Дипломная работа

«Урта мәктәпләрдә туган теле дәреслекләрендә татар җир эшкәртү атамаларын файдалану»

  • 72 страниц
Содержание

Кереш. 3

I бүлек

Җир эшкәртү атамаларының генетик катламнары

§1. Җир эшкәртү атамаларын өйрәнү тарихы. 7

§2. Җир эшкәртү атамаларына чагыштырма-тарихи анализ 10

§3. Гомумалтай катламына караган эшкәртү атамалары 14

§4. Гомумтөрки катламга караган җир эшкәртү атамалары 26

§5. Татар теленең үз җирлегендә барлыкка килгән җир эшкәртү атамалары 36

§6. Алынма җир эшкәртү атамалары 40

II бүлек

Урта мәктәпләрдә туган теле дәреслекләрендә татар җир эшкәртү атамаларын файдалану

§1. Урта мәктәпләрдә татар теле лексикасын өйрәнү методикасы.44

§2. Урта мәктәпләрдә туган теле дәреслекләрендә татар җир эшкәртү атамаларын файдалану өчен күнегүләр.58

Йомгак….63

Кулланылган әдәбият. 65

Кыскартылмалар исемлеге.70

Введение

Терминологияне эшкәртү, үстерү зарурияте туды. Моның өчен татар теленең электән килгән, калыплашкан терминнарын туплап, ясалыш үрнәкләрен, термин ясау калыпларын билгеләп, аларны кулланышка кертеп җибәрү зарурлыгы барлыкка килде. Хәзерге вакытта татар тел гыйлемендә терминологияне өйрәнү һәм үстерү актуаль проблемаларның берсенә әйләнде.

Терминнар – фән, техника, сәнгать өлкәсендә, рәсми һәм иҗтимагый-сәяси тормышта, шулай ук берникадәр көнкүрештә дә төгәл бер төшенчәне белдерә торган махсус атамалар. Ул жәмгыять тормышының мәгълүм бер акыл яки физик хезмәт өлкәсенә караган махсус гыйльми төшенчәләрне атый торган тел берәмлеге, ягъни сүз яки тотрыклы сүзтезмәсе. Термин – төгәл фәнни атама, ул – төшенчәнең эчтәлеген мөмкин кадәр тулы, ачык билгеләргә, кыска һәм туры мәгънәле булырга тиеш, шушы төшенчә өчен үз өлкәсендә терминның башка варианты булмаска тиеш. Фикерне төгәл әйтүдә терминның әһәмияте зур. Менә ни өчен һәрбер телдә терминнарны ясау, камилләштерү һәм куллануның модель-калыпларын билгеләү әһәмиятле булып тора. Татар әдәби тел нормаларын тәртиптә тотуда, телне аралашу чарасы буларак гамәли куллануда һәм аны фәнни өйренүдә дә шушы нигездәге кагыйделәрге таяныла [18: 3].

Термин ясау ихтыяж тормышта туып торган яналык һәм үзгәрешләргә бәйле. Терминның төп вазифасы – төшенчәне төгәл итеп атау, фикерләү һәм аралашуга, ягъни сөйләм оештыруга хезмәт итү, ә терминология кагыйдәлере югарыда әйтелген таләпләрнең үтәлүен контрольдә тота һәм аның үтәлешенә булышлык итә. Шул ук вакытта терминология кагыйдәләре һәм термин ясауның төгәл калыплары әдәби тел нормаларын тәртиптә тотуда, сүзлекләр төзүдә дә гаять әһәмиятле. Боларның барысы өчен дә терминнарны тел берәмлеге буларак өйрәнү зарур.

Шулай да татар тел гыйлемендә төрле тармакларга караган терминнарны тикшерү эше бервакытта да тукталып тормаган, сүз яки термин ясалыш калыпларын ачыклап аерып чыгару буенча шактый гына мәкаләләр, монографик күләмдәге хезмәтләр дә эшләнгән, диссертацияләр якланган, терминологик сүзлекләр төзелгән. М.3. Зәкиев һәм И.М. Низамов, Ф.А. Ганиев; Р.А. Юсупов, М.3. Зәкиев хезмәтләрендә терминнар төзү буенча гомуми бурычлар билгеленгән булса, Ф.С. Фәсеев “Татар телендә терминология нигезләре” [56: 200], М.С. Сәгыйтов татар терминологиясенең үсешен [40: 67–75] өйрәнгән.

Татар теленең борынгыдан килгән атама-терминнарын системалы анализлау - хәзерге лингвистиканың мөһим бурычларыннан берсе. Төрле лексик-семантик группаларга караган тармакларның терминологиясендә электән килгән атама ясау үрнәкләрен билгеләү элеге проблематиканың аерүча басым ясалырга тиешле мәсьәләсе булып тора. Бу яктан аеруча җир эшкәртү атамаларына нык игътибар итү сорала, чөнки җир эшкәртү атамалары татар теленең борынгыдан ук килгән сүзлек хәзинәсенең зур бер өлешен тәшкил итә. Алар, махсус ясалган терминология булудан бигрәк, барлык татар халкы өчен дә аңлаешлы гомумхалык лексикасының бер өлеше буларак халыкның табигый тел үзенчәлекләренә нигезләнеп, инде бик күптәннән формалашканнар, термин ясалышында башка тармаклар өчен дә үрнәк була алырлык калыплар барлыкка китергәннәр. Татар телендәге җир эшкәртү атамаларының иң беренче үзенчәлеге нәкъ менә шунда. Һәрбер халыкта тупланган сүзлек байлыгы үл халыкның борын-борыннан нинди кәсеп белен көн итүен характерлый, аның матди медәниятен, рухый дөньясын күз алдына китерергә мөмкинлек бирә.

Татар тел гыйлемендә җир эшкәртүгә караган атамалар лексикографик планда шактый эшләнгән булса да кыска күләмле мәкаләләрне исәпкә алмаганда махсус монографик планда тикшерелмәгән, бер бөтен система буларак әле өйрәнелмәгән. Җир эшкәртү атамаларының, тарих башы, һичшиксез, халыкның үзенең борынгы тормыш-көнкүрешендә. Меңнәрчә еллар җыелган, шомартылган төшенчә һәм атамаларны туплап, аларны фәнни эшкәртеп әйләнешкә кертеп җибәрүнең бүгенге көндә әһәмияте зур, чөнки халык сөйләшләрендә искиткеч җыйнак, төгәл атамаларны күпләп табарга мөмкин

Хәзерге вакытта жир эшкәртү атамаларын өйрәнүдәге тагын бер кыенлык – хезерге әдәби телдәге дәреслекләр, кулланма-ярдәмлекләр, белешмәләрнең турыдан-туры татар телендә язылганнары аз булуында Җир эшкәртү терминнарын система итеп алып махсус һәм эзлекле өйрәнү, әйткәнебезчә, зур әһәмияткә ия, чөнки телнең лексик байлыгында шул халыкның матди мәдәнияты үсеше, жәмгыятьтәге ижтимагый һәм икътисади мөнәсәбәтләр тарихы гына түгел, ә аның тел закончалыклары да чагыла.

