Дипломная работа

«Шартлылык турында төшенчә»

  • 85 страниц
Содержание

КЕРЕШ…

II.ТЉП ЉЛЕШ

1 бүлек.

Шартлылык турында төшенчә….

2 бүлек.

Ә.Баянов повестьларында шартлы образлар

2.1. Символик образлылык…

2.2.Аллегорик образлылык…

2.3. Ассоциатив образлылык….….

3 бүлек.

Методик бүлек…

III. ЙОМГАК

IV. БИБЛИОГРАФИЯ

Введение

Реалистик әдәбиятта чынбарлыкны тасвирлауның күптөрле алымнары бар. Алар арасында шартлылык та мөһим урын тота. Әлбәттә, без әдәбиятның үзенең дә, гомумән, шартлы күренеш икәнлеген онытырга тиеш түгелбез. Кеше акылы белән, әдип хыялында тудырылган хәл-вакыйгаларны, персонажларны беркем дә чынбарлыкның үзе дип кабул итми, билгеле.

Шартлылык мәсьәләсе әдәбият галимнђрен элек-электән үзенә җәлеп итеп килә. Аристотельдән алып бүгенгђчђ сузылган бәхәстә карашлар каршылыгы тукталып тормады. Үткән гасырның алтмышынчы еллар ахырына кадәр дәвам иткән дискуссиялђрдә бу төшенчә бер чиктән икенче чиккә «бәргәләнеп» килде. Галимнәр, нигездә, шартлылык алымының кирәкме, юкмы икәнлеген ачыкларга тырыштылар. Ләкин аның табигате, асылы тулысынча ачылмый калды.

Шунысын да әйтергә кирәк, шартлылыкка кагылышлы бәхәсләр сәнгатьнең барлык төрләрен дә үз эченә алды. «Вопросы литературы», «Творчество», «Театр», «Искусство кино» журналларында барган дискуссияләрнең иң киеренке вакыты 1958-1960 нче елларга туры килде. Сәнгатьчә шартлылыкның чыганаклары һәм табигате, аның сәнгать төрләрендә үсеш алуының сәбәпләре, гомумән, реализмга мөнәсәбәте мәсьәлђләре күп кенә тђнкыйтьчелђр тарафыннан каралды1. Берәүләр аны тормышның антиподы, формализм, схематизм, фальш дип аңлаттылар. Совет сәнгатен тулысынча шартлылыктан арындыру, аны көнбатыштан килгән абстракционизм йогынтысыннан саклап алып калырга ярдәм итәчәк дип ышандырырга тырыштылар. Д.Осипов, П.Масленниковлар сәнгатьнең алдагы үсешен «я реализм, я шартлылык» белән, дип сайлау алдына куйдылар. Икенчеләр исә сәнгатьнең киләчәген шартлы формалардан башка күз алдына китерә алмадылар. Аерым алганда, Н.Охлопков, В.Турбин һ.б. аны бертөрлелектђн, натурализмнан котылу чарасы, чынбарлыкны чагылдыруныž үзенчђлекле формасы дип таптылар. Өченчеләр шартлылыкны таныган хәлдә дә, әлеге мәсьәләгә сакланып кына якын килделәр. Шартлы формаларны куллануда чама хисен белүне таләп иттеләр (В.Зименко, Н.Видинеев).

Ниһаять, җитмешенче еллар башында әдәбият белгечләре уртак фикергә килә алдылар. Т.Аскаров, А.С.Михайлова, Е.Н.Дмитриевлар-ның нигезле теоретик хезмәтләре әлеге бәхәскә шактый ачыклык кертте дисәк тә хата булмас. Алар арасыннан А.С.Михайлованың «О художественной условности» дигән монографиясе игътибарга лаек. Шартлылык төшенчәсен аңлатуга әдәбият белгече сәнгатьчә гомумиләштерү, образлылык принципларыннан чыгып якын килә. Аерым шартлы образларның (символ, аллегория) табигатен ачыклап үтә. Әдәбият галиме Е.Н.Дмитриевның сәнгатьчә шартылылыкка багышланган монографиясе дә бу өлкәдә яңа хезмђт. Галим сәнгатьчә шартлылыкны һәм тормышчанлыкны янәшә куеп болай дип язды: «…это как бы два крыла на которое опирается творческая фантазия в неутомимой жажде доискатся до правды жизни, показать ее, чтобы, как писал Маркс, не только объяснить мир, но и переделать его»1. Шартлылыкны ул реалистик һәм модернистик төрләргә бүлеп, беренчесенең тормышчанлыктан читләшкән хәлдә дә, хакыйкатьне тулырак ачарга ярдәм итүен исбатлый. Әлеге фикерләрен рус классиклары А.Пушкин, Н.Гоголь, И.Тургенев, Ф.Достоевский, С-Щедрин, Л.Толстой әсәрләре нигезендә раслый.

Шул рәвешле, шартлылык төшенчәсе үзенә күпмедер дәрәҗәдә яшәү хокукы яулады, әдәби үсешнең характерлы күренеше дип бәяләнде. Җәмәгатьчелек һәм тәнкыйть фикеренең шартлылыкка карашы болай үзгәрүгә байтак дәрәҗәдә әдәби практика үзе булышлык итте. Чөнки алтмышынчы елларда шартлылык гомум бер тенденция рәвешендә бөтен совет әдәбиятына хас күренеш буларак билгеле. Дәүләт цензурасы ифрат нык кыскан бу чорда, язучының әйтергә теләгән фикерен яшерү максатында шартлылык алымы шактый киң кулланыла башлый. Авторлар җәмгыятьтәге кимчелекләрне фашлау өчен шартлы детальләргә таяндылар, шулар ярдәмендә әсәрнең идея-эчтәлеген укучыга җиткерергә омтылдылар. Бу хакта әдәбият галиме Г.Нефагина болай дип яза: «Не имея возможности открыто высказать отрицание тех или иных сторон жизни, а порой и всей системы, писатели создавали фантастические или условные миры, куда помещали своих вполне «человеческих» или чуть-чуть демонических героев»1.

