Курсовая работа

ТЕРМИН ҺӘМ ТЕРМИНОЛОГИЯ ТУРЫНДА ГОМУМИ МӘГЪЛҮМАТ

  • 27 страниц
  • 12 просмотров
  • 0 покупок
Содержание

КЕРЕШ….….3

1.ТЕРМИН ҺӘМ ТЕРМИНОЛОГИЯ ТУРЫНДА ГОМУМИ МӘГЪЛҮМАТ

1.1. Термин турында төшенчә….….5

1.2. Татар тел терминологиясе….10

2.ТАТАР ҺӘМ ТӨРЕК ТЕЛЕНДӘ МӘКТӘП ТЕЛ ТЕРМИНОЛОГИЯСЕ

2.1. Татар һәм төрек теле бәйләнешләре….….….16

2.2. Татар һәм төрек телендә мәктәп тел терминнарын чагыштырып өйрәнү….….….20

ЙОМГАК….24

ФАЙДАЛАНЫЛГАН ӘДӘБИЯТ ИСЕМЛЕГЕ….26

Введение (выдержка)

Теманың актуальлеге. Татар әдәби теленең бай тарихы булган, заманында кызу бәхәсләр кузгаткан, төрле агымнар арасында үзенчәлекле көрәш тудырган, кызыклы һәм катлаулы проблемаларыннан берсе терминология булса кирәк. Мәгълүм ки, телебездә атамалар төзү, ягъни элеккечә әйткәндә – «истилах»лар эшләү тәҗрибәсе аерым мәкаләләрдә шактый күптәннән, революциягә кадәр үк яктыртыла килгән, тик алар һәркайсы үз чорының берәр яклы карашын, вакыт-вакыт сыйнфый яки субъектив тарафчылык йогынтысын чагылдырганнар. 1930-40 елларда мәгълүм сәбәпләр аркасында, теориягә караганда практикачылык өстенлек итә. 1950-60 елларда исә әдәби тел һәм терминология мәсьәләләрен тыныч рәвештә карап хәл итү, чын гыйльми методология куллану, фәнни теория һәм объектив методлар нигезендә тикшерү шартлары туды.

Терминология мәсьәләсе фән-техниканың саф эчке эше генә түгел, ул гомумән әдәби тел төзү, мәктәп-мәгариф, культура һ.б. иҗтимагый эшчәнлекләр белән турыдан-туры тыгыз бәйләнгән. Шуңа күрә бүгенге көндә дә терминнар киң җәмәгатьчелекнең игътибарын җәлеп итә, телдә актуаль функция үти.

Татар һәм төрек телләренең терминологиясен өйрәнү актуаль мәсәлә. Ике тел дә төрки телләр гаиләсенә карый һәм кардәш булып тора. Татар тел белеме төрек теле белән гыйльми бәйләнешләргә ия булган, элек-электән ике телдә мәктәп лингвистик терминологиясенә хас уртак үзенчәлекләр күзәтелгән, ләкин проблема тел белемендә өйрәнелмәгән.

Теманың яңалыгы татар һәм төрек телләренең мәктәп тел терминологиясен тәү башлап курс эше дәрәҗәсендә чагыштырма рәвештә өйрәнү белән бәйле.

Тикшерү объекты

Тикшерү предметы татар һәм төрек телләрендә мәктәп тел терминологиясе.

Бу курс эшенең төп максаты – татар һәм төрек телендә мәктәп тел терминнары кулланыш үзенчәлекләрен күзәтү.

Максатка яраклы рәвештә хезмәтне үтәү барышында түбәндәге бурычларны хәл итү кирәк дип билгеләнде:

1) Тел белемендә терминнар һәм терминология турында фәнни-теоретик әдәбият туплау һәм аны өйрәнү;

2) Татар һәм төрек телләрендә терминнар һәм терминология буенча фәнни-теоретик әдәбият туплау һәм аны өйрәнү;

3) Татар һәм төрек телләрендә мәктәп лингвистик терминнарын барлау һәм өйрәнү, аларның уртакт һәм аермалы үзенчәлекләрен билгеләү;

Курс эшен башкару өчен төп чыганак буларак, татар теле нигезендә төрек теленә өйрәтү әсбабы (Асия Рахимова авторлыгында) алынды. Тупланган материалны анализлау өчен гомуми һәм махсус сүзлекләр файдаланылды.