Идел-Кама буенда жир эшкәртү борынгыдан килгән кәсеп булганга күрә, аның терминологиясе дә борынгы чорлардан ук барлыкка килеп, зур үсеш-үзгәреш кичергән, баеган. Моны гомумтөрки характердагы жир эшкәртү атамалары теркәлгән борынгы язма истәлекләр дәлилли. Төрки телләрдә бу атамаларның күбесе, һәр телнең үз фонетик үзенчәлекләренә ярашлы рәвештә фонетик яктан аерымланса да, хәзерге көндә дә бер үк семантикада кулланылып килә һәм уртак тарихның күрсәткече булып тора. Җир эшкәртү лексикасын өйрәнү халыкның тарихын, иҗтимагый үсешен билгеләү өчен әһәмиятле. Кыскасы, бу өлкәнең лексикасы җентекле, җитди фәнни тикшеренүләр сорый. Хезмәттә нигездә татар теленең җир эшкертү терминологиясе тикшерелә. Әмма жир эшкәртүгә караган барлык лексик системаны терминологиягә кертеп бетереп булмый [18: 7].

Гогүмән алганда, сайланган теманың актуальлеге, беряктан, җир эшкәртү лексикасын өйрәнүнең катгый гомум теоретик һәм практик әһәмияте белән, икенче, яктан – татар теле белемендә тиешле дәрәҗәдә өйрәнелмәгәнлеге белән билгеләнә.

Минем төп максат – татар теленең җир эшкәртү атамаларына кагылышлы лексиканы җыю, анализлау һәм иҗади тасвирлау. Лингвистик анализ вакытында түбәндәге бурычлар куелды:

1) җир эшкәртү атамаларын телдә кулланышын ачыклау;

2) сүзнең таралыш ареалын һәм аның семантик үсешен, фонетик вариантларын, җир эшкәртү атамаларының барлыкка килүе үзенчәлекләрен билгеләү, аларның диалекталь синонимнарына игътибарны җәлеп итү.

Тикшерүнеләр тасвирлама һәм чагыштырма-тарихи методлар нигезендә алып барылды. Хезмәттә синхроник һәм диахроник күренешләр чагыла. Мөмкинлекләрдән чыгып, хезмәттә тарихи һәм генетик экскурслар бирелә.

Тупланган бай материал һәм башкарылган эш татар теленең сүзлек составын бу юнәлештә югарырак дәрәҗәдә тикшерү өчен, шулай ук төрле уку йортларында татар телен үзләштерү барышында уңышлы файдаланыла ала. Бу мин башкарган эшнең теоретик һәм практик әһәмияткә ия булуын күрсәтеп тора.

Материал туплау өчен түбәндәге төп чыганаклар файдаланылды: Гафарова Ф.Ф. “Татар телендә җир эшкәртү лексикасы” (Казан, 2000), “Татар теленең аңлатмалы сүзлеге” (Казан, 1977, 1979, 1981), “Татар теленең диалектологик сүзлеге” (Казан, 1969, 1993). Шулай ук галимнәрнең хезмәтләрендәге темага ярашлы практик һәм теоретик материаллар да курс эшендә урын алды.

Эшемнең төп нәтиҗәләре студентларның еллык фәнни конференцияләрендә, “Хәзерге татар әдәби теле”, “Татар диалектологиясе” курсларының, татар теленең лексикологиясе буенча махсус курсның гамәли дәресләрендә апробацияләнде.

Фрагмент работы

II БҮЛЕК

УРТА МӘКТӘПЛӘРДӘ ТУГАН ТЕЛЕ ДӘРЕСЛЕКЛӘРЕНДӘ ТАТАР ҖИР ЭШКӘРТҮ АТАМАЛАРЫН ФАЙДАЛАНУ

§ 1. УРТА МӘКТӘПЛӘРДӘ ТАТАР ТЕЛЕ ЛЕКСИКАСЫН ӨЙРӘНҮ МЕТОДИКАСЫ.

Мәгълүм ки, кеше, балачактан ук телне һәм аның белән бергә үз халкының мәдәниятен дә үзләштерсә генә, шәхес булып җитлегә. Халык мәдәниятенең бөтен нечкәлекләре аның телендә чагылыш таба. Ул тел үзенчәлекле һәм бердәнбер була, чөнки дөньяны һәм андагы кешене үзендә төрлечә гәүдәләндерә. Этник компонентларны, милли мәдәнияткә хас билгеләрне аерып ала белү һәм аларны милли мәдәният объектларын күрсәтерлек бербөтен системага туплау – бүгенге белем бирүнең полиэтник тирәлектәге төп шарты [46: 80].

Кешеләрнең аралашуы өчен бик әһәмиятле чара булу белән беррәттән, тел җәмгыятьне үстерү хезмәтен дә үти. Тел кешеләргә үзара аңлашырга мөмкинлек бирә һәм кеше эшчәнлегенең барлык тармакларында бергәләп эшләүне тәэмин итә. Тел милли мәдәниятебезнең нигезен тәшкил итә.

Тел белән аң бер-берсенә тыгыз бәйләнештә карала, алар бергә үсә, бергә камилләшә. Башка бер фән дә аң белән шундый тыгыз бәйләнештә була алмый. Тел кешенең сәләте үсүдә иң әһәмиятле чара булып тора. Бу сәләтләрне формалаштыруда һәм үстерүдә грамматиканың роле аеруча зур.

Тел – җәмгыятьнең, һәрбер аерым шәхеснең берни белән дә алышты-рып булмый торган рухи байлыгы. Ул халыкның акыл хәзинәсен, гореф-гадәтен, ин яхшы традицияләрен, дөньяга карашын, мәдәниятен борынгы заманнардан түкми-чәчми безнең көннәргә алып килгән.

Туган ил, туган тел. Бу ике сүзне һәркем хөрмәт белән әйтә, алар бер-берсенә аваздаш булып ишетелә. Бу ике сүз күңелләрдә якынлык, кардәшлек хисе, туган илеңә һәм халкыңа тирән мәхәббәт тойгысы уята. Үз туган теленә, тарихына хөрмәте булмаган кешенең башка телләргә дә, үз ата-ана-сына, үз Ватанына, үз халкының әхлак нормаларына, халыкның мәдәниятенә һәм сәнгатенә, тарихына да хөрмәте булмый. Туган телен кадерләгән халык кына кадерле, абруйлы халык була.

Тел кешенең тормышында зур урын тота. Ул – тормыш чыганагы, белем чишмәсе. Ул кешеләргә бер-берсе белән аралашырга, аңлашырга, бер-берсенең теләк-максатларын, уй-фикерләрен белергә ярдәм итә. “Халыкның теле – аның бөтен рухи тормышының иң яхшы, беркайчан да шиңми, мәңге яшәреп тора торган иң матур чәчәге. Телдә бөтен халык һәм аның ватаны җанлы рәвештә гәүдәләнә”, – дигән бөек рус педагогы К.Ушинский [29: 166].