Татар әдәбият гыйлемендә бу темага караган бђхђслђр җитмешенче еллар башына кадәр яшәп килде. Әмма соңрак язучылар шартлылыкны, эзоп теле булудан бигрәк, образны ачу, аның тормыш асылын күрсәтү максатыннан чыгып уңышлы кулландылар. Әлеге үзенчәлеккә игътибар итеп ђдђбият галиме Ф.Мусин болай дип язды: «…хәзерге геройның тормыш фәлсәфәсен капшап карар дәрәҗәдә конкрет һәм фәлсәфи зурайтып чагылдыру максатында язучылар соңгы вакытта бик төгәл реалистик тасвир чаралары, шартлылык алымнары белән тыгыз бәйләргә, аларның синтезена ирешергә омтылалар»2.

Шуны да билгелик, моңа охшаш фикерләр әледән-әле очрап торса да, шартлылыкны өйрәнүгә татар әдәбияты һәрвакыт сак килде. Татар сүз сәнгатендә шартлылыкны әдәби чара итеп алган язучыларны озак еллар кабул итмђделђр, әсәрләренә бәя бирергә ашыкмадылар. Дөрес, сәнгать чарасы буларак шартлылыкның табигатен ачу юлында уңышлы гына адымнар да ясалды. Бу җәһәттән, ХХ гасыр башы әдәбиятчысы Г.Сәгъдинең символларны өйрәнүгә багышланган хезмәте игътибарга лаек. Шушы юнәлештәге эзләнүләр төрле елларда И.Нуруллин, Н.Юзиев, Г.Гыйльманов, Д.Заһидуллиналар тарафыннан дәвам ителде.

Әйтергә кирәк, шартлылыкны татар сүз сәнгате өчен ят, көнбатыштан кергән күренеш буларак кабул итсәләр дә, ул бездә борын-борыннан килә. Милли шартлылыкның чыганаклары кешелекнең мифологик карашларына, халык авыз иҗатына – әкиятләргә, дастаннарга, риваятьләргә, табышмак һәм мәкальләргә барып тоташа. Шартлылыкның бер төре буларак аллегорияләр аеруча мәкаль-табышмакларда киң кулланыла. Мәсәлән, «Үз алтыннарымны кешегә тараттым, кеше бакырларын мин җыйдым» мәкален, гомумән, кеше тормышына карата куллансаң, аллегория килеп чыга. Аллегорик сурәт әкиятләрдә дә киң чагылыш таба. Әйтик, кәҗә, сарык, бүре, төлке, әтәч, карга һ.б. хайваннар, кош-кортлар йөзендә кешеләргә хас сыйфатлар киная аша белдерелә. Гомумән, әкият геройларын «яшәгән ди бер әби белән бер бабай», «борын заманда бар иде ди бер патша» дип бирү үзе үк шартлы, минемчә.

Шартлылыкның гипербола, фантастика кебек алымнары исә үз башлангычларын дастаннардан һәм тылсымлы әкиятләрдән алалар. Дошманны бик тиз юк итү, күп көч куймыча төрле ризыклар булдыру, оча торган палас яисә бик тиз йөгертә торган итекләр, эченнән гаскәр чыга торган мөгез кебек реаль тормыш белән бәйле уйдырмалар шартлылыкның «деформацияләнгән» төренең нигезе булып саналырга хаклы.

Теге яки бу күренешнең мәгънәсен үзгә формада белдерүче сурәткә бик теләп борынгы һәм урта гасыр әдипләре дә мөрәҗәгать иткәннәр. Кол Галинең «Кыйссаи Йосыф», Котбның «Хөсрәү вә Ширин», Х.Кәтибнең «Җөмҗөмә солтан», Хәрәзминең «Мәхәббәтнамә» әсәрләре моның ачык үрнәкләре булып торалар.

Бу традицияләр ХХ йөз башы татар әдипләре Г.Тукай, Ф.Әмирхан, Г.Ибраһимов, Ш.Камал, Г.Коләхметов тарафыннан үстерелеп, соңрак төрле елларда Х.Туфан, Һ.Такташ, М.Җәлил, Ә.Еники, Ә.Баянов, И.Юзиев, Г.Гыйльманов, Н.Гыйматдинова, З.Хәким һ.б. иҗатларында киң чагылды.

Алар арасыннан бу юнәлештә кыю һәм тайпылышсыз эш алып барган әдип Әхсђн Баянов иҗаты аеруча игътибарга лаек. Ул проза өлкәсендәге беренче адымнарыннан ук шартлылыкны әдәби чара итеп алган һәм бүгенге көнгә кадәр әлеге «коралга» тугры калучы каләм ияләренең берсе. Аның иҗатына мул образлылык, көтелмәгән чагыштырулар, символик, аллегорик, ассоциатив, фантастик образлар хас. Әдип «Яшьлегемне эзлим», «Төлке тоту кыен түгел», «Тавыш – табигать бүләге», «Аргы яр», «Мәңгелек бәхәс» һ.б. әсәрләрендә реаль фактларны шартлы алымнар белән үреп биреп, кешеләр арасындагы катлаулы мөнәсәбәтләрне, аларның рухи-әхлакый яшәешен, мораль йөзен, заманның актуаль мәсьәләләрен укучы алдына бөтен тулылыгында ачып салды.

Кыскасы, шартлы образларга, поэтик гомумиләштерүләргә мөрәҗәгать итү әдипнең иҗатын тагын да баета, аның талантлы язучы булуын раслый.

