Дипломная работа

«Мәгърифәтче Г.Исхакый повестьларында хатын-кыз язмышын чагылдыру үзенчәлекләре»

  • 70 страниц
Содержание

КЕРЕШ….….

ТӨП ӨЛЕШ

I бүлек.

Мәгърифәтче Г.Исхакый повестьларында хатын-кыз язмышын чагылдыру үзенчәлекләре.

1.1. «Кәләпүшче кыз» (1900) повестенда Камәр язмышының бирелеше.

1.2. «Очрашу яки Гөлгыйзар» (1903) әсәрендә хатын-кыз язмышы….

II бүлек. Г.Исхакыйның унынчы еллардагы иҗатында хатын-кыз язмышын яктырту үзенчәлекләре….….

2.1. «Остазбикә» (1910) әсәрендә Сәгыйдә язмышы.

III бүлек. Мөһаҗирлек чорында язылган «Көз» (1923) повестенда хатын-кыз язмышының бирелеше….….

IV бүлек. Гаяз Исхакый иҗатын мәктәптә өйрәнү буенча методик күрсәтмәләр.

ЙОМГАК ….

ФАЙДАЛАНЫЛГАН ӘДӘБИЯТ ИСЕМЛЕГЕ….….…

Введение

Татар халкының милли язмышын хатын-кыз язмышы белән аерылгысыз бәйләнештә карап, Гаяз Исхакый моны үз иҗатында иң мөһим мәсьәлә итеп күтәргән язучыларның берсе. Иҗатының башлангыч чорында ук, мәгърифәтчелек карашларына нигезләнеп язылган әсәрләреннән алып мөһаҗирлектә иҗат иткән әсәрләренә кадәр язучы милләтнең киләчәген хатын-кыз кулында дип искәртә килә.

Билгеле булганча, совет дәверендә онытылуга дучар ителеп торганнан соң, узган гасырның туксанынчы елларыннан Гаяз Исхакый мирасын барлау, бастырып чыгару һәм фәнни өйрәнү буенча киң эш җәелдерелде. Әлеге эш төрле юнәлештә алып барылды һәм ул әле дә дәвам иттерелә. Бу өлкәдә башлап Гаяз Исхакый эшчәнлеген һәм мирасын тулырак кузаллау максатында шушы юнәлештә эш итүгә басым ясалды. Фәнни өлкәгә конкретрак килсәк, әдипнең күптөрле эшчәнлеге һәм мирасын өйрәнүгә багышланган конференцияләр үткәрелде, берничә кандидатлык диссертациясе һәм беренче докторлык диссертациясе якланды (М. Сәхапов), күпсанлы мәкаләләр дөнья күрде . Мондый эшләр белән беррәттән, көрәшче әдип эшчәнлеген колачлабрак яктырткан монографик характердагы күләмле фәнни хезмәтлер дә пәйда булды. Алар исәбенә Ф.Мусинның «Гаяз Исхакый. Тормыш юлы һәм эшчәнлеге» (1998) һәм «Гаяз Исхакыйның революциягә кадәрге иҗаты» (1999), Ә.Сәхаповның «Гаяз Исхакый ижаты» (1997), «Вестник возрождения» (2001), «Бердәм агым» (2006), Х.Миңнегуловның «Исхакый мөһаҗирлектә» (1999), А.Шәмсутованың «Гаяз Исхакый иҗатында феминистик проблемаларның идея-эстетик эволюциясе (1897-1954)» (2003) кебек хезмәтләрне кертергә мөмкин. Гаяз Исхакый иҗатын өйрәнүгә багышланган конференцияләрдән әдипнең 120 еллыгына багышлап «Гаяз Исхакый һәм татар дөньясы» исемендә халыкара күләмендә үткәрелгәне (1998) күп проблемалы булуы белән аерылып тора. Агымдагы елда татар әдәбияты классигы Г.Исхакыйның тууына 130 ел тула. Бу уңайдан да төрле чаралар үтә, фәнни конференцияләр оештырыла. Әлеге чараларның барысы да мәшһүр язучы Г.Исхакыйның исемен әдәбиятта ныграк таныту, иҗади мирасына тулырак бәя бирү өчен эшләнелә.

Әдипкә багышланган күпсанлы һәм төрле характердагы басмалардан аның эшчәнлеген һәм мирасын монографик планда яктыртырга алынганнары аеруча игътибарны җәлеп итә. Алар Гаяз Исхакыйның тормышы һәм эшчәнлеге турында күбрәк мәгълумат бирүләре һәм төрле-төрле мәсьәләләр күтәрүләре белән аерылып торалар. Мондый монографик хезмәтләрнең беренчесе рәвешендә Ф.М.Мусинның «Гаяз Исхакый. Тормышы һәм эшчәнлеге» дигән монографиясен карарга мөмкин. Әлеге хезмәт көрәшче әдипнең биографиясен, күпкырлы ижтимагый-сәяси эшчәнлеген һәм ижади мирасын бербөтен итеп өйрәнүе, боларның барысын билгеле бер процесс рәвешендә күзаллавы белән дә игътибарны җәлеп итә.

