештә түбәндәге бурычларны чишү күз уңында тотыла:

- тема буенча фәнни һәм фәнни-популяр әдәбиятны барлау һәм аларны өйрәнү;

- борынгы төрки рун язма истәлекләре текстлары белән танышу, алардан темага карашлы материалларны туплау;

- этносларның таралыш ареалларын билгеләү; ыру-кабиләләренә тарихи интерпретация үткәрү;

- фәнни әдәбият нигезендә борынгы төрки рун язма истәлекләргә таянып борынгы төрки этносларның таралыш ареалын билгеләү.

- Күл Тегин истәлегенә Зур һәм Кече язмалар, Могилян хан, Моян Чура, Тоникук истәлегенә язылган текстларны уку, аларны татар теленә тәрҗемә итү;

- Орхон-енисей язмаларында теркәлгән этнонимнарны туплау, аларга тарихи, этимологик, лингвистик интерпретация бирү;

- Тупланган теоретик һәм практик материалларны урта мәктәптә татар теле һәм әдәбияты укытуда файдалану мөмкинлекләрен ачыклау, аларны билгеләү, күнегү үрнәкләрен төзү.

Куелган бурыч һәм максатларга ярашу рәвешендә чагыштырма-тарихи, анализлау, эзләнү, фактик материалны төркемләү метод һәм алымнар кулланылды.

Тикшеренү өчен төп чыганаклар булып С.Е. Малов, Г. Айдаров һ.б. фәнни хезмәтләре, “Борынгы төрки сүзлек” (ДТС, 1969) файдаландылды.

Тикшерүнең фәнни-методологик нигезен Г. Айдаров, М.З. Зәкиев, И.В. Кормушин, С.Е. Малов һ.б. төрки этнонимикага кагылышлы фәнни хезмәтләре тәшкил итте. Төрки этногенезы теоретик мәсьәләләре академик М.З. Зәкиев эзләнүләренә таянып яктыртылды.

Тикшеренүдә туплаган материалны, анда ясалган нәтиҗәләрне борынгы төрки язма истәлекләрне тирәнтен өйрәнү, аларның хәзерге татар теленә мөнәсәбәтен билгеләү һәм борынгы төрки язма истәлекләрендә урын алган этнонимнарның хәзерге татар этнонимына мөнәсәбәтен билгеләр өчен кулланыла алу мөмкинлеге хезмәтнең фәнни-теоретик әһәмиятен билгели.

Хезмәтнең гамәли-практик әһәмияте төрле типтагы уку йортларында борынгы телләр, татар теле тарихы, татар диалектологиясе, хәзерге татар әдәби теле курсларын укытканда, теманы тагын да югарырак дәрәҗәдә фәнни тикшергәндә файдалана алу мөмкинлегендә.

Хезмәтнең төп нәтиҗәләре борынгы телләр, татар теле тарихы, татар диалектологиясе, хәзерге татар әдәби теле курсларының гамәли дәреслекләрендә, фәнни-гамәли конференцияләрдә чыгышларда, фәнни мәкаләләрдә апробацияләнде.

Основная часть (выдержка)

Төп өлеш

Беренче бүлек

Лексикологиянең мөстәкыйль тармагы буларак этнонимия

Этнонимия (яки этнонимика) – беренчедән, этнонимнар җыелмасы, икенчедән, этнонимнар турындагы фән. Этноним – ул ыру, кабилә, халык, милләт һәм аларның аерым өлешләренең исеме. Мәсәлән, татар, мишәр, типтәр, керәшен, болгар, хазар, рус һ.б. Әгәр дә этнонимия бик күп халыкларның тарихи һәм хәзерге этнонимнарын бергә алып тикшерә һәм шуларның ясалыш, кулланылыш, төрле халыкка күчеш һәм үсеш юлларын өйрәнә икән, моны гомуми этнонимия дип атыйлар. Әгәр дә ул аерым бер халыкның тарихы һәм хәзерге, үз һәм чит этнонимнарын җыеп алып өйрәнән икән, моны аерым бер халыкның этнонимиясе дип йөртәләр, мәсәлән, гарәп этнонимиясе, рус этнонимиясе, татар этнонимиясе, төрки этнонимиясе һ.б.Кешеләр, табигатькә, кешелек дөньясында яшәүне җиңеләйтү өчен, башта ыруларга берләшә торган булганнар. Һәр ыруның үз атамасы (исеме, этнонимы) булган. Башта ул үз ыруын үз телендә “безнекеләр” дип, башка ыруларны “кешеләр”, “ят кешеләр” яисә, “безнеке түгелләр” кебегрәк мәгънә белдерүче сүзләр белән атаган. Шулай итеп этнонимнар башта ук үзатама (үз этноним) һәм читатама (чит этноним) буларак барлыкка килә торган булганнар. Мондый беренчел этнонимнар аз сакланган, шулай да очраштыргалый. Мәсәлән, татар атамасы “безнекеләр түгел, чит кешеләр” мәгънәсен бирә торган сүзләрдән ясалган: тат борынгы телдә йат мәгънәсен белдергән һәм йат сүзе белән бер үк тамырга кайтып кала, чөнки бездә й~д~т авазларының тарихи алмашынулары – гадәти күренеш.