Тикшеренүнең теоретик һәм методологик нигезе.

Бүгенге татар теле терминологиясенә караган темалар киң итеп өйрәнелә. Татар тел терминологиясенә галимнәр К. Насыйри, Ш. Рамазанов, Г. Алпаров, Ф. Фасеев, Х. Халимов, Р. Шамсутдинова хезмәтләрендә тикшерү үткәрелә.

Теоретик яссылыкта исә Г.О. Винокур, Д.С. Лотте, Л.Ольшки, В.В. Виноградов, Р.А. Будагов, А.А. Реформатский, К. Насыйри, Г. Ибраһимов, Җ. Вәлиди, Г. Алпаров, Х. Бәдигый, Ш. Рамазанов хезмәтләре таяныч булды

Хезмәтнең теоретик һәм гамәли әһәмияте

1) Проблемага кагылышлы фәнни-гамәли әдәбият туплау, аны өйрәнү барышында теманың өйрәнү дәрәҗәсен билгеләү;

2) Татар терминологиясе һәм тел терминологиясе үзенчәлекләренә күзәтү ясау;

3) Татар һәм төрек телләре бәйләнешләрен кыскача яктырту аша проблемага якын килү;

4) Төп чыганак нигезендә татар һәм төрек телтерминнарының уртак һәм аермалы үзенчәлекләрен билгеләү.

Курс эшенең нәтиҗәсе татар тел терминологиясен өйрәнүчеләр өчен файдалы чыганак булып хезмәт итә ала. Хезмәт татар телен мәктәптә уҡытучылар, студентлар һәм методистлар өчен гыйльми семинарларда, дәресләрдә чыганак була ала. Бу хезмәт татарларга төрек телен үзләштерүдә өстәмә чыганак буларак әсбаб булыр.

Основная часть (выдержка)

1. ТЕРМИН ҺӘМ ТЕРМИНОЛОГИЯ ТУРЫНДА ГОМУМИ МӘГЪЛҮМАТ

1.1. Термин турында төшенчә

«Мәдәниятле һәрбер адәмнең ике төрле теле булып, берсе анасыннан үгрәнгән телдер. Икенчесе дәхи бер остазга Тәгълимгә бирелгәч, гыйлем вә фән лөгатьләре белән ачылган теледер» [Насыри, 1953: 56].

Мәгърифәтче галимнең төп фикерен аңларга тырышыйк: чыннан да, бала телнең иң гади сүзләрен белгән хәлдә мәктәпкә килә; баштарак уку, язу һәм хисапка өйрәнү чорында шул сүзләр дә житә; аннары, гыйлем дөньясына һәм тормышның төрле тармакларына тирәнрәк кергән саен, яңа сүзләр яки таныш сүзләрнең дә яңа мәгънә белән кулланылуы күбрәк очрый бара.

«Исем җөмләдә ия булганда, фигыль белән белдергән хәбәрне дә ияртә, тәмамлык булып килгәндә исә фигыльгә ияреп килә». Бу өзектә ассызымланган сүзләрнең иң мөһим информация белдереп, калганнарының сөйләмне оештыручы гадәти сүзләр булуы ачык сизелә. Менә шундый махсус төшенчә белдерү ягыннан әһәмиятле сүз һәм әйтелмәләрне фәнни терминнар дип, ә бүтәннәрен шуңа каршы гадәти сүзләр дип йөртәләр [Фассеев, 1969: 3].

Терминнар,гомумән, махсус әдәбиятта, гадәти сүзләр тормыш-көнкүреш сөйләмендә кулланыла. Мәсәлән, кан, кызыл, ак, тыш, бик, куп, була кебек сүзләрне һәркайда ишетергә, укырга мөмкин; фигыль, функция һ.б. атамалар исә мәгълүм бер фән китапларында яки махсус сөйләмдә махсус төшенчәләрен белдерә торган терминнар җыелмасы, шул тармакның терминологиясе дип йөртелә. Мәсәлән, басым, көчәнеш – физика терминологиясен; ашлама, черемә, компост, туфрак эшкәртү, чәчү әйләнеше, теземнәр, уру, чәчкеч, ургыч, җилгәргеч – авыл хуҗалыгы терминологиясен; капкачы, һөҗүмче, саклаучы, алмаш уенчы, туп кертү, уртак (тигез) исәп һ.б. – спорт (футбол) терминологиясен тәшкил итә. Һөнәр, кәсеп, профессияләрнең дә үзләренә хас атамалары була.