Ә.Сахаповның «Исхакый һәм XX гасыр татар әдәбияты» дигән монографиясендә инде әдип иҗатын узган йөзьеллыктагы әдәбиятыбыз белән бәйләнештә карауга басым ясала. Хезмәттә бигрәк тә Исхакыйның милли идеолог булуын, анын идеяләренең әдәбиятыбызда буыннан-буынга күчеп килеп, хәзерге көндә дә яшәүләрен ачуга дикъкать ителә. Ә.Сәхәповның 2006 елда чыккан «Бердәм агым» монографиясе дә Г.Исхакый традицияләренең әдәбиятта дәвам иттерелүен һәм тагын да үстерелүен ачык күрсәтә.

Исхакый феноменын, аның ижтимагый-мәдәни әһәмиятен киң колачлап, монографик планда яктырту белән бергә, хәзерге әдәбият белемендә бу тарихи-әдәби күренешне проблемалы рәвештә, ягъни аерым мөһим мәсьәләләр яссылыгында өйрәнүгә игътибар арта. Шуңа карамастан, Г.Исхакый иҗаты, анда күтәрелгән мәсьәләләләрне өйрәнү бүгенге әдәбият белеме өчен актуаль булып кала. Бу җәһәттән, Г.Исхакыйның башлангыч чор иҗатында язылган повестьларында хатын-кыз мәсьәләсе дә аерым игътибарга лаек.

Тикшеренү объекты итеп, Г.Исхакыйның иќат йөзен билгеләүче, шул ук вакытта хатын-кыз язмышы, аның азатлыгы мәсьәләсен чишү ягыннан кызыклы булган «Кәләпүшче кыз» (1900) «Остазбикә» (1910), «Ул әле өйләнмәгән иде» (1916) повестьлары алынды.

Тикшеренүнећ предметы булып Г.Исхакый повестьларындагы хатын-кыз язмышы карала.

Тәкъдим ителгән квалификацион чыгарылыш эшендә Г.Исхакый иҗатында хатын-кыз язмышы мәсьәләсен тикшерү максаты куелды.

Максатны тормышка ашыру өчен түбәндәге бурычларны хәл итү күз уңында тотыла:

– Г.Исхакыйның башлангыч чор иҗатында хатын-кыз язмышын яктырту мәсьәләсенең тоткан урынын ачыклау;

– повестьларда хатын-кыз шәхесенә игътибар, хөрмәт белән карап, мәхәббәт, гаилә кору мәсьәләләренә аның тигез хокуклы булуын ачыклау;

– татар хатын-кызларының изелү, кимсетелү сәбәпләрен ачыклау;

– хатын-кызның ана буларак ролен тану, гаиләнең иминлеге өчен аның вазифаларын дөрес билгеләү;

– бирелгән образ үрнәкләре аша хатын-кызга гына хас булган сыйфатларны күрсәтү.

Квалификацион чыгарылыш эше керештән, ике бүлектән, йомгак һәм кулланылган әдәбият исемелегеннән тора.

Фрагмент работы

I БҮЛЕК. МӘГЪРИФӘТЧЕ Г.ИСХАКЫЙ ПОВЕСТЬЛАРЫНДА ХАТЫН-КЫЗ ЯЗМЫШЫН ЧАГЫЛДЫРУ ҮЗЕНЧӘЛЕКЛӘРЕ

Иҗатында мәгърифәтчелек идеяләренә мәдхия укыган «Тәгаллемдә сәгадәт, яки Гыйлем үгрәнүдә рәхәт гомер» дигән хикәя язу белән башлаган Гаяз Исхакый, башка татар мәгърифәтчеләре кебек үк, хатын-кыз язмышы проблемасын да читләтеп үтми. Мәгърифәтчелек реализмының үзәгендә торган бу җитди мәсьәлә мөселман дөньясы өчен аеруча зур әһәмияткә ия була. Чөнки хатын-кыз азатлыгы һәм аның ир-ат белән тигез хокуклы булу мәсьәләсе мәгърифәтчелек идеологиясенең мөһим өлешен алып тора. Шул сәбәпле мәгърифәтчеләр бу проблеманы төрле аспектта яктыртырга омтылалар. Әйтик, хатын-кызга ир-атның, җәмгыятьнең, диннең, йолаларның, хакимиятнең мөнәсәбәтен ачу аша шул чорның рухи-әхлакый йөзен билгеләргә омтылу хасияте мәгърифәтче әдипләрнең әсәрләрендә үзәк урыннарның берсен алып тора.