Ә.Баянов иҗаты тәнкыйтьчеләр игътибарын һәрдаим үзенә җәлеп итте. Язучының повесть һђм романнары үзләренең идея-эстетик бирелешеннән тыш, шартлы формаларны куллану, аларны уңышлы итеп эшкә җигү җәһәтеннән дә әдәбият белгечләрендә зур кызыксыну уяттылар. Ә.Баянов иҗатына И.Нуруллин, Ф.Миңнуллин, Ф.Галимуллин, Ф.Мусин, Р.Мостафин, Р.Сверигин кебек галимнәр әтрафлы бәя бирделәр, язучы әсәрләрендәге теге яки бу күренешнең чагылышын өйрәнделәр. Ђдипнеž татар әдәбиятында яңа юнәлеш тарафдары булуын ассызыклап Ф.Галимуллин: «Ә.Баянов иҗаты татар әдәбиятының алтмышынчы еллардан соңгы үсешенә яңа агым – интеллектуальлелек, фикер җитдилеге һәм тирән гомумиләштерүләр алып килде»1, – дигән иде.

Ә.Баяновның шартлы алымнарны кулланудагы кыю адымнарын уңай бәяләп язучы Г.Ахунов: «…шартлылык һәм символика бер Ә.Баянга гына хас, башкаларда ул өйрәнчек формада гына кабатлана»2, – дигән фикер әйтте.

Язучының шартлы чаралардан бигрәк тә символларны уңышлы куллануы тәнкыйтьчеләр игътибарыннан читтә калмый. Каләмдәше Т.Әйди Ә.Баяновның «Ауропа һәм Америка әдәбиятлары традициясендә символлар куллану»3ын телгә алса, М.Хәсәнов исә язучы «повестьларына символик элементлар кертә икән, алар бары тик әсәрне көчәйтү, вакыйгаларны тагын да зурайту, образ-персонажларны тагын да тирәнәйтү, ныграк ачу өчен»4 хезмәт итәләр дип билгели.

Тәнкыйть уңай бәяләр белән беррәттән, язучы иҗатының кимчелекле якларына да игътибар итте. Әдипне бигрәк тә шартлы алымнар белән артык мавыгуда, образларның логик эзлеклелеген ахыргача саклап кала алмауда гаепләделәр. Мәсәлән, җитмешенче елларда «Казан утлары» журналы битләрендә барган проза турында сөйләшүләрнең берсендә язучы А.Расих әдипнең «Төлке тоту кыен кыен түгел», «Тавыш – табигать бүләге» повестьларына тукталып: «…соңгы әсәрләрендә ул ясалмалылыкка һәм йөгәнсез шартлылыкка йөз тота башлады»1, – дигән иде. Шуңа охшаш тәнкыйть фикерләрен М.Җәләлиева мәкаләсендә дә очратабыз2.

Әдәбият белгече И.Нуруллин исә әдипнең шартлылыкны куллануда чама хисен югалтуын тәнкыйтьли. «Әдәбиятта шартлылык турында» дигән мәкаләсендә галим Ә.Баяновның шартлы элементлар белән артык чуарланган «Тавыш – табигать бүләге» повестена тукталып, әдипнең «сюжет схемасына аллегория һәм метафора, символ һәм кинаяләрдән һәм сәер кыланышлар кебек парчалардан җыеп типчелгән шактый сәер кием кидер»3еп, реальлектән читләшүен билгеләп үтә.

Шул рәвешле, Ә.Баянов иҗатын бәяләүдә карашлар төрлелеге әлегәчә яшәп килә. Шуңа карамастан, әдәбият белемендә әдип иҗатының хасиятләрен билгеләүдә моңа кадәр җитәрлек эшләнмәде. Язучы иҗатын шартлы алымнарны куллану җәһәтеннән яктырткан фәнни чыгышларның, монографик хезмәтләрнең булмавы бу диплом эшенең актуальлеген билгели. Әлбәттә, монда да әлеге үзенчәлекле проблеманың барлык жанрларда да чагылышын карау бурыч итеп куелмый. Тикшеренү объекты итеп без Ә.Баяновның иҗат йөзен билгеләүче, шул ук вакытта әле тиешенчә өйрәнелмәгән «Яшьлегемне эзлим», «Тау ягы», «Төлке тоту кыен түгел», «Тавыш – табигать бүлђге», «Аргы яр», «Мђžгелек бђхђс», «Урланган ай» повестьларын алдык. Тагын да төгәлрәге, без биредә Ә.Баянов повестьларында шартлы образлылыкның мөмкинлекләрен барлау, аларның идея-эстетик әһәмиятен ачыклауны максат итеп куйдык.

Фрагмент работы

ТЉП ЉЛЕШ

I. Шартлылык турында төшенчә

Язучы, шәхси тәҗрибәсенә таянып, тормышны кабул итү, аны аңлау дәрәҗәсенә нигезләнеп, чынбарлыкка охшаш яңа реаль сурәт тудыра. Сүз сәнгате тормышның копиясен, аның тәңгәл күчерелмәсен бирү максатын куймый. Калђм әһеле тормышны никадәр үз формасында сурәтләргә омтылмасын, образ сурәтләнгән предметка тәңгәл килми. Ягъни сәнгать тормышның нәкъ үзе түгел, ә образлы гәүдәләнеше, сүз сәнгатендәге шартлы күчерелмәсе. Әдәбият гыйлемендә моны «беренчел шартлылык» дип атыйлар. Мәсәлән, Ю.Манн1, А.Михайлова2 хезмәтләрендә шундый фикерләрне очратырга мөмкин.

Шартлылык термины киң мәгънәдә аңлашылуыннан тыш, таррак эчтәлектә – сурәтләү чарасы, гомумиләштерү алымы буларак та кулланыла. Ике күренешне бер үк термин белән йөртү аркасында буталчыклар барлыкка килә. Шуңа да шартлылыкның әлеге төрен берәүләр «икенчел шартлылык» (Ю.Манн, А.Михайлова)3, икенчеләр «шартсыз шартлылык» (С.Батракова)4, өченчеләр «фантастик реализм» (М.Арнаудов)5, дүртенчеләр «сверхобобщение» (С.Эзенштейн)6 дип атап йөртәләр. Әдәбият галиме Н.Юзиев исә образлы гомумиләштерүнең әлеге төрен «үтәшартлылык»7 дигән атама белән билгели. Терминнарның күптөрлелегенә карамастан, әдәбият белгечләре бу очракта шартлылыкның чынбарлыкны танып-белү, аны сәнгатьчә гәүдәләндерү чарасы булуы турында сүз алып баралар.