Туган тел – ул һәр милләт халкы өчен дөньяда иң матур тел. Ана теле – ул ягымлылыгы белән күңелебезне юата, ә матур яңгырашы белән изгелек хисләре уята торган тел. Тел турында кем генә уйламый да, кем генә аның өчен бурчылмый икән. Дөньяда килгән һәр кеше, мөгаен, үз туган телен гел яхшы яктан гына искә ала һәм исендә тота, күңелендә саклый [51: 184].

Менә ни өчен дә телне, туган телне – ана телен яхшы белергә, аның бөтен нечкәлекләрен өйрәнергә һәм өйрәтергә кирәк.

Бүгенге көн мәгариф өлкәсеннең төп бурычы булып, укучыларга төпле белем бирү белән беррәттән хәзерге рухи ярлылану чорында, аларны әхлаклы, туган телне, халкыбызның чал тарихына, мәдәниятенә саклык, мәхәббәт тәрбияләүнең, туган тел укытучыларының төп бурычы булып тора.

Мәктәптә, бүгенге көндә тәрбия эшенә куелган бурычларны алганда, без бүгенге көндә, алдагы буыныбыз нинди булачак турында кайгырту уе белән, балаларыбызга, туган якның тарихын, мәдәниятен, ата-бабаларыбызның гореф-гадәтләрен өйрәнү, үзеннең җиде буыныңа кадәр туганнарны белү, милли йола-традицияләрне торгызуны күз уңында тотабыз. Балаларны туган телдә укыту һәм тәрбия бирү һәр халыкның үсешенең мотлак шарты булып тора. Туган телен белмәгән халык ул “юк” халык дигән сүз.

Тәрбия процессында баланың шәхес буларак үсешенә ирешү өчен, эшнең эчтәлеге, максатлары, оештыру эшчәнлеге үзара тыгыз бәйләнештә булырга тиеш. Эшне, киләчәкне күз алдында тотып планлаштыруга өстенлек бирә.

Гасырлар кичте, үтте еллар. Яңа чор, яңа дәвер килде. Ул үзе белән бергә көтелмәгән вакыйгалар, утырып уйланырлык уйлар да китерде. Ил эчендәге үзгәрешләр уку-укыту системасында да нык йогынты ясады. Башка фәннәр белән беррәттән тел-әдәбият укытуга яңача якын килү, камилләштерү, үзгәртү бурычын куйды. Интернет челтәре аша дәресләр тыңлау барлыкка килде. Белем бирүнең тагын да кулайрак, уңайлы һәм үтемле алымнарын куллану, укучыларга төпле белем бирү өзлексез дәвам итә, даими үсеш һәм үзгәрештә тора.

Нинди генә дәрес булмасын, ул фәнни дә, шул ук вакытта тәрбияви дә, милли дә булырга, белемне эзлекле үстерүне максат итеп куярга тиеш.

Дәресне ничек итеп оештыру укытучының үз осталыгыннан, иҗади эзләнүеннзн тора. Һәркем дәресне үзенчә оештыра, үзенчә бирә, ләкин нәтиҗә белемдә чагылырга тиеш. Максатчан иҗади эзләнүләр алып барганда гына, укучы күңеленә үтеп керергә, телебезгә һәм милли тарихыбызга кызыксыну уятырга мөмкин [20: 71].

Соңгы вакытта укыту-тәрбия эшендә милли-региональ компоненты куллану актуальләшә һәм укыту процессының отышлы эш формасын тәшкил итә.

Бүгенге көндә төп бурычларыбызның берсе – һәрьяктан камил булган зыялы шәхес тәрбияләү. Ә ул, үз чиратында, туган телебезне яратуны, үз халкының мәдәниятен, гореф-гадәтләрен иң күркәм йолаларын, тарихын хөрмәт итүче булырга тиеш. Бу бурычны тормышка ашыруның күптөрле юнәлешләре бар.

Шул юнәлешләрнең берсе – укыту программасының милли-төбәк компоненты. Димәк, һәрбер укытучы үз фәне программасына, гомумбелем стандартына туры килерлек темалар белән бергә, җирле материаллар да куллана ала. Чөнки укучы үзе яши торган төбәкнең табигатен, аның үзенчәлекләрен, халкын, гореф-гадәтләрен, мәдәниятен, тарихын аеруча яхшы белергә тиеш. Милли-төбәк компоненты, беренче чиратта, шушы үзенчәлекләрне үз эченә ала.

Кызганычка каршы, бүгенге көндә әлеге җирле компоненты кыскарту юнәлеше сизелә. 2007 елның нояберендә РФның Дәүләт Думасы федераль мәгариф аралыгы (федеральное образовательное пространство) законы кабул ителде. Әлеге законга яраклы рәвештә милли һәм региональ компонентның күләме кыскарту каралган.

Безнең уйлавыбызча, әлеге законны кабул итү бик үк дөрес сайланган юл түгелдер. Чөнки, милли-төбәк компонентны куллану бер яктан тәрбияви максатка ия булса, икенче яктан, укучының фәнни-тикшеренә, иҗади сәләтен үстерүдә көчле чара булып тора, туган теленә мәхәббәт тәрбияләү, туган төбәкнең тарихы, күренекле шәхесләре белән таныштыру белән беррәттән, җирле материал укучыларның белемнәрен арттыруга ярдәм итә.

Шул максаттан чыгып, укыту барышына төрле эш формалары кертергә була. Мәсәлән, әби-бабалардан әкиятләр, табышмаклар, легендалар һ.б. халык иҗаты үрнәкләрен җыю, аларны альбомга туплау, йола бәйрәмнәрен төшендерү, докладлар, рефератлар яздыру; борынгы әйберләрне, йорт кирәк-яракларын һәм башка экспонатларны фотога төшерү; татар теле, әдәбият, тарих дәресләрендә аларга анализ ясарга өйрәтү һ.б.

Әлбәттә, укытучы укучыларның яшь үзенчәлекләрен, программаны истә тотып биремнәрне җиңеләйтә яки катлауландыра ала.

Татар әдәби теле белән чагыштырма рәвештә эшләү укучыларның сүз байлыгын үстерергү ярдәм итә, төрле сүзлекләр белән эш итәргә өйрәтә һәм, гомумән, үз туган теленә, җирле сөйләшкә, туган төбәк тарихына карата мәхәббәт, кызыксындыру уятуда зур роль уйный.

Әлбәттә, дәрестә, дәрестән тыш чараларда милли-төбәк компоненты куллану өчен, укытучының үзенең дә халкыбызның тормышын, йолаларын, туган төбәк тарихын яхшы белүе кирщк. Безнеңчә, туган телне саклап калуда укытучыларга зур бурыч йөкләнә һәм бу изге эшкә алар үз өлешен кертергә тиеш [8: 67].

Бүгенге укыту процессында предметлар саны артуы һәм материалның катлаулануы табигый хәл. Бу, иң беренче чиратта, бүгенге тормыш темпы һәм җәмгыять таләбе белән бәйле. Шуның өчен вакыт буенча рациональ булган укыту, төрле технологияләр булдыру бүгенге көндә актуаль мәсҗәләләрнең берсе булып тора.