Үзатама һәм читатамаларның халыкара фәндә эндоэтноним (эчке этноним), эктоэтноним (тышкы этноним) дип йөртәләр.

Табигать кырыслыгына,башкаларның агрессивлыгына каршы тору, нәселне үрчетү, үзләрен саклау һәм үстерү максатыннан, ырулар кабиләләргә,кабиләләр халыкларга, халыклар милләтләргә берләшәләр; дәүләтләр төзелә, этнонимнар үзгәрә. Бу үзгәреш иң элек бер дәүләткә берләшкән ырулар, кабиләләр, халыклар өчен гомуми этноним туу белән бәйле. Гомуми этноним (гомуматама) буларак, беренче чиратта дәүләтне кулга алган, башкаларны буйсындырган ыруның, кабиләнең яки халыкның исеме урнаша, һәм ул элекке үзатамалар белән янәшә кулланыла. Дәүләт башында хаким кабилә яисә халык алмашынган саен, гомуми этноним да үзгәрә, яңа өстен кабилә яки халыкның исеме өстенлек ала. Без моны үзебезнең халык тарихында да ачык күрәбез. Мисалларга мөрәҗәгать итик.

Төньяк төркиләрне, көньяктагы кара һәм йонлы төркиләр белән чагыштырып, б.э. Кадәр үк (түрк сүзе гомуми атама буларак таралганчы ук) ак йөзлеләр, сары чәчлеләр, шома тәнлеләр дип йөртә торган булганнар. Моның өчен борынгы төрки телдәге аксыл-сары мәгънәсен белдерә торган кыу~ку сүзе кулланылган. Шушы сүзгә элек-электән төркиләрне атаучы башка сүзләрне кушып. Төрле этнонимнар ясаганнар: кыу кеше, кыуар (кавар), кыучак (кыусак)~кыпчак, кыуман (куман). Кыу тамыры “шома” мәгънәсен дә биргән булса кирәк, чөнки ак-шома (йоннары тырпаеп тормаган) аккошны да ку дип атаганнар, кыучак~кыпчак сүзен дә гарәпләр тәрҗемә итеп сәкалибә дип, ягъни үзләренчә “аксыл-сары”, “шома тәнле кешеләр” дип атый торган булганнар.

Кыпчак этнонимы шулай итеп башта ук гомуми атама буларак туган һәм бик озак сакланган.

Тышкы этноним вакытлар үтү белән эчке этноним буларак та кабул ителә. Татар сүзе белән дә шул ук хәл килеп чыга, ул да соңрак безнең халыкның үзатамасы булып китә.

Заключение (выдержка)

Этнонимия (яки этнонимика) – беренчедән, этнонимнар җыелмасы, икенчедән, этнонимнар турындагы фән. Этноним – ул ыру, кабилә, халык, милләт һәм аларның аерым өлешләренең исеме. Бик күп халыкларның тарихи һәм хәзерге этнонимнарын бергә алып тикшерә һәм шуларның ясалыш, кулланылыш, төрле халыкка күчеш һәм үсеш юлларын өйрәнүче этнонимияне гомуми этнонимия дип атыйлар. Аерым бер халыкның тарихы һәм хәзерге, үз һәм чит этнонимнарын җыеп алып өйрәнгәнен аерым бер халыкның этнонимиясе дип йөртәләр, мәсәлән, гарәп этнонимиясе, рус этнонимиясе, татар этнонимиясе, төрки этнонимиясе Шулай итеп этнонимнар башта ук үзатама (үз этноним) һәм читатама (чит этноним) буларак барлыкка килгәннәр. Мондый беренчел этнонимнар аз сакланган, шулай да очраштыргалый. Мәсәлән, татар атамасы “безнекеләр түгел, чит кешеләр” мәгънәсен бирә торган сүзләрдән ясалган: тат борынгы телдә йат мәгънәсен белдергән һәм йат сүзе белән бер үк тамырга кайтып кала, чөнки бездә й~д~т авазларының тарихи алмашынулары – гадәти күренеш. Үзатама һәм читатамаларның халыкара фәндә эндоэтноним (эчке этноним), эктоэтноним (тышкы этноним) дип йөртәләр.