Сәнгать чарасы буларак шартлылыкка билгеләмә ХХ нче гасырның 40 нчы елларында гына бирелә. Беренче билгеләмәләрдә шартлылыкны кабул итмәү, аның асылын аңламау, реализмга капма-каршы күренеш буларак ачарга тырышу белән очрашабыз. Мәсәлән, Н.Д.Ушаков редакциясендә төзелгән аңлатмалы сүзлектә шартлылыкка түбәндәге билгеләмә бирелә: «Условный… основанный на отказе от реалистического восприятия действительности, заменяющий подражание действительности ее символическим обозначением»1. Шартлылыкны реализмның антиподы итеп тану ХХ гасырның 60 нчы елларында кире кагыла. 1964 елда басылган белешмә әдәбиятта «Условность… Совокупность особенностей, присущих чему-либо условному, основанному на условном изображении явлений действительности»2, – диелә. Шартлылыкны реализмның асылын ачучы сәнгать чарасы буларак тану да нәкъ шул елларга туры килә. Бу уңайдан В.А.Разумный биргән билгеләмәгә игътибар итик: «Термин «условность» употребляется… для обозначения особых художественных приемов, сложившихся в искусстве, которыми пользуется художник с целью более выразительнгого выявления жизненной правды»3.

Ђйе, шартлылык чынбарлыкны танып белүнең, сәнгатьчә чагылдыруның үзенчәлекле чарасы. Аның яшәү чыганагы итеп без реализмны таныйбыз. Дөрес, ул романтизм, модернизм һәм башка әдәби юнәлешләрдә дђ чагылыш таба. Сәнгатьнең һәр төре аны үз максатыннан чыгып куллана. Әйтик, модернизм бу чараны артык күпертә. Шул рәвешле, чынбарлыкны реализмдагыча танып белүгә түгел, ә бозуга китерә. «Формалистларда художестволы форма үзмаксатка, чараларның мәгънәсез тезмәсенә, беркемгә дә аңлашылмаган шартлылыкка әверелә»1, – дип билгели В. Ковалев.

Реалистик әдәбиятта исә шартлылык сәнгатьле гомумиләштерүгә, шул ук вакытта читләтеп әйтүгә, кинаягә корыла. Әдәби әсәрдә шартлылыкка мөрәҗәгать итүнең әһәмияте шунда: беренчедән, шартлы образлылык тормышның реаль картинасын, мәгънәсен тагын да тулырак һәм тәэсирлерәк итеп яктыртырга мөмкинлек бирә. Реаль хакыйкатьне ачуда зур эмоциональ көч булып тора. Икенчедән, фикерне ишарәләп, ымлап, ягъни «эзоп теле» белән бирүдә файдаланыла. Әлеге алым бигрәк тә әдәби иҗатка сәяси басым көчәйгән чорларда, сүз иреге чикләнгән шартларда, язучыларга үз фикерләрен ачыктан-ачык, «кычкырып» әйтү мөмкин булмаган очракта, идеяне укучы күңеленә «яшертен салу»ның үтемле чарасына әверелә. Мәсәлән, Сталин репрессияләре, торгынлык елларында иҗат әһелләре уй-фикерләрен шартлы сурәткә төреп бирергә мәҗбүр булдылар. Сүз иреге алган әдәбият аны башка максатта куллана башлады. Моңа әдәбият белгече Г.Гыйльманов та игътибар итә: «Өлкән әдипләр, – дип яза ул, – үзләре әйтергә теләп тә әйтергә ярамаган уй-фикерләрне һәртөрле символлар, табу образлар аша өскә калкытырга мәҗбүр булсалар, яшьрәк буын иҗатчылар, хәзер инде актуаль идея-фикерне кыска гына вакыт эчендә, оператив рәвештә халык күңеленә, аны кузгатырлык, уйландырырлык, тетрәндерерлек итеп салу, ирештерү максатыннан»2 шартлы образлар кулланырга тиеш булдылар.

Шуны да әйтергә кирәк, шартлылык таланты, иҗат сәләте чамалы гына булган язучы кулында төп функциясеннән читләшеп, укучыны адаштыру чарасы булып та китә. Сюжеттагы серлелек, төрле фантастик-мистик күренешләр үзенең мавыктыргыч көче белән укучыны әсир итә, «эчтәлек оригинальлегенең җитенкерәмәвен каплау өчен генә хезмәт итә»1.

Гомумән, безнең фикеребезчә, әдәбиятта шартлы алымнарны куллануның кыйммәте чынбарлыкны эстетик сурәтләүдә. Ул идеяне, фикерне тагын да ачыграк, җетерәк, үтемлерәк итеп бирү өчен файдаланганда үзен тулысынча аклый. Бу – аның асыл сыйфаты. Сәнгатьчә шартлылык укучыга һәрвакыт көчле эстетик йогынты ясый. Күңелнең хисси кылларын чиртеп, мондый образлар төрле кичерешләр уяталар. Образларны кабул итү барышында без аларның тормышның нинди күренешләрен чагылдыруын, ђлеге шартлы формаларның чынбарлыкка ни дәрәҗәдә туры килүен ачыкларга тырышабыз.