Нәрсә соң ул технология? Технология (грек теленнән – умение + логия) беренчедән, укыту процессның эффективлыгын арттыру өчен максатлы рәвештә предметларны, төрле алымнарны комплекслы яисә аерым куллану (М.Вулман); икенчедән, теге яки бу профильле специалистны кыска вакыт эчендә, оптималь көч сарыф итеп, укытуның яңа метод һәм алымнарын кулланып, әзерләргә мөмкинлек биргән күрсәтмәләр системасы (Ф.Янушкевич); өченчедән, эффектив педагогик системаларны эшкәртү, бәяләү процессы.

Укыту технологиясе – ул укытуның практик эшмәкәрлегенең һәм уйлау операөиясенең тәртипкә салынган стандарт җыелмасы.

Традицион методикадан яңа технология нәрсәсе белән аерыла соң?

1) Бер-берсе белән тыгыз бәйләнгән, бер-берсенә буйсынган максатлары белән;

2) Һәрбер максатның нәтиҗәсе алдан конкрет билгеләнүе белән;

3) Педагогик процессның бербөтенлеге һәм тәмамланган булуы белән;

4) Укыту процессын оештыру вариантлыгы белән;

5) Укучының эшчәнлеге алгоритмик характерда булуы белән;

6) Укыту прөессның индивидуаль характерда булуы белән;

7) Психологик барьерларның юклыгы белән һ.б.

Татар телен өйрәнүдәге педагогик технология принципларының берсе – интерактив принцип, ягъни ЭВМ, компьютер белән “диалогик” мөнәсәбәттәш чаралар системасын булдыру [3:164].

Бүгенге җәмгыятҗнең үсешендә информатизаөияләү – ЭВМ, компҗютер базасында информаөияне саклау һәм куллану, аны җыю метод һәм алымнарын актив кулланылышка кертү.

Чынбарлыктагы бөтен нәрсәләр: предметлар, күренешләр, кешеләрнең фикерләре, хис-тойгылары сүз аша белдерелә. Сүз ярдәмендә кеше әйләнә-тирәне танып белә, фикерли, башкалар белән аралаша. Шуның өчен сүзлек өстендә эш уку процессында зур әһәмияткә ия.

Татар телендә сөйләшү, аралашу өчен балаларның билгеле бер күләмдә сүзлек запасы булырга тиеш. Шунлыктан, бигрзк тә башлангыч сыйныфларда. Татар теленең лексик-фразеологик минимумын үзләштерү буенча дәвамлы һәм ныкышмалы эшләү таләп ителә.

Сүзлек эше барышында укучылар татар теленең лексикасын практик үзләштерәләр. Сүзнең лексик мәгънәсен сөйләм, текст эчендә аңлатуга, аны сөйләмдә кулланырга өйрәтүгә аеруча игътибар бирергә кирәк.

Сүзлек өстендә эш алымнары күптөрле, аларның эре блокларын гына санап китик.

1. Әдәби текстта, диалогта яңа сүзләргә аңлатма бирү.

2. Сүзләрне тематик принципта туплау һәм аңлату.

3. Сүзләрне сөйләмдә, җөмләдә куллану аша аңлату.

Билгеле булуынча, сүз күп очракта җөмлә эчендә, бәйләнешле сөйләмдә кулланыла, һәрберсенең үз мәгънәсе (лексик) һәм грамматик (өстәмә мәгънәсе) нәкъ менә җөмләдә, бәйләнешле сөйләмдә ачыклана. Шуңа күрә тематик лексиканы һәрчак диалогта, җөмләдә бирү яхшы [32: 171].

Татар теле – төрки халыкларның билгеле бер үсеш баскычында үзенә хас үзенчәлекләре белән аерылып чыккан бай телләрнең берсе. Хәзерге төркиләрнең телләре аларның барысы өчен дә уртак булган борынгы төрки телдән килә. Төрки халыкларның лексик байлыгында бүгенге көндә дә уртак булган сүзләрне күпләп табарга була. Бу сүзләр, әлбәттә, теге яки бу халыкның лексикасына борынгы чорлардан ук кереп калган. Әмма мондый сүзләр арасында борынгы алынмалар да булырга мөмкин.

Татар теленең җир эшкәртү терминологиясенә караган кайбер атамаларны да күпчелек төрки телләрдә очратабыз.

Шулай да атамалар составы җәмгыять үсеше процессында бик күп үзгәреш һәм үсеш кичерә. Нәтиҗәдә, яңа атамалар барлыкка килә, чит телләрдән алынмалар керә. Кайбер атамалар үзе атап йөреткән предмет юкка чыгу белән кулланудан төшеп калалар, ә кайберләре киреченчә актив кулланылыш таба.

Лексика “сүз” дигән мәгънәне аңлата. Ул грекча leksis сүзеннән алынган, телнең сүз байлыгы мәгънәсендә йөри. Кешеләрнең үзара аралашып яшәве һәм тормышның үзгәреп торуы аркасында, телнең сүз байлыгы арта. Сүзлек запасы баеган саен, кешенең сөйләме эчтәлекле, аңлаешлы һәм матуррак була бара. Телнең сүзлек составында кешеләрнең тормыш тәҗрибәсе, аларның образлы фикер йөртү сәләте, үткенлеге, зирәклеге чагыла. Халык, сүз осталары туган телнең сүзлек хәзинәсеннән һәр сүзне яратып, аның күптөрле төсмерләрен табып, бер-берсе белән аңлашу өчен дә, шигъриятле сурәт ясау өчен дә файдаланалар. Билгеле бер тәртиптә төзелгән, шул телдә кабул ителгән, һәркемгә аңлаешлы таныш сүзләр, кешене үзен чолгап алган мохит белән таныштырып, аның актив үзгәртүчесе итәләр; хезмәткә, кеше көченә, матурлыкка дан җырлыйлар; уй-тойгылар уяталар, хисләргә тәэсир итәләр.

Менә ни өчен татар урта мәктәпләрендә тел укыту программасына кертелгән “Лексика” бүлеген өйрәнү зур әһәмияткә ия. Шуңа күрә дә мәктәптә барлык фәннәрне, шул исәптән татар телен һәм әдәбиятны укытканда укучыларның сүзлек запасын баету, аларга телнең барлык чараларыннан уңышлы файдалана белү күнекмәләре бирергә; аларның сөйләмендә очраган әдәби телдә булмаган, диалекталь, архаик яки кулланылыштан төшеп калган сүзләрне кулланмаска ярдәм итәргә, тик әдәби телдә генә сөйләшергә күнектерергә кирәк [15: 404].

1996 елгы татар теле программасында лексиканы өйрәнүгә V сыйныфта 21 сәгатҗ, IX сыйныфта 5 сәгать бирелгән.