Аерым кешеләрнең, гаиләнең, тирәлекнең хатын-кызга мөнәсәбәте мәсьәләсе Г.Исхакыйны да кызыксындыра. Татар хатын-кызларының язмышын ул милләт язмышына бәйләп карый, аларның ирләр белән бертигез хокуклы булмавын милләтне инкыйразга алып баручы сәбәпләрнең иң җитдие итеп таный. Хатын-кызны хөрмәт итмәгән, аның шәхес һәм балалар тәрбиячесе булуын танымаган һәм бу нәфис затларның рухи үсеше һәм камилләшүе өчен уңай шартлар тудыра алмаган милләтнең киләчәге бик караңгы, өметсез булуын искәртә. Шулай ук хатын-кызны санга сукмаган, аны бары тик физиологик теләкләр канәгатьләндерү объекты итеп кенә санаган җәмгыять тә, Гаяз Исхакый раслаганча, инкыйраз өчен яхшы җирлек тудырырга булыша.

Г.Исхакый «Кәләпүшче кыз» (1900), «Остазбикә» (1910), «Сөннәтче бабай» (1911) повестьларында да «хатын-кыз – милләтнең рухын саклаучы» дигән принципка тугры кала. Әлеге әсәрләрдә алар «барысы да милләт сагында торучы, аның бүгенгесен кайгыртучы һәм киләчәген тәэмин итүче илаһи затлар, нык рухлы күркәм шәхесләр итеп тасвирланалар». «Ул икелә иде», «Ул әле өйләнмәгән иде» (1916) әсәрләрендә Г.Исхакый татар милләтен инкыйразга дучар иткән сәбәпләрнең берсе – катнаш никах мәсьәләсен калку күрсәтә. Катнаш никахлар аша әдип руслашуның нечкәртелгән бер юлын күрсәтеп кенә калмый, бәлки мондый күренешләрнең ике милләтнең дә генофондын хәлсезләндерүгә сәбәп булуын, табигать кануннарына каршы килүен искәртә.

Әдәби әсәрләренең уртасына мәдәни геройны куеп Исхакый бу чорда да игътибар үзәгенә әхлак, гуманлылык проблемаларын урнаштыра. «Остазбикә» (1910), «Мөгаллимә» (1913), «Ул әле өйләнмәгән иде» (1916) әсәрләрендә хатын-кызның гаиләдәге урынын, ана мәхәббәте, бала хакы кебек гомумкешелек кыйммәтләрен югары бәяләп, үзенчәлекле чишелеш тәкъдим итә.

1.1. «Кәләпүшче кыз» повестенда Камәр язмышының бирелеше

Г.Исхакый, алда искәртелгәнчә, татар халкының милли язмышын хатын-кыз язмышы белән аерылгысыз бәйләнештә карый. Татар кызларының язмышына һәм, гомумән, милләткә зур зыян китерә торган яман гадәтләрнең барлыкка килүе сурәтләнгән «Кәләпүшче кыз» повесте Г.Исхакыйның иң беренче иҗади казанышларыннан исәпләнә.

Әсәр беренче тапкыр 1900 елда Казанда басыла. Аның жанрын автор хикәя дип билгеләгән була. Әдипнең бу гыйбрәтле кыйссасы укучылар игътибарын җәлеп итә һәм ул бик тиз таралып бетә. 1902 елда әсәр кабат чыгарыла, Г.Исхакый укучыларыннан килгән бер хатны икенче басмага кушымта рәвешендә тәкъдим итә. Повесть өченче тапкыр, Лена Гайнанова тарафыннан хәзерге татар шрифтына күчерелеп, «Мирас» журналында дөнья күрде.

«Кәләпүшче кыз» повесте шул чор татар әдәбиятына хас мәгърифәтчелек реализмы кысаларында язылган. Г.Исхакый иҗатының башлангыч чорында кешене күбрәк тормыштагы гыйбрәтле хәлләр үрнәгендә тәрбияләргә омтыла. «Кәләпүшче кыз»да шундый башкаларга сабак булырлык гыйбрәтле мисал итеп Камәр язмышы алына. Ул, балачакта дөрес тәрбия ала алмавы сәбәпле, алга таба юньсез кешеләр кулына эләгә һәм нәтиҗәдә гомере фаҗига белән тәмамлана. Автор бу фаҗигане язуының максатын «. Камәр кеби булуның ахыры ни булачагын күрсәтеп, милләтнең туташларын шул кара бәхетләрдән коткарыр өчен, аларга Камәр булуда нинди авырлыклар барлыгын белдереп, үзләрен саклар өчен бер тән-биһдер (кисәтү)»[18; 72] дип күрсәтә.