Реалистик әдәбиятта ике төр шартлылык бар. Беренчесе тормышны үз рәвешендә, үзгәртмичә, үз төс һәм билгеләрендә күрсәтә. Шартлылыкның бу төре табигый күренешләрдән әллә ни аерылмый. Әдәби әсәрне укыганда без аны табигатьнең гадәти халәте буларак кабул итәбез. Шартлы образга салынган эстетик мәгънәгә әсәр кысаларында гына төшенәбез. Мондыйларга символ, ассоциация, киная керә. Әйтергә кирәк, шартлылыкның бу төрен, ягъни яшәешне үз формасында чагылдыру принцибын күп кенә галимнәр яклап чыктылар. Заманында В.Г.Белинский бу алым тормышны «…бөтен ялангачлыгында һәм дөреслегендә, чынбарлыкның барлык ваклыкларына, төс һәм төсмерләренә турылыклы калып гәүдәләндерә»2 дип бәялђгђн булган. Беренчел шартлылыкка мисал рәвешендә Ш.Камалның «Акчарлаклар» повестендагы акчарлаклар образын китерергә мөмкин. Биредә диңгез өстендә бөтерелүче акчарлаклар – бәхет эзләүче сезонлы эшчеләр рђвешендђ күз алдына килђ. Әсәрдә акчарлакларга бәйле күренешләр табигать манзарасы, яшәешнең табигый агышы төсендђ кабул ителә. Әмма әлеге тасвир-сурәтләр артында тирән фәлсәфи мәгънә ята.

Икенчесе чынбарлыкны кискен үзгәртеп, махсус рәвештә деформацияләп бирүче шартлылык. Ул тормышны үз рәвешендә күрсәтү принцибы белән шактый каршылыкка керә. Бу төр тормыш чынлыгыннан читкә алып китә кебек тоелса да, асылда ул тормыш хакыйкатенә төшенергә ярдәм итә. Чынбарлыкны үзгәртеп күрсәтү бу очракта аллегория, гипербола, гротеск, фантастика чаралары ярдәмендә башкарыла. Мәсәлән, Т.Миңнуллинның «Әлдермештән Әлмәндәр» комедиясендәге Әҗәл образы. Әҗәлнең кеше кыяфәтен алуы, Әлдермеш карт белән «качышлы» уйнавы…

Әйтергә кирәк, моңа кадәр каралган шартлы чаралар әсәргә элемент рәвешендә генә килеп керәләр. Ә болардан аермалы буларак, миф, легенда, притча, әкият тулысы белән шартлылыкка корылган жанрлар. Әдәбиятчы Н.Г.Медведева аларны «специфик сюжетлы шартлы жанрлар»1 дип атый.

Шартлылык реализмның табигате, аның идея-эчтәлеге белән каршылыкка кермәгәндә генә үзен аклый. Аны кулланганда чама хисен белү зарур. Чөнки әсәрнең сюжет нигезен, аның тукымасын басып алган шартлылык реальлектән читләштерә, әйдәүче куђт алып, форманы үзенә буйсындырган күренеш буларак яши башлый. Моңа игътибар итеп әдәбият галиме А.С.Бушмин болай ди: «Как только условным формам приписывается решающая роль и сама условность гипертрофируется, превращается в основной принцип изображения жизни, – с этого момента и в этом качестве условная поэтика приходит в конфликт с самой природой реализма, его идейным содержанием. В таком случае реализм перестает быть самим собой и смешивается с принципиально враждебным ему модернистским искусством»1.

Шартлылыкны куллануда чама белү мәсьәләсен татар әдәбият гыйлемендә профессор И.Нуруллин күтәреп чыкты. Галим, нигездә, әдәбиятта шартлы формаларны куллануны кире какмый. Ул шартлылыкка мөрәҗәгать итүдә жанр табигатеннән чыгып якын килүне хуп күрә. «Әдәбиятта шартлылык турында» дигән мәкаләсендә болай ди: «…аллегория, гипербола, гротеск, фантастика алымнары әдәбиятның лирика һәм сатира кебек төрләрендә үзләрен өйләрендә кебек хис итәләр һәм беркемнең дә бу хакыйкатьне шик астына алганы юк»2. Мәкалә авторы шартлылыкны чынбарлыкны чагылдыруның үзенчәлекле чарасы буларак таныган хәлдә дә, прозада аңа артык зур урын бирү кирәкме? дигән урынлы сорау куя. Бу уңайдан И.Нуруллин Ә.Баяновның шартлы образлар белән артык чуарланган «Тавыш – табигать бүләге» повестен нигез итеп ала һәм тәнкыйть утына тота. Чыннан да, тормышны бозып, табигый булмаганча үзгәртеп сурәтләү прозаның жанр хасиятләренә ятып бетми. Бу алым үзен күбрәк лиро-эпик һәм сатирик жанрларда аклый.

Кыскасы, шартлылык ул чынбарлыкны сәнгатьчә гәүдәләндерүнең үзенчәлекле чарасы. Беренчедән, ул язучыга әсәргә салынган төп фикерне, идея-эчтәлекне калкурак, үтемлерәк һәм тәэсирлерәк итеп җиткерергә булышлык итә. Икенчедән, шартлы алымнар фикерне юл араларына салу, «эзоп» телендә әйтү мөмкинлеге дә бирә. Реалистик әдәбиятта аның ике төрен билгелиләр. «Беренчел шартлылык»ны тормышның үз формасы буларак кабул итәбез. «Икенчел шартлылык» исә беренчесеннән күпкә аерыла һәм тормышны үзгәртеп, деформацияләп, хакыйкатьне укучыга җиткерә. Аларның кайсына өстенлек бирү әсәрнең жанрына бәйле булырга тиеш, чөнки лирика һәм сатирадан аермалы буларак, проза шартлылыкның бар формаларын да кабул итеп бетерә алмый. Шартлылыкны урынлы һәм чама хисен белеп кулланганда, гади генә бер деталь дә язучы кулында көчле эстетик коралга әверелә, әсәр реальлектән аерылмый.