Программа нигезендә V сыйныф укучылары лексика буенча түбәндәгеләрне белергә тиешләр: 1) лексика һәм сөйләм культурасы турында төшенчә; 2) татар теленең сүз байлыгы, сүз һәм аның лексик мәгънәсе; 3) бер һәм күп мәгънәле сүзләр; 4) сүзләрнең туры һәм күчерелмә мәгънәләре; 5) омонимнар; 6) синонимнар; 7) антонимнар; 8) фразеологик әйтелмәләр; 9) татар теленең чыгышы ягыннан сүзлек составы (гомумтөрки сүзләр, гарәп, фарсы, рус телләреннән һәм рус теле аша башка телләрдән алынган сүзләр); 10) татар теленең кулланылыш өлкәсе ягыннан сүзлек составы (гомумхалык сүзләре, әдәби тел сүзләре, диалекталь сүзләр, профессиональ сүзләр, атамалар (терминнар)); 11) татар теленең кулланылыш дәрәҗәсе ягыннан сүзлек составы (тарихи сүзләр, архаизмнар, неологизмнар); 12) сүзлекләр һәм алардан файдалану күнегүләре.

Уку барышында укучыларда түбәндәге күнекмәләр булдыру мөһим: 1) сүзләрне сөйләмдә дөрес куллана белү; 2) сүзләрнең туры һәм күчерелмә мәгънәләрен аера алу; 3) сөйләмне синоним, антоним һәм фразеологизмнар белән баету; 4) гарәп, фарсы, рус телләреннән һәм рус теле аша башка телләрдән кергән сүзләрне дөрес әйтү, язу һәм мәгънәләрен аңлау; сүзләрне лексик яктан тикшерә белү; 5) аңлатмалы, фразеологик, татарча-русча, русча-татарча сүзлекләрдән һәм омонимнар сүзлегеннән файдалана белү.

V сыйныфта лексика буенча башланган эш башка сыйныфларда барлык уку елында да дәвам иттерелергә тиеш. V нче сыйныфта осталык һәм күнекмәләр укучыларның алдагы сыйныфларда алган осталык һәм күнекмәләренә өстәмә рәвештә, ә кайберләре берникадәр киңәйтелеп китерелә; димәк, алардан да файдалана белү таләп ителә. Алар түбәндәгеләрдән гыйбарәт:

- аерып күрсәтелгән таныш сүзнең мәгънәсен аңлату; 1-5 нче сыйныфларда алган мәгълүматларга нигезләнеп, кирәкле орфограммаларны табу, сүзләрнең язылышын, тыныш билгеләренең куелышын дәлилләү; җөмлә азагында тиешле тыныш билгеләрен һәм кушма җөмлә өлешләре арасында өтер кую;

- татар әдәби теленә рус теле, аның башка телләрдән кабул ителгән сүзләрне аеру, аларның мәгънәсенә төшенү; орфографик, татар теленең аңлатмалы һәм татарча-русча сүзлекләрдән файдалана белү; фразеологик әйләнмәләрнең мәгънәсен аңлау [49: 12].

V сыйныфта лексика буенча башланган эш башка сыйныфларда барлык уку елында да дәвам иттерелергә тиеш. Укучы мәктәптә уку дәверендә тел һәм әдәбият дәресләрендә һәм башка фәннәрне өйрәнгәндә дә аның сүзлекләрдән файдалануын системалы рәвештә алып барырга һәм төрле эш төрләренә бәйләп үткәрергә кирәк була.

Сүзлекләрдән эзлекле рәвештә файдаланганда гына тиешле нәтиҗәләргә ирешеп була. Моның өчен: максат юнәлешен билгеләргә, укучыларның сүзлек запасын ачыкларга, аларның сөйләмендәге ялгышларын өйрәнергә, яңа сүзләр белән таныштырып торырга, тел һәм әдәбият дәресләрендә үткәрелә торган башка эшләр белән үреп, укучыларның танып белү эшчәнлекләрен, мөстәкыйльлекләрен үстерерлек итеп оештырырга һәм тормыш белән бәйләп алып барырга кирәк була [29: 144].

Сүзлекләрдән файдаланганда бигрәк тә түбәндәге төп мәсьәләләр игътибар үзәгендә тора:

1. Сүзлекләр белән эшләүнең төп бурычы итеп укучының дөньяга карашын формалаштыруны, киләчәктә аның гамәли эшчәнлеге өчен кирәк булган күнекмәләр белән тәэмин итүне санау.

2. Сүзләр белән эшләүнең эчтәлеге булып, укучылар өчен яңа, аңлаешсыз сүзләрне төшендерү, укучыларга билгеле булган сүзләрнең мәгънәсен ачыклау һәм анализ ясау, укучыларны телебезнең сүз байлыгы белән таныштыру, аның төрле фикерләрен белдерә алу мөмкинлеген күрсәтү.

3. Сүзләрнең мәгънәсенә анализ ясау өчен, хәзерге телдә кулланыла торган сүзләрне алу, ә аерым очракларда тарихи аспектта да карау (этимологиясен төшендерү) һ.б.

4. Сүзлекләрдән аерым очракларда гына түгел, бәлки татар теле курсының барлык бүлекләрен (грамматика, орфография һ.б.) үткәндә дә системалы рәвештә, педагогик һәм методик яктан дөрес оештырган хәлдә файдалану.

Татар телендә программа елдан ел яңарып тора. Кайберләрендә татар теленең диалектларын өйрәнүгә хәтта сәгатьләр бөтенләй бүленмәгән. Шуңа карамастан, укытучы тарафыннан программа материалы төрлзндерелергә мөмкин. Чөнки төп диалекталҗ төшенчәләрне, терминнарны укучылар аңлы рәвештә үзләштерергә тиеш. Мондый эш татар теленнән барган түгәрәкләрдә башкарылырга мөмкин, яки класстан тыш дәресләрдә.

Шуны дә әйтергә кирәк: укучылар дәрестән тыш эшләрдә белем алу белән генә чикләнмиләр, бәлки ял да итәләр. Бу вакытта алар үзләрен тыныч һәм бик иркен тоталар. Баланың дәрестән тыш эшләр вакытында шәхси характер-холкы тагын да ныграк ачыла һәм чарлана.

Укучылар дәрестән тыш эшләргә бик кызыксынып йөриләр, эштә даими рәвештә һәм актив катнашалар. Дәрестән тыш эшләрнең һәрберсе укучыларны мөстәкыйльлеккә өйрәтүдә һәм үзлекләреннән белем алуга омтылыш формалаштыруда зур әһәмияткә ия.

Ләкин шуны искәртеп китәргә кирәк: дәрестән тыш эшләрнең эчтәлеге белем һәм яшь дәрәҗәләре төрле булган укучыларның үзенчәлекләрен истә тотып сайланырга тиеш.

Дәрестән тыш эшләрне оештыруда түбәндәге таләпләрне үтәү мәҗбүри:

1. Дәрестән тыш эшләрне үтәү өчен барлык шартлар булдыру.

2. Тапшырылган эшнең укучылар тарафыннан үтәлә алуына ышану.

3. Укучыларның тапшырылган эшне өлешчә генә түгел, ә тулысынча башкаруларына ирешү.

4. Дәрестән тыш эшнең эчтәлеге программа материалының читенлек дәрәҗәсендә булуы.

5. Укучыларга эш биргәндә кыскача инструктаж үткәрү, авырлыклар очраган вакытта, аннан чыгу юлларын өйрәтү.

6. Укучыларга дәрестән тыш эшне ачык максат белән аңлатып бирү.

7. Дәрестән тыш эшләрне башкару вакытында реңимны саклау.

8. Һәр эшне системалы тикшерү һәм бәяләү.