Повестьның милли рухлы максат белән һәм укучыларга тәэсир итәрлек итеп язылуын матбугат уңай яктан билгеләп үтә. Әлбәттә, беренче чиратта әсәргә авторның каләмдәшләре бәя бирәләр. Мәсәлән, Йосыф Акчура болай дип яза: «Гаяз илә иң әүвәл Парижда таныштым: мәктәп аркадашы Садрида (С.Максудида) аның портреты һәм «Кәләпүшче кыз»ы бар иде. Татар әдәбиятының иң күп тәэсир белән укыган китабым «Кәләпүшче кыз» булды. Мәмләкәттән ерак идем. «Кәләпүшче кыз»ны укыган көнне шул Казанда гомер иттем һәм милләтемә чыккан иң тәһликәле (куркынычлы), иң агулы бер чуанның сызлавын үз рухымда хис кыларак гомер иттем. Хикәянең икенче басылуында гыйлавә (кушымта) ителгән хатны укыганда чыдый алмадым. мескен татар кызының сөкүте (түбәнлеккә төшүе), фәлякәте (афәте) . өчен озын-озын егладым. .«Кәләпүшче кыз» шагыйранә-шагыйранә дим, чөнки әдәбиятның ул кадәр хис вә тәэсир итә язылып, укучыларына да ул хис вә тәэсирне бирә алган нәүгына (төренә), мәнзум (шигъри) булсын-булмасын, шигырь (дип) әйтелә»[53; 65].

Г.Исхакыйның якын дусларыннан булган Сәгыйть Рәмиев белән Габдрахман Хөсәенов, әсәрне бәяләп, «Кәләпүшче кыз» китап базарында бик зур роль уйнап, «мөхәррир» таҗын кигәзән» [53; 78], – дип язалар.

Югары бәя алган бу әсәрдә, чыннан да, укучыны уйландырырлык, аңа сабак булырлык хәлләр тасвирлана. Ире үлеп, унбиш яшьлек кызы Камәр һәм унөч яшьлек улы Габделәхәт белән калган, кәләпүшләр тегеп тамак туйдыра башлаган Кәримә кияүгә чыгу фикеренә килә. Габделәхәтне мәдрәсә интернатына урнаштырганлыктан, кәләпүшләрне кибеткә илтеп тапшыру Камәргә йөкләнә. Һәм шушы кибеткә йөри башлау яшь кызның булачак фаҗигасенә нигез сала. Чөнки ул анда кызлар алдауны үзенә кәсеп иткән өлкән кибетче Вафа белән очраша. Ул яшь, чибәр кызны тизрәк кулга төшерү ягын карый. Үги ата йортында газиз анасының сүрелә төшкән мәхәббәтен, кими барган игътибарын тоеп яшәгән беркатлы, эчкерсез үсмер кыз үзе теләп диярлек Вафа кармагына килеп каба. Мәхәббәттә алдануын соңлап аңлаган Камәр асламчы Зөһрә карчык ярдәмендә кулдан кулга күчеп йөри башлый, аннан соң фәхешханәгә эләгә, начар авыру эләктереп больницага керә. Әсәр Камәрнең фаҗигале үлеме белән тәмамлана.

Кызның шундый түбәнлеккә төшүенең сәбәпләрен автор күбрәк аерым начар кешеләргә кайтарып калдыра һәм болай яза: «Камәр вакыйгасында күрелдеке шикелле кызларымызның сәфаләт галәменә керүләренә сәбәп булучылар Вафа илә Зөһрә кеби кешеләрдер» [20; 98].

Вафа Г.Исхакый тарафыннан бер-ике ел рәтсез-чиратсыз гына укыган, шулай да үзен бик укымышлы, гыйлемле санап, һәртөрле мәсьәләгә катышып, үз фикерен генә дөрес күрә торган кеше итеп сурәтләнә. Хатын-кыз мәсьәләсенә килгәндә, Вафа дөньядагы барлык матур хатын-кыз аңа рәхәтлек бирер өчен яратылган дип исәпли. Күргән бер чибәрне үзенә каратып, теләгенә ирешү өчен Вафаның бернәрсәдән дә тартынмый торган кеше булуын күрәбез. Ул тәмле телен дә кызганмый, төрле ялганга, хәйлә коруга да бара. Ә соңыннан бәхетсез кызларның нинди хурлыкка, түбәнлеккә төшүләре аны кызыксындырмый. Г.Исхакый Вафаны гөнаһсыз яшь кызларның бөтен гомерен харап итеп, аларны фәхеш юлына этәрүче дип кенә түгел, бәлки мондый имансыз гамәлләре белән мөселман галәменә, милләтебезгә тап төшерүче итеп күрсәтә.

Тыштан шәфкатьле булып күренгән Зөһрә карчык Камәр кебек кызларны кулдан-кулга тапшырып акча эшли, үз файдасын кайгырта торган кеше итеп бирелә. Чарасызлыктан кая барырга белми йөргән Камәрне алдап-йолдап фәхешханәгә китереп кертүче дә Зөһрә була. Г.Исхакый Зөһрә карчык кебекләрнең күп кенә яшь кызларны «кешелек саныннан этлеккә чыгып, фәхеш почмакларыннан җеназалары күтәрелү кебек бөтен галәме исламны рәнҗетә торган эшләргә башчы булуларын» [20; 113] күрсәтергә тели.