Заключение

Ә.Баянов татар сүз сәнгатенә үз тавышы, үз стиле белән килеп кергән язучы. Ул прозага поэзия аша килеп, эпик киңлекне шигъри тоемлау аша чагылдырып, образларны бирүдә, вакыйгаларны оештыруда кыю адымнар ясады. Язучының татар әдәбиятына ике зур үзенчәлек алып килүен билгеләп үтми мөмкин түгел: беренчедән, ул тамырлары белән ерак тарихи үрләргә барып тоташкан лирик прозаны тернәкләндереп җибәрсә, икенчедән, сүз сәнгатен шартлы алымнар, көтелмәгән кинаяле гомумиләштерүләр белән баетты. Әйтергә кирәк, бу ике күренеш тә әдәби җәмәгатьчелек тарафыннан кискен кире кагылды. Аларны кабул итү-итмәү мәсьәләсен кузгаткан кызу бәхәсләр барганда, Ә.Баянов, һич икеләнмичә, иҗатында лирик прозага һәм шартлылыкка шактый урын биреп, аларның яшәргә хаклы икәнлеген раслады. «Яшьлегемне эзлим», «Төлке тоту кыен түгел», «Тау ягы», «Аргы яр», «Мәңгелек бәхәс» повестьларында шартлы образлылык аша реаль тормышның хакыйкатен тулырак ачып бирүгә иреште. Дөрес, тәнкыйть язучының әлеге ачышларын һәрвакытта да хуплап каршы алмады. Аны артык оригиналь язучы булып күренергә тырышуда, реаль әсәрләр тукымасын шартлы-фантастик образлар белән чамасыз чуарландыруда, мондый адымнарның еш кына логик яктан акланып бетмәвендә гаепләделәр. Чыннан да, әдәби тәнкыйть юкка гына чаң сукмагандыр. Ә.Баянов поэтик мөмкинлекләрне прозага күчереп, эпик жанр кануннарын беркадәр «бозды» да шикелле.

Шулай да әдипнең кыю эзләнүләрен тулысынча инкарь итү, аның табышларын танымау дөрес булмас иде. Язучының әдәбиятка алып килгән символик, ассоциатив, аллегорик, фантастик образлары игътибарга лаек. Шартлы гомумиләштерүләр аша әдип тормыш асылын, яшәү фәлсәфәсен, кешеләр арасындагы катлаулы мөнәсәбәтләрне тагын да тулырак, укучыны тетрәндерерлек итеп ачып сала.

Ә.Баянов повестьларында шартлы образлылыкның мөмкинлекләрен, чагылыш дәрәҗәсен күзәтеп, түбәндәге нәтиҗәләргә киленде:

1.Шартлылык татар сүз сәнгате өчен ят күренеш түгел. Бездә ул борын-борыннан килә. Мифик карашларга, халык авыз иҗатына – әкиятләргә, дастаннарга, риваятьләргә, табышмак һәм мәкальләргә барып тоташкан шартлылык татар әдәбиятын гасырлар буена озатып килгђн.

Теге яки бу күренешнең мәгънәсен үзгә формада белдерүче сурәткә бик теләп борынгы һәм урта гасыр әдипләре К.Гали («Кыйссаи Йосыф»), Котб («Хөсрәү вә Ширин»), Х.Кәтиб («Җөмҗөмә солтан»), Хәрәзми («Мәхәббәтнамә») һ.б. мөрәҗәгать итә. Бу традицияләрне Г.Тукай, Ф.Әмирхан, Г.Ибраһимов, Ш.Камал, Г.Коләхметов кебек ХХ йөз башы әдипләре, соңрак төрле елларда Х.Туфан, Һ.Такташ, М.Җәлил, Ә.Еники, Ә.Баянов, И.Юзиев, Г.Гыйльманов, Н.Гыйматдинова, З.Хәкимнәр дәвам итте. Шулай да бу юнәлештә аеруча актив һәм нәтиҗәле эшләгән язучы Ә.Баяновны аерым билгеләп китәргә кирәк.

2. Язучы иҗатында шартлы образлардан бигрәк тә символларга киң урын бирә. Символ – грек теленнән кергђн сүз, шартлы тамга, билге дигәнне аңлата. Әдәби категория буларак, символ үзендә билгеле бер мәгънәви йөк йөрткән образ. Ул, нигездә, «ике күренеш арасындагы охшашлыкка, туганлыкка» корыла. Символның нигезендә күчерелмә мәгънә ята.

Ә.Баянов повестьларында символларның традицион мәгънәдәгеләрен дә, автор тарафыннан махсус иҗат ителгәннәрен дә күпләп очратырга мөмкин. Аның традицион символларга нигезләнгән повестьлары эмоциональ яктан көчле булулары белән аерылып торалар. Борынгыдан килгән алмагач, бүре, төлке, әтәч, ат, сандугач, ай һ.б. сурәтләрнең традицион мәгънәсенә тугрылыклы калып, әдип аларны яңа эчтәлек белән баета. Яңартылган символика бүгенге заманның актуаль мәсьәләләрен, яшәеш хакыйкатен тулырак ачарга ярдәм итә.

Язучы иҗаты махсус тудырылган образ-сурәтләргә дә бай. Автор табышлары дип әйтерлек символлар рәтенә Боз тавы, Тавыш, Аргы яр, Сакал һ.б. образларны кертергә мөмкин. Алар тирән мәгънәле, реаль эчтәлекле булулары белән игътибарны җәлеп итәләр. Укучыга автор фикерен җиткерүдә зур роль уйныйлар. Тормыш хакыйкатен тагын да ачыграк, үтемлерәк һәм тәэсирлерәк итеп расларга мөмкинлек бирәләр.

3. Читләтеп әйтүнең үзенчәлекле бер алымы буларак аллегория дә Ә.Баянов иҗатында киң чагылыш таба. Аллегорик образ тудыруда язучы, нигездә, хайваннар дөньясына мөрәҗәгать итә. Әдип табигый, тормышчан рәвештә дә, фантастика ярдәмендә деформацияләп тә күчерелмә, кинаяле образ тудыруга ирешә. Язучы тарафыннан тудырылган аллегорияләр чынбарлыкны тирәнрәк аңларга, образларның рухи-әхлакый яшәешен ачарга булышлык итә. Бүре, кабан дуңгызы, җен-пәриләр өере, пеләш башлы шайтан, лунатиклар – болар барысы да Ә.Баянов каләменең табышлары. Әмма бу табышлар кайчак үзләренең ясалма икәнлекләрен дђ сиздереп куйгалыйлар. Мондый очракта укучыга әсәрне аңлау һәм образларны кабул итү авырлаша. Димәк, язучы әлеге алымны кулланганда чаманы онытып җибәрә.