Күпсанлы төрки кабиләләрнең берләшүе нәтиҗәсендә төрки каганат оеша. Иң борынгы язма истәлекләрдән саналган Орхон-енисей язмаларында бу халыклар искә алына һәм аларның яшәү урыннары да күрсәтелә. Шул чорлардан күп вакытлар үтүгә карамастан, күп кенә этник атамалар сакланганнар һәм бүгенге көндә дә кулланылалар.

VI-VIII йөзләргә караган Орхон-енисей язмаларында 27 этник атама теркәлгән. Икенче бүлектә без иң элек төп төрки этнонимнарның: аз, апар, басмыл, кыпчак, татар, табгач, таңут, тардуш, татабы, төрки, түрк, усун һ.б. этнонимнарның кулланылышын үзенчәлекләрен өйрәндек.

Өченче бүлектә без борынгы төрки рун язма истәлекләре буенча материалны туган телне өйрәнгәндә файдалана алу мөмкинлекләрен карап үттек. Иң элек татар теле урта мәктәпләре программасын анализладык. Гомумән алганда, телнең бер чорына караган материал шул исәптән, борынгы төрки рун язма истәлекләре туган телнең өйрәнүнең барлык этапларын да (сыйныфларда) һәм темаларның үзләштерүендә файдаланыла ала. Бу тема махсус 9, 10-11 сыйныфларда каралган. Без караган материал И.С. Насипов һәм Н.Х. Ваһаповның Башкортостан татар урта гомуми белем мәктәбенең 9 нчы сыйныфы өчен дәреслегендә “Татар әдәби теле нормаларының борынгыдан ук үсеп килеше” дигән темасында яктыртыла. Унынчы сыйныф өчен татар теленнән эш программасында бу темага бер сәгать вакыт бүленгән. Бу дәрестә укучыларга хәзерге татар милли әдәби теле үзенең тамырлары белән гомумтөрки әдәби телдән барлыкка килгәне турында мәгълүмат бирелә.

Список литературы

1. Айдаров Г. Язык орхонских памятников древнетюркской письменности VII века. – Алма-Ата, : Наука, 1971. – 380 с.

2. Әхмәтьянов Р.Г. Татар терминологиясенең тарихи чыганаклары. – Казан : Татар. китап нәшр., 2003. – 174 б.

3. Баскаков Н.А. Введение в изучение тюркских языков. – М.: Наука, 1969. – 235 б.

4. Безертинов Р.Н. Тенрианство – религия тюрков и монголов. – Набережные Челны: Аяз, 2000. – 455 б. // Режим доступа: www.tisbi.ru/…/vestnik/2003/issue3/Kult8.html.

5. Борынгы татар әдәбияты. – Казан : Татар. китап нәшр., 1963. – 580 б.

+ еще 35 источников

2500 руб.
Купить эту работу

Не подошла эта работа?

Закажите новую работу, выполненную по вашим требованиям с нужным уровнем оригинальности.

Не нашли нужную работу?

Разместите задание, а мы подберём эксперта

Заботимся о вас и вашем времени

У нас есть все, чтобы сделать вашу жизнь более приятной и беззаботной

Не бросаем после выполнения работы

Бесплатно выполним все доработки в рамках задания

Средний бал наших работ

  • 4.9

Узнай стоимость

Это быстро и бесплатно :)

Отзывы довольных студентов

Мы помогли более 10К+ студентам

Юлия
Тема работы: фейковая информация

Спасибо все хорошо..

Коваляускене Татьяна Петровна
Тема работы: задачи

Спасибо огромное! Очень внимательный автор, отнёсся с пониманием)Всё сделал как просила.

Буракова Александра
Тема работы: Факторный опросник Кеттела

Работа была выполнена очень хорошо. Спасибо!

Игорь
Тема работы: Проектирование сварных конструкций.

Спасибо

Татьяна
Тема работы: Развитие правозитной деятельности в России

Отличная работа, спасибо!

Евгений
Тема работы: Постоянно действующие органы управления рсчс

Все отлично.