Әмма әсәрдә күпмедер дәрәҗәдә Камәрнең үзен гаепләү дә бар. Моның өчен автор намусын саклап калучы яхшы кешегә кияүгә чыгып рәхәт яши башлаган Васфикамалны Камәргә каршы куеп карый.

Мәхәббәтне китаплардан гына укып белгән Камәр яратуда алдашуны уйламый, ялган мәхәббәтне белми. Вафаның матур сүзләрен, мәгънәле күз карашларын үзенә гашыйк булуы дип уйлаган һәм үзенә гашыйк булган кешене сөймәү шәфкатьсезлек дип исәпләгән, сөйгәне өчен яшьлеген, сафлыгын да кызганмаган Камәрнең, беркатлы ышанучанлыгы, самимилеге аркасында, үзен-үзе һәлакәткә илтүен автор ачынып яза. «Ай, мескинәне тотып калучы булсачы, бу бәлаләрдән әллә котылыр иде» [20; 115], – ди ул. Ләкин Камәрне «рәхәт галәменнән михнәт галәменә» керүдән беркем дә туктатып калмый. Дус кызлары, тәҗрибәсез булганга күрә, Камәрнең бу эштән күңелен биздерәсе урынга анын дәртен генә арттыралар. Үзләре дә шундый бәлагә тарыган дусларының: «Мин харап булдым, исемем-чабым китте, миннән генә көлмәсеннәр әле, бу да шулай безнең төсле булсын!» [20; 123] – дип, Камәрне котыртуларын күрәбез.

Ә инде Камәрнең иң якын кешесе булырга, бөтен серләрен уртаклашып, киңәш бирергә, ялгыш адымнар ясаудан тыеп, дөрес юл күрсәтергә тиеш булган ана кешенең кызга игътибары кими. Автор тарафыннан «бала җанлы, йомшак күңелле» итеп бирелгән Кәримәне тормыш шартлары икенче кешегә кияүгә барырга мәҗбүр итә. Әтисе әзерләгән бар җиһазны таратып, үз фатирларыннан күчеп китүләренә, әнисенең башка кеше белән тора башлавына бик хәсрәтләнгән Камәрнең кичерешләрен автор тәфсилләп сурәтли. Яңа гаиләдә Камәргә игътибарның шактый кимүе, кызда барган үзгәрешләрнең ана күзеннән читтә калуы сизелә. Һәм, мөгаен, менә шушы хәлләр, яшүсмер кыз башына төшкән хәсрәтләр элегрәк «мин әни сүзеннән бер дә чыкмыйм» дип торган Камәрнең әнисеннән читләшүенә китергәндер.

Гомумән, әлеге повестьта кешенең үз-үзен тотышын, аның нинди тәрбия алуына һәм, гомумән гаиләви-әхлакый мөнәсәбәтләргә генә кайтарып калдыру кебек мәгърифәтчелек реализмы «кагыйдәсе» тулысынча үтәлгән кебек.

Г.Исхакый хатын-кыз мәсьәләсен яктыртуга багышланган икенче бер әсәрендә – «Теләнче кызы» романында исә әсәр идеясе башкарак яссылыкта ачыла. Ачыграк әйтсәк, анда, ата-анасы бик иртә үлеп, бөтенләй ятим калган, әмма тормышның төбенә төшсә дә, үзенең күңел сафлыгын һәм иманын югалтмаган Сәгадәтнең, тормыш баткаклыгыннан котылып һәм аң-белем алып, күркәм зыялы затка әверелүе сурәтләнә. Камәрнең һәлакәткә килүе күбрәк гаилә мөнәсәбәтләренә, дөрес тәрбия алмауга бәйләп каралса, Сәгадәтнең бәхетсезлеге инде шул чор җәмгыяте тәртипләре нәтиҗәсе рәвешендә алга баса. Бу хәл «Теләнче кызы»ның «Кәләпүшче кыз»дан аермалы буларак тәнкыйди реализм кысаларында язылганлыгын раслый.

«Кәләпүшче кыз» повесте Г.Исхакый иҗатының башлангыч чорында язылган һәм шулай ук гыйбрәтле мисал рәвешендә тәрбия мәсьәләләрен яктырткан «Бай углы» повесте белән охшаш. Г.Исхакыйның бай угылларының нинди тәрбия алулары һәм бу тәрбиянең ни дәрәҗәдә зарарлы булуын күрсәтү максатын куйган әлеге повесте да мәгърифәтчелек реализмы рухында язылган.

Әдипнең беренче чор иҗатына бәя биреп, Җамал Вәлиди әлеге әсәрләр хакында болай ди: «. Болар никадәр саф диялна (саф күңелле) вә никадәр әхлакчы! Боларда әле сәнгать бик аз эш күргән. Типлар юк, сурәтләр дә гаять юка булып, алар артында яшеренгән вәгазь иң гади күзгә күренеп тора. . Шулай булса да, ул шул вакытта ук үзенең иң истигъдадын (зирәклеген), табигатен, хөласа (иң чын) Гаязлыгын күрсәтә. Аның язганнарында башкаларда күрелмәгән бер хөлүс (эчкерсезлек) вә җәдит (яңалык) күрелә. Ул чагында ук милләтнең чын авыруларын карый, зур яраларын күрсәтә, күп сырланмый, фәлсәфә сатмый» [8; 70].