4. Ә.Баянов иҗатында киң урын алган шартлы образларның бер төре – ассоциативлык. Ул – латин сүзе, берләшү, союз, кушылу, бәйләнеш дигән мәгънәне аңлата. Язучы иҗатында ассоциатив сурәт тудыру чарасы булып гадәттә табигать образлары, пейзаж килә. Табигатьтән алынган образлар, детальләр характерларның күңел дөньясын бирү дәрәҗәсенә күтәрелә. Ассоциатив образлар күп очракта табигать бизәкләре булып, кешенең рухы, эчке дөньясы белән янәшә куелып, сынландыру рәвешендә биреләләр. Мәсәлән, «Яшьлегемне эзлим» повестенда сурәтләнгән яшел болын (эчкерсез, беркатлы Фәһимә), печән өсте (мәхәббәт), өлгергән иген кыры (буй җиткән кыз) кебек ассоциатив күренешләр образларны тышкы яктан гына яктыртып калмыйлар, ә бөтен эчке асылларын, кичереш-хисләрен, холык-фигыль үзенчәлекләренә кадәр ачуга хезмәт итәләр. Еламсыр каеннар (Фәһимә), җәрәһәтләнгән имәннәр (Лена), крестьянның аерылган хатыны (сугыш вакытындагы ташландык басулар) һ.б. сурәтләр әсәр тукымасында тормыш фонының күренешләре, сурәт-тасвирлары булып кына кабул ителмиләр, алар үзләре белән зур эмоциональ мәгънә дә алып киләләр, укучыны уйланырга мәҗбүр итәләр.

5. Ә.Баянов иҗатын мәктәптә өйрәнү мөмкинлекләре дә кызыклы нәтиҗәләр бирә. Программага ярашлы рәвештә XI сыйныфта каралган дәресләрдә язучының тормыш юлын өйрәнү, иҗатына кыскача анализ бирү кереш дәрестә башкарылса, икенче дәрестә исә «Сәяхәтнамә» поэмасының идея-художество үзенчәлеген барлау, йомгаклау дәресендә мөстәкыйль уку өчен бүленгән вакыттан «Тау ягы повесте»н өйрәнү күз уңында тотыла. Диплом эшендә язучы иҗатын өйрәнүне дәрес-кичәдән башлау уңышлы саналды һәм әлеге чараның план-конспекты, кайбер методик күрсәтмәләр тәкъдим ителде.

Әйтергә кирәк, Ә.Баянов прозасы күпкырлы һәм укытучыларга дәресләрне оештыруда иҗадилыкка, үзенчәлекле фикерләүгә юл ача. Әдипнең «Яшьлегемне эзлим», «Төлке тоту кыен түгел», «Тау ягы» кебек повестьлары, күтәрелгән проблемаларының актуальлеге белән, дәрес-диспут, дәрес-конференцияләр үткәрү өчен уңышлы чыганак булып торалар.

Шулай итеп, Ә.Баянов иҗаты татар әдәбиятында үзенә генә хас сәнгати мөмкинлекләре, образлы фикерләве һәм поэтик гомумиләштерүләре белән аерылып тора. Бу иҗат лирик хасиятләре, образ-характер тудыру, сюжет-композиция оештыру ягыннан да игътибарга лаек.

Список литературы

1. Баянов Ә. Тау ягы повесте. – Казан: Тат. кит. нәшр., 1979.

2. Баянов Ә. Заман сурәтләре: лирик язмалар, мәкаләләр, очерклар. – Казан: Тат. кит. нәшр., 1985.

3. Баянов Ә. Язмыштан узмыш. – Казан: Тат. кит. нәшр., 1987.

4. Баянов Ә. Аргы яр. – Казан: Тат. кит. нәшр., 1990.

5. Баянов Ә. Сайланма әсәрләр. 5 томда. – Казан: Мәгариф, 2002.

6. Арнаудов М. Психология художественного творчества. – М.: Просвещение, 1970.

7. Ананьев Б. Психология чувственного познания. – М., 1960. – С.76.

8. Аскаров Т. Эстетическая природа условности. – Фрунзе: Илим, 1966.

9. Әдәбият белеме сүзлеге. Төз-ред. Әхмәдуллин А.Г. – Казан: Тат. кит. нәшр., 1990.

10. Әйди Т. Проза турында сөйләшү // Казан утлары. – 1999. – №2.

11. Әхмәлетдинова А., Гыйльванова Ю. Бүгенге татар прозасында шартлы символлар // Система непрерывного образования: школа-педучилище-педвуз. Материалы Международной научной-практической конференции. – Уфа: изд-во БГПУ, 2003.

12. Әхмәтйәнов К. Әдәбият теорияһы. – Өфө, 1971.

13. Бадыйков Х. Проза турыда сөйләшү // Казан утлары. – 1997. – №9.

14. Батракова С. Художественное воображение // Вопросы эстетики. Вып. 5. – М.: Просвещение, 1962.

15. Бушмин А.С. Методологические вопросы литературных исследований – М.: Наука. – 1969.

16. Видинеев Н.В. Об условности в искусстве // Вопросы философии. – 1963. – №10.

17. Галимуллин Ф. Ай янында якты йолдыз бармы?// Мәдәни җомга. – 1999. – 16 апрель.

18. Галимуллин Ф. Инешләр Иделгә кушыла. – Казан: Тат. кит. нәшр., 1985.

19. Гегель Г. Лекции по эстетике. – Соч. Т.XII. – М., 1968.

20. Гыйләҗев А. Ә син үзең кем, укучым? // Казан утлары. – 1967. – №11.