Терминнар бер тармакның төп объект һәм төшенчәләрен билгели торган терәк сүзләр булганлыктан, алардан башка шул тармакта иҗат һәм эш итү мөмкин түгел. Мәсәлән, математикада дәрәҗәгә күтәрү, тамыр алу терминнарын дөрес аңлау һәм бу гамәлләрне башкару өчен, аларны тәшкил иткән дәрәҗә – честь, степень; тамыр – корень (үсемлектә), күтәрү – поднять, алу – получать, взять, брать кебек сүзләрнең мәгънәсен белү генә җитми, бәлки шул тармакның фактлары, төшенчәләре белән танышырга, фәнни билгеләмәләрен үзләштерергә, кыскасы – ул өлкәне беркадәр өйрәнергә туры килә. Һөнәр-кәсептә дә шул ук хәл, әйтик, электә тукучылык эшен үзләштерү өчен, беренче чиратта, туку станының төзелешен, детальләрен (кыса, тәбәлдерек, боргыч таягы, бавыр агачы, көре, күшә, койрык, кылыч, кереш һ.б.), эш процессларын (җеп озату, буй сузу, соса ату һ. б.) исемнәре буенча җентекләп өйрәнү төп шарт булып торган. Шулай итеп, бер яктан, предмет һәм төшенчә, эш һәм гамәл, икенче яктан, термин һәм атама тыгыз бәйләнеш тәшкил итәләр [Шамсутдинова, 2010: 12].

Фән-техника объектлары һәм төшенчәләре бөтен кешелек өчен гомуми булгач, аларның терминнары да бөтен телләргә уртак, бертөрле булырга тиеш кебек. Әмма чынбарлыкта алай түгел. Чөнки фәнни-техник төшенчә һәм аның сүзчә гәүдәләнеше буларак, термин билгеле бер тел вәкиле – галим, инженер яки уйлап табучының уй-фикер көче белән иҗат ителә һәм котылгысыз рәвештә теге яки бу тел формасына төренә, чөнки тел тышчасыннан бәйсез рәвештә фикерләү мөмкин түгел. Танып-белү мәгълүм бер тел ярдәмендә башкарыла, аның нәтиҗәләре дә иң элек шул телнең сүз-терминнарында чагыла һәм тел үзе дә һәр төрле төшенчәләрне белдергән атамаларга баеганнан баей. Шулай, телнең иҗтимагый кулланылышы киңәя-тирәнәя барган саен, ул тагын да шомара, баей һәм төрлеләнә, һәм киресенчә, чынбарлыкның төрле якларын күз алдына китерерлек бай сүзлеге, гомумиләштерү һәм детальләштерү-җентекләү чаралары булмаган, фәнни-техник атамалары эшләнмәгән телнең иҗтимагый кулланылышы да тар була. Андый беръяклы (сөйләү теле юнәлешендә) үскән, телдә уку-укыту, масса-аңлату эшләре алып бару, фәнни-техник тәрҗемә итү һәм оригиналь фәнни әсәрләр язу гаять авыр.

Заключение (выдержка)

Термин ул – фәнни танып-белү нәтиҗәсендә туган гомуми төшенчәләрне белдерә торган, аларны башка чиктәш төшенчәләрдән аеру аша дәрес аңлау һәм куллануны тәэмин итә торган лексик берәмлек. Киң мәгънәсендә ул номенклатура һәм тамгаларны да эченә ала, тар мәгънәсендә гомум теоретик атамаларны гына белдерә.

Терминның махсус функцияләре – танып-белү, гомумиләштерү һәм детальләштерү,исемләү һәм тәгъбирләү, аеру-чикләү һәм таралашу функцияләре бар. Алар, гади сүзгә караганда, терминнарда принципиаль югарырак дәрәҗәдә чагылалар.

Билгеле бер тармак фәнни тикшерү объекты булып әверелгәч, андагы сүзләр термин дәрәҗәсенә күтәрелә (мәсәлән, социалистик җәмгыятьтә авыл хуҗалыгы терминнары), ул сүзләрнең эчтәлеге гомумиләшә, тирәнәя, аларга фәнни билгеләмә бирелә һ.б.