Заключение

Гаяз Исхакый иҗаты – киңлеге, күтәрелгән проблемаларның тирәнлеге белән кабатланмас иҗат. Язучы иҗатында башка күп төрле проблемалар белән янәшә татар хатынының үткәне, бүгенгесе һәм киләчәгенә бәйле күп кенә мәсьәләләр сәнгатьчә югарылыкта күтәрелә, үтемле чаралар ярдәмендә сурәтләнелеп бирелә. Г.Исхакыйның тәүге әсәрләрендә үк шул чорда хатын-кызның җәмгыятьтә тоткан урыны, хокуксызлыгы кебек мәсьәләләр күтәрелә. Хатын-кызның аңын уятырга, аңа яшәргә дәрт бирергә тырыша.

Г.Исхакыйның повестьларында хатын-кыз язмышы мәсьәләсен барлап чыккач, түбәндәгеләрне әйтеп була:

1. Башлангыч чор иҗатында Гаяз Исхакый җәмгыятьнең хатын-кызга карата тискәре мөнәсәбәттә торуын, аның кадими фикерле булуын ачык күрсәтә. «Кәләпүшче кыз» повестенда әдип Камәрнең ачы язмышын сурәтли. Ул, балачакта дөрес тәрбия ала алмавы сәбәпле, алга таба юньсез кешеләр кулына эләгә һәм нәтиҗәдә гомере фаҗига белән тәмамлана. Шулай ук язучы повестьта тагын бер кызыклы фикер әйтә: ул бала тәрбияләүне иҗат белән тиңли, шәхес формалашуның иң әһәмиятле баскычы дип атый. Ана кеше буларак, Кәримәнең бу процесска игътибар итмәве кызы Камәрнең тормышын фаҗигага әверелдерә дигән нәтиҗә ясый.

Язучының «Очрашу яки Гөлгыйзар» повесте хатын-кыз язмышын очраклыккка бәйләп аңлата. Исхакыйның Гөлгыйзары башка героиняларыннан укыган, белемле булуы белән аерылып тора. Әмма, әдип күрсәткәнчә, бары тик бу сыйфатлар гына хатын-кызны бәхетле итә алмый. Язучы Гөлгыйзар образында әдип хатын-кызга карата идеалларын формалаштыра башласа да, эчке дөньясы гүзәл бу затларда иҗтимагый богауларны өзәрлек көч юклыгын танырга мәҗбүр була. Бу чорда Исхакый идеяләренең аермалы ягы шунда: ул хатын-кызның рухи дөньясын формалаштыру гына әле аны эмансипацияләү була алмый, дип саный.

2. Язучы унынчы елларда иҗат ителгән «Остазбикә» әсәрендә хатын-кызның мәңгелек ролен, гаилә учагын саклау сәләтен яктырта. Сәгыйдә образы мисалында күңел һәм гаилә гармониясе дә тулы чагыла. Гаиләнең шатлык яки кайгы оясына әверелүе шәхси тормышта хатыннарның бәхетле-бәхетсез булуына бәйле дигән караш яши. Ә Г.Исхакыйның «Остазбикә» повестенда хатын-кызның бәхетле яки бәхетсез булу исә үз язмышын ничек кабул итүенә дә бәйле дигән фикер чыга. Чөнки үзенә көндәш сайлап, Сәгыйдә киләчәктә өй тулы балалар үстерергә, аларны тәрбияләргә, аларга ана булырга хыяллана. Чыннан да, герой үз теләгенә ирешә, гаиләдә туган һәр яңа баланың Сәгыйдәгә “әни” дип эндәшеп теле ачыла.

Гаиләдә бала булмауга мөнәсәбәттә ялгызлык, кайнана һәм килен, бер-береңә ихтирам кебек мәсьәләләр дә күтәрелә.

3. Г.Исхакыйның туган иленнән читтә, мөһаҗирлектә язылган «Көз» повестенда милләттәшләреннән читләшкән мирзалар һәм саф татар гаиләсе тормышын чагыштырып тасвирлана. Г.Исхакый, күп кенә башка әсәрләрендәге кебек, бу повестенда да хатын-кыз рухын тирәнтен тоеп, аларны хөрмәт белән тасвирлый. Нәфисә һәм Гөлсем кыяфәтләре һәм күңелләре белән матур, күркәм кешеләр. Аларда тою, кичерү, хәтер көчле. Еллар узуга да карамастан, һәр ике хатын да романтик яшьлекләрен онытмыйлар, мәхәббәт хисләре аларның күңел түрендә.