21. Гыйльманов Г. Образ. Символ. Рухи кодлар // Казан утлары. – 1999. – №4. – 149 б.

22. Даутов Р., Нуруллина Н. Совет Татарстаны язучылары: Биобиблиографик белешмә. – Казан: Тат. кит. нәшр.,1986.

23. Дмитриев Е.Н. Реализм и художественная условность. – М.: Просвещение, 1974.

24. Эзенштейн С. Избр. произведения. В 6-ти т. Т. 2. – М.: Искусство, 1964.

25. Җәләлиева М. Ә.Баяновның повестьларында әдәби герой. – Китапта: Әдәбиятыбызның җырлы чишмәләре. – Казан: Мәгариф, 2001.

26. Заһидуллина Д. Модернизм һәм ХХ йөз башы татар прозасы. – Казан: Тат. кит. нәшр., 2003.

27. Заһидуллина Д. Татар әдәбиятын укыту методикасы. – Казан: Мәгариф, 2004.

28. Зименко В. Изображение, правда, условность // Октябрь. – 1963. – №12.

29. Камалов Б. Поэт, прозаик, драматург // Комсомолец Татарии. – 1977. – 7 дек.

30. Квятковский А. Поэтический словарь. – М.: Советская энциклопедия, 1966.

31. Ковалев В. Многообразие стилей в советской литературе. – М., 1965.

32. Короленко В.Г. Избранные письма в 3-х т. – Т. III. – М.: Гослитиздат, 1936.

33. Литературный энциклопедический словарь. Под общ. ред. Кожевникова В.М. и др. – М.: Советская энцеклопедия, 1987.

34. Маликова М. Кем ул Әнис Бадыйгин? // Казан утлары. – 1967. – №8.

35. Манн Ю. Художественная условность и время // Новый мир. – 1963. – №6.

36. Масленников П. Реализм или условность // Советская культура, 12 августа 1958. – 12 августа;

37. Медведева Н.Г. Художественная условность и проблемы сюжетосложения // Филологические науки. – 1992. – №5-6.

38. Михайлова А. Символ, аллегория, притча // Знамя. – 1966. – №12

39. Михайлова А. О художественной условности. – М.: Просвещение, 1966.

40. Миңнуллин Ф. Талантлар юлы: Әдәби тәнкыйть мәкаләләре. – Казан: Тат. кит. нәшр., 1984

41. Миңнуллин Ф. Шагыйрьнең прозасы. Кит.: Миңнуллин Ф. Балта явызлар кулында. – Казан: Тат. кит. нәшр., 1994.

42. Мостафин Р. Алга барышлый. – Казан: Тат. кит. нәшр., 1977.

43. Мусин Ф. Чор белән аваздаш. – Казан: Тат. кит. нәшр., 1983.

44. Нефагина Г.Л. Русская проза второй половины 80-х – начала 90-х годов ХХ века. – Минск: Экономпресс, 1998.

45. Низамов Р. Яшьлекне сагыну // Казан утлары. 1977. – №11.

46. Николаев Д. Безусловность условности // Вопросы литературы. – 1967. – №12.

47. Нуруллин И. Әдәбиятта шартлылык турында // Казан утлары. – 1982. – №3.

48. Охлопков Н. Об условности // Театр. – 1959. – №11;

49. Разумный В.А. О природе художественного обобщения. – М.: 1960.

50. Расих А. Прозабыз турында // Казан утлары. – 1979. – №11.

51. Резников Л. Гносеологические основы семиотики. – М.– Л., 1967.

52. Рикер П. Существование и герменевтика // Феномен человека. – М., 1993.

53. Сәгъди Г. Символизм турында. – М.: Центриздат, 1932.

54. Татар әдәбияты тарихы. VI томда. Т.6. – Казан: Раннур. 2001.

55. Толковый словарь русского языка. Под ред. Ушакова Д.Н. т.IV. – М., 1940.

56. Турбин В. Товарищ время и товарищ искусство. – М., 1961;

57. Хализев В.Е. Теория литературы. – М: Высшая школа., 1999.

58. Хәсәнов М. «Гомер әллә юш килгән төш кенә микән?» // Мәдәни җомга. – 1997. – 14 ноябрь.

59. Хатипов Ф. Әдәбият теориясе. – Казан: Раннур, 2002.

60. Хафизов С. Хәзерге татар әдәбиятының актуаль мәсьәләләре. – Уфа: БДУ, 1986.

61. Хафизов С. Ђдип шђхесе һђм иҗат психологиясе. – Уфа: БДУ, 2001.

62. Храпченко М. Семиотика и художественное творчество. – М.: Наука, 1973.

63. Щеглов М. Реализм современной драмы. – М.: Литературная Москва, 1956;

64. Юзиев Н. Хәзерге татар поэтикасы. – Казан: Тат. кит. нәшр., 1973.

Покупка готовой работы
Тема: «Шартлылык турында төшенчә»
Раздел: Разное
Тип: Дипломная работа
Страниц: 85
Цена: 1900 руб.
Нужна похожая работа?
Закажите авторскую работу по вашему заданию.
  • Цены ниже рыночных
  • Удобный личный кабинет
  • Необходимый уровень антиплагиата
  • Прямое общение с исполнителем вашей работы
  • Бесплатные доработки и консультации
  • Минимальные сроки выполнения

Мы уже помогли 24535 студентам

Средний балл наших работ

  • 4.89 из 5
Узнайте стоимость
написания вашей работы
Популярные услуги
Дипломная на заказ

Дипломная работа

от 8000 руб.

срок: от 6 дней

Курсовая на заказ

Курсовая работа

от 1500 руб.

срок: от 3 дней

Отчет по практике на заказ

Отчет по практике

от 1500 руб.

срок: от 2 дней

Контрольная работа на заказ

Контрольная работа

от 100 руб.

срок: от 1 дня

Реферат на заказ

Реферат

от 700 руб.

срок: от 1 дня

682 автора

помогают студентам

23 задания

за последние сутки

10 минут

среднее время отклика