Татар тел терминологиясе системасында өч катлам оеша: 1) теоретик терминнар – чынбарлыкны гомумиләштерү нәтиҗәсендә туган атамалар; 2) объект һәм материалларны, процесс һәм коралларны, продукт һәм эшләнмәләрне белдерүче өстәмә терминнар 3) сүзчә атамаларның язудагы кыскартма график билгеләре буларак символлар. Алар тагын да югарырак дәрәҗәдә гомумиләштерү һәм тамгалау функциясе үтиләр (тамгалау исә исемләү функциясенең хосусый бер очрагы).

Татар тел терминологиясендә гомумән һәр сүз мәгълүм шартларда термин яки элементы булып кулланылырга мөмкин, чөнки терминның эчтәлеге фәнни танып-белү һәм гомумиләштерү нәтиҗәләре булса да, материаль тышчасы, лексемасы, атамасы телнең гомум сүзлек составыннан, сүз ясау чараларыннан алына.

Хезмәтебездәтатар һәм төрек мәктәп тел терминологиясен чагыштырып, анализ үткәрдек. Ике тел дә төрки телләр гаиләсенә карый һәм аларның лингвистик терминологиясенә бер-берсенә охшаш булып тора. Татар һәм төрек тел терминологиясен чагыштырып өйрәнгәндә, без 1998 елда Казанда чыгарылган “Татар-төрек телләре сүзлеге” материалына таянып эш иттек. Ике телнең тел терминнарын морфология һәм синтаксис бүлегенә карата өйрәнеп, аларны таблицада чагыштырып күрсәттек.

Таблицадагы анализ шуны ачыклый: татар һәм төрек телләренең тел терминологиясендә гомум төрки телләргә хас уртак сүзләр байтак. Шул ук вакытта татар телендә булган инфинитив кебек латин терминнары төрек телендә очрамый. Шулай ук төрек теленә арго (жаргон) сүзенең грек-латин теленнән килеп керүе һәм кулланылу күзәтелә. Димәк, ике телнең мәктәп тел терминологиясендә аларның яшәеше урыны һәм географиясенә хас үзенчәлекләр күзәтелә.

Список литературы

1. Зәкиев М.З. Туган тел үсеше. – Казан 1967. – 280 б.

2. Исхакова Х.Ф. Структура терминологических систем. Тюркские языки. – М.: Наука, 1987. – 126 с.

3. Каюм Насыри // Материалы научных сессий, посвященных 120-летию со дня рождения. – Казань, 1948. – 136 с.

4. Мусаев К. . Современные проблемы терминологии в тюркских языках СССР // Сов.тюркология. – 1989. – № 4. – С. 18-20.

5. Рамазанов Ш.А. Татар әдәби теленең гамәлдәге терминологиясен тәртипкә салу, яңа терминнар эшләп чыгару һәм терминологик сүзлекләр төзү эшендә төп принциплар һәм инструкция. – Казан, 2004. – 16 б.

+ еще 21 источник

1300 руб.
Купить эту работу

Не подошла эта работа?

Закажите новую работу, выполненную по вашим требованиям с нужным уровнем оригинальности.

Не нашли нужную работу?

Разместите задание, а мы подберём эксперта

Заботимся о вас и вашем времени

У нас есть все, чтобы сделать вашу жизнь более приятной и беззаботной

Не бросаем после выполнения работы

Бесплатно выполним все доработки в рамках задания

Средний бал наших работ

  • 4.9

Узнай стоимость

Это быстро и бесплатно :)

Отзывы довольных студентов

Мы помогли более 10К+ студентам

Елена
Тема работы: Решение контрольной работы

Оценка автору 4. Балл снизила только за то, что первоначально мне прислали не мой вариант заданий. А так всё вроде бы хорошо. Спасибо. Автору пожелание, чтобы впредь был более внимательным.

Светлана
Тема работы: Операционные системы

Хорошая работа.

Наталья
Тема работы: История музыки

отлично!

Геннадий
Тема работы: Психология йоги в Йога Сутрах Патанджали

Спасибо,большое автору за профессионализм.Сразу видно,что человек писал о том, в чем разбирается, а не тупо копировал всякую ересь из интернета.Благодарен и приятно удивлён!

чарова римма
Тема работы: Производственная практика

не довольна работой.

Иванова Оксана Александровна
Тема работы: использование различных видов музыкальной деятельности в развитиимузыкальных способностей старщих...

СПАСИБО БОЛЬШОЕ