Гомумән алганда, Г.Исхакый повестьларында хатын-кыз мәңгелекнең башлангычы, һәртөрле яшәешнең башы, чыганагы итеп күрсәтелә. Кешелекнең соң макеты турындагы фикер хатын-кыз геройларның үзара мөнәсәбәтләрендә, кылган гамәлләрендә, фикерләүләрендә камиллеккә омтылу процессында чагыла.

Шул рәвешле әдипнең соңгы чор иҗатында хатын-кыз геройлар күбрәк илаһилык һәм тормышчанлык белән үрелеп сурәтләнәләр. Бу күренеш әдипнең дөньяга карашлары, идеаллары үзгәрүе белән аңлатыла.

Шулай итеп, төрле язмышлы хатын-кыз образына мөрәҗәгать итү татар әдәбиятының реаль тормышка тагын да тирәнрәк үтеп керүен дәлилләүче факт. Язучылар татар мохитенең өлгергән һәм актуаль булган темаларын күтәреп демократик идеяләрне яшәү кыйбласы итеп расладылар. Ә кадим кануннар, гадәтләр тарафыннан шәхесе изелгән, хокуклары кысылган хатын-кызларның хакын хаклау Гаяз Исхакый кебек алдынгы карашлы әдипләр иҗатында төп темаларның берсенә әверелде.

Список литературы

1. Абрамович Г.Л. Введение в литературоведение. Учебник для студ. филол. спец. пед. ин-тов. Изд. 6-е, испр. и доп. – М.: Просвещение, 1975.

2. Бахтин М. Воросы литературы и эстетики. – М.: Худ.лит-ра, 1975.

3. Бахтин М.М. Эстетика словесного творчества. – М.: Искусство, 1979.

4. Бәширов Ф.ХХ йөз башы татар прозасы. – Казан: Фикер, 2002.

5. Вәлиди Җ. Гаяз әфәнде // Мирас. – 1996. – №7-8.

6. Гайнанова Л. Һәр агачның үз җимеше // Мирас. – 1997. №11.

7. Галимуллин Ф. Гаяз Исхакый // Әдәбият: 10 сыйныф өчен дәреслек. – Казан: Мәгариф, 1994.

8. Ганиева Р. Исхакый идеаллары // Мирас. – 1999. – №1.

9. Ганиева Р. Исхакый иҗаты // Мирас. – 1998. - №5.

10. Ганиева Р. Милли ренассанс җәүһәрләре // Мирас. – 1999. – №4.

11. Гобәйдуллин Г. «Ике йөз елдан соң инкыйраз» әсәре турында // Мирас. – 1995. – №9.

12. Горький М. О литературном труде. – М.: Советский писатель, 1953.

13. Әдәбият белеме сүзлеге / Төз.-ред. А.Г.Әхмәдуллин. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1990.

14. Әдәбият белеме: Терминнар һәм төшенчәләр сүзлеге. – Казан: Мәгариф, 2007.

15. Әминев А.Г. Урта мәктәптә әдәбият укыту методикасы / А.Г.Әминев, Г.М.Әдһәмова. – Казан: Тат.кит.нәшр., 1977. – 182 б.

16. Заһидуллина Д. Әдәби әсәргә анализ ясау. – Казан: Мәгариф, 2005.

17. Заһидуллина Д. Мәктәптә татар әдәбиятын укыту методикасы. – Казан: Мәгариф, 2004.

18. Зөлкарнәев Ф. Чакма чакмый ут чыкмый: Әдәби тәнкыйть мәкаләләре һәм парчалар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1991.

19. Исхакый Г. Әсәрләр: 15 томда. Т.I. Повестьлар һәм хикәяләр: (1899-1908). – Казан: Татар.кит.нәшр., 1998.

20. Исхакый Г. Әсәрләр: 15 томда. Т.II. Повестьлар һәм хикәяләр: (1909-1918). – Казан: Татар.кит.нәшр., 1999.

21. Исхакый Г. Зиндан. Сайланма проза һәм сәхнә әсәрләре. – Казан: Татар.кит.нәшр., 1991.

22. Исхакый Г. Көз // Казан утлары. – 1992. -№2; Мирас. – 1997. -№11.

23. Каюмова Г. Бердәм агым юлбашчысы (Мирас ядкәре) // Мирас. – 2007. – №6-8.

24. Краткая литературная энциклопедия. Гл. ред. А.А.Сурков. Т.7. – М.: Советская энциклопедия, 1966.

25. Литературный энциклопедический словарь / Под общ. ред. В.М.Кожевникова, П.А.Николаева. Ред. кол.: Л.Г.Андреева, Н.И.Балашов,

26. Миңнегулов Х. Гаяз Исхакыйның мөһаҗирлектәге иҗаты. – Казан: Татар.кит.нәшр., 2004.

27. Миңнегулов Х. Милли бәйсезлекне кыйбла итеп // Мирас. – 1993. – №2.

28. Мөхәммәтвәлиева Г. «Кәләпүшче кыз» повестенда хатын-кыз язмышы // Мәгариф. – 1998. – №1.