9. Укучыларга дәрестән тыш эшләр вакытында мөмкин кадәр кызыклы, мавыктыргыч, эзләнергә, уйланырга мәҗбүр итә торган биремнәр тәкъдим итү һ.б.

Дәрестән тыш эшләрнең характеры түбәндәгеләргә кайтып кала:

1. Экскурсия материалларын анализлау, сөйләмә һәм язма телне үстерү.

2. Вакытлы матбугатны күзәтүдән алынган материалларны файдалану.

3. Хезмәт һәм шефлык итү вакытында алынган тәэсирләрне сөйләп һәм язып бирү.

4. Микрофон алдында уку.

5. Орфоэпик һәм орфографик материалга нигезләнеп, төрле уен һәм ярыш-билгеләр оештыру.

Югарыда күрсәтелгән таләпләрне төгәл үтәгәндә, укучылар төрле күнекмә һәм белем алалар.

Димәк, урта мәктәптә татар телен укытуда дәрестән тыш эш төрләре укучыларга белем һәм тәрбия бирүдә мөһим алым һәм чыганаклардан санала. Аларны системалы рәвештә гамәлгә кертү һәм фәнни методик яктан дөрес итеп үткәрү зарур.

Гомумән, тел дәресләрен һәм дәрестән тыш эшләрне укучыларның сөйләү һәм язу теле культурасын үстерергә ярдәм итәрлек итеп оештырырга кирәк [5: 48].

Татар укучыларының теле әле хәзер дә фонетик диалектизмнардан арынмаган. Алар башлангыч һәм V-VII сыйныф укучыларының гына түгел, IX-XI сыйныф укучыларының, югары уку йорты студентларының, хәтта югары белем алган кайбер кешеләрнең сөйләмнәрендә һәм язмаларында чагылыш таба.

Диалекталь җитешсезлекләргә каршы көрәшнең нигезен тәшкил иткән яки шуңа потенциаль мөмкинлеге, уңай шартларында җиңел үзләштерелә торган, ягъни өстәмә кыенлыклар белән бөйләнешле булиаган темаларга, киресенчә, азрак вакыт бирергә мөмкин. Шуңа күрә, җирле диалект шартларында эшләүче укытучылардан вакытны рациональ бүлә һәм файдалана белү таләп ителә.

1996 елгы татар теле программасында диалектларны өйрәнүгә XI сыйныфта ике сәгать бирелгән.

Безнеңчә, беренче дәрестә татар сөйләмә теленең өч диалектка бүленүен ачыкларга кирәк: урта, көнбатыш һәм көнчыгыш. Бу өч диалектның төп үзенчәлеген билгеләү әһәмиятле. Аларның кайсы төбәкләрдә киң таралган, иң элек нинди кабиләләрнең берләшмәсеннән торган төрле чорда нинди сәбәпләр нәтиҗшсендә нинди үзенчәлекләр кабул иткән булуы ачыкланырга тиеш.

Диалектның нинди сөйләшләргә бүленүен һәм кайсы территорияләрдә таралуын укучыларга аңлату әһәмиятле.

Бу эшләр беренче дәрестә башкарыла, икенче дәрестә диалектологик атлас белән танышу, күнегүләр эшләү бик тә әһәмиятлде булыр иде.

Безнеңчә, татар халык сөйләшләре белән таныштыруны түбәнрәк сыйныфлардан башларга кирәк. Әгәр VII-VIII сыйныфларда диалектларга күзәтү ясаоып китсә, XI сыйныфта аларны искә төшерергә генә туры килер иде.

Шунысын әйтергә кирәк, укучылар үзаллы мондый эшләрне башкарсын өчен, мәктәп китапханәсе тиешле фәнни китаплар белән тәэмин ителергә тиеш.

Диалект җирлегендә, гадәти шартлардагыча, гамәлдәге дәреслекләрдәге орфографик күнегүләр, диктант һәм изложение җыентыкларындагы материаллар, биремнәр ярдәмендә генә диалекталь хаталарны тиешле дәрәҗәдә бетерүгә ирешеп булмый, ә махсус юнәлдерелгән төрле күнегүләр эшләтергә, язма эшләр үткәрергә кирәк, җир эшкәртү атамаларына бәйле түбәндәге күнегүләр тәкъдим ителә ала.

Татар теленәге искергән сүзләрне өйрәнгәндә түбәндәге эш алымнарын уңышлы дип саныйм:

1) Күрсәтмәлелектән файдалану

Телне өйрәнгәндә иң нәтиҗәле алымнардан берсе дип күрсәтмәлелекне саныйлар. Аның әһәмияте түбән сыйныфларда аеруча зур, чөнки баланың конкрет фикерләү үзенчәлеге өстенлек итә һәм балага сүзне әйтүгә караганда аны күрү хәтере белән кушып истә калдыру нәтиҗәлерәк була.

Күрсәтмәлелекнең 3 төре бар: 1) җисми (предметның үзен күрсәтеп атау); 2) рәсем белән (картина, схема һ.б.); 3) хәрәкәт белән (эшне эшләү һәм аны атау).

Күрсәтмәлелекне кулланганда, методика түбәндәге кагыйдәләрне истә тотарга кирәклеге турында искәртә:

1) Сүз һәм аерым предметлар арасындагы ассоциациядән качарга кирәк, чөнки ыру-төр төшенчәләре алыштырылырга мөмкин.

2) Мәгънәсе аңлатыла торган сүзне җөмлә контекстында бирергә кирәк, чөнки җөмлә сүз мәгънәсен яхшырак аңларга ярдәм итә.

3) Сурәт укучыларга аңлаешлы булырга тиеш.

4) Сүзләр аңлашылдымы-юкмы икәнен тикшереп карау кирәк.

Искергән сүзләрне өйрәнгәндә күрсәтмәлелек ярдәмендә мәгънәне аңлату өчен, рәсемле сүзлекләр, тарихи темага караган рәсемнәр җыелмасы, таблицалар, схемалар һ.б. кулланырга мөмкин.

Заключение

Җир эшкәртү атамалары арасында татар теленең үзенә генә караган борынгыдан килгән атамалары күп түгел, чөнки бу атамалар төрки теллернең аерымланган чорында, һәрбер телнең үз җирлеге үсешендә барлыкка килгән. Татар халкының формалаша башлавын XIII – XIV гасырлар белән билгеләсәк, ә өйрәнелгән өлкәгә караган терминология, тикшеренүләрдән күренгәнчә, төрки халыкларда күп гасырлар элек нигездә тупланып беткән. Шуның өчен бу тармакка караган терминологиянең күбесе гомумалтай һәм гомумтөрки катламны билгели дә.

Татар телендә җир эшкәртү, игенчелек атамалары арасында алынма сүзлер күп түгел. Гарәп һәм фарсы телләреннән кергән алынмалар нигездә X гасырдан ислам дине кабул итү белән башлана. Телнең иң борынгы чорларында кабул ителгән алынма атамаларның хәзерге вакытта чыганак телен билгеләү катлаулы мәсьәлә. Фән-техника прогрессының алга китүе, техниканың кул хезмәтен кысырыклап чыгаруы нәтиҗәсендә тел яңа алынмалар белән тулыланган, ә кул хезмәте белән бәйле төрки атамалар архаик сүзлергә әйләнгәннәр.