29. Мусин Ф. Гаяз Исхакый. Тормышы һәм эшчәнлеге. – Казан: Тат. кит. нәшр., 1998.

30. Нигматуллина Ю. Типы культур и цивилизаций в историческом развитии татарской и русской литератур. – Казань: Фэн, 1997.

31. Нигматуллина Ю.Г. Национальное своеобразие эстетического идеала. – Казань: изд-во Казанского ун-та, 1970.

32. Нуруллин И. Г.Исхакый иҗатында хатын-кыз // Ватаным Татарстан. – 1993. – 23 февраль.

33. Нуруллин И. Гаяз Исхакый (Әдипнең тормыш юлы һәм иҗат эшчәнлегенә кыскача бер күзәтү) // Исхакый Г. Зиндан. – Казан: Татар.кит.нәшр., 1991.

34. Сверигин Р. Проза турында сөйләшү // Казан утлары. – 1997. – №5.

35. Сәхапов М. Исхакый иҗаты һәм ХХ гасыр татар әдәбияты: Монография. – Казан: Мирас, 1997.

36. Сәхапов М. Милләтне инкыйраздан коткару программасы // Мирас. – 1997. -№10.

37. Сәхәпов М. Исхакый иҗаты: Монография. – Казан: Мирас, 1997.

38. Татар урта мәктәпләре өчен әдәбият программасы: 5-11 сыйныфлар / Төз. Ф.Хатипов, А.Әхмәдуллин. – Казан: Мәгариф, 2005.

39. Тимофеев Л.И. Основы теории литературы. – М.: Просвещение, 1971.

40. Томашевский Б.В. Теория литературы. Поэтика. – М.: Аспект Пресс, 1999.

41. Фромм Э. Душа человека. – М.: Республика, 1992.

42. Хализев В.Е. Теория литературы. – М.: Высшая школа. 1999.

43. Харрасова Р. Очрашу яки Гөлгыйзар (Кереш мәкалә) // Идел. – 1993. – №1.

44. Хатипов Ф.М. Әдәбият теориясе: Югары уку йортлары, пед учил-ры, колледж студетлары өчен кулланма. – Казан: Мәгариф, 2000.

45. Хәбибов Л., Хәлиуллина А. Квалификацион чыгарылыш эшен башкару буенча методик күрсәтмәләр. – Уфа: БДПУ нәшр-ты, 2007.

46. Хәйретдинов А. Исламият һәм хатын-кыз // Сөембикә. – 1998. № 7-8.

47. Хәсәнов М. Татар Ренессансының бөек каһарманы // Исхакый Г. Әсәрләр: Унбиш томда: Т.1. Повестьлар һәм хикәяләр: (1899-1908). – Казан: Татар.кит.нәшр., 1998.

48. Хөсни Ф. Уйланулар: (Әдәби осталык мәсьәләләре). – Казан: Татар. кит. нәшр., 1961.

49. Шәмсутова А. Г.Исхакый иҗатында феминистик проблемаларның идея-эстетик эволюциясе // Фәнни Татарстан. – 2003. – №1.

50. Шәмсутова А. Г.Исхакый иҗатында феминистик проблемаларның идея-эстетик эволюциясе // Фәнни Татарстан. – 2003. – №2.

51. Шәмсутова А. Гаяз Исхакый иҗатында фемистик проблемаларның идея-эстетик эволюциясе (1897-1954). – Казан: Gumanitarya, 2003.

52. Юнг К.Г. Брак как психологическое отношение // Проблемы души нашего времени. – М.: Универс, 1993.

53. Яруллина Р. Гаяз Исхакый иҗаты (1897-1906). Казан: ТГГИ нәшр., 2000.

Покупка готовой работы
Тема: «Мәгърифәтче Г.Исхакый повестьларында хатын-кыз язмышын чагылдыру үзенчәлекләре»
Раздел: Разное
Тип: Дипломная работа
Страниц: 70
Цена: 1900 руб.
Нужна похожая работа?
Закажите авторскую работу по вашему заданию.
  • Цены ниже рыночных
  • Удобный личный кабинет
  • Необходимый уровень антиплагиата
  • Прямое общение с исполнителем вашей работы
  • Бесплатные доработки и консультации
  • Минимальные сроки выполнения

Мы уже помогли 24535 студентам

Средний балл наших работ

  • 4.89 из 5
Узнайте стоимость
написания вашей работы
Популярные услуги
Дипломная на заказ

Дипломная работа

от 8000 руб.

срок: от 6 дней

Курсовая на заказ

Курсовая работа

от 1500 руб.

срок: от 3 дней

Отчет по практике на заказ

Отчет по практике

от 1500 руб.

срок: от 2 дней

Контрольная работа на заказ

Контрольная работа

от 100 руб.

срок: от 1 дня

Реферат на заказ

Реферат

от 700 руб.

срок: от 1 дня

682 автора

помогают студентам

23 задания

за последние сутки

10 минут

среднее время отклика