Тикшерүләрдән күренгәнчә, төрки җир эшкәртү, игенчелек атамалары үз чиратында төрки булмаган телләрде киң таралыш алган. Озак гасырлар буе үзара хезмәттәшлек итеп яшәгән кардәш булмаган халыкларда уртак яклар барлыкка килә. Мондый халыклар гореф-гадәтләр, хуҗалык итү, яшәү ысуллары буенча һәм телләре ягыннан да бер-берсенә шактый якынаялар. Бу бигрәк тә лексикада чагыла.

Шулай ук түбәндәге нәтиҗәләрне күрсәтеп китергә була:

1) Татарча берәмлек табылмаганда термин ясау өчен туган телнең үз сүзьясалыш алымнарына мөрәҗәгать ителә. Бу вакытта аеруча әһәмиятле булып борынгыдан килгән сүз ясау калыплары тора. Шуның өчен дә борынгы лексик катламга караган атамалардан бу калыпларны аерып чыгару фәнни әһәмияткә ия. Калькалаштырылган атамалар да шушы ук калыпларга нигезләнә.

2) Фән-техника үсеше, яңа агрокультураларны үзләштерүгә бәйле рәвештә, яңалыгы белән бергә, чыганак телдән милли телгә алынмы атамалар да үтеп керә. Чит телдән кергән сүзләр шулай ук милли терминологияне тулыландыруда бер чыганак булып тора.

3) Җир эшкәртү атамалары иң борынгы лексик катламны тәшкил итүенә, телдә шомарган термин ясау калып-модельләренә ия булуына карамастан, бу атамаларны фәнни тикшерү татар тел гыйлемендә иң аз яктыртылган мәсьәләләрнең берсе булып кала.

4) Бу өлкәдә алып барылган төп эш нигездә махсус әдәбиятта, дәреслекләрдә, сүзлекләрдә җир эшкәртүгә караган атамаларны булган кадерле теркәү белән генә чикләнә.

5) Күренгәнчә, бүгенге көндә татар тел гыйлемендә җир эшкәртү атамалары системалы рәвештә монографик планда тикшерелмәгән.

6) Татар телендә югарыда китерелгән күләмдәге җир эшкәртү атамаларына чагыштырма-тарихи анализ бу атамаларның нигездә төрки атамалар булуын һәм иң борынгы лексик катламны тәшкил итүен күрсәтә.

7) Тарихи генетик яктан җир эшкәртү атамаларын дүрт катламга бүлеп карарга мөмкин: 1) гомумалтай катламына караган атамалар; 2) гомумтөрки катламга караган атамалар; 3) татар халкының үзенең борынгыдан килгән атамалары; 4) алынма терминнар.

8) Иген атамаларының гомуми мәгънәсе булу, аларның аналитик атамаларда җыйма мәгънәне белдерүләре бу атамаларының иң беренче гомуми мәгънәне аңлатуларын күрсәтә. Аларның иң борынгы беренчел мәгънәсе гомумән “ашлык”, “иген”, “бөртек” төшенчәсенә туры килә.

9) Татар теленең үзенә генә караган борынгыдан килгән җир эшкәртү атамаларының чагыштырмача аз булуы бу өлкәгә караган терминологиянең төрки телләр аерымлану чорына кадәр тәмам урнашып беткән булуын күрсәтә.

Список литературы

1. Ахметьянов Р.Г. О древнем календаре народов Поволжья и Приуралья // Тезисы докладов итоговой научной сессии ИЯЛИ КФАН СССР за 1972 г. – Казань: Татар. кн. изд-во, 1973. – с. 45–48.

2. Ахметьянов Р.Г. Общая лексика материальной культуры народов среднего Поволжья. – М.: Наука, 1989. – 200 с.

3. Әхәтов Г.Х. Хәзерге татар теле лексикасы. – Уфа: БДУ, 1975. – 200 б.

4. Әхәтов Г.Х. Хәзерге татар теле лексикологиясе. – Казан: Татар. Кит. Нәшр., 1979. – 275 б.

5. Әхмәтьянов Р.Г. Татар теленең этимологик сүзлеге. – Бирск: Бирск. гос. пед. инст-т, 2005. – 233 б.

6. Әхмәтьянов Р.Г. Татар теленең этимологик сүзлеге. Дүрт томда. – Бирск: Бирск. гос. пед. инст-т, 2004 (электрон вариант).

7. Әхтәмов М.Х. Хәзерге башкорт теле: Лексикология. – Уфа: Изд-во БГУ, 1986. – 135 с.

8. Баранов М.Т. Методика лексики и фразеологии на уроках русского языка. – М.: Просвещение, 1988. – 191с.

9. Баязитова Ф.С. Термины календарных обычаев и народов верований в говорах крещенных татар // Лексика и стилистика татарского языка. - Казань: Татар. кн. изд-во, 1982. – с. 59-67.

10. Бәширова И.Б. Сүз белән сурәт ясау. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1974.- 178 б.

11. Билалова Ә. Лексика дөньясына сәяхәт // Мәгариф. – 1992. - №12. – 34 б.

12. Боровков А.К. Названия растений по бухарскому списку “Мухаддимат ал-адаб” // Тюркская лексикология и лексикография. – М.: Наука, 1971. – с. 96-111.

13. Бурганова Н.Б. К ворпросу о формировании земледельческой лексики в татарском языке // Лексика и стилистика татарского языка. – Казань: Татар. кн. изд-во, 1982. – с. 45-52.

14. Вагыйзов С.Г. Кызыклы грамматика. Татар теленнән дидактик уеннар, мавыктыргыч күнегүләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1980. – 184 б.

15. Вәлиева Ф.С., Саттаров Г.Ф. Урта мәктәп һәм гимназияләрдә татар телен укыту методикасы. – Казан: Раннур, 2000. – 456 б.

16. Вульфсон Р.Е. и др. Упражнения по лексике и фразеологии. – М., 1973. – 250 с.

17. Ганиев Ф.Ә. Җөмһүриятме, Республикамы? // Мәгариф. – 1997. - №4. –35-37 б.

18. Гафарова Ф.Ф. Татар телендә җир эшкәртү лексикасы. – Казан. “Матбугат йорты” нәшр., 2000. – 176 б.

19. Гафурова Ф.А., Сәлимгәрәева Б.С. Татар теле: 3 нче сыйныф. Башкортстанның дүртеллык башлангыч мәктәпләре өчен дәреслек. – Уфа: БКН, 2002. – 160 б.

20. Голуб И.Б., Розенталь Стилистика русского языка. – М.: “Айрис-пресс”, 1997. – 250с.

21. Даль В.И. Толковый словарь живого великорусского языка. Т. I – IV. – М.: Изд-во иностр. и нац. словарей, 1955. – 699, 55, 779, 683 с.

22. Древнетюркский словарь. – Л.: Наука, 1969. – 676 с.

23. Җамалетдинов Р.Р. Тел һәм мәдәният: Татар теле лингвокультурологиясе нигезләре. – Казан: Мәгариф, 2006. – 351 б.

24. Зәкиев М.З. Сүзлек составында терминнар һәм аларны тәртипкә китерү // Мәгариф. – 1997. – №4. – 32–35 б.

25. Зәкиев М.З. Татар халкы теленең барлыкка килүе. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1977. – 208 б.

26. Зәкиев М.З. Төрки-татар этногенезы. – Казан: Фикер, М.: Инсан, 1998. – 624 с.

27. Киекбаев Җ.Г. Хәзерге башкорт теленең лексикасы һәм фразеологиясе. – Уфа: Башкорт. кит. нәшр., 1966. – 200 б.

28. Курбатов Х.Р. Хәзерге татар әдәби теленең стилистик системасы. –Казан: Татар. кит. нәшр., 1971. – 190 б.

29. Максимов В.В. Татар теленнән дидактик материаллар: Татар урта гомуми белем мәктәбе 5–7 сыйныфлары. – Казан : Мәгариф, 2000. – 175 б.

30. Махмут Кошгарий Туркий сузлар девони (Девону луготит турк) С.Маллибов таржимаси. – Ташкент: Фан, 1960. – 499 с.

31. Махмутова Л.Т. Татарский язык в его отношении к древне письменному памятнику "Codex Cumanicus" по данным лексики // Исследования по исторической диалектологии татарского языка. - Казань: Татар. кн. изд-во, 1982. – с. 68–153.

32. Методы и приемы преподавания татарского языка. – Казань: Татар. Кит. Нәшр., 1983. – 161 с.

33. Мифтахов Б.М. Татар телен укыту методлары һәм алымнары. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1983. – 112 б.

34. Мусаев К.М. Лексика тюркских языков в сравнительном освещении. – М.: Наука, 1975. – 357 с.

35. Насыйри К. Гөлзар вә чәмәнзар (әсемлек вә чәчәклек). – Казань: Типограф. Император. Ун-та, 1894. – 110 б. (Гарәп графикасында).

36. Пенжиев М.П. Об ирригационной терминологии туркменского языка // Тюркская лексикология и лексикография. – М.: Наука, 1971. – с. 255–269.

37. Радлов В.В. Опыт словаря тюркских наречий. Т. I – IV. – СПб.: Типография император. Академии Наук, 1893, 1899, 1905, 1911. – 1914, 1814, 2204, 2230 с.

38. Рамстедт Г. И. Введение в алтайское языкознание. Морфология. – М.: Изд-во иностр. лит-ры, 1957. – 254 с.

39. Рахимова А.Р. Промысловая и хозяйственная лексика диалектов сибирских татар: Автореф. дисс. … канд. филол. наук. – Казань, 1998. – 23 с.

40. Сагитов М.А. Развитие татарской терминологии // Вопросы татарского языкознания. – Казань: Татар. кн. изд-во, 1971. – с. 67-75.

41. Сафиуллина Ф.С. Татар теленең лексикасы. 4-8 сыйныфлар өчен күнегүләр җыентыгы. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1975. – 175 б.

42. Сафиуллина Ф.С. Хәзерге татар әдәби теле. Лексикология. – Казан: Хәтер, 1999. – 287 б.

43. Саяхова Л.Г. и др. Устные тренировочные упражнения по русскому языку. - Уфа: Башкир. кн. изд-во, 1984. – 136 с.

44. Саяхова Л.Г. Лексиа как система и методика ее усвоения. – Уфа, 1979. – 87 с.

45. Сәлимгәрәева Б.С., Юлмөхәмәтов М.Б. Татар теленнән күнегүләр җыентыгы. Башкортстандагы татар мәктәпләренең V-IX класслары өчен кулланма. – Уфа: Башкорт. «Китап» нәшр., 1993. – 120 б.:

46. Татар теленең аңлатмалы сүзлеге. - Татар. кит. нәшр., 1977, 1979, 1981. – 475, 724, 831 бб.

47. Татар теленең диалектологик сүзлеге. - Татар. кит. нәшр., 1969, 1993. – 643, 458 бб.

48. Татар урта гомуми белем мәктәпләре өчен татар теленнән программа. – Казан: Мәгариф, 2003. – 25 б.

49. Татар урта мәктәпләре өчен татар теленнән программа / М.З. Зәкиев, Б.М. Мифтахов. – Казан: Мәгариф, 1996. – 52 б.

50. Татарча-русча сүзлек. – Казан, 1995. – 462 б.

51. Текучев А.В. Методика русского языка в средней школе. – М.:Просвещение, 1980. – 414 с.

52. Тумашева Д.Г. Хәзерге татар әдәби теле. – Казан: КДУ нәшр., 1978. – 221 б.

53. Тумашева Д.Г., Вәлиуллина З.М. 5нче сыйныфта татар теле дәресләре. Методик кулланма. – Казан, 1978. – 505 б.

54. Урта мәктәп өчен татар теле һәм әдәбият программасы. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1991. – 64 б.

55. Фазлуллин М.А. Татар теле методикасы. – Казан: 1954. – 502 б.

56. Фасеев Ф.С. Татар телендә терминология нигезләре. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1969. – 200 б.

57. Фрэзер Д. Золотая ветвь. – М.: Изд-во полит. лит-ры, 1980. – 831 с.

58. Хабибов Л.Г., Гафурова Ф.А., Рәхимов Ф.Ф. Татар теле: 5 нче сыйныф. – Уфа: Китап, 2004. – 200 б.

59. Хаков В.Х. Язык и стиль татарской публицистики в годы Первой русской революции: Автореф. дисс. …канд. филол. наук. – Казань, 1961, 19 с.

60. Халиков А.Х. Татар халкының килеп чыгышы. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1974. – 128 б.

61. Хәсәнов Л. Неологизмнар // Совет мәктәбе. – 1939. – № 7. – б. 57–59.

Покупка готовой работы
Тема: «Урта мәктәпләрдә туган теле дәреслекләрендә татар җир эшкәртү атамаларын файдалану»
Раздел: Разное
Тип: Дипломная работа
Страниц: 72
Цена: 2100 руб.
Нужна похожая работа?
Закажите авторскую работу по вашему заданию.
  • Цены ниже рыночных
  • Удобный личный кабинет
  • Необходимый уровень антиплагиата
  • Прямое общение с исполнителем вашей работы
  • Бесплатные доработки и консультации
  • Минимальные сроки выполнения

Мы уже помогли 24535 студентам

Средний балл наших работ

  • 4.89 из 5
Узнайте стоимость
написания вашей работы
Популярные услуги
Дипломная на заказ

Дипломная работа

от 8000 руб.

срок: от 6 дней

Курсовая на заказ

Курсовая работа

от 1500 руб.

срок: от 3 дней

Отчет по практике на заказ

Отчет по практике

от 1500 руб.

срок: от 2 дней

Контрольная работа на заказ

Контрольная работа

от 100 руб.

срок: от 1 дня

Реферат на заказ

Реферат

от 700 руб.

срок: от 1 дня

682 автора

помогают студентам

23 задания

за последние сутки

10 минут

среднее время отклика